Фигыльнең барлык-юклык төре
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хайруллина Айгуль Хабибрахмановна

Фигыльнең барлык-юклык төре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

Теманы өйрәнү өчен технологик карта

Укытучы

                                         Хәйруллина Айгөл Хәбибрахман кызы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

5

Дәрес төре

яңа тема өйрәнү дәресе

Дәрес темасы

Фигыльнең барлык-юклык төре

Максат

Фигыльләрне барлык-юклык төргә куя белү. Фигыльләрнең барлык-юклык төрен кулланып, үзеңнең буш вакытың турында сөйләргә өйрәнү. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Төп терминнар, аңлатмалар

Барлык төр, юклык төр, юклык кушымчалары

Планлаштырылган   нәтиҗә

УУГ

Предмет

-фигыльнең алда үтелгән грамматик билгеләрен атау;

-фигыльнең юклык кушымчаларын дөрес итеп язу, дөрес итеп куллану;

- фигыльләрне юклык төрен таба белү;

-татар теленең орфографик  һәм пунктуацион  кагыйдәләрен саклау;

- фигыльләрне урынлы куллану.

                                 Метапредмет

-дәрескә куелган бурычны аңлап эш итү;

-күзәтүләр һәм чагыштырулар аша нәтиҗәләр чыгару;

- парларда бер-берсенең эшен бәяли белү, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя кую;

-үз фикереңне төгәл җиткерү.

                           Шәхескә кагылышлы

-дөрес сөйләм булдыруга омтылу;

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү;

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;

--фикереңне дәллили белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

--фикереңне дәллили белү

                      Регулятив УУГ:

- дәреснең максатын билгеләү;

- эшчәнлекне планлаштыру;

 - дәреснең темасын, бурычларын формалаштыра белү;

-дөрестән дөрес түгелне аеру;

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;

- парларда бер-берсенең эшен бәялиләр, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя кую.

                                                   

                       Танып –белү УУГ

-уку мәсьәләсен кую;

-фигыльләрнең юклык төрен таба белү;

-фигыль буенча кагыйдә формалаштыру;

-фигыль кулланылган җөмләләр уйлау;

- фигыльнең юклык кушымчаларын аеру;

                     Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

фронталь эш

төркемнәрдә һәм парларда эш

индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

карточкалар

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Формалаштырылырга тиешле УУГ

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

                 Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру өлеше

(3 мин)

             

                     КУУГ:

- классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү;

-бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә. Уңай эмоциональ фон тудыра.

-Исәнмесез! Хәерле  көн! Барыбыз да исән-сау, матур. Дәрестә без нинди булырга тиешбез?

Бүген сыйныфта кем дежур? Дежур укучының отчетын тыңлап китик.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Дежур отчет бирә:

-бүген ничәсе, атнаның кайсы көне, урамда көн нинди, сыйныфта кем юк, өй эше нинди иде.

Актуаль

ләштерү

7 мин.

                       ТБУУГ: 

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү.

                            РУУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-дөрестән-дөрес түгелне аеру;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

              КУУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңне төгәл җиткерү;

Тыңлап аңлау, кабул итү һәм анализлау өчен бирем формалаштыра.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге тема
ны үзләштергәндә кулланышка

керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерә.

- Үткән дәрестә без фигыль темасына кердек.Нинди яңалыклар белән таныштык, нәрсәләр отып калдыгыз?

Фигыль сүз төркеме турында әле барысын да өйрәнеп бетмәдек. Алда әле безне ачышлар көтә.

Фигыль зат-сан белән төрләнә, заманнары була, җөмләдә хәбәр булып килә

Яңа белемнәр

не ачу

14 мин.

                     

                      КУУГ

 тыңлыйлар, үз фикерен башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар. Мөстәкыйль мәгълүмат эзлиләр

                      ТБУУГ: 

фигыльләрнең юклык төрен табалар, гипотеза тәкъдим итәләр, дәреснең темасын билгелиләр, максат куялар

 

                    РУУГ:

 дәреснең максатын билгелиләр, эшчәнлекне планлаштыралар, дәреснең темасын, бурычларын формалаштыралар

ШУУГ

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру, укучы ролен үзләштерү

Укучыны үз фикерен әйтүгә этәрә.  Яңа төшенчәнең проблемалы сораулар нигезендә  ачылуы белән җитәкчелек итә. Укучыларны дәрес алдында торган бурычларны формалаштыруга китерә. Модель буенча кагыйдә формалаштыру белән идарә итә.

75 нче күнегүне башкару.

Сүзләр җитә, сүзләр йокымсырый, кайберләре яшеренгән, югалган, онытылган, табыла, яңара,сафлана, яшәрә, үлми, югалмый.

Югалган- югалмый- аермасын табыгыз.

Без әле фигыль турында нәрсә белмибез?

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

Теманы язып куябыз – “Фигыльләрнең барлык-юклык төре”

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укытучы теманы аңлата

Фигыльләрнең барлык төре эш-хәрәкәтнең үтәлүен белдерә. Аның кушымчалары булмый. Юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә. Хәзерге заманда –мый,-ми кушымчалары белән белдерелә. Киләчәк заман – мас, -мәс кушымчалары ярдәмендә ясала.

Нәтиҗә ясала

Фигыль турында нинди яңалык белдегез? Нинди кушымчалар ярдәмендә ясалырга мөмкин?

Укучылар килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

Югала- югалмый. Кушымчалары төрле-төрле, берсе эшләнә, ә берсе эшләнми.

Эшләнә һәм эшләнми торган була ала.

Эшләнә ала һәм эшләнә алмый торган фигыльләр турында өйрәнәчәкбез.

Фигыльләрнең барлык һәм юклык төренең аермасын өйрәнәчәкбез, күнегүләр эшләячәкбез, чыккан хаталарыбызны төзәтәчәкбез.

Фигыльләрнең барлык төре эш-хәрәкәтнең үтәлүен белдерә. Аның кушымчалары булмый. Юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә. Хәзерге заманда –мый,-ми кушымчалары белән белдерелә. Киләчәк заман – мас, -мәс кушымчалары ярдәмендә ясала.

                                                                                Ял итү

Фигыльләрнең зат-санын билгеләү:

Барам (1), килмисез (2), уйныйлар (3), эшләмибез (1), бармыйсың(2), эшлиләр(3), качма (2), язмый (3),

Җөмләдә ничә сыйфат бар:

Мин болында ап-ак, зәп-зәңгәр, сап-сары һәм кызгылт чәчәкләр очраттым(4)

Әниемнең ашы һәрвакыт бик тәмле, төрле-төрле(2)

Безнең сыйныфта сары, кара, көрән төстәге чәчле кызлар бар(3)

Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү. (10 мин)

                       КУУГ: 

үз фикерләрен төгәл җиткерәләр, башкаларның фикерләре белән чагыштыралар, уртак фикергә киләләр.

                        ТБУУГ: 

 модель буенча кагыйдәне формалаштыралар, фигыльнең юклык кушымчасын билгелиләр, дәреслектә тәкъдим ителгән мәгълүмат белән танышалар

                           РУУГ:

 парларда бер-берсенең эшен бәялиләр, җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшереп үзбәя куялар.

                     ШУУГ:

үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

Укытучы җитәкчелегендә эш тәкъдим ителә.

                  76 нчы күнегү

        77 нче күнегү

Һәр рәт аерым заман буенча эшли.

                     Нәтиҗә ясау

Хәзерге заман хик ф. юклык кушымчасы – мый, - ми

Үткән заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, - мә

Киләчәк заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, -мә, -мас, -мәс

  76 нчы күнегү

Укучылар тексттан юклык формада килгән фигыльләрне күчерәләр, ә аннары шуларны барлык формага куялар.

Күчерә алмыйсың- күчерә аласың

Көтмә - көт

Булмаган - булган

Хөрмәт итми – хөрмәт итә

Табылмый - табыла

Сыймый - сыя

Йокламый – йоклый

Укучылар иптәшләренең эшләрен тикшерә

  77 нче күнегү

Хәзерге заман.

Йөри-йөрми,

Уйный – уйнамый,

Бара – бармый.

Үткән заман

Язды – язмады,

Сөйләгән – сөйләмәгән,

Куйды – куймады,

Алган – алмаган,

Эшләгән – эшләмәгән.

Киләчәк заман

Җырлаячак – җырламаячак,

Килер – килмәс,

Табачак – тапмаячак,

Калыр – калмас,

Кайтачак – кайтмаячак.

                     Нәтиҗә ясау

Хәзерге заман хик ф. юклык кушымчасы – мый, - ми

Үткән заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, - мә

Киләчәк заман хик.ф. юклык кушымчасы

-ма, -мә, -мас, -мәс

Төркемнәр

дә эш һәм эталон буенча үзтикшерү.

5 мин

                   ТБУУГ: 

-фигыльнең юклык –барлык төрләрен урынлы куллану;

-язылганнарның дөреслеген тикшерү;

                      РУУГ

 төркемнәрдә җавапларның дөреслеген эталон буенча тикшерәләр һәм үзбәя куялар.

                        КУУГ

:төркемнәрдә башкаларның фикерләрен тыңлап, чагыштырып, уртак фикергә килә белү

                       ШУУГ

- әдәбият фәне буенча үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

- фикереңне дәллили белү

Төркемнәрдә эшчәнлек оештыра һәм җитәкчелек итә.

Үзбәя өчен критерий бирә.

Төркемнәргә җөмләләр язылган карточкалар бирелә . Анда әдәбият дәресендә очраган вакыйгалар бирелә. Укучылар фигыльнең барлык-юклык төрләрен дөрес итеп язып куярга тиешләр.

                    Нәтиҗә ясау

Фигыльнең барлык-юклык төре әкиятләрдә, әдәбиятта да еш очрый

Сыйныф өч төркемгә бүленә. Һәр төркемгә эш бирелә. Эшне эталон буенча тикшерәләр.

Рефлекция

3 мин

                         ТБУУГ

 сорауларга җавап биреп, дәрестә алып барылган эшчәнлекне кабатлап чыгалар, дәрестә чыгарылган кагыйдәне формалаштыралар, үз фикерләрен җиткерәләр.

         

                     РУУГ

 үз эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, уку мәсьәләсе чишелешенә үзләреннән керткән өлешне билгелиләр, эмоциональ халәтне бәялиләр

                      КУУГ

сыйныфташларының фикерләрен тыңлыйлар, коллектив эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар.

                            ШУУГ

Укуга карата кызыксыну хисе булдыру

Сораулар кую юлы белән дәреснең һәр этабына укучыларның анализ ясауларын оештыра.

Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәрестәге эшчәнлекләренә укучыларның  игътибарын юнәлтә.

Укучыларның үзбәя куюларын оештыра.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?  Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга

мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Белемнәрне  бәяләү.

Балаларның җаваплары

Өй эше

3 мин

                   ТБУУГ

мөстәкыйль рәвештә өй эше дәрәҗәсен билгелиләр.

                        КУУГ

уку мәсьәләсе чишелеше буенча үз фикерләрен җиткерә белү.

                  РУУГ

 үзбәя нигезендә  эшчәнлекләрен планлаштыралар

                  ШУУГ

Татар халык авыз иҗаты белән танышу

Өй эшен эшләү тәртибен аңлата.

3 дәрәҗәдә өй эше тәкъдим итә.

  1. 78 нче күнегүдән фигыльләрне күчереп язарга,
  2. Фигыльләрне барлык –юклык төргә бүлеп чыгарга
  3.  фигыльләрнең заманын, зат-санын билеләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы -мый/ми кушымчасы ярдәмендә ясала....

Ачык дәрес"Фигыльнең юклык формасы"

Л е к с и к-с е м а н т и к яктан фигыль э ш яки х ә л­ н е үтәлү процессында белдерә. Эш, көрәш, йокы ди­гәндә дә асылда эш-хәл белдерелә, ләкин бу очракта без аларны предмет яки күренеш буларак атап...

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....

Фигыльнең барлык-юклык төре

Бу дәрес 6 нчы сыйныфта фигыль турындагы белемнәрне камилләштерү максатыннан үткәрелә....