Минем педагогик осталыгым
материал на тему

Авхадеева Дания Мунзиловна

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

эссе

ЗӘЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

"ТАТАР ГИМНАЗИЯ"СЕНЕҢ

БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

ӘҮХӘДИЕВА ДАНИЯ МӨНЗИЛ КЫЗЫ

Минем педагогик осталыгым 


Минем педагогик осталыгым

 “Шөгыле зурның – түре нур.”

Татар халык мәкале.

        “Тормыш терәге - һөнәр”. Әлбәттә, шулай! Күңелеңне сихерләп, бөтен гомереңне яулап ала торган һөнәр булуга ни җиткән ?! Андый кеше бик бәхетле. Мин дә үземне бәхетле кеше дип уйлыйм, чөнки сөекле ирем, газиз балалаларым, кадерле әти-әнием һәм яраткан һөнәрем бар. Балалар бакчасыннан ук, укытучы булу хыялы мине беркайчан да ташламады. Әниемнең   бераз укытучы  булып эшләве дә моңа этәргеч булгандыр. Ул гына да түгел, туган телемә, аның әдәбиятына, мәдәниятына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт орлыклары салучы укытучым  Кәрәмова Зимфира  Яхъя кызының  дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Укытучымның әлеге сыйфатлары мине дә укытучы булырга өндәде. Укытучы һөнәрен - иң кирәкле һөнәр дип атыйлар. Бу һөнәргә ия булган кеше генә  шәхес формалашу белән идарә итә һәм җәмгыятьтә яшәү өчен шартлар тудыра. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә  югарыда саналган сыйфатлар миндә дә булырга тиеш. Тормыш белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы үткәрергә тырышам.

        Укытучы һөнәре, турыдан-туры мәктәп тормышы белән бәйле. Мәктәп-  ул  гаҗәеп  могҗизалы ил.  Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин  дә : “ Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына алып бара торган юл - мәктәптер,”- дигән. Андагы бер көн дә алдагысына охшамаган,  һәр мизгел- ул ниндидер яңалык , кызыклы нәрсә эзләү.

         Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул.  Иң түзем , эчкерсез, җаваплы һәм сабыр кешеләр генә  бала шәхесе белән  идарә итә ала.  Аларны педагоглар дип атыйлар.

         Мин, 1999 нчы елда Түбән Кама шәһәренең педагогия көллиятендә өч ел белем алганнан соң, 2005 нче елда Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогия институтының " Татар теле һәм әдәбияты укытучысы "  факультетын тәмамладым. Югары  уку йортын тәмамлагач, эш урынын эзләп, “Татар гимназия”сенә килдем.   Гимназия директоры Гатауллина Роза Әсгатъ кызы бик теләп эшкә алды. Шул вакыттан бирле мин  Зәй шәһәренең “ Татар гимназия”сендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

           Д.Ушинский : “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне һәм тәнкыйди фикерләү алымнарын кулланам. Шуңа да карамастан, үзәк урында бала – укытучы-ата-ана  хезмәттәшлеге тора.

       Һәр дәрескә мин нинди дә булса яңалык алып керергә тырышам, ныклап әзерләнәм. Инде бик күп тәҗрибә туплаган хезмәттәшем- Зөлфия Галимҗан кызы белән киңәшәм.  Авыр грамматикалы татар телен укытканда, төрлечә яраклашырга тырышам. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләгәндә дә, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итәргә туры килә. Беренче чиратта, индивидуаль биремнәр, тикшерү тестлары кулланам. Дәфтәр тикшерү, план төзү, тыңлаусыз балаларны кулга ияләштерү турында уйланулар- болар берсе дә мине куркытмый. Һөнәремне бик яратып башкарам.

       Минем өчен иң мөһиме -  татарча аралашырга өйрәтү һәм әдәби әсәсләрнең эчтәлегенә төшенү.  Дәресләрне ничек истә калырлык итеп үткәрергә? 5-7 нче сыйныфларда   әдәби әсәрне үзләштерү барышында түбәндәге  эш алымын файдаланам: әсәрнең укылган өлеше буенча, мөстәкыйль рәвештә сораулар төзетәм.  Хронологик  тәртиптәге сораулар кечкенә бер "галерея" барлыкка китерә. Бу алым әсәрне тирән үзләштерергә, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Укучыларымның: " Апа, мин Сез биргән шигырьне ятлап килдем”, “Рөстәм маҗаралары”н  тулысынча укып чыктым",- дип әйтүләрен ишетү-үзе бер бәхет.  Шуның белән беррәттән, бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белергә, аны ачык итеп дәлилләргә һәм эшен дә дөрес оештыра алу осталыгына ия булырга тиеш. Татар теле дәресләрендә  яңа материал өйрәнү өчен презентацион программаларны төзегәндә,  аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертергә тырышам. Актуальләштерү һәм ныгыту этапларында тәнкыйди фикерләү алымнарыннан "Синквейн"," Инсерт" һәм "Кластер" ысуллары бик отышлы.Чөнки болар   формализмнан котылырга ярдәм итә.

        Йомгак итеп, шуны әйтер идем: әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

 

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....