Эссе "Минем педагогик осталыгым!"
статья на тему
Предварительный просмотр:
Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәре шәһәр округының
Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе
“31нче санлы урта мәктәбе”
Минем педагогик осталыгым
Эссе
Мансурова Гөлшат Нурулла кызы
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Укытучыны кояшка тиңләргә була. Ул да кояш кебек бөтен кешелеккә нур, белем тарата.
"Шатлыгы зур – укытучы шатлыгы,
Үз гомерендә күпме бирде яктыны!
Хәзер әле яшь кенә кыз булса да,
Күпме нәни йөрәкләргә нур сала", дип яза Ләбиб Айтуганов “Укытучы кыз" шигырендә.
Мин ни өчен бу һөнәрне сайладым соң? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый.
Иң мөһиме – бала чактан әти-әниемнең эшен күреп үсү. Алар икесе дә, югары белем алып, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучылары булып эшләделәр, фидакарь хезмәтләре өчен РСФСРның Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Әле булса хәтеремдә: аларның мәктәп тормышы турында сөйләгән хикәятләре, әкияттәге төсле сурәтләр булып, минем күз алдыма килеп басалар иде. Кечкенә чагымда кулыма китап алып, “укучыларның” исемнәрен язып, курчакларымны алдыма тезеп утыртып, әнием һәм әтием кебек, “дәрес” үткәрә идем. Әнием – Мәрьям Миннегол кызы, әтием – Нурулла Гобәйдулла улы. Нәкъ менә алар, миңа үрнәк булып, бу һөнәргә кызыксыну уяттылар, чөнки үз эшләрен бик яраталар иде.
Дәү әнием – Әминә Закир кызы һәм дәү әтием – Миннегол Фәтхелислам улы, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайлап, гомерләрен балаларга багышлаганнар. Барыбызның эш стажларын кушсаң, йөз егерме елга тула икән бит! Дәү әтием меңләгән, миллионлаган ватандашлары белән Туган илне сакларга фронтка китә һәм хәбәрсез югала. Сугыштан соңгы авыр елларда ничек эшләгәннәрен дәү әниемнең сөйләвеннән беләм: укытучыларның мич ягуы, гәзит битләрендә укучыларга язарга урыннар әзерләве (кәгазь булмау сәбәпле), ач балаларга бәрәңге пешереп ашатулары, кышкы суыкларда, бураннарда балаларны өйләренә кайтарып йөрүләре... Ничек кенә кыен булмасын, бу һөнәрне сайлавына ул бервакытта да үкенмәде. Бу вакытларны бүгенге көнге укытучы хезмәте белән чагыштырганда, җир белән күк арасы кебек. Ләкин, мөгаллимнең балаларны яратуы, үз эшенә җаваплы каравы, бар күңелен биреп эшләве, һичшиксез, үзгәрмәс булып кала.
Шулай ук, укытучы һөнәрен сайлауга уңай этәргеч ясаган кеше – ул минем яраткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флизә Сәхәп кызы да булгандыр. Ул үзенең эшенә бирелгән кеше буларак, туган телгә мәхәббәт уятты, аның сихри матурлыгын балалар йөрәгенә җиткерә белде.
Мин – укытучы. Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, хезмәтемне яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына эчкерсез ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Укучыларым белән очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм, бар эшчәнлегем алар өчен генә. Энҗе Мөэминованың әйткән сүзләре нәкъ шул турыда:
“Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.
Тигез җирдә юл салу да читен түгел.
Кыяларга сукмак салу читенрәк!
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!
Минем бурыч – күңелләргә сукмак салу!
Сукмак салыр үзәннәрне табып алу!”
Мин дәрескә керәм... Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимовлар “ярдәме”ендә укучылар белән бергә мәңгелек сорауларга җаваплар эзлибез: кеше ни өчен бу дөньяга килә, яшәүнең мәгънәсе нидә, үзеңнән соң якты эз калдыру өчен ничек яшәргә? Боларның барысына да дөрес җавап табарга мин ярдәм итәргә тиеш, чөнки мин – укытучы.
Мин гади укытучы гына түгел – туган тел укытучысы. Шәһәр мохитендә үскән балаларга егерме елдан артык татар теле һәм әдәбиятын укытам. Эш барышында, күбесенчә рус телендә генә сөйләшергә күнеккән балаларга туган телне белү кирәк микән, дигән сорау ишетергә туры килә. Һичшиксез, кирәк, чөнки тел – өйрәнү предметы гына түгел, ә халкымның тере җаны, байлыгы, шатлыгы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Минем укучыларым матур, моңлы, сәнгатьле татар телебезне яратып өйрәнәләр. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, онытылган бәйрәмнәрен торгызу максатыннан шәһәр күләмендә һәр ел саен үткәрелгән “Яз гүзәле” бәйгесендә укучымның призлы урын яулавы, укучыларымның олимпиадаларда, төрле фәнни конференцияләрдә югары күрсәткечләргә ирешүләре педагогик эшемнең дөрес оештырылганлыгын раслыйлар. Минем иң горурланганым шул: инде күптән мәктәпне тәмамлаган укучыларымның да көндәлек тормышта, урамда, кибеттә татар телендә аңлашу-аралашулары, очрашканда туган телдә сәламләүләре, хәлләремне сорашулары, үзләренең уңышлары белән бүлешүләре.
Дәрес бара... Укытуның төрле методларын, технологияләрен куллану балаларда укуга карата кызыксыну уята. Моның өчен укытучы да даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем үстерү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. “Укытучылык – иң бөек һәм иң изге бер хезмәт урыныдыр ки: бу юлда никадәр мәшәкать тартылса да, аларның барысы да рәхәтлеккә хисапланылса, урынлыдыр”, - дип әйткән халкыбызның күренекле шәхесе, педагог Ризаэтдин Фәхреддин. Бик хак сүзләр!
Заман үзгәрешләре... Нинди булырга тиеш соң ул хәзерге заман укытучысы? Федераль дәүләт белем бирү, Укытучының профессиональ стандартлары туган тел укытучысы алдында Ватанын сөюче, туган телен, үз милләтенең мәдәниятен һәм рухи традицияләрен белүче шәхес тәрбияләүне таләп итәләр. Шулай ук әдәбиятны халыкның милли-мәдәни байлыкларының берсе булуын, мәдәни үзаңын, россиянең, үз халкының һәм дөнья мәдәниятенең күренекле әсәрләре аша, туган телнең коммуникатив-эстетик мөмкинлекләрен аңлауны тәэмин итү – төп бурычлар, дип билгелиләр. Нәкъ менә алар минем профессиональ үсешемнең юнәлешен һәм стратегиясен билгелиләр. Ә бу үсеш бик күп көч таләп итә. Укытучы үзе теләп үзгәрсә, яңача фикер йөртә башласа гына, аның файдасы, нәтиҗәсе булачак. Бүгенге көндә әзер белемле кешеләр түгел, ә шул белемнәрне эзләп таба белүче, аралашучан, мобиль, үзгәрергә сәләтле булган, төрле тормыш ситуацияләреннән чыга алучы кешеләр кирәк. Дәресләрдә укучылар эзлиләр һәм табалар, үзләре куйган максатларга ирешәләр, ялгышалар һәм хаталарын төзәтәләр. Шулай Шәхес туа, уңышлы Шәхес. Ә уңышлы булырга аларга укытучы ярдәм итәчәк. Яңа карашлы укытучы. Моның өчен аңардан шул үзгәрешләрне аңлап кабул итү таләп ителә дә инде. Минемчә, ул күңелен биреп эшләргә, укучыларны мавыктырырга, аларга белемне үзләренә табарга мөмкинлек бирергә тиеш. Бөек язучыбыз, галим һәм педагог Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән килешми мөмкин түгел: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр."
Кыңгырау... “Сау булыгыз, укучылар. Дәрес өчен рәхмәт!” Кинәт: “Үзегезгә рәхмәт!” – дигән сүзләр ишетәм. Димәк, минем дәресемне көткәннәр һәм ул аларның ышанычын аклаган. Мин монда кирәк! Мин – укытучы!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым. Эссе....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым...
Эссе "Минем педагогик осталыгым "
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...
Эссе «Минем педагогик осталыгым»
Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...
Эссе. Минем педагогик осталыгым
Эш тәҗрибәсенә күзәтү...
Минем педагогик осталыгым
Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....
эссе "Минем педагогик осталыгым"
"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....