Бертуган Туйкиннар...
проект (9 класс) по теме

Хасанзянова Клара Ахметовна

       Безнең бу эшебез бертуган Мөхәммәткәбир һәм Әхмәтфазыл Туйкиннарның, гамәлдә киңрәк кулланылганча, Фазыл һәм Кәбир Туйкәләрнең күпкырлы эшчәнлекләренә, кызыклы мирасларына багышлана.

        Бу шәхесләрнең эшчәнлекләре һәм мираслары нәрсәдән гыйбарәт соң?

Мөхәммәткәбир Әхмәткәрим улы Туйкин (1878-1938) һәм аның бертуган энесе Әхмәтфазыл Туйкин (1887-1938), аларның икесе дә, иң элек бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган фидакарь рухлы мөгаллимнәр иде. Алар үз халкының ерак вә якын тарихларын, рухи дөньяларын өйрәнү юлында армый-талмый тырышып эшләгән үзешчән, мәгәр шактый эзлекле, максатчан галимнәр дә булган.

        Ике туган, бергә кушып санасаң, 65-70 елга якын гомерләрен мөгаллимлеккә, йөзләгән-йөзләгән яшүсмерләрне укытуга, тәрбияләүгә, аларны, сүзнең киң мәгънәсендә, акны карадан аерырга өйрәтүгә багышлаган. Иҗади, гыйльми эшчәнлекләре дә аларның, чын мәгърифәтче затларга хас рәвештә, күптөрле иде: халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, өйрәнү; сөйләм теле байлыкларын туплау белән бергә тел белеме мәсьәләләре буенча да уйланулар, эзләнүләр алып бару; борынгы тарихыбыз хакында чоры өчен гаҗәеп бай эчтәлекле дәреслек язу; заманына хас рух белән сугарылган әдәби әсәрләр-пьесалар, хикәяләр, шигырьләр иҗат итү һәм башкалар.

      1935 яки 1936 елларда Голҗа шәһәрендәге татар җәмгыяте тарафыннан шундагы татар мәктәбе өчен дәреслек сыйфатында Хөсәен Таранов дигән кешенең типографиясендә нәшер ителүе билгеле булган. Ул китап “Туган тел” китабы дип атала.

    Әсәр ахырында автор исеме сыйфатында куелган “Ф.Т.” инициаллары куелган булган. Әлеге серле “Ф.Т.” артында Фазыл Туйкин дигән кеше торуын, аннары әлеге “Ямьле җәй” шигыренең-шедеврлардан булган әсәрнең-төрле хрестоматия-дәреслекләргә кертелүен, өстәвенә Октябрьгә кадәр үк Галимҗан Ибраһимов тарафыннан бик югары бәяләнүе билгеле була.

       Кәбир дә, Фазыл да үзләрен профессиональ шагыйрь итеп сизмәгәннәр, андый җаваплылыкка дәгъва да кылмаганнар. Алар үзләрен беренче нәүбәттә мөгаллим-укытучы итеп белгәннәр. Шуңа күрә нәкъ шул мәгарифчелек өлкәсендә алар озак еллар җиң сызганып эшләгәннәр, үз көчләрен төрле юнәлешләрдә сынаганнар.

      “Төрек тарихы” дип исемләнгән китап бертуган Туйкиннар авторлыгында “Белек” китапханәсе тарафыннан 1919 елда Оренбургта (“Яңа вакыт” нәшриятында) эчтәлеге буенча шактый күләмле китап булган. Алар татар халкын киң төрки дөньяның бер өлеше дип исәпләп, аның борынгы чорын шулай зур контекстта яктыртырга тырышканнар.

      Бертуган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар ише гомер буе гамәли эш йөген тарткан йөзләгән һәм йөзләгән укымышлыларыбызның мираслары, һичшиксез, хәзинәгебезнең көмеш өлешен барлыкка китергәннәр.

      Шагыйрь, талантлы драматург, тарихчылар, фольклорчылар, мәгърифәтче-педагоглар Әхмәтфазыл Әхмәткәрим улы Туйкин 1887 елның 22 июнендә, Мөхәммәткәбир Әхмәткәрим улы Туйкин 1878 елның 13 мартында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгәннәр...

      Туйкиннар татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим  булып танылудан тыш, алар-мәгърифәтчеләр. Бар гомерләрен балалар тәрбияләүгә, халыкка аң-белем таратуга багышлаганнар. Абыйлы-энеле Туйкиннарның мөгаллимлек еллары 1904 елны Зәй-Каратай авылында күл буенда мәдрәсә салдырудан башланып китә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1937 елда кулга алыналар) алар шушы авыр һәм мактаулы эштә кулга-кул тотынышып хезмәт итәләр. Алар балаларның күңел нечкәлекләрен аңлый торган оста психолог-тәрбияче, тирән, күпкырлы белемле мөгаллимнәр булып танылалар. Шуңа күрә дә алар балаларны яраткан, балалар игътибарын һәм ихтирамын яулый алганнар. Шулай булуы да гаҗәп түгел, чөнки алар гади укытучы гына түгел, ә фәнгә кереп эзләнүче укытучы-галимнәр дә. Алар тарихчы да, алар дин эшлеклесе дә, алар-биолог, алар-әдәбиятчы-әдәбият тарихын өйрәнүче, алар-язучы, алар-шагыйрь, алар-тел гыйлеме өлкәсендә эзләнүләр алып баручы, алар-фольклорчы, алар-музыкант, алар-җырчы һәм җыр авторлары да.

       Туйкиннар эшчәнлегендә татар милли әдәби телен үстерү турында уйланулар революциядән соң да дәвам итә. Фазыл Туйкинның “Фигыль челтәре”, “Шәкли нигездә татар грамматикасы”, Кәбир Туйкинның “Татар теленең тулы сүзлеге”, “Тел тикшерү юлында” кебек күләмле мәкаләләрендә дә татар теленең грамматикасын камилләштерү, чит сүзләрне мөмкин кадәр азрак куллану, сүз байлыгын татар сүзләре белән тулыландыру кебек тел өлкәсенә караган җитди эзләнүле фәнни педагогик мәсьәләләр күтәрелә. Гомумән, Туйкиннарны татар мәгарифенең бик күп проблемалалары-мәктәпләрдә укытуның эчтәлеге, сыйфаты, программаларны камилләштерү мәсьәләләре борчый. Шул кимчелекләрне бетерү максатыннан алар еш кына матбугат битләрендә методик һәм педагогик темаларга чыгыш ясыйлар.

      Илебездә барган үзгәртеп корулар нәтиҗәсе буларак, инде менә дистәләгән еллар дәвамында күп кенә әдипләребезнең якты исемнәре тарихыбызга кайтарылды, иҗатлары әдәбиятыбызны баета килде. Шундыйлардан шәхес культы корбаны Фазыл Туйкин да мәдәниятебез тарихында үз урынын тапты.

        Архивлардан алынган рәсми документлар раслаганча, агалы-энеле Туйкәләрнең икесе дә большевиклар “итчапкычында” тапалган, ягъни 1937-1938 елларда хөким сөргән коточкыч репрессияләр чорында атып үтерелгән икән. Бернинди гаепсез килеш...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bertugan_tuykinnar.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы                                            

 Татарстан Республикасы Әлмәт районының

Миңлебай станциясенең төп гомуми белем бирү мәктәбе