https://my.mail.ru/mail/eisilu612/video
видеоурок по теме
Видеоурок "Алтын сукмак буйлап көз атлый" әдәби уку3нче сыйныф (татар төркеме)
https://my.mail.ru/mail/eisilu612/video
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya_3nche_syynyf_tatar_torkemedbi_uku.ppt | 2.3 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Көз билгеләре Көн кояшлы. Көн болытлы. Салкын җил исә. Агачларда сары, кызыл яфраклар. Кар ява. Яңгырлар ява. Көн җылы. Кошлар сайрый.
Көз, Көз, әйт әле! Кәрзинеңдә ниләр бар? Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар. Кәрзинемдә кыярлар, Помидор һәм алмалар . Кәрзинемдә сары, кызыл, Алтын, матур төсләр бар ! Көз, Көз, әйт әле! Кәрзинеңдә ниләр бар?
Шаяра әле күбәләк, Үтсәләр дә җәйләре. Ә урамга килеп керде Килде яфрак бәйрәме. Нинди генә төсләре юк, Күреп исең китәрлек Яфрак ява яфрак ява Юлыбызга түшәлеп
“ Алтын сукмак буйлап көз атлый” Көз КӨЗ Кояш офык ишегеннән Керергә кыймый тора Йөзен борды,колак салды Торналар тавышына . “ Торык-торыйк,торыйк-торыйк”,- Китеп бара торналар. Соңгы кат авыл өстендә Нур белән коеналар . Кояш аларны җылытып Озатты ерак юлга. Артларыннан, яулык болгап . Болыт килә авылга . “ Исән-сау барып җитегез”,- Диде дә торналарга, Йомшак күңелле шул болыт, Әй, тотынды еларга...
Сүзлек эше ОФЫК- небосклон,горизонт КЫЙМЫЙ- яхшысынмый НУР БЕЛӘН КОЕНАЛАР- нурга күмеләләр
1.Шигырдә кояш һәм болыт нинди эшләр башкаралар? Шул сүзләрне табып укып күрсәт. 2.Болыт ни өчен елый? Торналар киткәнгәме? Аңа күңелсезме?
Җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү-СЫНЛАНДЫРУ дип атала.
Физкул ьтминутка
Көзге уңыш
Җиләк-җимешләр бакчасы
Яшелчәләр бакчасы
Көзге табын Көзге табын-бай табын, Кыяр,карбыз һәм кавын Телем-телем теленгән. Өем-өем өелгән. Алмалары ал төсле, Балкып туган таң төсле. Капсаң эри авызда, Һәр кисәге бал төсле. Ә җимеше, җимеше, Ачысы бар,төчесе! Яңа пешкән күмәчтер Кайнар кояш төслесе. Әткәм кебек тырыш көз, Әнкәм кебек юмарт көз. Көзләр юмарт булганга, Бик бәхетле, бик шат без. Фәнис Яруллин
Сүзлек эше Табын - стол,накрытый стол с едой Телемләргә - разрезать на ломтики Телем-телем - ломтиками
1.Шигырь ни өчен “Көзге табын” дип атала? “ Көзге табын-бай табын”диелә шигырдә.Табынның байлыгын сурәтләгән юлларны табып укы. 2.Ни өчен көз әти-әни белән чагыштырылган икән? 3.Шигырдә нинди чагыштырулар бар,аларны табып укы .
ЧАГЫШТЫРУ- нинди дә булса предметны яки күренешне аңа охшаш ягы булган икенче предмет яки күренеш белән чагыштырып сурәтләү.Чагыштыруда кебек, шикелле,төсле сүзләре һәм –дай, -дәй,-тай,-тәй,төсле сүзләре кулланыла.
Өй эше: « Көз » 55нче бит шигырьне ятларга; Сынландыру 57нче бит,чагыштыру 62нче нче бит 5 .(яз.)
яшелчә Җиләк-җимеш