Чыгыш. "Тел өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану"
материал на тему
Предварительный просмотр:
Шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты
методик берләшмә җитәкчеләре
каршында ясалган чыгыш эшкәртмәсе
Т е м а :
« Репродуктив – аңлату, күрсәтү, аңлаешлы чагыштырма методлар. Тел өйрәтүдә әдәби
әсәрләрдән файдалану »
13 нче лицей-интернатның 1 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фаттахова Илсөя Илһам кызы
2012 нче ел
Репродуктив-аңлату, күрсәтү методлары коммуникатив максатларны күз алдында тотып белем биргәндә файдаланыла.
Татар телен әдәби әсәрләр аша өйрәтү, аларның матурлыгын һәм байлыгын төшендерү, татар милләтенә ихтирам хисе тәрбияләү – рус телле балаларга тел һәм әдәбият курсы укытуның мөһим бурычы. Шуны истә тотып, дәресләрне мөмкин кадәр кызыклырак, укучыларга яңа мәгълүмат җиткерерлек итеп үткәрергә тырышам. Мәсәлән, мисал өчен, 8 нче рус төркемендә “Алмашлыклар” темасын кабатлауны аукцион-дәрес рәвешендә уздырдым. Башка эш төрләрен планлаштыру белән беррәттән, Муса Җәлилнең “Имән” шигырен укып тикшерүне дә максат итеп куйдым. Шул уңайдан “Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Алмашлыкларны табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез. Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясагыз” кебек биремнәрне үтәү бурычы да куелды.
Дәрескә укучыларга тарату өчен шигырь тексты, М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдыручы альбом, сүзлекләр, перфокарталар, биремле карточкалар һ.б. алып керелде.
Дәреснең беренче өлешендә үк “аукцион” сүзенең мәгънәсе аңлатылды (берәр мөлкәтне яки әйберне халык алдында иң югары бәя бирүчегә сату), аукцион-дәрескә таләпләр, эш барышы белән кыскача таныштырылды : “мөлкәт” сатып алу өчен (безнең очракта яхшы билге алу өчен) дәрес барышында төрле катлаулылыктагы биремнәр үтәргә кирәклеге искәртелде.
Иң башта алмашлык сүз төркеменә билгеләмә биреп, аның нинди сүз төркемнәрен алмаштырып килә алуы буенча белемнәр тикшерелде.Рус телендә дә билгеләмә әйтелде, аның охшаш һәм аермалы яклары күрсәтелде. Бу очракта мин аңлаешлы-чагыштырма методны кулландым. Алмашлык төркемчәләрен кабатлау һәм ныгыту өчен, перфокарта белән эшләдек. Дәрес информатика кабинетында үтте, һәр укучы алдында компьютерда перфокарта сурәтләнгән,анда алмашлык төркемчәләре исемнәре язылган. Мин әйткән алмашлыкларның төркемчәсен билгеләп, нокта куеп баралар, аннан нокталарны тоташтырып, график төзиләр. Менә шундый график килеп чыкты.
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | |
Зат | . | |||||||||||
Тартым | . | . | ||||||||||
Күрсәтү | . | . |
| |||||||||
Сорау | . | . | ||||||||||
Билгеләү | . | . | ||||||||||
Билгесезлек | . | |||||||||||
юклык | . | . |
(Алмашлыклар: кайсы, алар, һәммәсе, бернинди, теге, нигә, сезнеке, барысы, һичкем, болай, әллә кем, синеке)
Алдагы эш төре:
-Өйгә эш итеп, укучыларга мәкальләр укып, мәгънәләренаңлатырга бирелгән иде. Мин мәкальнең башын әйтәм, алар дәвам итеп язалар.
Мәкальләр:
-Ир егет үзе өчен туа, ...(иле өчен үлә)
-Кем эшләми, ... (шул ашамый).
-Акыллы сүзен ..(мин дип башламый).
-Һәр ялтыраган ...(алтын түгел).
Соңыннан дөреслеге тикшерелә, алмашлыклар табыла, берничә мәкальнең мәгънәсе аңлатыла.
Әйткәнебезчә, телгә өйрәтүдә әдәби әсәрләрдән файдалану уңышлы. Шуны исәпкә алып, мин бу дәрескә М.Җәлилнең “Имән” шигырен өйрәнүне алдым. Шигырь магнитофон тасмасында тыңланды, эчтәлекне аңлаулары 1-2 сорау аша тикшерелде, 1-2 укучыдан кычкырып укытылды, төп фикер әйтелгән строфа таптырылды. Аны шулай ук берничә укучыдан укытырга мөмкин. Шигырьдән алмашлыкларны табу, ни өчен шигырьдә аларның күп кулланылганлыгын ачыклау, төркемчәләрен билгеләү кебек эш төрләре дә урынлы. Хәтта бер өлешен әйтеп яздырып, дөреслеген тексттан карап тикшерергә, алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга мөмкин.
Һәйкәл булып яшьлегеңә,
Үскән монда бу яшь имән.
Монда – алмашлык, күрсәтү алмашлыгы, тамыр алмашлык, урын-вакыт килешендә, җөмләдә хәл.
Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Аның – алмашлык, зат алмашлыгы, тамыр алмашлык, берлек санда, иялек килешендә, җөмләдә хәл.
Шулай ук бу дәрестә алмашлыкларны тирәнтен кабатлау максатыннан, уен элементларын кертергә дә мөмкин. Мәсәлән, мин сорау бирәм, балалар юклык алмашлыкларын кулланып җавап бирергә тиешләр.
-Бүген нинди билге алдың? (Бернинди дә)
-Бүген кем соңга калды? (Беркем дә)
-Сезне нәрсә борчый? (Бернәрсә дә)
-Кичә кая бардыгыз? (Беркая да)
Шулай итеп, бер дәрестә укыту методларының берьюлы берничәсен файдаланырга мөмкин. Менә бу дәрестә репродуктив-аңлату, күрсәтү, аңлаешлы чагыштырма методлар кулланылды, әдәби әсәр аша телгә өйрәтү алымнары файдаланылды.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"
"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....
Сүзлекләр һәм алардан файдалану
Сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру....
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә традицион булмаган дәрес төрләрен файдалану
Россиядәге белем бирү системасы, чит илләрдәге кебек үк, күп гасырлык традициләргә ия. Ф.Энгельс: “Традициядән дә куәтлерәк көч юк”,-дип язган. Кайбер уку йо...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интернет ресурслардан файдалану
Бәхеткә каршы соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшеб...
Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану
Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...
Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану(чыгыш)
Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Аның хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә....
Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"
Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...