Ф.Амирхан
проект (11 класс) на тему
Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый. Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау мине элек тә кызыксындыра иде, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми. Фәнни-тикшеренү эшемнең темасын Фатих Әмирханның әсәрләрендә “Әхлак тәрбиясенең формалашуы” дип атау бер дә очраклы түгел.
Фәнни эшемнең төп максаты – язучы иҗаты аша психологик анализ ясау үзенчәлекләрен, аның төрледән-төрле алымнарын ачып бирү һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә аларның әһәмиятен күрсәтү.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе «2 нче Аксубай гомуми урта мәктәбе”
Фатих Әмирхан исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе
Секция: “Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе һәм кешелекнең рухи мирасын үзләштерү”
Эзләнү эше:
Фатих Әмирхан әсәрләрендә “ Әхлак тәрбиясенең формалашуы ”
Эзләнү эшенең авторы:Аксубай муниципаль
районы Аксубай гомуми белем бирү
мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы
Хамидуллина Рузилә Фәнис кызы
Фәнни җитәкчесе: Аксубай районы ГБМБУ “Аксубай 2 нче
номерлы урта мәктәбе”нең беренче
квалификацион категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Хамидуллина Резидә Рәхимҗан кызы.
2016
Эчтәлек.
I.Кереш........................................................................................................... 3.
1.Теманың актуальлеге
II. Төп өлеш.
1.Әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда Фатих Әмирхан иҗатының роле..................................................................................................................5
2. Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу.....................................................7
III. Йомгаклау...................................................................................................9
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге............................................................10
Кереш
Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була. Сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр тудырып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, татар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалистик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург. Г.Тукай, Г.Исхакый һәм башка замандашларының әдәби әсәрләренең сәнгатьчә үзенчәлекләрен анализлаган киң эрудицияле тәнкыйтьче булып таныла.
Бу хезмәтемне мин түбәндәге бурычларны күз алдында тотып яздым:
-укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруның мөһимлеген күрсәтү;
-күпкырлы талант иясе Фатих Әмирханның тәрбия бирүгә карата булган фикерләре белән танышу;
-мәктәп программасына салынган әдәбияттан тәрбия бурычларын күз алдында тотып сайланган әсәрләр белән танышу. Шул рәвешле кешелекнең рухи мирасын үзләштерү.
Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый. Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау мине элек тә кызыксындыра иде, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми. Фәнни-тикшеренү эшемнең темасын Фатих Әмирханның әсәрләрендә “Әхлак тәрбиясенең формалашуы” дип атау бер дә очраклы түгел.
Фәнни эшемнең төп максаты – язучы иҗаты аша психологик анализ ясау үзенчәлекләрен, аның төрледән-төрле алымнарын ачып бирү һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә аларның әһәмиятен күрсәтү.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Россиядә соңгы елларда алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кызлар, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел наркомания, токсикомания һәм кеше әхлак-сызлыгының чиге булган фәхишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире – XX гасыр чумасы килеп чыкты. Илдәге бу хәлләргә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде. Халыкның әхлакый сыйфатлары кими баруның күптөрле сәбәпләре бар. XX гасырда кешелек интеллекты үзенең иң югары үсешенә иреште шикелле: кеше атом-төш энергиясенең иң зур серләрен ачты һәм галәмгә дә чыкты. Әмма бу казанышлар кешенең рухи үсешен тизләтмәде. Рухи халәт артта калып барды. Алга киткән илләрдә кешеләр әхлакый сыйфатларын югалта башлады.
Без һәрберебез үзебезнең тарихны яхшы белергә аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез. Хәзерге көндә без шушы юлдан барабыз. Мәсәлән, минем туган җирем Аксубай районы. Без мәктәбебездә “Туган якны өйрәнү” музеен булдырып киләбез. Бу тема буенча бик күп эшләр башкардык. Музеебызны тулыландыру эшләре әле бүген дә алып барыла. Мин дә бу эшкә үз өлешемне керттем.
Бу эшемдә әдип иҗатындагы әхлак мәсьәләләрне тикшерүне күз алдында тоттым. Фатих Әмирхан әсәрләрен сайлап алып, шуның аша әхлакның әһәмиятен ачыклау, Коръән белән чагыштыру, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирүне төп бурычым итеп санадым. Аларның беренчесендә Ф.Әмирхан иҗатына төрле яссылыктан торып анализ ясалса, икенчесендә исә әдипнең татар прозасын баету, әдәби телне үстерү, камилләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләнә.
Эш барышында кулланылган методлар: өлешчә эзләнү, чагыштыру, гомумиләштерү, анализлау.
Эшнең структурасы. Фәнни эшем: кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш. 1. Әхлакый кыйммәтләр формалаштыруда Фатих Әмирхан иҗатының роле
Татар әдәбиятына психологик кичерешләрне, милли әхлакны, кеше рухын үстерүне, хис-тойгыларны сәнгатьчә нәфис итеп тасвирлау стилен дә Ф. Әмирхан алып килә.
Психологик анализ остасы булу җиңел түгел. Беренчедән, кешенең эчке дөньясын ачып бирү, күңел кичерешләрен сурәтләү аша чынбарлыкны аңларга ярдәм итү өчен, язучының зирәк акыллы, үткен зиһенле булуы кирәк. Икенчедән, ул үз героеның рухи дөньясы белән яши алырлык дәрәҗәдә нечкә хисле, сиземләү тойгысы көчле шәхес булырга тиеш. Фатих Әмирхан кешеләрне, тормышны нык яратуы белән аерылып торган. Әнә шундый бай рухи дөньясы аның әсәрләрендә дә чагылмыйча калмаган.
Шуны да онытмыйк әле, Фатих Әмирханның әтисе, бабасы логикадан, дин белеменнән, философиядән хезмәтләр язган кешеләр. Хәтта аның әнисе Рәбига абыстай Яңа бистәдә кызлар мәктәбе тоткан, башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр авторы булган. Күрәсең, бу гаиләдә әти ягыннан гына түгел, әни ягыннан да каләм тибрәтүгә сәләт, һәвәс булган. Шулар гаиләдәге өч бала арасыннан нәкъ менә Фатихта инде әдәби куәт булып, безнең милли әдәбиятыбызны танытырлык куәт булып калкып чыккан.
Без еш кына язучының формалашуына аның биографиясе һәм аралашу даирәсе зур йогынты ясый дибез. Фатих Әмирхан мулла гаиләсендә туган, дини, әхлаки тәрбия алып үскән, аңа туры юл мөнбәргә имамлыкка булырга тиеш кебек. Әмма ул җәдидчелек юлын сайлаган, баштарак дингә каршырак булган. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Җәдидчеләрне дингә каршы дип уйлау бар иде заманында. Минемчә, бу фикер дөрес түгел, чөнки җәдидчеләр динне бөтенләй себереп түкмиләр, динне, Аллаһны инкарь итмиләр, бары тик бурсыган динчеләргә, кирегә сукалый торган дин әһелләренә каршы чыгалар. Алар диннән көлми, динне артка сөйрәүче надан муллалардан көләләр. Динне яклыйлар алар! Фатих Әмирхан — дини мохиттән үсеп чыккан классик язучыбыз. Ул мулла малае, мәдрәсәдә укыган, Коръән-хафиз, мәдрәсәдә укыткан, шул ук вакытта иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган, яңа татар әдәбиятына нигез салучылардан булган. Ф.Әмирханның үз шәхесендә, аның әсәрләрендә дин һәм мәдәният галәмнәрен бергә җыюы бүген диниләшеп килүче халкыбызга сабак-үрнәк була аламы? Бу сорауга җавап бирер өчен мин Фатих Әмирхан иҗатына мөрәҗәгать иттем. Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.
Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас
2 өлеш. Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу.
Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә, шуңа күрә аның иҗаты минем фикерләүемдә дә кызыклы булды дип саныйм.
Әдәби геройларның психологик дөньясын сурәтләү аша ул милли әхлакны, кеше рухын үстерүне алгы планга куя. Боларны Ф. Әмирханның берничә әсәре үрнәгендә карап китик.
“Ул үксез бала шул!” (1913) хикәясе киеренке сюжетка корылган булуы белән аерылып тора. Гает көнне малайлар күңелендәге шатлык хисе әллә кайдан сизелеп тора. Төп геройның бу хисләрен күрсәтү өчен, автор укучы игътибарын аерым детальләргә юнәлтә. Хикәядә “казаки” сүзенә басым ясала. Ул малайның хәлле гаиләдән булуын күрсәтә. Бәйрәм шатлыгын “үзенең һәрвакыттагы иске киемендә” булган асрау малай Нури” дә бозмый. Автор әнә шулай итеп, бер-берсенә капма-каршы куелган психологик детальләрне (казаки һәм иске киемнәр) кертеп, алда сөйләнәчәк вакыйганың психологик җирлеген әзерли. Геройның күңел хисләрен көтелмәгәнчә үзгәртеп, хисләр борылышында аның характерын тулысынча ачып салучы тагын бер деталь – уен килеп керә. Малайлар “сабан туе атлары булып” чабышалар. Автор аларны бер-берсе белән ярышырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә ярыш вакытында кеше күңелендәге капма-каршы сыйфатларның ачылып куюы мөмкин. Нәрсә җиңәр: киң күңеллелекме, әллә хөсетлекме; гаделлекме, әллә гаделсезлекме? Тышкы кыяфәттәге капма-каршылык та малайларны бер-берсеннән аермаган иде. Ә менә ярышу төп геройның рухи дөньсын ачып салырга ярдәм итә: анда көнчелек хисе, мин-минлек калкып чыга. Шунда автор зур осталык белән хикәясен тагын бер психологик деталь белән бизи. Бу – читек. Үкчәле читек - өстенлек билгесе. Шул читек белән бәйле дүрт җөмләдә “мин” сүзе җиде тапкыр кабатлана. Геройның хисләре кайный, эчке дөньясы ачыла бара. Читекле малайларның аны яклавы һәм Нурины мыскыллау көчәя барган саен, рухи дөньяның зәгыйфьлеге тагын да калкурак булып күренә. Нури белән төп герой арасындагы психологик диалог моны тагын бер кат раслый.
Читекле малайның Нуридан өстен булып күренәсе килә. Ф. Әмирхан героеның холык-фигылен үзеннән ачтыру алымын куллана. Кыска гына вакыт аралыгында хисләрнең борылышлар ясый-ясый үсә баруын тоясың, хәтта геройларның сөйләм интонацияләрен ишеткәндәй буласың. Шул рәвешле автор кешенең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы тәңгәл килмәскә дә мөмкин икәнлеген күрсәтә. Бу да психологик сурәтләүнең бер үзенчәлеге булып тора. Үзенең хаклы булуын расларга теләгән героебыз иң яман “бетләш” сүзен әйтә. Бу сүз малайларны сискәндереп җибәрә. Ф. Әмирхан аларның эчке кичерешләрен күрсәтү өчен, кабатлау алымын кулланган. “Мин үксез бала шул!” җөмләсен ятим Нуридан кат-кат кабатлату аша автор укучыны да уйга калдыра, героена мөнәсәбәтен дә сиздереп куя: иске киемле, яланаяклы Нуриның бөтен рәхәте дә, шатлыгы да үзеннән өстен малайларны йөгерештә җиңүдә. Аларны җиңеп, ул да үзен әти-әниле малайлар белән тигез күрер иде.
Ф. Әмирхан әнә шулай тәрбияли, олы хакыйкатьне ача: бу дөньяда кеше рәнҗетүдән дә яманрак эш юклыгын искәртә.
“Корбан” (1913) хикәясенең герое кечкенә сарык бәтиен тәрбияләп үстерә. Үсеп сарык булгач, малайның каршылыгына карамастан, бәтине корбан итеп чалалар. Әдип табигатьнең бер кисәген – кечкенә бәтине тасвирлау аша яңа хис-кичерешләргә юл ача. Герой күңелендә нәни җан иясенә тартылу, аны якларга теләү тойгысын уята. Бәти дә хуҗасын ярата. Шулай итеп, бер хис икенчесе белән тулыландырыла: тойгы катламнары барлыкка килә.
Ф. Әмирханның “Хәят” повесте (1911) – психологик кичерешләргә иң бай әсәрләрнең берсе. Әсәрне анализлаганда, без хисләренең тышкы тирәлек белән каршылыкка керүен, Хәятның эчке хисләре китереп чыгарган халәтне, күңел монологы, хыяллары тудырган рухи дөньясын күрәбез.”Хәят” повесте белән Ф.Әмирхан милли-әхлакый тәрбияне үзгәртү ягында торуын күрсәтә. Башта милләт вәкилләре белән аралашу, мәдәни мөнәсәбәтләрнең халыкка алга китәргә көч, күәт бирергә тиешлегенә ышана.
“Хәят” повесте безне гүзәллек дөньясына алып керә. Без анда ямьсез күренешләр,кешене кимсетә торган эпизодлар белән очрашмыйбыз. Автор безгә канатлы, хыялга бай яшьлекне күрсәтә. Әсәрне безнең, ягъни укучыларның яратып укылуының сәбәбе, бәлки, шундадыр. Матурлык кешене беркайчан да туйдырмый. “Хәят”- менә шушы матурлыкның үрнәге.…(326-327 б.)10 кл.
Геройларның эчке дөньясын ачуда пейзажның да үзенчәлеге зур. Беренчесе – табигать тасвирларының геройлар күңелендә билгеле бер кәефне тудыру өчен файдаланылуы. Әсәр табигать күренешләрен сурәтләү белән башланып китә. “... яз җиле, кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык вә тынычлык белән исә дә дөньяга яңару вә яшәрү исләре чәчә”.[1] Табигатьнең гүзәллеге, яшәрү һәм яңару, чисталык һәм сафлык кебек күренешләр иң матур хисләр тудыра ала, гүзәл хыяллар дөньясына алып керә. Язгы табигать күренешләре күңелне кузгата, Хәят йөрәгендә шатлыклы хисләр уята.
Икенче очракта автор табигатьне Хәятның эчке кичерешләренә янәшә куеп сурәтли. Әлегә Хәят хисләр чолганышында, тик Михаилга карата уянган беренче тойгы күңеленең бер читендә яшеренеп яткан икенче бер каршылыклы хисне – ике арада үтеп булмый торган упкынны сиздереп тора. Шулай итеп, беренче тойгы икенчесен уятып, үзе юкка чыга. Каршылыклы тойгылар тезмәсен бер процесс итеп тасвирлау аша әдип тышкы тирәлекнең кеше аңын, аның холык-фигылен ничек үзгәртүен күрсәтә алган.
Көчле психлогик күренешләр ярдәмендә сурәтләнгән әсәрләреннән күренгәнчә, Ф.Әмирхан – һәр герое хис иткәнне үз йөрәге аша кичерә белгән, аларның күңел дөньясын аңлый алган язучы. Икенче төрле әйткәндә, ул психологик анализ ясауның бөтен нечкәлекләрен белгән талант иясе
Йомгаклау
Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укучылар, һәрбер әсәрдән рухи, милли һәм әхлак тәрбиясен күреп, аларны үзебездә булдырырга тырышырга, һәрбер образның тискәре һәм уңай якларын ача белергә, уңай сыйфатларын үзебездә тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекне дә файдаланырга тиешбез. Кешелекнең рухи мирасын без түкми-чәчми киләчәк буынга да җиткерергә тиешбез. Әмирхан иҗаты әлегә серләре ачылмаган могҗизалы хәзинә булып тора. Эш барышында мин төп максатыма ирештем, әдип иҗатындагы әхлак мәсьәләсен ачыкладым. Моның өчен Фатих Әмирханның әсәрләрен сайлап алып, шуның аша әхлак мәсьәләсен тикшердем, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдем. Минем өчен иң кызыклысы һәм әһәмиятлесе шул булды: дин,әхлак мөһиттә тәрбияләнгән Фатих Әмирхан дингә каршы булганмы яисә аны яклап чыгамы? Материалларны карап чыкканан соң мин шундый фикергә килдем: Ф.Әмирхан ихлас күңелдән алланың барлыгына ышанган, ул бары тик иске фикерле дин әһелләренә каршы булган. Надан, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иске фикерле дин әһелләре халык, милләт турында түгел, ә бәлкем үзләре турында гына уйлаганнар. Без югарыда карап үткән әсәрләрендә генә түгел, гомумән, Фатих Әмирхан милли-әхлакый тәрбияне үзгәртүгә, яңартуга зур игътибар биргән һәм бөтен иҗатын шуңа багышлаган.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, милләт язмышында дин әһелләренең наданлыгы, артта калганлыгы, шәригать законнарын тар аңлаулары гаепле. Алар үзләренең наданлыкларын, белемсезлекләре корбаннары булып кына калмыйлар, ә бергәләшеп татар халкының мәдәниятын артка сөйриләр. Шуңа күрә, җәмгыять өчен зур проблема тудыралар. Ф.Әмирхан нәкъ менә шуны истә тотып, бу бәлага, наданга, белемсезлеккә каршы сатира чаралары белән көрәшә. Димәк, Ф.Әмирхан кебек зыялыларыбызның эш тәҗрибәсе, дөньяга карашы безгә бик тансык бүген. Бер генә нәрсә кирәк — ул язганнарны дөрес аңларга . Фатых Әмирхан үзенең әсәрләре аша һәр кеше җәмгыятьтә үз урынын таба белергә, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белергә өйрәтә. Аңлы тәртип – әнә шул сыйфатларның бер күренеше.
Укучыда әхлак сыйфатларын тәрбияләү өлкәсендә янә бер мөһим юнәлеш күрсәтә. Ул да булса – гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләүне күздә тота. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз калдыра, барлык әхлак мөнәсәбәтләренең нигез ташына әверелә. Бу исә бүген дә бик мөһим.