Диалог "Дуслык"
тренажёр на тему
Опубликовано 03.02.2016 - 19:01 - Камалиева Гулия Вазыгуллаевна
Предварительный просмотр:
Нәрсә ул дуслык?
Дуслык кемгә кирәк?
Кайчан кирәк?
Дуслык.(монолог)
Нәрсә соң ул дуслык? Аны һәркем үзенчә аңлый.Ул – ышанычлы якын кешең булу.Дус кеше һәрвакытта сиңа ярдәмгә килә,синең өчен куана.Минем дә дустым бар.Ул ышанычлы, акыллы, ярдәмчел.Чын дусты булган кеше – ул бәхетле кеше.
- Диалог.
- Айрат, син беләсеңме, нәрсә ул дуслык?
- Әйе, Алмаз,беләм.Дуслык ул – ышанычлы , ярдәмчел кешең булуы.
- Ә синең шундый кешең бармы соң,Айрат?
- Беләсең киләме,Алмаз?Әйе , бар.
- Әлбәттә,беләсем килә Айрат.Ә кем соң ул?
- Ул минем сыйныфташым – Айдар.Без аның белән дуслар.
- Ә сез күптән танышмы?
- Беләсең килсә, Алмаз, без балалар бакчасыннан ук таныш.Хәзер без бер сыйныфта,бер мәктәптә укыйбыз. Ә синең чын дустың бармы соң?
- Әйе, Айрат. Минем дә чын дустым бар.Ул бик ышанычлы, якын дус.
- Мин синең өчен бик шат, Алмаз.Әйе ,чын дустың булу – ул бәхет.