Эндәш сүзләр
план-конспект урока (7 класс) на тему
Разрботка урока по теме "Эндәш сүзләр"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
endsh_suzlr_dres_eshkrtmse.doc | 95.5 КБ |
Предварительный просмотр:
- Дәреснең максатлары:
- фәнни максат: эндәш сүзләр турында мәгълүмат бирү, алар янында тыныш билгеләре куярга өйрәтү;
- коммуникатив максат: укучыларның сөйләм байлыгын үстерү, коллективта эшләргә өйрәтү;
- тәрбияви максат: тел матурлыгы кешенең иң зур байлыкларының берсе икәнлеген аңлату.
II. Бурычлары:
1) җөмлә кисәкләре турында үтелгәннәрне кабатлау;
2) эндәш сүзләрне аера белү күнекмәләрен формалаштыру;
3) эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре куярга өйрәтү;
4) эндәш сүзне аныклагычтан аерырга өйрәтү;
4) телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга өйрәтү;
5) укучыларны әлеге тема буенча БРИ биремнәре үтәүгә әзерләү.
III. Принциплары:
1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, тормыш белән бәйләнеш;
2) лингвистик: функциональ;
3) гомумметодик: коммуникатив, чагыштырып анализлау, гомумиләштерү, модельләштерү;
IV. Укыту алымнары: уку мәсьәләсе чишү , фронталь әңгәмә, индивидуаль һәм төркемнәрдә эш, эшлекле уен.
V. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.
VII. Җиһазлау: тематик презентация яки тестлар, терәк схемалар, таблицалар.
VIII. Файдаланган әдәбият: Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге- Казан, “Мәгариф”, 2007; Татар теленнән БРИ ынын үрнәк варианты, 2009; Ф. Галләмов. Эндәш сүзме, аныклагычмы?- “Мәгариф” журналы; Я. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, 5-7 нче сыйныфлар- Казан, “Мәгариф”, 2005; Ф. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле- Казан, “Мәгариф”, 2002; Татар теленнән тестлар. БРИ га әзерләнәбез- Казан, “Яңалиф”, 2006; Татар теле. БРИ га әзерләнү өчен кулланма- Казан, “Школа”, 2008
Дәрес барышы.
- Уңай психологик халәт тудыру.
“Татар теле” җырының (Н. Мәдияров сүзләре, И. Закиров көе) беренче куплеты яңгырый.
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Татар теле дәресен туган тел турындагы җыр белән башлап җибәрдек. Аның без белмәгән серләре күп әле, әйдәгез, бүген шуларның тагын берсен яхшылап өйрәник. Бу белемнәр сезгә башка кешеләр белән матур итеп аралашырга, дөрес сөйләшергә һәм язарга, имтиханнар бирергә ярдәм итәр. Башладык.
- Кабатлау.
Укытучы. Без нинди җөмлә кисәкләрен өйрәндек инде, балалар?
1). Модель буенча өйрәнгән җөмлә кисәкләрен санап чыгу.
Җөмлә кисәкләре.
Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр Модаль кисәкләр
Ия Хәбәр Аергыч Тәмамлык Хәл Аныклагыч
2). Синтаксик бишминутлык. Төркемнәрдә җөмләләргә синтаксик анализ ясау: өйрәнгән җөмлә кисәкләрен билгеләү. Һәр төркемнән бер укучы тактада, калганнар урында эшли.
1нче төркемгә. Кояш астында кызарып, янып утырган тәмле чияләр хәзер өрелеп карала баралар.(Г. Ибраһимов)
2 нче төркемгә. Җир көндезләрен бит- иреннәренең аяусыз чатнап ярылуын кырыс түземлек белән кичерә дә төннәрен тын гына ыңгыраша.
(Р. Төхфәтуллин)
3 нче төркемгә. Кызым, шушындый яңгырлы көндә ялгызың гына юлга чыгарга җыенасыңмы?
Үзара тикшерү, хаталарны төзәтү.
- Уку мәсьәләсе кую.
Укытучы. Өченче җөмләдә сез бер сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнен билгели алмадыгыз. Ул- кызым сүзе. Без җөмләнең нинди кисәкләрен өйрәнмәдек әле?
Көтелгән җавап. Модаль кисәкләрне.
Укытучы. Әйе. Сез узган ел модаль сүз төркемнәрен өйрәндегез. Аларның нинди үзенчәлеге бар?
Көтелгән җавап. Сөйләүченең сөйләмгә, чынбарлыкка төрлечә мөнәсәбәтен белдерү.
Укытучы. Дөрес. Хәзер үзебезнең мисалдагы сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын, аның билгеләрен ачыклыйк.
- Уку мәсьәләсен чишү.
Интерактив тактада терәк таблица тутыру. Укучылар аны кагыйдә дәфтәренә таблица яки схематик модель (күнекмәсе булган укучы үзе эшли ала) рәвешендә теркәп бара.
Мисал | Укытучы сораулары, юнәлеш. Бу багана әлеге эшкәртмәдә генә бирелә, тактада күрсәтелми. | Нәтиҗәләр |
Кызым, шушындый яңгырлы көндә ялгызың гына юлга чыгарга җыенасыңмы? | Сөйләм кемгә төбәлгән? | Кемдер кызына эндәшә, кызына төбәлгән. |
Димәк, бу нишли торган сүз? | Эндәшә торган сүз- эндәш сүз. | |
Бу сүзне нинди интона-ция белән әйтәбез? | Эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе | |
-Хәзрәт, сине чакыра- лар,- диде. Чү, Галәү бәб кәм, кычкырма.(Г. Ибра һимов). | Эндәш сүз ничәнче зат белән бәйләнгән? Ул ничек белдерелә? | Икенче зат белән. Моны зат аламашлыгы (сине) яки хәбәр (кычкырма) күрсәтә. |
Исәнмесез- саумысез, Ирбулат абый! (Г. Мө-хәммәтшин). Шаулагыз, имәннәр, тыныч тор-мышның беренче кы-шына мәдхия җырла-гыз! (М. Мәһдиев) | Эндәш сүз булып нинди исемнәр килә ала? | Кеше исемнәре, төрле затларны белдерүчеләр генә түгел, төрле предметлар, табигать күренешләрен атаучы исемнәр дә |
Икенче җөмләдә без әдә бият дәресендә өйрәнгән нинди сурәтләү чарасын күрәсез? | Сынландыру. Димәк, кешедән башка предмет-ка эндәшү сынландыру була | |
Бардым, гөлкәем, бар-дым. Җиңгәкәем, мине ни эшләтерләр инде?(Г. Ибраһимов). Исәнме, почык борын! (Ф. Хөс-ни). | Эндәш сүз җөмләнең кайсы урынында килә ала? | Эндәш сүз җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала. |
Дөресен әйткәндә, капи тан, мин әле ул хатны җибәрмәгән. (Ф. Хөсни) | Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгесе куела? | Гадәттә, өтер куела. |
Бабакай! Бишкә бир-дем! (И. Гази). | Көчле тойгы белән әйт-кәндә, өндәү билгесе куела. | |
И бабай! Син бик оста икәнсең. | Эндәш сүзләр янында ымлыклар килсә, ике арага өтер куеламы? | И, ай, әй, о ымлыклары бер гомуми интонация белән әйтелсә куелмый. |
Ура! Камил, мин имти-ханны бирдем. | Башка ымлыклардан соң куела. | |
Әнкәсе, син инде үзең беләсең. (Ф. Хөсни). Миннән хәзер ерак бул-ган, минем көтү көтеп йөргән урман! (Һ. Так-таш). | Төзелеше ягыннан нинди ымлыклар була? | Бер генә сүздән торган яки берничә сүздән торган. Беренчесе- җый-нак, икенчесе- җәенке. |
Нәтиҗә ясау, терәк таблица ярдәмендә эндәш сүзләр турында белемнәрне гомумиләштерү. Һәр төркемнән берәр укучыдан сөйләтү.
- Белемнәрне куллану.
1). Карточкалар белән эш. 1нче төркемгә- 1нче күнегүдән 1, 2 нче, 2нче күнегүдән-3, 4 нче; 2 нче төркемгә- 1 нче күнегүдән 5, 6 нчы, 2 нче күнегүдән 1, 2 нче, 3 нче төркемгә 1 нче күгенүдән 3, 4 нче, 2 нче күнегүдән 5, 6 нчы карточкалар.[1]
2) Эшлекле уен. Түбәндәге темаларга, эндәш сүзләр кертеп, диалог төзергә:
1нче төркемгә- “Өйдә барыбыз бергә җыелгач”;
2 нче төркемгә- “Хоккей мәйданчыгында”;
3 нче төркемгә- “Сыйныф бүлмәсендә иртә белән”.
3). 137 нче күнегү:[2] 1, 2 нче биремнәр бергәләп, 3, 4 нче – 1 нче төркемгә, 5, 6 нчы- 2 нче төркемгә, 7, 8 нче- 3 нче төркемгә.
Үзара бәяләү.
4). 137 нче күнегүдәге туган телгә багышланган шигырьләр буенча кыска әңгәмә. Түбәндәге сораулар булырга мөмкин:
-Туган тел турында кайсы шагыйрьләр шигырьләр язганнар?
Ф. Сафиуллина төзегән “Татар теле- шагыйрьләр теле” китабы күрсәтелә.
-Алар туган телне нинди эпитетлар белән ачыклыйлар?
-Туган телне ярату хисенең нинди сәбәпләре аталган?
-Сез туган телебезне ни өчен яратасыз?
Укытучы. Безнең телебездә бер- беребезгә эндәшә торган бик матур сүзләр бар. Бер шигырь тыңлап китик әле:
Кадерлем, назлым, сөеклем,
Карлыгачым, былбылым;
Җаным-бәгърем,күгәрченем,
Таң йолдызым, күз нурым!
Алтыным, кояшым,аем,
Якыным, сөйгән ярым;
Гүзәлем, гөлем, матурым,
Шатлыгым, кайгы-зарым...
Г.Сәгыйров.
Кешеләр мондый сүзләр белән бер- берсенә эндәшкәндә, рәхәт була, шулай бит?! Аннан соң безнең исемнәребез дә матур һәм мәгънәле, аларны бозмыйча, боздырмыйча сакларга гына кирәк. Ә менә туганнар арасында әйтелә торган матур эндәш сүзләр беләсезме?
Көтелгән җавап. Алма апа, зур абый, туган апа...
Укытучы. Бик яхшы. Күбрәк белик һәм кулланыйк әле бү сүзләрне, барыбызга да күңелле булыр.
- Катлаулы очрак. Уку мәсьәләсе кую һәм фронталь чишү.
БРИ ынының 2 нче өлешендә (үрнәк версия, 2009) бирелгән тексттан эндәш сүзләр таптыру:
Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә. Син, Сталинград, безнең көч- куәтебезне якты чагылдыргандай бирешмәдең. Син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың! Хуш, сау бул, Сталинград.
Укытучы. Укучылар, икенче, өченче җөмләләрдәге Сталинград, батыр шәһәр сүзләре эндәш сүзгә дә, аныклагычка да охшаган. Әйдәгез, ачыклап карыйк әле, нинди җөмлә кисәге икән соң алар? Башта аныклагыч билгеләрен табыйк.
Көтелгән җавап. Исем алмашлык белән бирелгән ияне аныклый кебек, үзе аныклап килгән сүздән соң урнашкан.
Укытучы. Хәзер инде эндәш сүзгә хас билгеләрне табыйк.
Көтелгән җавап. Бу очракта әлеге сүзләр сөйләм төбәлгән затны белдерә.
Укытучы. Дөрес, интонациягә дә игътибар итик әле. Башта бу җөмләләрне аныклау интонациясе белән, аннан эндәшү, мөрәҗәгать итү интонациясе белән укып карыйк.
Көтелгән җавап. Аныклау интонациясе белән укып булмый, мәгънә югала.
Укытучы. Хәзер алмашлыклар белән исемнең урынын алмаштырып карыйк.
Көтелгән җавап. Бу очракта аныклагычка охшашлык бөтенләй бетә.
Нәтиҗә ясау. Җөмләнең иясе 2 нче зат берлек я күплек сандагы алмашлыклар белән белдерелгәндә, аннан соң килгән баш килештәге исемнәр эндәш сүз була.
- Рефлексия.
1). БРИ биремнәре эшләү.
- Эндәш сүзне табыгыз. Синең белән булышырга бала- чагамыни мин? Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Исәнмесез, керергә мөмкинме? И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә- эш.
- Синең белән
- Ипи салу
- Исәнмесез
- И сабыйлар
- Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге була? Син, Гөлсем, барысын да аңлап бетермисең әле.
- Эндәш сүз
- Аныклагыч
- Ия
- Аерымланган хәл
- Җыйнак эндәш сүзне күрсәтегез. Һаҗәр, кара әле. Күрәм. Сиңа баллы эш ярамый, Гайфулла абзый. Кара кашым, су гына бирче. Ватанымның якты бер почмагы син, Казан арты, әй Казан арты!
- Һаҗәр
- Гайфулла абзый
- Кара кашым
- Казан арты, әй Казан арты
- Тыныш билгесе дөрес куелган очракны күрсәтегез. Иңнәремә сарылып (1) көзге җилләрдә(2) давыллардан сакладың син мине (3) әй (4) атаклы (5) Оренбур шәле!
- 1,2, 3, 4, 5
- 1,3
- 1,3,4
- 3,4.5
- Эндәш сүз җөмлә уртасында килсә, нинди тыныш билгесе куела?
- Сызык
- Өтерләр
- Нокталы өтер
- Ике нокта
- Эндәш сүз җөмлә кисәкләренең кайсы төренә керә?
- Баш кисәк
- Иярчен кисәк
- Модаль кисәк
- Җөмлә кисәге түгел.
2) Терәк таблица яки модель ярдәмендә эндәш сүз турында сөйләтү.
Үзбәя.
- Өйгә эш. Үзләре сайлап ала:
1) карточкаларда эндәш сүзләрне табып, астына сызарга, тыныш билгеләре куярга;
2) әдәбият дәреслегеннән эндәш сүзләр кергән җөмләләр язып алырга, ике җөмләне тикшерергә;
3) эндәш сүзләр кертеп, үзең теләгән темага диалог төзергә.
[1] Я. Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр, 5-7 нче сыйныфлар- Казан, “Мәгариф”, 2005, 204-210 нчы битләр.
[2] Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге- Казан, “Мәгариф”, 2007 Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар урта мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен татар теле дәреслеге- Казан, “Мәгариф”, 2007, 86 нчы бит.