Г.Ахунов
презентация к уроку (8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Г.Ахунов 1925нче елның 18 нче сентябрендә Арча районы Өчиле авылында игенче гаиләсендә туа. 1947 елда – Арча педучилищесен, 1952 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Аннары “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында эшли. 1956-1968 елларда Әлмәттә яши һәм андагы язучыларның җирле оешмасын җитәкли. 1968 елда Казанга кайта һәм Татарстан Язучылар берлеге җаваплы сәркатибе, аннан соң “Казан утлары”ның баш мөхәррире, соңрак Язучылар берлеге идарәсе рәисе вазифаларын башкара.
Әдәбиятка ул “Галләм сорау бирә” дигән хикәясе белән 1951 елда килеп керә. Шуннан соң “Яшьлек яме”, “Канатлар кая илтә”, “Чикләвек төше”, “Ардуан батыр” кебек повестьлар, “Хәзинә”, “Хуҗалар”, “Идел кызы” кебек романнар иҗат итә. М.А.Шолоховның “Тын Дон”ын, Н.Погодинның “Баһадирлар”ын, А.С.Макаренконың “Педагогик поэма”сын татар теленә тәрҗемә итә. 1973 елны Г.Ахунов “Хәзинә” романы һәм “Чикләвек төше” повесте өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елның декабрендә аңа Татарстанның халык язучысы исеме бирелә.
Татарстан АССРны ң Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауретлары. Казан. 1973 ел.
Белорус язычысы Миколо Аврамчик, Гариф Ахунов, адыгей язучысы Исхак Машбаш. Сыктывкар. 1974 ел. Халык моңнары. Гариф Ахунов, Илдар Юзеев. Идел буе дачасы.1984 ел.
Гариф Ахунов “Хәзинә” нәфис фильмының режиссеры Олег Воронцов белән Түбән Камада. 1977 ел. “ Хәзинә” нәфис фильмыннан. Мөнәвәрә ролендә-Жанна Хомукова, Арслан ролендә-Александр Филиппенко.