Зур Тәрбит керәшеннәре сөйләмендә лексик үзенчәлекләр
методическая разработка (11 класс) на тему

татар теленнән 11нче сыйныфта факультатив дәресләр  өчен “ Зур Тәрбит керәшеннәре сөйләмендә лексик үзенчәлекләр”дигән  темага авторлык программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtor.prog_.docx27.47 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

      Методик берләшмә җитәкчесе:

       __________  Сөнгатова З.Х.

     Беркетмә №1, “_25” август 2015 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: _____Серебрякова Л.Т.

“_25__” август_ 2015 ел.

“Раслыйм”

Директор: _______Л.Г.Бухарова

_71_ нче номерлы боерык,

 “_25__” август_2015 ел.

                                                                                                     

Гомуми белем бирү бюджет учреждениесе “Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Козлова Раилә Навафил кызының татар теленнән 11нче сыйныфта факультатив дәресләр  өчен “ Зур Тәрбит керәшеннәре сөйләмендә лексик үзенчәлекләр”дигән  темага авторлык программасы

         

         Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, ,”25”_август_, 2015 ел.

                                               Аңлатма язуы 

Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш. Курс өйрәнгәндә укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра.

          Программаның актуальлеге. Иделнең уңъягында урнашкан татар сөйләшләре бик күп галимнәр тарафыннан өйрәнелгән. Әлеге сөйләшләр турында мәкаләләр, китаплар басылган. Л.Җәләй, Л.Махмутова, Н.Борһанова, Л.Арсланов, Ф .Баязитовалар хезмәтләрендә бу территориядәге сөйләшләр турында туры мәгълүмат китерелә. Әлеге территориядә яшәүче татарларның телендәге үзенчәлекләренең төрле булуы алар белән кызыксынуны киметми. Чыннан да, бу якларда урта һәм көнбатыш диалектлары вәкилләре яши; үзенчәлекле мәлки керәшеннәре (тау ягы керәшеннәре, подберезье керәшеннәре) сөйләше дә урын алган.

Зур Тәрбит авылы халкы сөйләше тау ягы керәшеннәре сөйләше башка керәшен сөйләшләреннән аерылып торуы белән генә түгел, ә үз төркемендә дә үзенчәлекләре төрле булуы белән дә кызыксыну уята. Моңа кадәр булган фәнни хезмәтләрдә әлеге авылның исеме дә сирәк очрый. Галимнәр күп игътибарны  Иске Тәрбит һ.б. авылларга бирәләр. Болар барысы да хезмәтнең актуальлеген билгели.

Программаның  темасы – Зур Тәрбит керәшеннәре сөйләмендә лексик үзенчәлекләр.

Программаның максаты булып Зур Тәрбит керәшен авылы сөйләшенең лексик үзенчәлекләрен этнолингвистик аспекттан карап билгеләү тора.

Эш барышында без түбәндәге бурычларны билгеләдек:

1) Зур Тәрбит авылы тарихы белән танышу;

2) Зур Тәрбит авылы турында мәгълүмат бирү;

3) Зур Тәрбит авылы сөйләшенә караган текстларны туплау;

4) текстлардан лексик үзенчәлекләрне ачыклау;

5) этнолингвистика термины турында мәгълүмат бирү.

Татар теленнән 11 нче сыйныфта факультатив дәресләр өчен төзелгән авторлык программасы 34 сәгатькә исәпләнгән.

      Теоретик белем бирү белән бергә гамәли күнекмәләр формалаштыру, укыту-тәрбиянең актив формаларын куллану күздә тотыла.

Программа түбәндәге темаларны эченә ала:

I бүлек. Тау ягы керәшен авыллары

1.Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы керәшен авыллары тарихын күзәтү

2. Зур Тәрбит авылы тарихы документларда.

3. Зур Тәрбит авылы тарихының фәнни хезмәтләрдә өйрәнелеше.

4. Зур Тәрбит авылы тарихы халык телендә.

5. Этнолингвистик анализның эчтәлеге һәм халык тарихын ачыклаудагы роле.

ΙΙ бүлек. Зур Тәрбит авылының йола лексикасы.

1. Туй йолалары лексикасы.

2. Үлем-күмү йолалары лексикасы.

3. Календарь бәйрәмнәре йолалары лексикасы.

4. Имләү йолалары лексикасы.

ΙΙΙ бүлек. Зур Тәрбит авылы керәшеннәрендә аерым лексик төркемнәргә анализ.

1. Ризык атамалары лексикасы.

2. Ышанулар лексикасы.

3. Топонимнар.

                                 Программаның эчтәлеге    

         Эчтәлек

                       Эш төрләре

Сәгать

                                                        I бүлек. Тау ягы керәшен авыллары

   

1.

Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы керәшен авыллары тарихы.

Зур Тәрбит, Мәлки,  Иске Тәрбит, Кыр Буасы, Әрә, Хуҗа Хәсән, Соравыл авылларының тарихын өйрәнүнең әһәмиятен аңлату.

   5

  2.

Зур Тәрбит авылы тарихы язылган документлар.

тарихи документларга нигезләнеп Зур Тәрбит авылы кешеләренең килеп чыгышын һәм шушы авылда туплануларын аңлату.

    2

  3.

Зур Тәрбит авылы тарихының фәнни хезмәтләрдә өйрәнелеше.

Зур Тәрбит авылы исеме чагылыш тапкан фәнни хезмәтләргә күзәтү ясау.

    3

  4.

Зур Тәрбит авылы тарихы халык телендә.

авыл белән бәйле риваятьләрне табу, алар аша авыл тарихын өйрәнү.

    2

Этнолингвистик  анализның эчтәлеге, аның халык тарихын ачыклаудагы роле.

 Этнолингвистиканың тикшерелү объекты булып телдән тыш халык менталитетын чагылдырган милли мәдәниятнең төрле жанр һәм формалары тора. Болар: вербаль (лексика һәм фразеология, паремиология, фольклор текстлар), акциональ (йолалар), менталь (ышанулар). Аларның халык тарихын ачыклаудагы ролен күзәтү.

    3

                            II бүлек.   Зур Тәрбит авылының йола лексикасы.

5

Туй йолалары лексикасы.

Зур Тәрбит авылы керәшеннәренең туй йолалары лексикасы да бик үзенчәлекле. Алардагы элеккеге ышанулар һәм төрле халыкның этнолингвистик бәйләнешләре чагылуын ачыклау.

   4

  6

Үлем - күмү йолалары лексикасы

Зур Тәрбит керәшеннәрендә үлем-күмү йолалары лексикасын күзәтеп,  кайбер тәңречелек эзләре дә саклануын  һәм алар чувашлар белән уртак икәнен ачыклау.

   2

  7

Календарь бәйрәмнәре йолалары лексикасы.

Календарь бәйрәмнәре йолаларының эчтәлекләре  белән таныштыру, лексикасын өйрәнүнең әһәмиятен аңлату.

  3

8

Имләү йолалары лексикасы.

Зур Тәрбит авылында имләү  йоласы еш кулланыла.Төрле чир-бозымнардан имләү әйтемнәре, сүзләре күп төрле. Алар турында әби-бабайлардан эзләү,сораштыру, туплау.

2

III  бүлек.  Зур Тәрбит авылы керәшеннәрендә аерым лексик төркемнәргә                

                                                        анализ.

9

Ризык атамалары  лексикасы.

керәшеннәрендә ризык атамалары күп очракта йолалар белән бәйле икәнлеген ачыклау.

2

10.

Ышанулар лексикасы.

Ышанулар лексикасын туплау. Укучылар җыйган материаллар аша җирле һәм төбәк тарихын өйрәнүнең әһәмиятен ачыклау

2

11.

Топонимнар.

Топонимика төшенчәсе, аның үткәне, хәзергесе, киләчәге.

Авыл тирәсендә урнашкан җирләр, елга-урманнарның исемнәре аша тарихи бәйләнешне аңлату.

Авыл топонимикасын өйрәнү буенча экскурсияләр. Экскурсияләр вакытында авыл тирәсендә ниниди исмле урыннар барлыгын ачыклау.

5

             

Йомгак

Тау ягы керәшеннәре сөйләше көнбатыш диалектның бик кызыклы, үзенчәлекле сөйләше булып санала. Элек-электән бу як керәшеннәрнең сөйләшен өйрәнергә бик күп экспедицияләр оештырылган, күп китаплар эшләнгән. Ләкин шулай да, бу сөйләш бүген дә  өйрәнер өчен үзенчәлекләргә бай булган сөйләш. Тәрбит керәшеннәренең авыл тарихы да сөйләшне үзенчәлекле итә. Күп үзенчәлекләр мәҗүсилек йолалары белән бәйләнеп килгән.

Тау ягы керәшеннәренең  лексик үзенчәлекләре фәнни хезмәтләрдә урын алган. Әмма сүзлекләрдә һәм фәнни китапларда очрамаган лексик берәмлекләр дә күп. Сүзләр, гыйбарәләр Зур Тәрбит халкының борынгысын, тарихын ачыкларга зур мөмкинлек бирә.

                               

                                     Файдаланылган әдәбият.

  1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан: Матбугат йорты  нәшрияты,1997. – 20 б.
  2. Кузьмина Х.Х. Этнолингвистика: актуаль мәсьәләләр һәм бурычлар// Фәнни язмалар – 2004. – Казан: Школа, 2005. – Б.151-154
  3. Леонтьева Т.В., Кадирова Э.Х. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылы керәшеннәрендә туй йолалары терминнары//Актуальные проблемы физико-математических и гуманитарных наук. – Казань, Зеленодольск, 2012.- 344 б.
  4.  Леонтьева Т.В., Кадирова Э.Х. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында кайбер календарь бәйрәмнәрне үткәрү турында// Татарская лингвокультурология: проблемы и  перспективы. – Казань, 2013. – 199б.
  5.  Леонтьева Т.В., Кадирова Э.Х. Кайбыч районы Зур Тәрбит авылы керәшеннәре сөйләмендә географик атамалар// Татарская лингвокультурология: проблемы и  перспективы. – Казань, 2014. – 141б.
  6.  Леонтьева Т.В., Кадирова Э.Х. Кайбыч районы Олы Тәрбит керәшеннәрендә туганлык терминнары// Хаков укулары – 2013. – Казан: Ихлас, 2014. – 180 б.
  7. Церковная книга с. БольшоеТябердино.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...