Проект эше
проект (9 класс) на тему
9 нчы сыйныфта яңа формада бердәм республика тесты (БРТ) уздыру чынбарлыкка әйләнеп бара. 2012 нче елда татар теленнән яңа формада имтихан Татарстан Республикасының берничә районында эксперимент буларак уздырылды. Ә 2012 - 2013 нче уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә гамәлгә кертелде . Миңа да, 9 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларны БРТ на әзерләү бурычы йөкләнелде.
Әйе, татар теленнән БРТ гамәлгә кертелде , шунлыктан укучыларда татар теленнән белем сыйфаты өчен җаваплылык та арта, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибы тормышка аша, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя биреп булачак. Шулай ук 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы системалы белем алса гына, БРТ на уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала.
БРТ да 21 нче код буенча 3 бүлек карала:
- аудио язма тыңлап, җыйнакландырылган изложение язу;
- тестлар эшләү;
- текстка нигезләнеп иҗади эш башкару.
Бу бүлекләр нигезендә, укучының мәктәп программасында өйрәнелгән фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, фразеология, морфемика, сүз ясалышы, грамматика (морфология, синтаксис), пунктуация, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алынган белемнәрен гамәли куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест формасында биремнәр эшләү үткәрелә. Шулай ук җыйнакландырылган изложение һәм текстка нигезләнеп иҗади эш башкару, дәлилләү күз алдында тотыла.
Бу проектта укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде.
Тестлар “җиңелдән-авырга” принцибы буенча төзелде. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр өстәп бирелде. Мисаллар татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынды. Азакта шартлы кыскартмалар белән язучыларның исемлеге китерелде.
«Татар теленнән Бердәм республика тестына (БРТ на) әзерләү» проекты татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программасы (1-11 нче сыйныфлар.-Казан: Татарстан китап нщшрияты, 2011 нче ел.), шулай ук 9 нчы сыйныф дәреслеге (авторлары М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов) нигезендә, 21 нче код ка туры китереп төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt._mustafina_i._m._.doc | 117.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Өстәмә профессиональ белем бирү
дәүләт автоном мәгариф учреждениесе
“Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты”
Проект эше
Тема : Татар теле буенча бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү методикасы
“Татар телен һәм әдәбиятын укыту эчтәлегенә һәм методикасына ( туган тел һәм дәүләт теле буларак ) таләпләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында
Башкарды : Мостафина Илһамия Мингали кызы
Эш урыны: Аксубай районы “М. И. Абдрахманов
исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбе”
Проект эше яклауга кертелде.
Проект эшенең җитәкчесе: Мөхәрләмова Г. Н.
“26 ” июнь 2015 ел
Казан 2015
Эчтәлек
- Кереш өлеш 2-7 битләр
1.1. Проектның төп максатлары 3 бит
1.2. Гипотеза 4 бит
1.3. Проектның бурычлары 4 – 5 битләр
1.4. Проектның тикшерү объекты 5 бит
1.5. Проектның фәнни яктан әһәмияте 5 бит
- Белем һәм күнекмәләр булуга таләпләр 5 – 7 битләр
- Төп өлеш 8 – 11 битләр
2.1. Проект эчтәлеге 8 бит
- Проектка бирелгән эш төрләре 9 – 11 битләр
- Йомгаклау 11 бит
- Файдаланылган әдәбият исемлеге 12-13 битләр
Кереш
9 нчы сыйныфта яңа формада бердәм республика тесты (БРТ) уздыру чынбарлыкка әйләнеп бара. 2012 нче елда татар теленнән яңа формада имтихан Татарстан Республикасының берничә районында эксперимент буларак уздырылды. Ә 2012 - 2013 нче уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә гамәлгә кертелде . Миңа да, 9 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларны БРТ на әзерләү бурычы йөкләнелде.
Әйе, татар теленнән БРТ гамәлгә кертелде , шунлыктан укучыларда татар теленнән белем сыйфаты өчен җаваплылык та арта, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибы тормышка аша, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя биреп булачак. Шулай ук 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы системалы белем алса гына, БРТ на уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала.
БРТ да 21 нче код буенча 3 бүлек карала:
- аудио язма тыңлап, җыйнакландырылган изложение язу;
- тестлар эшләү;
- текстка нигезләнеп иҗади эш башкару.
Бу бүлекләр нигезендә, укучының мәктәп программасында өйрәнелгән фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, фразеология, морфемика, сүз ясалышы, грамматика (морфология, синтаксис), пунктуация, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алынган белемнәрен гамәли куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен тест формасында биремнәр эшләү үткәрелә. Шулай ук җыйнакландырылган изложение һәм текстка нигезләнеп иҗади эш башкару, дәлилләү күз алдында тотыла.
Бу проектта укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде.
Тестлар “җиңелдән-авырга” принцибы буенча төзелде. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр өстәп бирелде. Мисаллар татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынды. Азакта шартлы кыскартмалар белән язучыларның исемлеге китерелде.
«Татар теленнән Бердәм республика тестына (БРТ на) әзерләү» проекты татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программасы (1-11 нче сыйныфлар.-Казан: Татарстан китап нщшрияты, 2011 нче ел.), шулай ук 9 нчы сыйныф дәреслеге (авторлары М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов) нигезендә, 21 нче код ка туры китереп төзелде.
Проектның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләренә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;
- телне тулы бер система буларак күзаллау;
- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.
- укучыларны БРТ ын уңышлы бирерлек дәрәҗәгә ирештерү.
Гипотеза
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
- теоретик белемнәрен практикада куллану;
- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укучының катнашуына ирешү.
Проектның бурычлары:
- Теоретик белемне тирәнтен өйрәнү һәм системалаштыру;
- Укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү; аның белән эшләгәндә балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә, әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.
- Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.
- Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.
- Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.
Проектны әзерләү барышында, сыйныфта 22 укучы булуын исәпкә алып, 6 7 шәр укучыдан өч төркем оештырылды. Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар. Җитәкчеләргә исә көчле, сәләтле балалар алынды. Алар үз төркемнәре белән идарә итәләр, белемнәрен бәялиләр, кирәк вакытта ярдәм кулы сузалар. Болай эшләгәндә, балаларның сәләтләре күбрәк ачыла, үзләрен иркен тоталар, шәхес итеп сизәләр, үзләрендә күбрәк гомумкешелек сыйфатларын тәрбиялиләр. Һәр өч төркемгә сәләтләрен, шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып биремнәр бирелде.
Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
Проектның тикшерү объекты:
Татар телендә белем бирү өчен язылган дәреслекләр, БРТ на әзерләү методик әсбаплары , аларда кодификаторга туры килгән материалларның бирелеше, аларның үзенчәлекләре.
Проектның фәнни яктан әһәмияте.
Татар укучылары белән эшләүче укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында.
Татар теленнән бердәм республика тестын (БРТ н) башкарганда укучылардан түбәндәге белемнәр һәм күнекмәләр булу таләп ителә:
- сүзләрне әдәби тел нормаларына нигезләнеп әйтү;
- орфографик принип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән, беренче чиратта орфографик сүзлектән, кирәгенчә файдалана белү; үзеңнең һәм башкаларның хаталарын төзәтү күнекмәләренә ия булу;
- сүзлек составындагы татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;
- сүзнең мәгънәле кисәкләре; мәгънәле кисәкләрнең төп билгеләрен, тамыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу;
- сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;
- сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;
- синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чаралары үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу; тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең компонентлары арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, җөмләләрне дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу, катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү һәм дөрес интонация белән укый белү; туры һәм кыек сөйләмгә хас интонация һәм тыныш билгеләрен үзләштерү; җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан аера алу; җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү;
- тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуына төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу; җөмлә ахырында, кушма җөмлә, катлаулы төзелмә өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу; җөмлә кисәкләре арасында (ия һәм хәбәр арасында – сызык), җөмләнең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасындагы язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исемнәрен белдерү, я гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүзләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә куллана белү; шулай ук күп нотаның ролен (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп калдырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау; шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган “кызыл юл”ның ролен аңлата алу.
- шулай ук әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү;
- изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарту;
- әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү, кемгә дә булса характеристика язу;
- эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
- сүзлекләр белән эшләү
Төп өлеш
Проектның эчтәлеге
«Татар теленнән Бердәм республика тестына (БРТ на) әзерләү» проекты төрле темалар, тестлар, текстлар белән тирәнтен эшләүне, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.
Теоретик өлештә төп төшенчәләргә анализ, алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тирәнәйтеп кабатлау, гомумиләштерү, тект белән эшләү күнекмәләре, анда сурәтләү чараларын табу һ.б. урын алган, алынган теоретик белемнәргә таянып, укучылар курсның гамәли бүлегенә, ягъни укытучы тәкъдим иткән биремнәргә турыдан-туры анализлау өлешенә керешә алалар, монда күбрәк грамматик анализ күнекмәләре, текст өстендә эш куела. Текст татар теле курсының төп терәк берәмлеге санала. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, татар теленнән БРТ на әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр (текст: төп фикер, бәйләүче чаралар, сөйләм стильләре, тел-сурәтләү чараларының кулланылышы); әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар. Текстлар матур һәм публицистик әдәбияттан, шулай ук дидактик, БРИ на әзерләнү өчен булган материаллардан алынды . Анализ өчен хәрефләре төшереп калдырылган һәм тыныш билгеләрен куюны сорый торган текстлар, диктант текстлары, иҗади биремле диктант текстлары (сайланма диктант, диктантның ахырын уйлап язу), иҗади биремле изложениеләр текстларын файдаланырга була. Тестлар буенча тикшерү эшләрендә җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрне башкару (А өлеше) каралган, укучы үзе дөрес дип уйлаган җавапларны билгели алырлык тестлар тәкъдим ителә.
Проектка бирелгән эш төрләре.
№ | Бүлекләр һәм темалар | Теоретик бүлек | Гамәли бүлек | Тестлар буенча тикшерү эшләре | Эш гамәлләре |
1 | Узган уку елы нәтиҗәләренә күзәтү ясау, хаталарны төрләре буенча төркемләп анализлау. | 1 | Хаталар төрләренә карточкалар ясау. | ||
2 | Фонетика. Хәрефләр һәм авазлар. Сүзгә фонетик анализ ясау. Текст белән эш. | 1 | 1 | Мини- тест. Перфокарталар белән эш. | |
3 | Орфография. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары. Орфографик белемнәрне тикшерү өчен тестлар эшләү. | 1 | Сүзлек белән эш, дидактик материаллар ясау. Туган як темасына кроссвордлар ясау. Тестлар. | ||
4 | Графика. Татар хакында язу тарихы. | 1 | Туган тел темасына докладлар сөйләргә әзерләнү. | ||
5 | Лексикология. Семасиология. Татар теленең сүзлек составы. Фразеология. Текст белән эш. | 1 | 1 | Проект белән эш. Кроссвордлар ясау. Тестлар. | |
6 | Сүз ясалышы. Сүз ясалышы буенча тестлар эшләү. | 1 | Практик эш. Тестлар. | ||
7 | Морфология. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ ясау. | 1 | 1 | Практик эш. Таблицалар ясау. | |
8 | Гади җөмлә синтаксисы. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмләдә тел-сурәтләү чаралары. Текст өстендә эш. | 1 | Әдәби текст белән эш. Тестлар. | ||
9 | Кушма җөмлә, алар янында тыныш билгеләре. Җөмләгә синтаксик анализ ясау. Тестлар эшләү. | 1 | 1 | Проект яклау. Практик эш. Тестлар. | |
10 | Текст – сөйләмнең бөтен үзенчәлекләрен үзендә туплаган сөйләм берәмлеге. Грамматик һәм синтаксик нормалар. Бирелгән текст буенча инша язып карау. | 1 | Кодификаторда бирелгән текстлар буенча инша язу. | ||
11 | Стилистика һәм сөйләм культурасы. | 1 | Сүзлек белән эш. | ||
12 | БРТ на әзерләнү буенча тест эшләре. | 1 | Практик эш. Тестлар. | ||
13 | Тел турында гомуми мәгълүмат. | 1 | Тел турында инша язу. | ||
14 | Текстка лингвистик анализ ясау. | 1 | Практик эш. | ||
15 | Җыйнакландырылган изложение язу. | 1 | Изложение язу. | ||
16 | Орфографик сүзлекләр белән эшләү | 1 | 1 | 1 | Сүзлекләр белән эшләү |
17 | Эшләнгән эшләр буенча диагностика төзү. | Отчетлар туплау. Хаталарт буенча эш төрләрен билгеләү. |
Йомгаклау
Проект үткәннән соң укучылар белергә тиешле белем-күнекмәләр:
а) тел күренешләрен анализлый, төркемли белү;
ә) тел берәмлекләрен төгәл сайлый, дөрес файдалана белү;
б) төрле функциональ стильгә һәм функциональ - мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый белү;
в) максатка яраклаштырып, үз сөйләмен оештыра белү;
г) сөйләмен үзлектән тикшерә белү.
д) сүзлекләр белән эшли белү.
Әлбәттә, БРТ укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек сорый, күләмле, кыен эш. Сүземне йомгаклап, Конан Дойльның мәшһүр әсәреннән Шерлок Холмс сүзләрен китерәсем килә: “Чишелешен аңлатып биргәннән соң, теләсә нинди мәсьәлә дә бик җиңел, гади булып тоела башлый”.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
1 . Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.;
2 . Гыйләҗева Л. Г. , Һадиева Г.В. Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Казан, “Гыйлем”, 2014;
3. Гыймадиева Н. С. , Галләмова Р. В. . Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. Казан. 2005;
4. Гарипова В. А., Шакирова Г. Р. . Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Казан, “Гыйлем”, 2015;
5. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;
6. Денмөхәммәтова Э. Н. , Вәлиева М. Н., Тарханова Г. И.. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение – фикерләмәне ничек язарга? Казан, “Гыйлем”, 2014;
7. Зәкиев М. З. Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан . Татарстан катап нәшрияты. 1983;
8. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.
9. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
10 . Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
10. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
11. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.
12. Максимов Н. В. , Трофимова С. М., Хәмидуллина М. З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан. “Мәгариф”, 2005;
13. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан, «Мәгариф», 2002.
14. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
15. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
16.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Блем сыйфаты мониторингының республика үзәге. Бердәм республика тесты уздыру өчен әзерлек казан. 2014;
17. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
18. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
19. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
20. Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан, Школа, 2009.
21. Галиуллина Г.Р. Татар теле, лексикология (таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә).Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
22.Сафиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар (синтаксис). Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Педагогический пасьянс", участие в проекте в составе группы "Интеллект". Тематика проекта - Эффективные педагогические методы и приемы, технологии обучения и воспитания школьников
Проект "Педагогический пасьянс"...
Аннотация к проекту «Деньги решают все?». Руководитель проекта учитель истории Черноморченко М.А. Проект выполнили ученицы 11 класса Тян А., Тян К..
Материалы проекта ставят и пытаются решить проблемы места и роли денег в современном обществе....
Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.
Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...