Ул көннәрнең даны мәңгелек
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему
Кичә 5-11 сыйныфларда класс сәгатьләре, кичәләр өчен. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zhinu_byrme_stsenariy.doc | 46.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Ул көннәрнең даны мәңгелек.
МАКСАТ: 1. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш
кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын
күрсәтү.
2. Укучыларны фикер йөртүгә өйрәтү аша сугыш ветераннарына
хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык
хисе тәрбияләү.
3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.
Дәрес- чараның барышы.
- Укытучының кереш сүзе.
- Сугышның мин ни икәнен беләм,
Кан ул, ут ул, үлем, яралар.
Күз яшьләре, кайгы- хәсрәт, ачлык,
Тол хатыннар, ятим балалар.
(М.Садри)
Балалар, быел халкыбыз Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әмма дә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә теләгән.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.
Ул елларны ничек онытасың,-
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә...
Бөек Ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган иле – Ватанын сакларга күтәрелде, шуңа күрә дә бу сугыш Ватан сугышы дип атала да.1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә Ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.
70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.
Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.
Менә шундый батырлар – каһарманнар турында булыр бүген безнең сүзебез (дәрес чарабыз). Безнең дәрес-чарабыздагы әйтелгән сүзләребез Ватаныбызның канга туймас фашистлардан саклап үз-үзләренең гомерләрен җәлләмәгән каһарман-геройларыбызга салют булып яңгырасын.
2. Укучылар, сез сугыш турында ниләр беләсез? (Китаплар уку, кинофильмнар караулары, музейда булулары турында әйтәләр).
II. Укытучы
22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.
Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.
Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.
Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
Күпләр илгә кире кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
Балалар, бүген дәрес Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлана. Без бу сугыш турында бик күп китаплар, шигырьләр укыдык. Без сезнең белән “Безгә сугыш кирәкми” дигән темага иншалар яздык, рәсемнәр ясадык. Хәзер шулар белән мин сезне таныштырып үтәм (укыла).
Балаларның рәсемнәре буенча әңгәмә оештырыла.
Укытучы: Балалар, сезнең гаиләдән бу сугышта катнашкан кешеләр булганмы? Алар турында ниләр беләсез?
Сәлам, фронттан!
Азат энем, сезнең хатны алып укыдым.Сез анда әтиегезгә зур уңышлар телисез, аның сезгә еш хат язуын үтенәсез. Энем Азат, гафу итегез, әтиегез башка сезгә үз кулы белән хат яза алмый инде, ул бу аяусыз сугышта ,солдат бурычын үтәгәндә, һәлак булды.Без сезгә сүз бирәбез,аның үлеме өчен фашистлардан үч алачакбыз.
- Әти!Әтием! Син хәзер бөтенләй юкмы икәнни?Юк, ышанмыйм, ышанмыйм мин моңа.Әтием! Син исән, исән!
- Менә икән эш нәрсәдә әтием!Менә ни өчен озак язмагансың икән... Хәзер синнән бервакытта да хат килмәсме икәнни безгә. Ә без әнием белән синнән хатлар көткән идек, көткән идек...
( пәрдә ябыла)
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр. Үз гәүдәләре белән амбразурага каплаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп! Аларның исемнәре тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылды.
Туган ил хакына, туган җир хакына
Мусалар башларын салдылар.
Без илдә үссен дип, Иделдә йөзсен дип,
Мәңгегә чит илдә калдылар.
Патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен бөтен дөнья халкы белә. Аның туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр җыентыгы – “Моабит дәфтәрләре” – һәрберебезгә таныш. Без Муса Җәлилнең бик күп шигырьләрен беләбез, аның сүзләренә язылган җырларын яратып җырлыйбыз.
Сугышта солдат гомере
Була, диләр, бик кыска.
Ышанмагыз, дөрес түгел:
Солдат үлми сугышта.
“Солдатта булган диләр” җыры.
Фашист илбасарлары тарафыннан 1710 шәһәр һәм поселог, 70 меңнән артык авыл, 32 меңгә якын промышленность предприятиесе, 65 мең тимер юл җимерелде.Бу сугышта халкымның кулы белән корылган барлык завод – фабрикалар, шахталар, кырлар кара күмергә әйләнде...
Укытучы:
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Бу сугышта 11 мең солдат Советлар Союзы геройлары булды.Алар арасында балалар да бик күп. Марат Казей, Лена Голиков, Валя Котик һ.б.
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.
Кичер, әнкәй, кичер
Кайта алмавымны!
Чит ил туфрагында
Ятып калганымны.
Әнкәем, хат язам!
Ничек соң хәлләрең?
Юрама яманга,
Килмәсә хәбәрем.
Әткәем, хат язам:
Юк башым игәнем,
Һәрвакыт хәтердә
“Сынатма!” дигәнең.
Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.
Мин зиратка керәм
Алда – каберләр
Берәү, икәү, өчәү... егерме...
Тукта, кызыл йолдыз куелганы
Солдат каберлеге түгелме?
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз батырлар!
Укытучы: Чыннан да, балалар, быел безнең өчен зур бәйрәм – Җиңүгә 60 ел. Безнең буын сугыш күрмәде. Моннан да зур бәхет бармы икән?!
9 май 1945 ел. Илебезнең башкаласы Мәскәүдә тантаналы төстә җиңү салюты яңгырады. Бөек Ватан сугышы тәмам. Фашистлар җиңелде.
Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Тиздән бәйрәм – 9 май – Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да моңсу да.
Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үсегез, үзегез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшәгез. Дөньялар имин, тыныч булсын!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Алар даны мәңгелек!!!
Вечер встречи с ветеранами ВОВ в школе...
Ул көннәрнең даны мәңгелек
"Ул көннәрнең даны мәңгелек" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына быгышланган сыйныйф сәгате эшкәртмәсе...
"Аларның даны мәңгелек" темасына доклад.
Сугыш бетүгә һәм аларның геройларына багышланган доклад...
Аларның даны мәңгелек. Урок по сингапурской методике
Урок по сингапурской методике...
Телдән журнал. Батырларның даны мәңгелек.
Танылган шагыйрь, язучыларыбызның батырларча көрәше....
Ул көннәрнең даны мәңгелек
Кайманов урамы Прости авылында туып сугышка киткән безнең якташыбыз Никита Фадеевич Кайманов истәлегенә атала. Н.Ф.Кайманов Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлыкла...
Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"
Сыйныфтан тыш чара "Алар даны мәңгелек"Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...