Эссе "Мин-укытучы"
материал по теме

Педагогик фәлсәфә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_6.docx22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин — укытучы.

        „Мин — укытучы. Бала күңеленә ачкычлар табучы мин. Ә бала шул ачкычлар белән зур тормыш ишеген ачып керәчәк. Никадәр җаваплылык! Бала, аның гаиләсе, җәмгыять, киләчәк алдында нинди олы җаваплылыкны үз өстемә алганмын?! Лаеклы күтәрә алсам иде шушы изге йөкне!”

        Бу сүзләр бер күренекле шәхеснеке дә түгел. Һәр иртәдә, дәресләр башланыр алдыннан үземә-үзем кабатлыйм мин аларны... Иҗади булырга тиешле хезмәтемне көндәлек эшкә әйләндермәс өчен, ясалмалык һәм бертөрлелек сазлыгына батмас өчен исемә төшерәм. Ачкычларым өчәү. Алар миңа укучыларымның яраткан укытучысы булып калырга, алар белән уңышларга ирешергә, соңгы елларда мәгариф өлкәсендә „чәчәк аткан” кәгазь-отчёт агымына бирешми иҗади эшләргә ярдәм итә.

        ...Башкортстанның Балтач районы Чуртанлыкүл авылындагы аз комплектлы башлангыч мәктәпкә башлап аяк баскан көнем бүгенгедәй хәтеремдә. 1995 елның 1 сентябре. Мәктәп йортының  хәтфәдәй яшел үләненә коелып калган чәчәк таҗлары, шактый „гомер яшәгән” бинаның  баскан саен шыгырдап „елаган” идән такталары, бер якка кыйшайган диварга кырынаеп кереп сыенган авыр ишек. Аны ачып, беренче дәрескә керү дә миңа бик авыр тоелган иде. Мәктәп ишеген яңа гына „үрелеп ачкан” баланы чиста кәгазь бите, буш савыт һәм тагын әллә ниләр белән чагыштыралар. Юк! Һәрбер бала — үзе бер кабатланмас дөнья бит ул! Мин моны беренче дәресемдә ачык зәңгәр төскә буялган парта араларында утырган укучыларымның күзләренә карагач та аңладым. Андагы курку, кызыксыну, җылылык, шаянлык! Барысы да бергә, тулы бер дөнья! Ә мин — укытучы: шушы бай дөньяның иң изге сыйфатларын ,иң  матур якларын ачарга, җәмгыятькә танытырга булышучы. Димәк, мин әйләнә-тирә тормышыбызны баетучы, гүзәлрәк итүче. Менә бит... Шул дулкынланудан, беренче адымны ясаудан алып 20 ел үтеп тә киткән. Сизелмәде дә ул еллар. Авыр ишекләрне тәүге тапкыр тартып ачуым гына истә калган. Куркулар артта калды, уйлар бер тәртипкә килде. Укытучы — беренче чиратта тәрбияче. Минем һәр адымым, һәр сүзем, үрнәгем тәрбияләргә тиеш, дип уйлыйм. Шуңа да һөнәремнең иң зур кыйммәтен — бала белән аралашу, аның күңел дөньясына ачкычлар ярату дип бәһалыйм. Ике арада күзгә күренмәс ышаныч күпере сузылса, белем җыела, киңәя, үсеш бара, уңай тәҗрибә туплана. Бөек педагог В.А Сухомлинский: „Укучыда белемне саклау урынын түгел, иң элек, кешене күрергә кирәк”, — дигән. Бу сүзләр белән тулысынча килешәм һәм, укучыны хөрмәт итүне үземнең педагогик карашларымның иң мөһиме итеп билгелим. Дәресләрдә шаярган, тик утырмаган, тыңлашмаган баланы да, үзенең алдына чынбарлык белән акланмаслык гаять зур таләпләр куйган үсмерне дә, эндәшмәс, күзгә чалынмас, арткы партадан сине күзәткән тавышсыз баланы да хөрмәт итәргә, шәхес буларак ачарга омтылам. Ансыз мин чын укытучы була алмыйм. Реаль тормышта исә, бүгенге мәктәп системасында, кызганычка каршы, бик еш моның киресен күзәтергә мөмкин. Укучы турында аның белеменә, алган билгеләренә карап кына фикер йөртү киләчәктә төзәтеп булмас хаталарга, кимчелекләргә китерергә мөмкин, минемчә.

        Әйе, укучының аңы буш савыт түгел икән шул. Яңа гына мәктәптә эшли башлаган елларымда үзем белгәннең барысын да бала аңына ничек тә салу нияте белән яна идем. Ялгышуымны тиз аңладым. Мин биргән әзер белем укучыларымны сөендермәде, аларның күзләре янмады. Безнең арада упкын барлыкка килде. Бер-бер артлы үткән темалар балаларымның аңына  „йокмады”, шул упкынга төшеп югалгандай булды. „Апа, минем бу күнегүне язасым килми!” — дигән сүзләр, әйтерсең, мине йокыдан „уятты”. Иң мөһиме: бала аңына белемне салу түгел, шул белемне алырга аңарда теләк уяту икән бит! Көчле теләк. Менә ул — бала күңеленә икенче ачкыч. Теләк белән эзләп алган белем — ныклы, гомерлек, зуррак белемгә нигез булырлык. Белгәнне әйтеп бирү — тиз, җиңел, ә баланың  уйлаганын, үзе шул белемгә „барып җитүен” көтеп алу — һай, авыр! Моның өчен олы сабырлык кирәк. Бала белем „казылмаларын” үз көче белән тапкан очракта, аның  критик аңы үсеш ала. Ул анализлый. „Мәгърифәт нуры ача күп нәрсәләрнең ялганын”, — дигән бөек Тукаебыз. Әмма „критик аң” һич кенә дә ниндидер төшенчә, вакыйганың тискәре ягын эзләү түгел, ә теманы бар яклап та реаль күзаллау. Нәкъ шундый укучылар тәрбияли алуым белән бәхетле мин. Без бер-беребездән узышып укыйбыз. Алар өчен белем илендә әйдәүче булам дисәгез, укудан тукталырга ярамый. Даһилар әйтүенчә: белем алудан туктаган укытучы — укытучы түгел. Бу фараз техника һәм фән үсешкән бүгенге көндә аеруча актуаль яңгырый. Балаларым күңеленә яраткан өченче ачкычым турында бәян итәр алдыннан бөтен татар дөньясына билгеле сүзләрне кабатлыйсым килә: „Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”. Сөекле шагыйребезнең бу сүзләрендә халык педагогикасының нигезе ята. Ана телендә бирелгән белем һәм тәрбия бала аңында ныклы тамыр ала. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шушы ачкыч ярдәмендә балаларны белемле итеп кенә калмый, әхлакый тәрбия бирә алабыз. Соңгысын аеруча мөһим дип исәплим. Туган тел — бүләк ул. Бүген бик күпләр туган телендә дөрес итеп сөйләшү, язу, аралашу бәхетеннән мәхрүм. Бөтен кешегә дә тәтемәгән артык байлыкны зиннәт диләр. Туган телдә аралашу бәхете дә зиннәтлелеккә әйләнеп бара түгелме? Әхлак та кешегә иң элек ана сөте, гаилә тәрбиясе, туган тел аша бирелә, димәк, әхлакый тәрбиягә дә кытлык бар.

         Уйларым, күзәтүләрем, педагогик тәҗрибәм чаң кагарга мәҗбүр итә. Сабыйларны туган телләреннән аермыйк! Без аларны бәхетсез, зиннәтсез итәбез бит. Алар киләчәктә безне кичермәс.

        Бала шәхесен хөрмәт итү. Бала күңелендә белем алырга теләк уяту. Балага тәрбияне һәм белемне иң элек туган телендә, туган халкының гореф-гадәтләре, йолалары, фольклоры аша бирү. Өч ачкычым миңа һәр дәрескә шатланып керергә, укучыларым алдында бурычларымны тулы үтәү хисе белән тыныч күңелле булырга, алар белән яңадан-яңа уңышлар яуларга булыша. Әлеге вакытта Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә эшлим. Татар телен үзләштерү алымнарына багышланган район семинарлары оештырам. Балалар белән төрле мәдәни чаралар әзерләп туган телебездә халык алдында чыгыш ясыйбыз. Укучыларымның район, республика, халыкара олимпиадаларда, конкурсларда белемнәрен сынап, яхшы нәтиҗәләргә ирешүе аеруча сөенечле.         

        ...Мин — укытучы. Бала күңеленә ачкычлар табучы мин. Ә бала шул ачкычлар белән зур тормыш ишеген ачып керәчәк. Никадәр җаваплылык! Бала, аның гаиләсе, җәмгыять, киләчәк алдында нинди олы җаваплылыкны үз өстемә алганмын?! Киләчәктә дә лаеклы күтәрә алсам иде шушы изге йөкне!