Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя” исемле хикәясе белән танышу.
методическая разработка (7 класс) на тему
Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя”
исемле хикәясе белән танышу.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres.docx | 17.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя”
исемле хикәясе белән танышу.
Дәреснең темасы: Фатих Хөснинең “ Сөйләнмәгән хикәя” исемле хикәясе белән танышу.
Дәрес тибы: ЛКК.
Дәреснең максатлары:
1. Укыту - өйрәтү максаты: - алдагы дәрестә өйрәнгән лексиканы сөйләмдә
куллану күнекмәләре булдыру;
2. Белем – күнекмәләрне үстерү-камилләштерү максатлары:
- укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү;
- балаларны татарча аралашуга тарту һәм арала-
шуга омтылышны арттыру;
- кирәкле мәгълүматны сайлап алырга, үз
фикереңне дәлилли белергә өйрәтү
3. Тәрбияви максатлар: - укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт
тәрбияләүне дәвам итү ;
- сөйләм культурасы тәрбияләү;
- әти-әнине тыңларга кирәклекне, эшкә җавапсыз
карарга ярамаганлыкны, кеше характерындагы
уңай һәм тискәре якларны күрә һәм бәяли белергә
өйрәтү.
Җиһазлау: Р.З Хәйдәрова, Р.М.Малафеева “Татар теле” ( 99-102 нче битләр);
методик ярдәмлек (39- 40 нчы бит); татарча-русча кесә сүзлекләре;
дәрес өчен әзерләнгән презентация материаллары;
Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, карточкалар.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
Уңай халәт тудыру.
Дежур укучы белән әңгәмә.
- Өй эшен тикшерү.
1) Сүзлек эше.
(укучыларга алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләр язылган карточка таратыла.
Укучылар бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр һәм карточкаларны тапшыралар.)
Тәрҗемә итү өчен сүзләр: каток, көзгедәй, секрет, бәхет, завидуя, веснушчатый.
2) Слайдлар аша алдагы дәрестә укыган “ Сөйләнмәгән хикәянең” беренче өлеше
буенча берничә бирем үтәрбез.
1 нче слайд
Как скажешь о том, что
- мама затопила печку;
- Биктимер – послушный мальчик.
2 нче слайд
Спроси у соседа:
- есть ли у них сковородка.
3)Ишетеп аңлауга күнегү.
Прослушайте и укажите слова, логически не связанные с другими.
Коймак, камыр, кабара, хикәя, пешерә, таба, мич.
4) “Сөйләнмәгән хикәя” хикәясенең беренче өлешендәге эчтәлеген сөйләү.
(сөйләгән укучыларга рәхмәт белдерү)
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
(Укучыларның җаваплары)
Дөрес, укучылар. Без бүген “Сөйләнмәгән хикәя”нең икенче өлеше белән танышырбыз
Һәм хикәянең эчтәлеге буенча сөйләшербез.
- Яңа материалны үзләштерү.
- Барыбызда дәреслекнең 99 нчы битен ачабыз. (Бер укучы 2 нче биремне
укый)
Ә хәзер мин текстны укыйм, ә сез бергәләп тәрҗемә итәрсез.
- Чылбырлы уку.
4. Материалны ныгыту.
1) Дәреслек белән эш.
- 101 нче бит,7 нче күнегү. Биремне укучы укый.
- 101 нче бит,9 нчы күнегү. Биремне укучы укый.
2) Презентация материалы белән эш.
Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне тексттан табып уку.
3) Дәреслек белән эшне дәвам итү.
- 101 нче бит,10 нчы күнегү. Биремне укучы укый.
Өстәмә сораулар:
а) Ә сез ничек уйлыйсыз, әтисе дөрес эшләдеме?
б) Әлеге күренешкә охшаган вакыйгаларның сезнең белән булганы
юкмы?
4) Мин сезгә хәзер берничә раслау укыйм, ә сез игътибар белән
тыңлагыз һәм кайсы раслауның хикәя эчтәлегенә туры килүен
әйтерсез.
а) Биктимернең юлы Чишмә тавына килеп чыга.
б) Биктимернең юлы Чишмә елгасына килеп чыга.
в) Шугалакта балалар чана шуалар.
г) Шугалакта балалар чаңгы шуалар.
д) Малайлар чаналарын ташлап Биктимергә кызыгып карап
торалар.
е) Малайлар Биктимергә кызыгып шуарга табасын сорыйлар.
5) Дәреслек белән эшне дәвам итү.
- 101 нче бит,8 нче күнегү. Биремне укучы укый.
Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны языгыз һәм план пунктларын
дәфтәрегезгә языгыз.
( күнегүне тикшерү)
Хикәянең икенче өлешенә сез нинди исем куяр идегез? Ни өчен?
6) Дәреслек белән эшне дәвам итү.
- 102 нче бит,13 нче күнегү. Биремне укучы укый.
- 100 нче бит,5 нче күнегү. Биремне укучы укый. (Дәфтәрдә эш.)
( Чагыштырма грамматик таблица аша хәл фигыль кушымчаларын
кабатлау. Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”)
(Күнегүне тикшерү)
5. Йомгаклау.
- Без бүген нинди әсәр белән таныштык? ( Укучыларның җаваплары)
- Авторы кем? ( Укучыларның җаваплары)
- Хикәядә язучы нәрсә әйтергә теләгән?( Укучыларның җаваплары)
Укытучы сүзе: Чыннан да, шушы кечкенә генә хикәягә күпме мәгънә салынган.
- Язучы Ф. Хөсни әти-әниләрне тыңларга кирәклекне,
эшкә җавапсыз карарга ярамаганлыкны;
кешеләр һәрвакыт бер-берсен аңларга тиешлекне әйтергә
теләгән.
- Белемнәрне бәяләү.
- Өйгә эш.
102 нчы бит, 15 нче күнегү. Икенче өлешнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.
7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...
Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.
Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....
Фатих Хөснинең "Беренче кар" әсәре буенча әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.
“ Беренче кар-яңа шатлыклар”. (Фатих Хөснинең “Беренче кар” әсәре буенча).(3нче сыйныф татар төркемендәге әдәби уку дәресе)...
Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)
Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...
Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы.
Әлеге презентациядән Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәренә Илгиз Зәйниевның инсценировкасы турында мәгълүмат алып була....
Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.(технологик карта)
Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе....
Фатих Хөснине беләсезме?
Викторина...