ЭШЕ БАРНЫҢ АШЫ БАР
проект на тему

1)татар халык ашлары белән таныштыру;

2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dresk_eshe_barnyn_ashy_bar.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максатлар :    1)  татар халык ашлары белән таныштыру;  

                 2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның  бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

                 3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

4) Милли ризыкларның күптөрлелеге, үзләренә генә хас үзенчәлекләре  белән таныштыру; аларны тиешле  таләпләргә туры китереп, дөрес итеп әзерләргә өйрәтү; ризык әзерләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү; аш-су остасы  һөнәренең тормышта ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерү.

Җиһазлау: ризык пешерү өчен  кирәкле эш кораллары, ашамлыклар, рефератлар, милли ризыклар турында җыентык, инструкцион-технологик карталар, «Сез беләсезме?», «Истә тотыгыз!» дигән стендлар.

   

  Проект планы.

  1. Кереш өлеш.
  1. Дәресне оештыру.
  2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
  1. Актуальләштерү.
  1. Сүзлек эше.
  2. Кыскача күзәтү.
  1. Төп өлеш.
  1. Татар ашларының үзенчәлекләре белән таныштыру.
  2. Гөбәдия пешерү турында сөйләү.
  1. Ныгыту.
  1. Кроссворд чишү.
  2. “ Таркалган сүз” уены.
  1. Йомгаклау.
  1. Нәтиҗә ясау.
  2. Өйгә эш бирү.

  1. Кереш өлеш.
  1. Дәресне оештыру.
  • Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар. Без бүген “....” дигән чара үткәрәбез. Әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшәбез.
  • Исәнмесез!(укучылыр)

Валя: Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, мөстәкыйль эшләр оештырганда, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, аны бәяләгәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә файдаланырга мөмкин.

Гөлфия: Игътибарыгызга татар халык ашлары турында 4нче сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәбез. Дәрестә милли ризыклар, татар халкының аш- су әзерләү осталыгы, кунакчыллыгы турында сүз алып барыла; балаларның татарча сөйләм күнекмәләрен камилләштерү белән бергә, аларда аш- су пешерүче һөнәренә кызыксыну уяту да максат итеп куела.

Валя: Без бүген татар милли ризыкларның күптөрлелеге, үзләренә генә хас үзенчәлекләре  белән танышырбыз; аларны тиешле  таләпләргә туры китереп, дөрес итеп әзерләргә өйрәнербез; ризык әзерләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китәрбез; аш-су остасы  һөнәренең тормышта ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын белербез.  

   

  1. Актуальләштерү.
  1. Мәкальләрнене аңлату (кем ничек аңлый)

Кунак килсә:ипи-тоз,якты йөз.

Кем эшләми – шул ашамый.

2. “Татар халык ашлары” презентациясе. Кыскача күзәтү.

1 укучы:

Татар халкы элек- электән аш- су  әзерләргә оста булган.

Халык бик борынгы заманнардан ук иген иккән, шуңа күрә күбрәк арыш, бодай, борчак һ.б. оныннан төрле ризыклар пешерү гадәти күренеш  саналган.

2 укучы: 

Ит, бигрәк тә сарык, ат, сыер ите татарларның элек тә яраткан ашы булган.

Дөрес туклану – сәламәтлек саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә.

  1. Төп өлеш.

3.1 Балалар үз әниләре нәрсәләр пешергәнен сөйлиләр.

3 укучы:

Минем исемем ... . Әнием кыстыбый пешерергә ярата. Мин дә әнигә булышам. Кыстыбый пешерер өчен он, бәрәңге, май, тоз кирәк.

4 укучы:

Минем исемем ... . Әнием гөбәдия  пешерергә ярата. Мин дә әнигә булышам. Гөбәдия пешерер өчен

 1стакан -  сөт

• 4 чәй кашыгы  чүпрә

• 500гр – ак май

• Тәменчә тоз

• 1,5 стакан – дөге ярмасы

• 2стакана - Корт (красный творог)

• 1стакана – кара җимеш

• 1 стакана – өрек

• 1 стакана - кара йөзем

• 1стакана – аксыл йөзем

• 1кг – 1нче  сортлы бодай оны

• 20гр – көнбагыш мае

• 9шт - йомырка

• 2 аш кашыгы шикәр комы кирәк

5 укучы:

Минем исемем ... . Әнием бәлеш  пешерергә ярата. Мин дә әнигә булышам. Бәлеш пешерер өчен .....кирәк.

3.2 Ял итү. “Туган як” җырын җырлау.

Гөлфия:

  • Укучылар, әйтегез, ризыклар пешерү алдыннан нинди кагыйдәләрне истә тотырга кирәк? Ничек киенергә кирәк?
  • “Истә тотытыз! (6укучы укый)
  • “Сак булыгыз! (7укучы укый)

Валя:

әзер укучылар сезнең алда өчпочмак ясыйлар. Укучылар, өчпочмак  пешерер өчен  башта нишлибез?

6 укучы:

  • Аны пешерер өчен башта эчлеген ясыйбыз. Моның өчен безгә бәрәңге, ит, суган, борыч, тоз кирәк.

Гөлфия:

  • Истә калдырыр өчен, укучылар, экранга карагыз.(Экранда тәрҗемә белән күрсәтү)

7 укучы:

  • Камырга безгә май, сөт, тоз он кирәк булачак. Алардан камыр ясыйбыз. Камырны җәябез. Түгәрәкләп кисәбез. (Алдан әзерләргә)

8 укучы:

  • Түгәрәк эченә эчлекне салабыз, өч яклап бөклибез һәм духовкага тыгабыз.

Гөлфия:

  • Ә хәзер ял итп алабыз. “Туган авыл шигыре” Карина

Кроссворд чишү.

 

  1. Ныгыту.
  1. Ә хәзер, татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калуыгызны тикшерик. “ Өчпочмак” сүзе килеп чыгарлык итеп, кроссвордны чишегез.

(

      Җаваплар. Өстән аска: чәкчәк, токмач, коймак, икмәк, бәлеш.

                           Сулдан уңга: катык, кыстыбый.

  1. Таркалган сүз” уены. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне “җыегыз”.

( 15 нче слайдны күрсәтү)

  1. Йомгаклау.
  1. Балалар, сез татар халык ашларының кайсыларын яратасыз? Аларны пешергәндә, өлкәннәргә булышасызмы? к\к сораулар ярдәмендә дәрескә йомгак ясала.
  2. Өйгә эш бирү.

1 нче вариант. Берәр татар халык ашын рәсемгә төшереп килергә.

2 нче вариант. Берәр татар ашын пешерү тәртибен язып килергә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теле барның – иле бар

Теле барның – иле бар...

Теле барның иле бар

Татар теле дәресләре өчен...