Тестлар
методическая разработка (7 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

"Сүз төркемнәре" темасына ТЕСТЛАР

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_torkem._testlar.docx24.53 КБ

Предварительный просмотр:

Рәвеш темасын кабатлау.

  1. Рәвеш нәрсә белдерә?

  а) предметның билгесен;

  б) эш-хәрәкәтне;

  в) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

  г) предметның санын.

2.Парлы рәвешләрне тап.

  а) көн, төн;

  б) көн-төн, иртә-кич;

  в) бүген, быел;

  г) ул елны, әллә нигә бер;

3.Кушма рәвешләрне тап.

  а) бу көнне, бу елны;

  б) бүген, быел;

  в) алай-болай, укый-укый;

  г) чиста, яхшы.

4. Рәвешнең дәрәҗәләре  нигә төрле була?

  а) 1;

  б) 4;

  в) 3;

  г) булмый.

5.Охшату-чагыштыру рәвешләрен табыгыз.

  а) иртәгә, яңа гына;

  б) русча, сөйләшкәнчә, улыдай;

  в) акча, салкынча

6. Вакыт рәвешләрен билгеләгез.

  а) бүген, кичен, иртәгә;

  б) дүшәмбе, чәршәмбе;

  в) җәй, көз, кыш;

  г) сентябрьдә, җомга көнне.

7. Күләм-чара рәвешләрен табыгыз.

  а) күп, җиңелчә;

  б) җәен, кышын;

  в) тиз, акрын;

  г) җәй, кыш.

8. Урын рәвешләре:

   а) эш яки хәлнең макстаын белдерә;

   б) эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә;

  в) эшнең үтәлү вакытын белдерә;

  г) эшнең үтәлү рәвешен белдерә.

9. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез.

  а) юкка, юри, тиккә;

  б) юка, калын, нечкә;

  в) еракка, алга;

  г) сәбәп-максат рәвешләре юк.

10.“ Әнкәм бүген матур бер төш күргән” (И.Юзеев) җөмләсендә бүген рәвеше нинди җөмлә кисәге булып килгән?

  а) аергыч;

  б) хәл;

  в) тәмамлык;

  г) ия

 

Алмашлык темасын кабатлау.

  1. Алмашлык:

  а) исемне генә алыштырып килә;

  б) фигыльне алыштырып килә;

  в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә.

  1. Ясалышы ягыннан алмашлыклар:

  а) ясалма гына була;

  б) кушма һәм парлы була;

  в) тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә була;

  г) кысартылма була.

3.Алмашлыкның ничә төркеме бар?

  а) 4;

  б) 5;

  в) 6;

  г) 7.

4.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?

  а) төрләнми;

  б) төрләнә;

  в) мин алмашлыгы гына төрләнә.

5. Тартым алмашлыкларын билгелә.

  а) әтинеке, апаныкы;

  б) аныкы, минеке;

  в) сине, мине;

  г) бара, килә.

6. Күрсәтү алмашлыклары:

  а) затка күрсәтә;

  б) предметны күрсәтә;

  в) затка яки предметка, аларның билгесенә күрсәтә.

7. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.

  а) кемдер, нәрсәдер;

  б) кем? нәрсә?

  в) һичкем, һичнәрсә;

  г) мин, син.

8. Билгеләү алмашлыкларын тап.

  а) минеке, синеке;

  б) тырышлык, хурлык;

  в) һәркем, һәрбер, барлык;

  г) һичкем, һичбер.

9. Билгесезлек алмашлыклары  ничек ясала?

  а) билгеләү алмашлыкларыннан;

  б) сорау алмашлыкларына әллә, -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары ялганып ясала;

  в) килеш кушымчалары ярдәмендә;

  г) тартым кушымчалары ярдәмендә.

10.Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

  а) кемдер, кайдадыр;

  б) һичнәрсә, беркая;

  в) кайда? нәрсә?

  г) шул, ул.

11.Һәркемнең үз Ватаны алтын (мәкаль) җөмләсендә алмашлыклар нинди сүз төркеме булып килгән?

  а) тәмамлык, хәбәр;

  б) тәмамлык, аергыч;

  в) ия, хәбәр;

  г) тәмамлык, хәл.

Фигыль

1. Затланышлы фигыльләрне билгеләгез

  1. Сыйфат фигыль,  хәл фигыль, исем фигыль,
  2. Исем фигыль, инфинитив, шарт  фигыль,
  3. Хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль,
  4. боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,

2. Болар нинди фигыльләр Тырышса, кайгырса да 

  1. Хикәя фигыль,
  2. Шарт фигыль,
  3. Боерык фигыль,
  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.

3. Фигыльләрне табыгыз . Ул нинди фигыль? Җөмләнең кайсы кисәге була.

hич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына

  1. Шарт фигыль, хәл
  2. Хәзерге заман хикәя фигыль, хәбәр
  3. боерык фигыль, хәбәр
  4. үткән заман хикәя фигыль, хәбәр.

4 .Монда кайсы сүзләр боерык фигыльләр? җырлый, тырышса,укы, төзе, язар,уйнаса, яшәсен, шаярыр, шаярсы, уйнаган, омтылса да.

  1. укы , төзе, яшәсен, шаярсын
  2. җырлый, язар, шаярыр, уйнаган
  3. тырышса, уйнаса, омтылса, да
  4. уйнаган, уйнаса, җырлый, укы.

5. Монда нинди фигыльләр? тырышты, эшләгән, күрдек, барганбыз

  1. Үткән заман хикәя фигыль
  2. Киләчәк заман хикәя фигыль
  3. Хәзерге заман хикәя фигыль
  4. Шарт фигыльләр

6. Бу нинди фигыль? Хөрмәт итәчәк.

  1. Билгесез к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
  2. Билгеле үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
  3. Билгеле  к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
  4. Билгесез үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта

7. Өзектән фигыльләрне тап   Аh итәр әле сабантуй,

                                                       Котлар аны киләчәк

  1. Киләчәк, аh итәр
  2. аh итәр, киләчәк
  3. аh итәр, котлар, киләчәк
  4. киләчәк, котлар

8. Затланышлы фигыльләрнең кайсысы өч заманда да була?

  1. шарт фигыль, боерык фигыль
  2. борык фигыль, хикәя фигыль
  3. боерык фигыль
  4. хикәя фигыль

9.Күп нокталар урынына нинди фигыль куяр идегез.

Су буена …… әллә нишлим-

кайтам кебек мин үткәнемә.

Чишмәләрең суын ……,

Куәт иңә бөтен тәнемә

  1.  эчсәм, күрсәм,
  2. кайтсам, эчсәм
  3. кайтсам , юнәлсәм
  4. эчсәм, татысам

Фигыльләрне кабатлау

1. Фигыль нигездә нинди җөмлә кисәге була?

  1. Хәбәр
  2. Теләсә кайсы кисәк
  3. Хәл hәм аергыч
  4. Ия белән хәбәр

2.Барлык фигыльләрдә дә була торган  билгеләрне әйтегез

  1. Өч заманда төрләнү
  2. Зат белән төрләнү
  3. Сан белән төрләнү
  4. Барлык hәм юклык

3. Кайсы фигыльләр өч заманда да килә?

  1. Хикәя hәм сыйфат фигыльләр
  2. Барлык фигыльләр дә
  3. Шарт, исем, сыйфат фигыльләр
  4. Инфинитив, боерык hәм хикәя фигыльләр

4. Кайсы фигыльләр  сан белән төрләнми?

  1. Исем фигыльләр
  2. Хәл фигыль белән инфинитив
  3. Хәл hәм  шарт фигыльләр
  4. Боерык фигыль белән инфинитив

5. Бу җөмләдә нинди фигыльләр бар?

Без яшәгән авыл борыла- борыла аккан Агыйдел буена урнашкан.

  1. Өч сыйфат hәм бер хәл фигыль
  2. Өч хикәя hәм бер хәл фигыль
  3. Ике хикәя, берәр сыйфат hәм хәл фигыль
  4. Ике сыйфат, берәр хикәя hәм хәл фигыль

6. Төзелеше ( ясалышы)  ягыннан болар нинди фигыльләр

саубуллашу, бүләк итте, җилли

  1. Тамыр, парлы, кыскартылма
  2. Кушма, тезмә, ясалма
  3. Ясалма, кыскартылма, тезмә
  4. Кушма, парлы, тамыр

7. Болар нинди фигыльләр

Өлгерә-җитешә,йөгергән- чапкан

  1. Омонимнар
  2. Антонимнар
  3. Синонимнар
  4. Пралы фигыльләр

8. Кайчан сыйфат фигыль җөмләнең теләсә кайсы кисәге була

  1. Сыйфатланмышы белән килгәндә
  2. Сыйфатланмышы урынында килгәндә
  3. Үткән заманда булганда
  4. Киләчәк заманда булганда

9. Болар нинди фигыльләр

Төйи—бушата, мактый- хурлый

  1. Омонимнар
  2. Антонимнар
  3. Синонимнар
  4. Пралы фигыльләр

10. Бу фигыльләр кайсы төркемчәгә карый?

  1. Хәл фигыль
  2. Шарт фигыль
  3. Хикәя фигыль
  4. Инфинитив

11.Фигыльнең башлангыч формасы дип нәрсәгә әйтәләр

  1. Боерык фигыль
  2. 2 зат хәзерге заман хикәя фигыльнең берлеге
  3. Фигыльнең тамыр, ясалма, яки тезмә нигезе
  4. Тамыр яки ясалма боерык фигыльнең 2 зат берлеге

12. Фигыль төркемчәләре ничек ясала

  1. Исемгә төр ясагыч кушымчалар кушылып
  2. фигыльнең башлангыч формасына төр ясаучы кушымчалар ялганып
  3. сыйфатка төр ясагыч кушымчалар кушылып
  4. Фигыльгә төр ясагыч кушымчалар кушылып


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

морфология буенча тестлар

исем,сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык буенча тестлар...

6 сыйныф өчен тестлар

Йомгаклау тестлары, татар теле...

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....


 

Комментарии

Морфология бүлеге буенча тәкъдим ителгән тестларны эшемдэ кулланам. Рәхмәт Сезгә.