6 нчы сыйныф өчен тестлар.
тест (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
5 нче класста өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
- Иренләшкән сузыкарны күрсәтегез.
А) [у ], [ү ], [ө ], [о ], [о ]
Б) [ә], [а ], [ы ], [ы ], [э ], [э ].
В) [у ], [а ], [ү ], [ә ], [ө ], [ы ], [о ].
2. Басымы өченче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтегез.
А) бара, барабыз, алсын, кызыл, татарча, карармын.
Б) әнә, яшә, барма, килмә, һаман, ләкин, , әмма.
В) алганнар, күрешкән, ышангандыр, ишеткәнсең.
3. ь хәрефе кайчан аеру билгесе булып килә ?
А) рус теленнән кергән сүзләрдә;
Б) алдагы иҗекләрнең нечкәлеген беолдергәндә;
В) кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса.
4. Сүзләрдә ни өчен ь хәрефе языла?
Кәгазь, шагыйрь, канәгать.
А) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;
Б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен;
В) сүзләрне аеру өчен.
5. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.
А) бодай, әни, ата-ана, гөлҗимеш, үзсүзле;
Б) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир-ат.
6. Сингармонизм законы нәрсәгә карап билгеләнә?
А) язылышка карап;
Б) әйтелешкә карап;
В) әйтелеш һәм язылышка карап.
7. Лексика нәрсәне өйрәнә ?
А) аваларны һәм хәрефләрне;
Б) сүзләрнең ясалышын һәм төзелешен;
В) сүзлек байлыгын;
8. Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез.
А) өстәл-исем;
Б) өстәл-җөмләдә ия;
В) өстәл- агачтан ясалган өй җиһазы;
Г) өстәл- җөмләдә хәбәр.
9. Нинди сүзләр омоним дип атала ?
А) әйтелеше төрле , мәгънәсе бер үк сүзләр ;
Б) капма-каршы мәгънәлн сүзләр;
В) язылышы бер үк, әйтелеше төрле сүзләр;
Г) язылышы һәм әйтелеше бер үк , мәгънәсе төрле сүзләр.
10. Болар нинди сүзләр?
Казый, зәхмәт, талак, ярлык, золым.
А) неологизмнар;
Б) архаизмнар;
В) гомумкулланылыштагы сүзләр.
11. Тамыр дип нәрсәгә әйтәләр ?
А) сүзнең төп кисәге;
Б) лексик мәгънәне белдерә торган кисәк;
В) сүзнең төп мәгънәле кисәге.
12. Кайсы рәттәге сүзләрнең язылышы дөрес?
- хаман, хозур, ямсез
- хөрмәт, җәнлек, йөгән, даһи
- җегет, хәйкәл, тирә-юн
- һәйкәл, нихаять, хуҗа.
13. Кайсы рәттәге сүзләрдә бер үк хәреф языла?
- дәр…я, р...кзак, карат...
- а...тор, прем...ера, л...нгвистика
- г...нерал, л...стра, вет...ран.
- адъ…тант; б…ллетень, дз…до
14. Кайсы сүз тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан, модальлек кушымчасыннан һәм бәйләгеч кушымчадан тора?
- тереклек
- биеклекләргә
- гөлләрне
- өянкеләрем.
15. күңелем сүзе төзелеше ягыннан нинди сүз?
а) ясалма; ә) тамыр; б) кушма .
16. Кайсы рәттәге исемнәргә -ев фамилия ясагыч кушымча өстәлә?
а) Гали, Җәләй, Гарәфи, Исмәгыйль;
ә) Сафа, Зиннәтулла, Яхъя, Рәшит;
б) Нурулла, Гани, Афзал, Илсур;
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар
10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....