Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Хәзерге мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучыда педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Мәктәп, балачак һәм белем иле – ул бер серле дөнья. Ә укытучы исә шул белем иленә юл күрсәтүче, әйдәп баручы бер олы зат. Ничек итеп, нинди юллар, ысуллар һәм алымнар белән булган белемеңне балалрга сеңдерергә? Ничек итеп, бу авыр заманга каршы торырлык, көн итәрлек заманча белемле шәхесләр тәрбияләргә? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_minem_pedagogik_ostalygym.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе “Минем педагогик осталыгым”

Татар дигән бөек милләтнең  бер вәкиле булуым   – минем өчен олы бәхет, чиксез  горурлык, зур казаныш. Үз  телемдә сөйлим, уйлыйм, көйлим. Тормышымда ак-караны аерырга да нәкъ менә үз телемдә өйрәндем. Хыял-өмет диңгезендә йөзеп, күңелемә рухи азыкны да туган телемдә таптым. Үз телемдә урта белем алдым. Казан дәүләт педагогия институтында укып югары белемгә ия булдым. Минем хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы, чөнки мин укытучы.

“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүздә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

 Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Бүгенге гади булмаган заманда укучының күңелен яулап алу өчен, иң беренче чиратта, укытучының да күңеле саф, шул ук вакытта бай һәм мавыктыргыч булырга тиештер дип уйлыйм. Бөреләнеп кенә килгән бала күңелен уяту, иманлы, шәфкатьле, ватанпәрвәр хисле итеп формалаштырып, туры юлга бастыру – гаять четерекле һәм үтә дә җаваплы эш.

Менә инде 31 ел мин укытучы булып эшлим. Шушы еллар өчендә барысы да булды: шатлыклар һәм кайгылар, җиңүләр һәм җиңелүләр. Бу еллар –  эзләнүләр, уйланулар, ачышлар еллары дәвере.

Педагогик эзләнүләр юлына ышанычлы аяк басканда балаларның аңына йогынты ясарлык күп нәрсәләрне белергә, яңа программалар үзләштерергә, яңа техниканы өйрәнергә, энциклопедиялар, белешмәләр, кулланмалар укырга кирәк икәнен аңлыйсың. Карашлар, фикерләр, мөнәсәбәтләр арасыннан үзеңә кирәклесен, үз фикереңдәгесен сайлау кирәк.

Хәзерге мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Укытучыда педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта баруы шуның белән аңлатыла да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Балаларга туган телебезнең милләт яшәеше нигезе булуын, аралашу чарасы гына түгел, ә милләтне милләт иткән төп билгеләрнең берсе  икәнлеген төшендерәм. Тел – халкыбызның иң зур байлыгы. Ул – буыннан буынга күчә килгән иң кадерле мирас. “Тел бетсә, милләт тә бетә” диләр. Укучыларыма туган телеңне югалту милли үзаңыңны, горурлыгыңны, үз  халкыңның әхлак чишмәләрен югалту һәм аның урынына җимерелеп таркалган рухи ихтыяҗларга тап булу ихтималын аңлатам.

Җәмгыятьнең иң мөһим бурычларның берсе – ул педагогик эшчәнлекнең аңлы һәм максатлы рәвештә алып барыла торган тәрбияви күренеше. Шундый бурычлар куйган җәмгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытучысының эше бермә бер арта. Беренчедән, тел мөгаллиме балаларга белем биреп, тәрбия кылып, туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәниятен, аның дөньяны танып белү идеалларын, халыкның озак еллар буе тупланган белемен һәм тормыш тәҗрибәсен тапшыра икән, икенчедән рус мәктәбендә укыган, үз ана телләрен начар белгән, я булмаса бөтенләй дә белмәгән балаларга туган телне һәм әдәбиятны укыту, белем һәм күнекмә бирүдән тыш, туган телеңә, халкыңа олы һәм саф мәхәббәт хисен тәрбияләү, гореф-гадәтләрен өйрәтү, милли үзаң, иман-әхлак сеңдерү бурычы да тора.

Яңа дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, дәрестә мин балаларны фикерләргә өйрәтәм. Ә фикерләү ул сораудан башлана. Ник? Нигә? Ни өчен? дигән сораулар минем чараларымда еш очрый.

Заман таләбе буенча телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, үз фәнеңә карата мәхәббәт уятып, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләргә була. Төркемдә минем укучыларым бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.

Мәктәп, балачак һәм белем иле – ул бер серле дөнья. Ә укытучы исә шул белем иленә юл күрсәтүче, әйдәп баручы бер олы зат. Ничек итеп, нинди юллар, ысуллар һәм алымнар белән булган белемеңне балалрга сеңдерергә? Ничек итеп, бу авыр заманга каршы торырлык, көн итәрлек заманча белемле шәхесләр тәрбияләргә?

Балаларга белем бирүнең барлык ысулларын, принцип һәм алымнарын, белем һәм күнекмәләр үзләштерү юлларын аңлатуны мин методика дип саныйм. Андый методикалар бик күп. Шундыйларның иң әһәмиятлесе дип мин санаганы мондый: һәр уку елында мин туган тел дәресләрен тел турындагы әңгәмәдән, татар теленең бөеклеге, халкыбыз тарихын сөйләүдән башлап җибәрәм. Мәктәп елларыннан истә, күңелгә сеңеп калган туган тел турындагы шигырьләрне сөйләп, балалардан сөйләтеп, күңелләрендә сакланган мәкаль-әйтемнәрен әйттерәм. Яңаларны өйрәнергә кушам. Мондый башлам укучыларның туган телгә булган мөнәсәбәтләрен ачыкларга мөмкинлек  һәм дә алдагы уку елына җитәрлек көч, дәрт бирә.

Тел дәресләрен күбрәк проблемалы, иҗади эзләнү, тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: балаларның үз фикерләре, тормыш позицияләре сизелә. Укучыларны эзләнү эшенә тарту максатыннан язучыларның иҗаты буенча чыгышлар әзерләргә биремнәр бирелә. Шулай ук күп кенә язучыларның тормыш юлы, иҗаты турында, бәйрәмнәр турында бергәләп презентацияләр эшләү дә иҗадилыкка бер юл булып тора.

Гомумән, Интернет челтәре буенча сәяхәт, компьютерда үз хезмәтеңне тудыру, алар белән дусларың, сыйныфташларың алдында чыгыш ясау, укучыларны бик кызыксындыра. Эзләнүләр вакытында язучылар иҗаты турында күп кенә, дәреслектә булмаган, өстәмә мәгълүмәтләр тупланыла. Ә укучыларда китапка мәхәббәт уяту максатыннан, сәнгатьле укулар, төрле иҗади ярышлар, бәйгеләр үткәрәм.

Мәктәбебездә һәр ел саен халыкара ана теленә багышланган декадалар, ә бистә күләмендә исә, өлкә татар автономиясе белән берлектә, татар теле  һәм мәдәнияты көннәре үткәрәбез.

Балаларым ел саен район һәм өлкә күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Олимпиададан тыш укучылар төрле бәйгеләрдә, сыйныфтан тыш чараларда да бик теләп катнашалар. Интернет челтәрләрендә дә аларның иҗатлары урын ала.

Үз тәҗрибәмне башка укытучылар белән дә уртаклашам. Өлкә күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә, укытучылар съездында чыгышлар ясыйм. Ачык дәресләр, чаралар, очрашу кичәләрендә укучыларым да, үзем дә актив катнашабыз. Үз белемемне күтәрү, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә дә эшлим.

Мәктәбебездә дәресләрдә куллану өчен азмы-күпме татарча аудио һәм видео язмалар бар.

Безнең телебез, әдәбиятыбыз – ул милләтебезнең йөзек кашы. Әдипләребез, галимнәребез өчен язу – намус эше булса, аларның мирасын кадерләп саклау, үстерү, киләчәк буынга җиткерү – без татар теле укытучыларының намус эше дип саныйм мин.

Һәркөн саен туган, үз ана теленең нечкәлекләрен ачып, аңлап, балага ярдәм кулы сузу – укытучыдан зур осталык таләп итә. Укытучының шәхси үрнәге – иң әһәмиятлесе! Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә көч бирә. Чыгышымны Клара Булатова сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

 Миңа сорау бирсәләр:                                                     Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,                                               - Бәхет ни ул? – дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,                                                 Бәхет – шушы укучылар

Эшкә килгән иртәләр.                                                      Кеше булып үссәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

-  Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....