фәнни эш
опыты и эксперименты (8 класс) по теме

5нче сыйныф татар теленнән татар төркемнәре өчен дәрес планнары,

10нчы сыйныф татар әдәбиятыннан дәрес планнары.

"Кызыклы татар теле" түгәрәгенең эш планы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәрес планнары:  рус мәктәбенең 5нче сыйныф татар төркеме

Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева,  Г.В.Һадиева дәреслеге

№1ТЕМА Дәреслек белән танышабыз. «Туган тел, тынычлык, дуслык» темасына әңгәмә.

МАКСАТ. 1 Туган телнең кеше һәм җәмгыять тормышындагы әһәмиятен, ролен аңлату; текстның темасын билгеләтү, тезис турында белемнәр формалаштыру.

2. Дәреслек белән танышу барышында уку төрләрен (танышу һәм өйрәнү характерында) куллану; тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәтү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлату; үзеңне тыңлаучы күзлегеннән анализларга өйрәтү.

ҖИҺАЗЛАУ дәреслек

Дәрес тибы- УМ кую һәм адымлап чишү

Дәрес барышы:

1.Мотивлаштыру-ориентлашу:

1)Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Китап-дәфтәрләрне барлау. УМ кую һәм чишү

:

        1.Җәйге яллары турында сөйләтү.

      2. Укыган китаплары белән кызыксыну.

      2     У.М кую һәм адымлап чишү

1нче күнегү. Без кайсы телне  туган телебез дибез? Тагын без аны ничек атыйбыз?

 Җавап.1  Татар теле- туган телебез. Тугач та шул телдә сөйләшкәннәрен ишетәбез, аңларга өйрәнәбез. Ана теле дә дибез, анабыз сөйләшкән тел, кечкенәдән телебез әни сөйләшкән телдә ачыла.

2нче күнегү. Туган телебездә без инде аралашабыз, аны тагын өйрәнү кирәкме?

Җавап. Туган телебезне өйрәнергә кирәк, авазларын, хәрефләрен, аларның үзенчәлеген, сүзләрнең төрле мәгънә белдерүләрен белер өчен.

3нче күнегү. Без үзебезнең бу сүзләребезне кемнәрнең фикерләре белән дәлилли алабыз?

Дәреслек белән танышу.    4нче биттән К.Насыйри, Р. Фәхретдин. Г. Бәширов сүзләрен уку, тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; төркемнәрдә эшләү.

Җавап. К.Насыйри, Р. Фәхретдин. Г. Бәширов сүзләре  шуңа дәлил

       3. Рефлексия, бәяләү

1) 1нче күнегү Сорауларга җавап бирү:

2) Укучыларның белемнәрен бәяләү.

№2 ТЕМА .    Лексикология  бүлеген кабатлау

МАКСАТ.   1. Сүз, аның лексик мәгънәсе, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр, синоним, антоним, омонимнар төшенчәләрен искә төшерү; бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзи белүләренә ирешү.

2. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; төркемнәрдә эшләү; үз фикереңне төгәл һәм ирекле җиткерә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлауларына ирешү.

ҖИҺАЗЛАУ. Проектор, дәреслек.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү

Дәрес барышы:

1. Мотивлаштыру-ориентлашу:

1)Уңай психологик халәт тудыру

 2) Белемнәрне актуальләштерү.(2нче күнегү)

УМ кую ситуациясе.

                     

Җавап . Сүзнең мәгънәсен , телнең сүз байлыгын өйрәнә торган бүлек лексикология дип атала.

      2. УМ адымлап чишү

3нче, 4нче 5нче. Күнегү

     3. Рефлексия, бәяләү

1.  Дәрестә нинди УМ тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3.Өй эше 6нчы күнегү

№3 ТЕМА .    Лексикология  бүлеген кабатлау

МАКСАТ.   1. Сүз, аның лексик мәгънәсе, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр, синоним, антоним, омоним  төшенчәләрен искә төшерү; бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзи белүләренә ирешү.

2. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; төркемнәрдә эшләү; үз фикереңне төгәл һәм ирекле җиткерә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Татар теленең байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлауларына ирешү.

ҖИҺАЗЛАУ. Проектор, дәреслек.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү

Дәрес барышы:

1. Мотивлаштыру-ориентлашу:

1)Уңай психологик халәт тудыру

 2) Белемнәрне актуальләштерү.(2нче күнегү)

УМ кую ситуациясе.

                     

Җавап .Охшаш мәгънәле сүзләрне синони., капма-каршы мәгънәле сүзләрне антоним

 һәм әйтелешләре, язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле сүзләрне омонимнар дип атыйбыз

      2. УМ адымлап чишү

7нче,8нче,9нчы күнегү

     3. Рефлексия, бәяләү

1.  Дәрестә нинди УМ тикшердек?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3.Өй эше 10нчы күнегү

                            «Кызыклы татар теле» түгәрәген үткәрү планы

                                                   Аңлатма.
“Кызыклы татар теле” түгәрәге атнага 1 сәг. исәбеннән елга 34 сәг. үткәрелә. Түгәрәктәге дәресләр 3нче, 4нче сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды.Түгәрәк кызыклы, мәвыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланам. Дәрес материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтеләчәк. Интеллектуаль юнәлешкә өстенлек бирсәм дә, татар халык уеннарына, көн кадагына туры килерлек кичәләр үткәрүне дә күздә тотып, түгәрәк үткәрү өчен график төзедем. Болай эшләү бертөрлелектән качу өчен дә уңышлы булыр дип саныйм.Графиктагы һәр теманы  5 атнага бер үтсәм дә, эш материалын алыштыру мөһим. Мәсәлән, “Хаклык.  Дөреслек.  Ялган.”темасын, “Хезмәт. Тырышлык. Һөнәр” темасы белән алыштырырга кирәк. Ел буена балалар никадәр мәкаль, никадәр фразеологизм, табышмак һәм уеннар, шигырьләр, җырлар  өйрәнәчәк бит! Графикта каралган башка темаларда да материалны шул тәртиптә алыштырылып бару күздә тотыла.


Максат: туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү; татар теленнән алган белемнәрен системага салу, ныгыту, укучыларның сәләтләрен ачу һәм үстерү.

Юнәщлеш                

            ләр

 Эш төрләре

Халык авыз иҗатын өйрәнү

Фразеологик әйтелмәләрне аңларга өйрәнү

Халык уеннары

Башваткычлар

Кичәләр

1нче дүшәнбе

2нче дүшәнбе

3нче дүшәнбе

4нче дүшәнбе

5нче дүшәнбе

1нче дүшәнбе өчен эш планы

Тема.  Мәкальләр  өйрәнү.  Хаклык.  Дөреслек.  Ялган.

Максат.1. Хаклык.  Дөреслек.  Ялган турында халык авыз иҗатының бер төре- мәкальләр өйрәтү.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларны олимпиада  һәм имтихан эшләренә әзерләү.

Җиһаз. Җирәбә сикертер өчен  киселгән  кәгазьләр, Яртысы гына язылган мәкальләр исемлеге -2 төркемгә дә,  мәктәп китапханәсе өчен балалар га атап язылган  Ф.Яруллин, И.Юзеев, Р.Барый,  Ә. Бикчәнтәева, Р.Вәлиева әсәрләре

Эш тәртибе :

Өй эше. УМ кую :   укучыларның бөтенесенә 10шар мәкаль чыгартып бирәм,  түгәрәк утырышына  кадәр ятларга   , мәкальгә туры килгән берәр әсәр эчтәлеген искә төшерергә кушам

Түгәрәккә йөрүче укучыларны 2 төркемгә бүләм ( йомарланган кәгазь алучылар язулылары бер якка, язусызлары 2нче якка утыралар.  

УМны адымлап чишү.1. Мәкальлләрне  урталай кисеп, я башын, я ахырын язып бетерерлек итеп  2 төркемгә дә карточкалар бирәм.  

2. Һәр төркем  үзләре язып бетергән мәкальлләрне укый.

3.һәр төркем мәкальлләрнең мәгънәсен аңлатырга, шушы төркемгә туры килгән әсәрне  исенә төшерергә тырыша.

4.Ф.Яруллин, И.Юзеев, Р.Барый,  Ә. Бикчәнтәева, Р.Вәлиева һ.б. балалар өчен язылган әсәрләрдән шул максат белән мәгънә  эзлиләр.

5. Туры килгән әсәрне эчтәлеге буенча рәсемгә төшереп астына мәкален язалар.

2 нче дүшәнбе өчен эш планы

Тема. Фразеологик әйтелмәләр .

Максат. 1.Фразеологик әйтелмәләр презентациясен карау  һәм биремнәрне үтәү аша белемнәр формалаштыру.

2.  Сөйләмдә фразеологик әйтелмәләр куллану мөмкинлекләрен арттыру.

3. Укучыларны олимпиада  һәм имтихан эшләренә әзерләү.

Җиһаз. Проектор, презентация.

Эш тәртибе :

УМ кую : Бу җөмләләрдәге  астына язган сүзләрне сез ничек аңлыйсыз?

УМ ны адымлап чишү:

1.Аларны 1 сүз белән  алыштырып укыгыз.

 Әни тел йотарлык бәлеш пешереп ашатты.  Алинә  яңа укучы белән уртак тел таба алуына сөенеп йөрде.  Азат  күнегүнең биремен үти алмый озак баш ватты .

2. Фразеологик әйтелмәләр презентациясен  карау

3. Фразеологик әйтелмәле биремнәрне эшләү

Өй эше. Ә.Фәйзинең “Тукай” романының 1нче бүлегеннән  фразеологик әйтелмәләр табып язып килергә

3нче дүшәнбе өчен эш планы.

 Тема.  Халык уеннары.

Максат.1. Балаларны халкыбызның җырлы-биюле уеннарын уйнарга өйрәтү.

2. Уен барышында  әдәпле аралашу күнекмәләрен  формлаштыру.

3. Рухи һәм физик яктан тәрбияләнүләренә ирешү.

Җиһаз. Пластик шешә.

Оештыру өлеше.  Укучыларны барлау. Уенны аңлату.

1нче уен. “Шешә тәгәрәтеш” Түгәрәкләнеп чүгәләп утырабыз. Шешә авызы кемгә карап туктап кала, шуңа җәза бирәбез, ә җәзаны әйдәгез үзегез уйлап әйтегез.Көтелгән җавап:  җырласын, шигырь сөйләсен. биесен, табышмак әйтсен.

Җәзаны үтәтү һәм уенны дәвам итү.

2нче уен “Чума үрдәк, чума каз.”:

Чума үрдәк, чума каз

Тирән күлне ярата,

Рәсим үзенә иптәш эзли.

Белмим кемне ярата?  

3нче уен. Тотынышып,   түгәрәкләнеп басабыз, бер кеше уртага чыга.  Аңа җырлап әйләнәбез.

 Кулымдагы йөзегемнең

 Исемнәре Хупҗамал,

Ни кылансаң, шуны эшлибез,

Иң остасын сайлап ал.

Уртадагы кеше ни кыланса, башкалар шуны эшли, уртадагы иң оста башкаручыны уртага бастыралар.

Өй эше.Дәү әниләрдән нинди уеннар уйнап үсүләрен сорашып килергә.

4нче дүшәнбе өчен эш планы.

Тема. Башваткычлар чишү.

Максат.1. Сөйләм телен баету, һәрьяклап белемнәр формалаштыру өчен башваткычлар, шарадалар чишү, табышмакларга  ребуслар төзү.

2.Хәкимҗан Халиков иҗаты буенча белемнәрен үстерү.

3. Телгә мәхәббәт, кызыксыну уяту.

Җиһаз. Хәкимҗан Халиков  язган грамматик башваткычлар, язучыга багышланган презен-я.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Х.Халиков иҗаты белән алдан әзерләнгән 1 укучы таныштырып китә.

Презентация карау.

 3.Хәкимҗан Халиков  язган грамматик башваткычларга җавап эзләү.

4. Ребус төзеп күрсәтү, укучыларга тәртибен аңлату, үз исемнәрен ребуста яздыру.

Өй эше.

1) 1мәкальгә ребус  я  табышмаклардан кроссворд

төзеп карарга.

2) Укытучы көненә  ятларга шигырьләр, җыр сүзләре бирү, конкурсларны игълан итү.

5нче дүшәнбе өчен эш планы.

Тема. Укытучы, мәктәп темасына шигырьләрсөйләп, җырлар җырлап концерт кую.

Максат. 1.Укучыларның табигый сәләтләрен ачу, үстерү.

2.Укытучылар көнен билгеләп үтү, газеталар, кулдан эшләнгән тәбрикләмәләрне бәяләү, күргәзмә – бәйге нәтиҗәләрен ясау. .

3.Укытучылык һөнәренә хөрмәт тәрбияләү .

Җиһаз. Укытучыларга багышланган җыр көйләре, чәчәк бәйләмнәре

Оештыру өлеше.  Укучыларны тантаналы линейкага җыю.

1. Укучылар үзидарәсе эшчәнлеге белән танышканнан соң, газеталар, кулдан эшләнгән тәбрикләмәләрне бәяләү, күргәзмә – бәйге нәтиҗәләрен ясау.

2.Укытучылар   һәм укучылар игътибарына  концерт кую.

3. Укытучыларга чәчәк бәләмнәре тапшыру.

 Өй эше.

 1мәкальгә ребус  я  табышмаклардан кроссворд

төзеп карарга.



10нчы сыйныфта  әдәбият дәресенә  татар төркеме өчен дәрес планнары

Тема. Г.Ибраһимов тормышы, иҗаты, хикәяләре.

Максат:

1. Г .Ибраһимов тормышы, иҗаты, хикәяләре буенча белемнәр формалаштыру.

2. Алдагы сыйныфларда Г.Ибраһимов иҗаты буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү. Пейзаж, романтизм иҗат юнәлеше турындагы белемнәрен ныгыту.

3.Мөстәкыйль  эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһаз. Проект

I. a) Г. Ибраһимов тормышы буенча белгәннәрен сөйләтү. (сингл раунд робин-

1. Укытучы сорау куя һәм уйларга  вакыт бирә.

2.Укучылар берәр тапкыр чиратлашып җавап бирәләр)

b) Бу  әсәрләрнең кайсысы Г.Ибраһимовныкы түгел? (релли-робин : 1.исемлек рәвешендә сорау куела, вакыт бирелә.,

2. Укучылар чиратлашып кыска җаваплар бирә)

“Нәҗип”

“Алмачуар”

“Көтүчеләр”

“Кәҗүл читек”

“Кызыл чәчәкләр”

“Адәмнәр”

-Авторларын  атый аласызмы?

III. Яңа белемнәр фор-тыру.  1.Г .Ибраһимов турында мультимедиа басмадан карау

2. Укучыларның әдәбият дәфтәрендә эше.

IV. “Казакъ кызы”әсәрен уку. Сүзлек өстендә эш алып бару.

V. Өй эше  :     Г .Ибраһимов тормыш юлы, “Казакъ кызы”әсәре

Тема. Г.Ибраһимов “Безнең көннәр” романыннан өзекләр уку

1. Г .Ибраһимов “Безнең көннәр” романы турында белемнәр формалаштыру.

2. Г.Ибраһимов иҗаты буенча белемнәрен  тикшерү. Роман жанры турындагы белемнәрен ныгыту.

3.Мөстәкыйль  эшләү күнекмәләрен үстерү.

II. Өй эшен тикшерү. Г .Ибраһимов тормыш юлы буенча тест мультимедиа басмадан

III.  Роман жанры, романтизм юнәлешенә хас билгеләр  турында  сөйләтү. Слайд карау.

                               Роман

          1) Тематик                 2)Структур

автобиографик                        шигъри

хәрби                                               роман- памфлет

детектив                                            роман- кыйсса

документаль                                               роман-сага

мәхәббәт                                             кысалы  роман (эпизодлар җыелмасы)

тарихи                                                     роман- агым (эпистоляр)

IV. “Безнең көннәр” (1920) романын уку. Сүзлек өстендә эш алып бару.

V. “Казакъ кызы” романын укырга.        

  



Предварительный просмотр:

    Татартан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы

Республика мәктәп балаларының “Яшьләр фәнни эзләнүләрдә” фәнни-гамәли

                                      конференциясе

Ә. Фәйзинең “Тукай” романының  лексикасы

Мәрдәнев Булат Айратович

Апас районы муниципаль гомумбелем

учреждениесе  

«Азбаба      урта      гомуми белем бирү мәктәбе»

Фәнни җитәкче:

Мәрдәнева Әлфия Равиловна, укытучы

                 

                                                    Эчтәлек

 

Тел үзенчәлекләре(төп өлеш)---------------------------------------------------           2

Ә. Фәйзинең Тукай” романында  фразеологик әйтелмәләр-------------          3

  Ә. Фәйзинең “Тукай” романында сурәтләү чаралары--------------------          7

Ә. Фәйзинең “Тукай” романында  мәкаль-әйтемнәр-----------------------          8

Ә.Фәйзинең “Тукай”романының теле хакында язучылар фикеренә

таянып бәя бирү----------------------------------------------------------------- ---          9

Йомгаклау -------------------------------------------------------------------------- -         10

Файдаланылган әдәбият--------------------------------------------------------- -          12

Кушымта----------------------------------------------------------------------------            13

1

Кереш.                      Тукай нуры белән янучы каләм иясе.

Габдулла  Тукай турында белмәгән татар кешесе, мөгаен, юктыр. Танылган шәхес булып җитешүенә шагыйрь бары үз таланты, үз кешелеклелеге, үз акылы белән  ирешә. Аның бөеклеге хакында әсәрләр язып буыннан - буынга  тапшыручылар бихисап. Шуларның берсе - Әхмәт Фәйзи. Филология фәннәре кандидаты Рөстәм Хәйбрахманов аны хаклы рәвештә “Тукай нуры белән янучы каләм иясе” дип атый.

Әхмәт Фәйзинең әдәбиятка килүенә  Г.Тукай иҗаты зур дәрәҗәдә йогынты ясаган,  ә шагыйрь эзләре буйлап эзләнүләр алып баруын аның “Тукай” романын язуы ук әйтеп тора. Әле роман язганчы әдәбият мәйданында шактый зур тәҗрибә туплавы да билгеле Әхмәт Фәйзинең. Каләм тибрәтүен шигърияттән башлаган әдип үзен драматургиядә дә, прозада да сынап карый. 1920нче елларда әдәби модага әверелгән яңа формалар һәм сурәтләү чаралары белән мавыгып алса да, ул халык мәнфәгатьләрен яктыртырга, халык тормышын чагылдырырга һәм аның уй-фикерләренә хезмәт итү турында уйлый башлый. Әхмәт Фәйзинең халык шагыйре турында әсәр язарга алынуына Төркмәнстанда, Донбасста балалар укытып кайтканнан соң 1928нче елда Арча кантонына мәдәният эшләре буенча инструктор итеп билгеләнүе роль уйнамый калмагандыр. Нәкъ менә бу чорда, ул Казан арты буйлап командировкаларда йөргәндә еш кына Тукай белән аралашкан кешеләрне очрата. Алардан шагыйрь турындагы хатирәләрне язып ала. Үзендә булган материалларга нигезләнеп,  шагыйрь тормышын  татар халкы һәм Россия тарихы белән бәйләп, зур күләмле әсәр язу турында хыяллана. Бу уйлар аңа сугышка кадәр үк килә. Һәм ул 1938нче елда “Тукай Җаекта” дигән драматик поэмасын иҗат итә. Бер елдан соң бу әсәр сәхнәләштерелә. Гадел Кутуй бу әсәргә зур бәя бирә. 1939нчы елда Әхмәт Фәйзи “Тукай”  кинофильмын төшерү өчен  сценарий яза. Тәнкыйтьче, әдәбият галиме  Нил Юзеев бу хакта: “...сценариесен язганда ул  ”Тукай”драмасын  язу тәҗрибәсеннәндә нык файдалана. ...Конфликтның кискенлеге Тукайны коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, ә ихтыяр көченә ия булган көрәшче, җәмәгать эшлеклесе итеп сурәтләү. Шагыйрьнең үзен икеләнүләре, эчке каршылыклары аша ачу, социаль фон –киносценарийның да көчле яклары”, дип яза.

1939нчы елда Әхмәт Фәйзи Габдулла Тукай иҗатын тулысынча яктырткан һәм аңа төшенергә ярдәм иткән тәнкыйть мәкаләсен дә яза. Бөек Ватан сугышыннан соң да язучы әдәбиятта  шагыйрь иҗатын таныту өстендә шактый эш башкара.  1946нчы елда Казанда Тукайның тууына 60ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә доклад белән чыгыш ясый. Иң беренчеләрдән булып Тукай әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү кирәклеге мәсьәләсен дә Ә. Фәйзи күтәрә.

                                                           

                                           

                                                 

                                                     2

1947нче елда Әхмәт Фәйзи  “Тукай” романының беренче китабын яза башлый. Үзе ул бу хакта болай ди: “Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр, миңа озак еллар

шагыйрьнең тормыш  һәм иҗат юлын өйрәнергә һәм тикшерергә туры килде, аның яшәгән чорын үз иҗаты һәм үзе язып калдырган истәлекләрдән тыш, аның чордашларының истәлекләре, шагыйрьнең хатлары, аның турындагы төрле документлар ярдәмгә килделәр. Миңа шагыйрь яшәгән җирдә булырга, ул йөргән юллар белән йөререгә туры килде һәм әле дә мин Тукайның тормыш маршрутлары белән эзмә-эз йөрүемне дәвам итәм”. Чыннан  да, әдип күп вакытын архивларда уздырырга мәҗбүр була. Туры килгәндә Казан артына- Тукайны белүче якташлары янына ашыга.

Романның язылуында Тукай якташларының өлеше булуын әдип беркайчан да яшерми. Шул ук вакытта әсәр Әхмәт Фәйзи күңелендә эшкәртелеп, аның  тирәнтен фикерләве нәтиҗәсендә туа. Әсәрнең жанры тарихи-библиографик дип билгеләнгән. Ул  язучы уйлаганча, ике яссылыктан - ХI Х йөз ахыры - ХХ йөз башында яшәгән  татар халкының язмышы  һәм шул халыкның бөек талантының фаҗигале тормыш юлы бербөтен итеп ачылырга тиеш була.

Әсәрнең төп этапларын планлаштырганда ук Әхмәт Фәйзи шагыйрь биографиясен шул чорда яшәгән татар милләте тормышы үзенчәлекләренә бәйләп алып баруны күздә тота. Бу хакта галим Заһид Шәйхелисламов : ”Әх- мәт Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә теләгән.Ул шагыйрь һәм милләт язмышын бербөтен итеп алып, “халык гомере-синең гомерең” идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда,  каршылыклар эчендә сурәтли” дип ышаныч белдергән

     

    “Тукай” романының   лексикасы                              

“Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романын укыгач, тормышның бөтен ачысын – төчесен татыса да, югарыга – халык күңеленә юл ярып, үзен аның рухи яклаучысы итеп таныта алган Габдулла Тукайга карата иксез-чиксез хөрмәт, ярату уяна. Халкыбызның үткәндәге яшәешен, авыр тормыш юлы үтүен, кино  караган кебек, күзалдына китерергә һәм бүгенге көн тормышы белән чагыштырырга  ярдәм итә.                                    

Кешеләрнең киеренке психологик халәте аша язучы халыкның котылгысыз төстә тормышны үзгәртү теләге белән януларын, тик моңа  ничек тә кан коюларсыз гына, яхшылык белән генә ирешергә омтылуларын да сурәтләп бирә. Тик дөреслеккә җиңел генә ирешү мөмкинме соң? Нәтиҗәдә, яхшылык өмет иткән халык һаман  ачыга, кырыла, хәечеләнә бара.  Әсәрдә нәни Апуш үзенең зиһене белән  яшәешнең һәр мизгелендә кайный, йөрәге аша үткәрә. Халкының хәерчелеген, изелүен күреп сыкрана,    анализлый, нәтиҗә ясый, бәя бирә, ул  шулай формалаша, үсә, ныгый һәм тормышының чатаклыкларыннан өскә калка -  публицист, язучы, сатирик, сәясәтче һәм бөек шагыйрь  булып өлгерә.

 Ә.Фәйзинең стилен, әдәби әсәрнең телен өйрәнгәндә әдип кулланган фразеологизмнарны, мәкаль һәм әйтемнәрне тикшерү дә зур әһәмияткә ия. Халыкның җанлы сөйләмендә йөргән үткер сүзләр, афоризмнар, канатлы сүзләр, мәкаль һәм әйтемнәр, фразеологизмнар сөйләмне баетуга, аның эмоциональлеген арттыруга ярдәм итә. Әхмәт Фәйзи дә аларны үз әсәрләрендә  киң кулланган.”Тукай” романы укучыны үзенә тартып тора. Мин үземнең бу хезмәтемдә “Тукай” романының  кыскартылган вариантын( “Хәтер” ТаРИХ китап нәшрияты 2004)     тел үзенчәлекләре - фразеологик әйтелмәләрне һәм мәкаль-әйтемнәрне  барлауны һәм  аларның укучыны әсәргә якынайтудагы  ролен исбатлап бирүне максат итеп куям.  

      Ә. Фәйзинең “Тукай” романында  фразеологик әйтелмәләр.

Фразеологик әйтелмәләр эмоциональ-экспрессив, төрле стилистик төсмерләргә, субьектив бәяләү элементларына ия була. Мәсәлән “кеше күзенә карап йөрмәсен” тезмәсе бернигә мохтаҗлык кичермәсен, кешегә ялынычы булмасын мәгънәсен аңлата. ”Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде...”(37бит).Фразеологик әйтелмәләрдә, беренче компонент үзгәрешсез калып, икенче компонентны төзүдә гомумхалык телендәге төрле лексик катлам сүзләре катнаша һәм алар, иҗтимагый төшенчәле сүзләр белән бер тезмәгә кереп, яңа бер төшенчә белдерә. Гадәттә, мондый очракларда компонентларның икесе дә исемнәрдән тора. Мәсәлән, “сүз боткасы”, “ җан һәм тән палачы”, “җан дуслар” ,“тормыш кешесе”. “Мулла булса да , болай бик тормыш кешесе булган  үзе”(41бит) . Әхмәт Фәйзи иҗатында фигыльгә нигезләнгән фразеологизмнар да күп очрый: “бала күңелен табу”, “мәрткә китү”, “ут өертеп ташлый”.

“Яңа бистә” өлешенең беренче бүлеге

 “Бәхетсезгә җил каршы”(Беренче бүлек, 14нче бит, алга таба кыскартып кына бирелә) әйтеменең халыкта “Хәерчегә җил каршы” варианты да еш очрый, тик бәхетсез язмышка ишарәләгәндә автор үзе сайлаганны уңышлы дип тапкан. “Кара сакалың  өстеңә менеп атланган инде”(1б. 14б.) җөмләсендәге фразеологик әйтелмә “Кара сакал”- сөйләмебездә кешенең гаеп-кыегы сыманрак кулланылса, бу очракта язмышка туры килгән ярлылык,     җитешмәүчәнлек итеп кабул ителә. “Тел төбеңне аңладым” ”(1б. 14б.) тәкъбире дә күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмә, “уеңны, әйтәсе килгән фикереңне” төшенчәсен белдерә. Әсәрнең беренче бүлегендә үк  бирелгән бирелгән кыска гына диалогта да әллә никадәр кызыклы фразеологик әйтелмәләргә очрыйсың. ”Өметсез бер шайтан”,”(1б. 14б.)  дигән сүзтезмәне өметне  

беркайчан да өзү ярамаганны кисәтү чарасы буларак әдип уңышлы куллана. Телебездәге “күз күрер” (1б. 14б.) фразеологик әйтелмәсе исә хәзер шунысына риза булып, калганын аннары хәл итүне күздә тота. Борынын кытыклады”, “олы телдән кече телгә дә җитмәде”, “чебен ашарлык та ит калдырмау”, (1б. 15б.) йөрәгенә киселеп калды”, “тәнендәге җанын чыгармый саклау” (1б. 16б.) “язга авыша башлады”, ”... боерыкларын җиренә җиткерүдән бушамады”, “кара

 як” (1б. 17б.), “хәсрәтнең ачы җимешен татуы”, “башы-күзе тонган” (1б. 18б.), “бу дөнья кешесе түгел” (1б. 19б.), өзелеп киткәндәй авырту, “кояшка эш бар монда”, “эшне кызу тотты” (1б. 20б.), “бер кашык кимер”, “кулы эшкә бармады” (1б. 21б.),  “борынны ярып керә”, “карынны кытыклый”(1б. 23б.), “синең эш кырган да борган”, “җаным көеп бетә язды” ”(1б. 24-25б.). Беренче бүлек 13 биттән тора,  26 фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең  икенче бүлеге.

“Күңелен төшермәде”, “әшнәлеге бар”(Икенче бүлек, 26нчы бит, алга таба кыскартып кына бирелә), “анадан тума” “кызыл мал”(2б.30-31нче бит.), “борыны йомшап китте”, “суык аяк”,  бабасының “рәте юк”, “җирдә алтын чәчелеп ята, көрәп аласы гына”(2б.34-35нче бит.), “кеше күзенә карап йөрмәсен” “коръән тотып ант итәм”(2б. 36-37нче бит.). Икенче бүлек 12 биттән тора, 10  фразеологик әйтелмә белән кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең  өченче бүлеге.

“Дөнья күргән кеше булуы”, “тутасының җилкәсендә гомер итү”, “ире өчен үлеп торды”, “каплаган да куйган”, “дөнья куйды”, “ миңа язган “, “ачык чырай”, “күңелен табу”, “тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән ут чыгарырлык”, “тормыш кешесе”, “мәрткә китү”(Өченче бүлек, 38-41нче битләр, алга таба кыскартып бирелә), “күзен ачып өлгермәгән”, “кояшка элү”, “ышанычлы кул”, “күз чыгарып утырган әйбер”, “эт көненә калдык”, фикерен очлап бетермәгән” (3б. 42-45нче бит.), “күзләре ут чәчә”, “ дөньяны дер селкетә башлар”, “торырга рәт бетте”, “ябышып яту” “акларга мәҗбүр булды”, “йөрәге җитмәс” (3б. 54-57нче бит.). Өченче бүлек 18биттән тора, 24  фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең  дүртенче бүлеге.

“Авызыңнан җил алсын”, “кара хәсрәт кайту ”, “өмет кабынып куя”,”җелекләрне  суыра торган тормыш “, “ чиркәү чаңы эрегән кургаш булып тама”, “үлгән аюның тиресен бүлешә алмау”, “ут-күз чыга күрмәсен”, “юк кына бәя”, “үткер, әче телле” ,”кәттә егет”, “ут өертеп ташлый”, “җене сөйми”, “ күңелен табар өчен “, “тезне тезгә терәп яшәү”, “җан тыныч”, “колак сала”, “күңеле сынык”, “эш дип күзебез чыга”, “хәлле кеше түгел”, “тегене кыса башлагач”, “безне капчык эченә яшереп кала алмаган”, “ шайтан алгыры”,

                                                     

“көенә килми булмый”,  “күз туймау”, “дөньяны әйләндерә ала”(58-76нчы битләр). Дүртенче бүлек 18 биттән тора, 25  фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең  бишенче бүлеге.

“Җыен тузга язмаган”, “тел сөяксез”, “саилчеләр буасы”, “эзе суынмаган сугыш”, “җиде диңгез артында”, “күз камаштыргыч сурәт”, “ кыска юрган төсле тормыш”, “салып җибәрү”,“караңгылык”, “күзеңнән колак какканыңны”, “эрегән төсле юк булу” (78-90нчы битләр). Бишенче бүлек 12 биттән тора, 11  фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең  алтынчы бүлеге.        

“Йөрәккә ята торган”, “ачлык эзләп тапмасын”. “кәсеп кирегә китү”, “байның иртүк торып янчык табасы юк”, “акча тамызып чыгу”, “дөнья матурлыгы кош”, “хәлфәне кыздыру”, “йөз каралыгы”,” шәкертләрне тезгеннән ычкындыру”, “кеше күзенә карап йөрмәү”, “сүз көрәштерү”, “үз башына эш йөртү”, “сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра”, “фикер сөзештерү”, “төтене туры йөри”, “авызын яптың”,  “каңгырап йөри”, “үз хәлебез хәл”(91-107нче битләр).  Алтынчы бүлек 16 биттән тора, 20  фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Яңа бистә” өлешенең җиденче  бүлеге. 

Күзе ачылсын”, “өметсез”, “бер аягым кабер якасында”, “каләм хакына яшәү”,”күзләрен ача белмибез”,“күңел күзен ачу”, “дөм-кара авыл”, “кара халык”, “җаннарын сугарырга кирәк”, “җан кебек күргән дус”, “күз тию”, ”каһәрле каргыш”, “бөтен йорт аякка басты”,”җиденче кат күктә итеп тоя”, “башы авырудан чыкмады”, “тормыш аны да җиңде”, “ икебез дә бу дөньяны куйсак”, “юк бәягә сату”, “озак күбенә алмаслар”, “бер бугазларына утырыр”, “кара көннәр”(108-130нчы битләр).  Җиденче бүлек 22биттән тора, 21 фразеологик әйтелмә кулланылган.

        “Кырлай” өлешенең беренче бүлеге.

       “Кала карачкысы”, “елак, елкы колак”, “чүп өстенә чүмәлә”, “итәк тулы бала”,”артык тамак”, “әйткәнгә колак салу”, “күккә күтәреп мактау”, “кулдан-кулга күчеп йөрү”, “дүрт куллап риза”,, “ерактан эзләгән якын булып чыгу”, “дөньлар авыраеп китү,””тамак ялгап чыга”, “аяклы казалар”, “шом сала торган”, “җен суккан”, “кул астына керү”, “йомышка ярау”, “тырнак белән дә чиртмәү”(131-153нче битләр). Беренче бүлек 23биттән тора, 18 фразеологик әйтелмә кулланылган.

         “Кырлай” өлешенең икенче бүлеге.

“Гыйлем дөньясына аяк басу”, “тамак ялына эшләү”,”дөньясын җиткерә алмаган, “үз башыма бер оя корып , кереп утырырга кирәк”, “башыңа төшкәч...”, “арка тиреңне суеп алырлар”, “теләсә кемнең җенен өзәм”,”күзенә ак-кара күренми”, “кирәкле кишер яфрагы”, “өйдә җан иясе калмаган”, “капйот түгел”, “күздән югалтма”, “тавыш купты”, “җан –тиргә төшү”, “эче сыза”, “үзәк өзелү”, “күңелдә эз калу”(154-180нче битләр) Икенче бүлек 26 биттән тора, 17                                                        

фразеологик әйтелмә кулланылган.

        Кырлай” өлешенең өченче бүлеге.

“Күзгә күренмәс”, “авыл аякка баса”, “инә очы хәтле зыян”, “башына килмәде”, “баш имәү”, “аяк терәп сөйләшү”, “этлеген итү”(181-190нчы битләр)

Өченче бүлек 9 биттән тора, 7 фразеологик әйтелмә кулланылган.

         “Кырлай” өлешенең дүртенче бүлеге.

“Үтечкә алу”,”бугаз киерү”, “тиресенә сыеша алмау”, “озын телле”, “хәерле каза булсын”, “атны аягыннан егарлык егет”, “ачу кабыну”, “борынына чиерттек”, балавыз сыгу”,“теш елтыратып сөйләшү”,”чебеш сагалаган тилгән”, “күз-колак булу”, “дөнья бәясе кеше”,”ут кебек өйдереп алды”, “дөнья буш һәм төссез” (191-198нче битләр)Дүртенче бүлек 7 биттән тора, 15 фразеологик  әйтелмә кулланылган.  

              “Кырлай” өлешенең бишенче бүлеге.

“Бөтереп алды”, “баш вату”, “гөнаһ диңгезе”, “китапны су кебек эчү”, “күзгә йокы кермәү”, “сүзләр караңгылыгы”, “иблис коралы”, “кеше көлдерү”. (198-207нче битләр)Бишенче бүлек 9 биттән тора, 8 фразеологик әйтелмә кулланылган.  

“Кырлай” өлешенең алтынчы бүлеге.

Дөньядан китеп үк барды”, “баштанаяк эшкә чуму”, ”коры тотарга тырышып”, “тузга язмаган сүз”, “колакка каты”, “читкә олаккан” (207-220нче битләр)Алтынчы бүлек 13 биттән тора, 6 фразеологик әйтелмә кулланылган.  

“Кырлай” өлешенең җиденче бүлеге.

“Җилкәгә менеп атлану”, “колагына килеп җиткәч”, “авызларын томаладылар”, “телен шартлатты”, “авызына иблис төкергән”, “тамак тәмугка кертер”, “ни җитте кеше түгел”, “керделе-чыктылы”, (220-233нче битләр)Җиденче бүлек 13 биттән тора, 8 фразеологик әйтелмә кулланылган.  

“Кырлай” өлешенең сигезенче бүлеге.

Ишеткәнен ярып салды”, “күзләре янып китте”, “баш китәрлек эш”, “тычкан күзе кебек ”,  (234-252нче битләр)Сигезенче бүлек 18 биттән тора, 4 фразеологик әйтелмә кулланылган.  

“Җаек” өлешенең беренче бүлеге.                       

Күрмәгәнне күрү”, “бәрәкәт очыру”, “Сак белән Сок шикелле”, “язмыш куып йөртү”, “әче телле ”, “җил кебек өерелеп йөрү”, “үткер күзле, “әрлән кебек”, “югары китү”, “сансынмау”, “үзеңчә бер мөгез чыгару”, “Саламторхан”(253-266нчы битләр)Беренче бүлек 13биттән тора, 12 фразеологик әйтелмә кулланылган.

Җаек” өлешенең икенче бүлеге.

“Сабак алды”, “тән һәм җан палачы”, “шома үтү”, “түбәсе түшәмгә тию”, “әрәм тамак”, “атаң малын ашап яту”, “кәҗәләнү”,. “күз ачып йомганчы”, “кызыл мал”, “кадер кимү”, ”уртак тел табу”, “юха булу”, “кул астына керү”,                                                

“күз уңыннан китү”, “үзәккә үтү”, “нигъмәт кадерен белмәгән ишәк”, “беркая сыя алмас баш”,  ”арка тиресен тунау”, “бер сынык икмәккә зар булып йөрү”, “табышмак булып калу”, “суга төшкән кебек юк булу”(266-294нче битләр)Икенче бүлек 28биттән тора, 20 фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Җаек” өлешенең өченче бүлеге.                                      

Йөрәккә ятышсыз сабак”, “сүзгә килү”, “горурлыгына сугу”,  ”чыгып таю”, “ачы күз яше”, “бурлат кебек яну”, “очып кайту”, “сүз уйнату”, “тозсыз сөйләшү”, “башлы-күзле итү”, “ни җитте кеше”, “дөнья хәтле кызык”, “ачы татып белә”, “колак салмау”, “борынына ис кергән”, “изге җан”(294-311нче битләр)Өченче бүлек 17биттән тора, 15 фразеологик әйтелмә кулланылган

“Җаек” өлешенең дүртенче бүлеге.

“Бөтен җиргә борын тыгу”, “җилкәсенә йөкләү”, “бәрәкәт очу”, “канат астында калу”, “киңлек тантанасы”, “хыялы җимерелү”, “дөнья рәхәте”, “яшьлек уты”, “җене сөймәү”, “ике йөзле”, “саруы кайнарга тотыну”, “типтереп                                                  

бетерергә ашкыну”, “эчеңне төртеп тишмәс”, “борчагы пешмәде”, “күсәк булып чыкты” (312-333нче битләр)дүртенче бүлек 21биттән тора, 15 фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Җаек” өлешенең бишенче бүлеге.

“Җәмәгать күзеннән төшү”, “теше-тырнагы белән каршы килү”, “сүзен екмау”, “сүз хәнҗәрен кадау”, “сораулар белән җаваплар чәкәштерү”, ”эшне зурга җибәрмәү, “күзенә карап яшәү”, “аяк басып килә торган”, “югарыдан тотыну”, “күңеле сыну”, “ашы аш булмау”, “кабына алмау”, ”яраксыз кеше”, “дөнья тарафыннан ташланган”, “күз төшү”, үзенә кул салу, “бөтен җанлы кеше”, “өмет йолдызы”, “җанны тырнаган”, “йөрәкләрне әрнетә торган”, “хезмәт җимеше”, “екъ чигү”, “авызларына су капкандай”, “эш таякка барып җитте”, “адәм рәтле көн итү”, “көн күрә белмәгән кешеләр”, “өсте бөтен”, “терсәкне тешләрдәй булып”, “сүз ачарга уңай килү”, “акылга утырмый картаю” (333-380нче битләр)бишенче бүлек 47биттән тора, 30 фразеологик әйтелмә кулланылган.

“Җаек” өлешенең алтынчы бүлеге.

“Күңеленә яту”, “эш терәлеп калу”, “күзләренә төтен җибәрү”, “сүз боткасы ясау”, “тота белер бу”, “авызыннан сибелү”, “ышаныч казану”, “ачлы-туклы тору”, “үпкә тоту”, “үткер күз”, “эшләр сыеклану”, “кул астында”, “ярлының акчасы әтәч булып кычкыра”,  (380-422нче бит) алтынчы бүлек 42биттән тора, 13 фразеологик әйтелмә кулланылган

“Җаек” өлешенең җиденче  бүлеге

“Йөрәк теле ”, “күз йому”, “кеше булып җитү”, “сүзне үччәп сөйләү”, “йомшак җәеп катыга утырту”, “эрелек саклау”, “терәк булырдай галим”, “бер җепкә тезелү”, “тамырына балта чабу”, “тезгенне ычкындыру”, “кот очу”,                                    

“кулы артына җитмәү”, (422-452нче бит) җиденче  бүлек 30биттән тора, 12 фразеологик әйтелмә кулланылган

“Җаек” өлешенең сигезенче  бүлеге

“Йөрәкләрне кисеп үтә”, “башка кибәк тутыру”, “ачу күмерен кабызу”, 452-479нчы бит) сигезенче бүлек 27биттән тора, 3 фразеологик әйтелмә кулланылган.

                                                 

Романның мәктәп китапханәләре өчен кыскартылган варианты барлыгы өч өлештән, егерме өч бүлектән тора, 340 фразеологик әйтелмә кулланылган.

Ә. Фәйзинең “Тукай” романында барча сурәтләү чараларын да табарга була. Чагыштырулар, эпитетлар, сынландырулар, метафоралар, метонимияләр, метонимиянең бер төре булган синекдоха да еш очрый. Мәсәлән:  әти”кеше ,“артык тамак”, “кәрлә”, “бәхет кошы”, “чирләшкә хатын”, “камчат бүрек”, “җирән ”, “гөмбә” “озын ” , “кояшка эш бар монда”,   “Идел кунакка килә”, “бәхет кошы”, “ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эләп тапты.” “ә йөреше шундый  мыштым... төтен шикелле”, “Закир абзыйның морҗасы кире кайтара ахры, капкасыннан чыга” (зур гәүдәле Нигъмәтне сурәтләү)”, камыт аяклы егетнең койма ярыгыннан кызлар күзәтеп торуын күреп “ коймага көянтә сөяп киткәннәр”дип Бибизәйнәпнең тел тапкырлыгын , җор күңелле булуын сурәтләү һәм башкалар.

        Ә. Фәйзинең “Тукай” романында  мәкаль-әйтемнәр.

 Язучы игътибарыннан халкыбызның мәкаль-әйтемнәре дә читтә калмаган. Билгеле булганча, мәкаль һәрвакыт нинди дә булса вакыйга белән бәйле рәвештә искә төшерелә һәм аңа ияреп килә.Үзе ияргән вакыйга белән янәшәдә генә аның асыл эчтәлеге ачыла, кыйммәте күренә, вакыйгасы белән бергә килгәндә генә ул үзенең вазифасын үти ала. Әсәрдә алар һәр вакыйга янәшәсендә диярлек урын алганнар. Мәсәлән, Кырлайда Сәгъди абзыйның кызы Сабира үлгәч, хатыны Зөһрә “Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр”дип сукрана. Билгеле, нәни Габдулланың бу үлемгә бер катнашы юк, тик халык әйткәнне әйтеп, кайгылы ана эчен бушата, үзе дә сизмәстән ятим бала йөрәген өзгәләнергә мәҗбүр итә, үгисетүен күрсәтә.

              Мәкаль өйрәтә, киңәш бирә. Шул ук вакытта ул сөйләмне бизи. Тыңлаучыларны көлдерү, юату, күңел ачу максатларына да хезмәт итә: “Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын”, “Онны илиләр, сүзне сөйлиләр” Мәсәлән, өйрәтү, үгет-нәсихәт күбрәк туры мәгънәдәге мәкальләр өчен хас: “Өең  тар булса да, күңелең киң булсын”, “Баш исән булса, мал табылыр”(161бит)

        Әсәрдә киңәш бирү функциясен башкаручы мәкальләр дә еш очрый: “Батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар”, “Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә”, Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә” Атаңның исемен екма”, “Атың барда ил таны, атаң барда ир таны”.

            Мәкаль шикелле үк, әйтемгә дә текстның тотрыклы булуы хас. Ул да сөйләмне сәнгатьчә бизи, аның эмоциональ көчен арттыру өчен хезмәт итә. Ләкин аермалары бар: әйтемнең мәкальдә булган дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк. Ул нинди дә булса күренешнең, вакыйганың яисә әйбернең билгеле бер ягын әйтү, күрсәтүөчен хезмәт итә. Мәсәлән Ә.Фәйзи романын менә шундый әйтемнәр белән тулыландырган :  “Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный”,”Булмас йортка бөкре туган”, “Бала башында бер кайгы, олылар башында мең кайгы”, “Татарны агартыйм дип каралып киләм, күзләрен ачыйм дип үзем сукыраеп киләм”, “Каләм белгел, каләм изгегә

тартыр,  каләм белгән кешенең фәһеме артыр“, Алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып кайту”, “Тәкъдирең шул булса, тавык кетәклегендә яшәрсең”, “Ир бала анасы – губернатор, кыз бала анасы посып ятыр”, “Сыебыз булмаса, ачык чыраебыз булыр” , “Авызыңа бал да май “, “Иртә намаз, кич тә намаз, абзарыңда терлек калмас”, ”Агыйдельнең аръягында бер инәгә бер сыер, барып карасаң, берни юк.” (211б.),  “Урак җитте-җәй бетте”(139б.) “Алдыңнан артың хәерле”, “Бай кешенең морҗасы кыек булса да, төтене туры йөри”(213б.),  “Кара сакалың кая барсаң да, артыңнан калмый”(222б), “Юл газабы - гүр газабы”(253б.) “ Кеше кешедән өстен, әмма берәү дә аштан өстен түгел”, “Яманнан ярты кашык калдырма”, Такта чәем, якты чыраем, бөртек чәем, төртеп эчерәем, “Байның эше башкача”, “Акчаны акча ясый”, “Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый”, “Дөнья куләсә, әйләнә дә бер баса” һәм башкалар.

Ә.Фәйзинең “Тукай”романының теле хакында язучылар фикеренә таянып бәя бирү.

Әсәрнең телен өйрәнгәндә Гомәр Бәшировның тел турындагы мәкаләләре искә төште.  Ул “Тел турында кайбер фикерләр”(“Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел” Ф, С.Сафиуллина, Г.Б. Ибраһимов “Мәгариф” нәшрияты, 1998) дип аталган хезмәтендә болай дигән:  “Әдәби әсәрнең теле, аның эчтәлеге кебек үк, билгеле, беркайчан да күктән килеп төшми, үзеннән-үзе генә чәчрәп чыкмый. ..... безнең телдә “илһам килү” дип йөртелгән күтәренке иҗат дәрте вакытында шатландырып һәм канатландырып “әллә кая гына “каләм очына килеп төшкән кадерле “табышлар”ның да чыганагы бар. Ул чыганак-язучы үзе, аның туганнан

бирле җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе, белеме, тел хәзинәсе. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша. Чөнки йорт салучыга төзү материалы никадәр кирәк булса, язучыга тел дә шул дәрәҗәдә кирәк. Халык тормышында телнең тоткан урынын, аның әһәмиятен тирәнтен аңлап, телгә мәхәббәте булган язучы гомер буе тел байлыгы җыя.  Нинди юллар белән генә баетмый язучы үзенең телен! Бу яктан аны алтын һәм асылташлар эзләүчеләр белән тиңләргә булыр иде....”  Әхмәт Фәйзи дә бөек шагыйребез  Тукай турында язарга алынганда әсәрнең эчтәлеге белән бергә, аның укучыны тартып торырлык сөйләм теле өстендә дә бөтен көчен куеп эшләгән. Югарыда саналган халык җәүһәрләреннән тыш, әсәр геройларының сөйләше  аша да әдип аларның белемен, тормышка карашын, эчке рухиятен укучы күзалдына оста китереп бастыра. Мәсәлән Нимәт (Нигъгмәт), Әбделбәр (Габделбәр) , Абдул (Габдулла) исемнәренең аталышында да, кара-каршы сөйләшләрдә дә  халыкчанлык ярылып ята:

-Я, сөйләп йөрмәгез инде, пажалыста, җыен тузга язмаган әкият!(79нчы бит.)

-Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле. (80нче бит.)

- Һай, Һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкәнский липушка. Свой огород. Һай, падхади, наруд!(84нче бит.)

Кайчандыр җанлы сөйләм теленә якын халыкчан телдә язу әдәбиятта кире кагылган. Г. Камал үзенең “Бәхетсез егет” әсәренә  керешендә аны “урам “ телендә язуын әйтә. Урам теле... Ул – халык теле. Матур әдбиятка ул ышанычлы адымнар белән Г.Тукай, Г.Коләхмәтов, Г. Камал. М.Гафури, Ф.Әмирханнар иҗаты аша килеп кергән. “....халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.

Шушы гаҗәеп хәзинәне кулланганда язучының битарафлыгы, салкын кан белән эш кылуы һич тә мөмкин түгел.”-дип язган Гомәр Бәширов “Без кем идек...” мәкаләсендә. Әмирхан Еникинең дә әсәр теленә мондый карашы бар: “Әсәрдәге персонажларның телен яшенә, кем булуына, профессиясенә карап индивидуальләштерүне , һичшиксез кирәк дип саныйм. Ләкин бер шарты бар: индивидуальләштерү белән кирәгеннән артык мавыгып китмәскә, ягъни персонаж телен махсус терминнар яки жаргон сүзләр белән күп итеп чүпләмәскә кирәк. Тормышта бит кешеләр барысы да бер төсле сөйләшәләр, тик берәүләр сүзгә баерак. Икенчеләр ярлырак була. Кыскасы, кешеләргә хас нормаль телне сакларга кирәк. (“Әсәрнең теле турында” дигән мәкаләсеннән)

Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында тел үзенчәлеге гаять кызыклы. Гаҗби карчык сөйләмендә “бакчи”, Сәгъди абзый сөйләмендә “на, карале!” Вәли абзый сөйләмендә “примир, әйтик” сүзләрен кабатлатуы, балаларның юри исемнәрен алмаштырып мәзәк ясаган ярлы тәкәббер  Җаббар сөйләме әсәргә аеруча зур җанлылык бирә.  Гомумән, персонажлар сөйләме аша Әхмәт Фәйзи  

үзен әдип итеп кенә түгел , ә оста психолог итеп тә таныта. Бу бигрәк тә Әбделбәр, Габдулла, бай малае Әхмәди образларында күренә. Әсәр тагын шул ягы белән кызыклы - ул   балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне  үртәгечләр, әкиятләр,  аларның капма-каршы сөйләше, күзәтүләре аша ача. Бер укыганда сине елмаерга, икенче укыганда  еларга мәҗбүр итә Әхмәт Фәйзи. Мәсәлән:                                                              

Кәшфинур Габдулланың кулын тотып:                                                            

          -Кетәнме, бүзме?-дип сорады.

-Кетән,-диде Габдулла.

-Бер чеметәм дә китәм, - диде Кәшфинурһәм Габдулланың кулын чеметеп китеп барды. Габдулланың күзләреннән яшьләре чыга язды, тик ул сер бирмәскә тырышып:

-Юк, кетән түгел, бүз, -дип үчләште. Кәшфинур яңадан килеп:

-Алайса, мин чеметәм, син түз!- дип Габдулланың кулын тагын да ныграк чеметеп алды.  “Елак, елак, елкы колак “, “Кәлимәтен таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы ... “,  “Хәзрәт, хәзрәт, акылың бармы әзрәк?” һәм башка шундый мисаллар аша без ул чор балаларының да шаян, үткен булуларын  һәм уйнарга яратуларын аңлыйбыз. Билгеле, Әбделбәрнең хәер теләнергә йөрүе, Талипның өеннән китәргә мәҗбүр булуы, ятим балаларның фаҗигалы язмышлары  җан әрнеткеч итеп сурәтләнгән. Тик әсәрдә Габдулла алардан аерылып каралмый, ул да үзенең бөтен кайгы-хәсрәтләре, ятимлеге һәм үзенең барлык эчке кичерешләре белән безнең аңыбызда гәүдәләнә, бөеклеккә ирешүе белән безне үзенә сокланырга мәҗбүр итә. Гомумән, Әхмәт Фәйзинең “Тукай “ романында фразеологизмнарның, мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы аның татар әдәби телен, халык авыз иҗатын бик яхшы белүе, аңлап эш итүе турында сөйли.

  Филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Юсуповның “Әдәп башы-тел” дигән хезмәтендә (Мәгариф журналы  2001нче ел, 4,5 нче сан.) гади сөйләм сүзләре  турында болай ди:  “Гади сөйләм сүзләре  телебезнең сүзлек составында үзенчәлекле урын тоталар Һәм аларның хосусиятен аңлау, әдәби сүзләр белән нисбәтен дөрес билгеләү сөйләм культурасы өчен әһәмияткә ия. Гади сөйләм сүзләре, - исеменнән үк күренгәнчә, халыкның җанлы сөйләмендә киң кулланыла, тел  ияләренең барысына да аңлашыла торган, әдәби тел өчен хас булмаган лексик берәмлекләр. Диалектизмнар –билгеле бер урынчалыкка гына хас һәм халыкның бер өлешенә генә аңлашыла торган сүзләр. Гади сөйләм сүзләре белән диалектизмнар - әдәби хокукы булмаган сүзләр, ләкин персонажларның индивидуаль сөйләмен бирү өчен,  билгеле бер дәрәҗәдә кулланырга мөмкин, әгәр андый сүзләр автор сөйләмендә урын алса, монысы инде тел нормаларын бозу дип исәпләнә”. Әхмәт Фәйзи кебек тәҗрибәле, талантлы язучы, әлбәттә, моны белгән, һәм аларны тиешле урында гына кулланган.  

 Йомгаклау.

 Нил Юзеев фикеренчә, Әхмәт Фәйзи Габдулланың тормышын бала чагыннан башлап егет булып җиткән елларына кадәр җентекләп күзәтә бара, ни рәвешле “ кечкенә Апуштан зуп – зур Тукай” тууның катлаулы юлын ача. “Язучы үз әсәренең 56 вариантын әзерли! Роман өстендә кайта-кайта эшли” дип язды  Ә.Фәйзи иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган галим Заһир Шәйхлисламов.                    Ә.Фәйзинең  “Тукай” романы, беренчедән, шул ягы белән әһәмиятле: татар әдәбиятында яңа бер жанрны-тарихи-биографик роман жанрын таныткан әсәр. Икенчедән, ул безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай шәхесенең кабатланмас, мәгънә ягыннан камил әдәби образ була алуын да ачык күрсәтте. Өченчедән, Тукай турында  язу идеясен биргән әсәр. Хәзер без башка язучылар  иҗатында Тукай образын очратабыз икән, димәк,  Әхмәт Фәйзи шагыйрь исемен  мәңгеләштерүдә беренче әһәмиятле эшне эшләгән.

                            Файдаланылган әдәбият

1. Ф.С.Сафиуллин, Г.Б. Ибраһимов “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” “Мәгариф” нәшрияты 1998

2. Ә. Фәйзи “Тукай” романы,  таРИХ - 2004

3. Фрзеологик әйтелмәләр сүзлеге