ГИА эшләре
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы

9 нчы сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gia_anisa.docx27.64 КБ

Предварительный просмотр:

0004 нче вариант

Эш үтәү өчен күрсәтмә

Татар телендә гомуми белем мәктәпләрнең укучыларына 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен татар теленнән үткәрелә торган имтихан өчен 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Тест эше 3 бүлектән тора.

Беренче бүлек 1 биремнән тора . Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Ул 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.

Икенче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. Ул 9 биремнән тора (2-10) биремнәр.

2 - 3 нче биремнәрнең җавапларын тәкъдим ителгән 4 варианттан бер дөрес җавапны сайлап алырга һәм 1 нче номерлы җавап бланкына бер цифр белән язарга кирәк.

4 – 10 нчы биремнәргә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштыралар. Әлеге биремнәргә җаваплар тест эшенең күрсәтелгән урыннарына сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языла, соңыннан 1 нче номерлы җавап бланкына күчереп языла. Ялгышкан очракта, аны пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга кирәк.

Өченче бүлектәге биремне укучылар 2 нче бүлектәге эшләрне үтәү өчен укыган текст буенча башкаралар. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 һәм 11.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк.

Тест биремнәрен үтәгәндә орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.

Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез!

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

 1      Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

                             

                                  Һичшиксез, булдырыр!

          Беркөнне болынга район үзәгендәге мәктәптә сигезенчедәме-тугызынчыдамы укучы Давыт килде. Иңенә клеенка тышлы кечерәк тартма аскан, кулына озын гына ниндидер таяклар тоткан. Тартмада – фотоаппарат, таягы – үзе ясаган өчаяк икән. Өчаякны җиргә кадап куйды да өстенә фотоаппарат беркетте. Шуннан соң, кулындагы кәгазьдән карый – карый, берәм – берәм кешеләрне үз янына чакырып рәсемгә төшерергә тотынды.

           Гөлзифаны да чакырды.

           -Мин алдынгыларны гына төшерәм. Менә исемлек, - дип аңлатты ул. – Ләкин кыймылдамаска! Юкса, биш башлы, сигез күзле булып төшәсең...

           Берничә көннән соң, чыннан да, аларның рәсемнәре идарә капкасы төбендәге тактага ябыштырылган иде. Гөлзифа да бар. Алай бер дә “биш башлы, сигез күзле” түгел. Үзенә охшаган диярлек.

           Кайда өйрәнде икән Давыт рәсемгә төшерергә? Бик башлыдыр шул ул. Физиканы да бик яхшы беләдер. Ә менә Гөлзифаның физика белән алгебраны ул кадәр үк яхшылап үзләштерә алганы юк әле. Юкса, физика укытучысы фотога ничек төшерергә икәнен сөйләгән иде сөйләвен. Үзең эшләп карамагач, аны ничек белеп бетерәсең. Шулай да, быел сигезенчедә укый башлагач, бик – бик тырышып укырга кирәк булыр. Тырышсаң, һич тә булмый калмас. Давыт та тырышамы икән? Бәлки, башлы булгач, ул тырышмаса да булдыра ала торгандыр... Булса соң? Ә Гөлзифа тырышып булдырыр. Һичшиксез, булдырыр! (182 сүз)

                                                   

                                                                             (Рафаил Мостафи)

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Шайтан коткысы

1) Сезнең шайтан күргәнегез бармы? 2) Йонлач шундый, чәй тәлинкәсе кадәр күзле, озын бармаклы, саргаеп беткән сирәк тешле, ябык – уф, куркыныч инде. 3) Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.

4) Җәй көне шәһәрдән безнең авылга бер малай кайткан иде. 5) Үзе чирләшкә кебек кенә, ә үзе шундый “крутой” булып кылана. 6) Авыл кызлары шуңарга үлеп торалар инде. 7) Шул малай, шырпы тартмасына салып, әллә ниткән мәтрүшкә сыман үлән алып кайткан. 8) “Шушы  бер тартма”травка” 50 мең сум тора, но мин сезне бушка сыйлыйм әлегә”, дип, безне кыстый башлады бу. 9) Бер папиросның төпчеген бушатып, урынына шул чирәмне шырпы белән төя-төя тутырды бу. 10) Кабызып җибәрде дә тартырга кереште. 11) Папирос түгәрәк буенча чираттан китте. 12) Бер-бер артлы дүртне тутырып тарттык. 13) Берзаман кинәт кенә авыз ерыла, көләсе килә башлады.

14) Шаркылдашып килеп кердек клубка. 15) Күңел күтәренке, рәхәт. 16) Карыйм: күрше Апуш белән Кылый малае шашка сугып утыралар. 17) Тегеләрнең шашкалары такта өстендә үзе йөри сыман. 18) Сәерсенеп, Кылыйга карасам, тегенең колагы ишәкнеке кадәр зур! 19) Тотындым көләргә, егетләр, һич кенә дә тыелып булмый...

20) Өйгә кайтырга чыктым. 21) Җирдәге чыбык-чабыклардан бүрәнә аша чыккан кебек атлап, уч төбе кадәр генә суларны (диңгез диярсең) әйләнеп үтеп, көч-хәл белән өйгә кайтып җиттем. 22) Яттым йокларга. 23) Күзне йомып кына җибәрәм, әлеге дә баягы шайтан әллә каян сикерә дә чыга. 24) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман. 25) Ул күренүгә, күзләремне ачып җибәрәм-югала. 26) Төне буе газаплады. 27) Ахырда шайтанга теге шәһәр малае кыяфәте керә башлады...

28) Мин, еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. 29) Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. 30) Кызларның кайберләренә бу ошый, ә кайберләре әлеге “шаяру”ларның төбендә нинди “шайтан”ның яшеренүен аңлый һәм хуплый. 31) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый. 32) Ходай үзебезгә акыл бирсен! 33) Шулаймы, егетләр?                                                 

                                                                      (“Ялкын” журналыннан)

2-10 нчы биремнәрнең җаваплары буларак сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

 2      Алгы рәт сузыклары булган сүзләрдән генә торган җөмләне күрсәтегез.

1) Шаркылдашып килеп кердек клубка.

2) Күңел күтәренке, рәхәт.

3) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.

4) Ходай үзебезгә акыл бирсен!

Җавап:___________________________________________.

  3      Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

     

  1. Папирос түгәрәк буенча чираттан китте.
  2. Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.

     3)  Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.

     4) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый.

Җавап:______________________________________________.

  4   24-27 нче җөмләләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльне күчереп языгыз?

Җавап:_____________________________________________.

 5     19-22 нче җөмләләрдән нисби сыйфатны табып языгыз

Җавап:________________________________________.

 6    9 нчы җөмләдән үлән сүзенең  синонимын табып языгыз.

Җавап:______________________________________.

 7   16-19 нчы җөмләләрдән сыйфат белән белдерелгән хәбәрне күчереп языгыз.

Җавап:____________________________________.

 8       28-31 нче җөмләләрдән теркәгечле тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз. 

Җавап:________________________________________.

 9      Җөмләдәге кискен каршы куюны белдергән тыныш билгесенең номерын языгыз.

 Ул күренүгә,(1) күзләремне ачып җибәрәм – (2) югала.(3)

Җавап:________________________________________.

 10      Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5-8 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:_________________________________________.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып,  үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез

11.1 "Мин еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып  кына, әллә кем булып булмый” җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

         Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

       Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый ( ноль балл куела).

 11.2.”Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың,” - диелә халык мәкалендә. “ Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан- 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

        Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

      Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

     Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

     Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

     Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен билге куелмый ( ноль балл куела).