Яңа алымнар - уңай нәтиҗә
проект на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Безнең өчен иң мөһим документка-“Әдәбияттан гомуми белем бирү стандарты”на мөрәҗәгать итик әле. Әлеге документта әдәбият дәресләренең балаларны рухи яктан тәрбияләү, матурлыкны күрергә, дөрес укырга өйрәтү кебек максатлары күрсәтелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_alymnar_-_unay_ntizh.docx22.52 КБ

Предварительный просмотр:

                        Яңа алымнар – уңай нәтиҗә

Мәктәпнең  баш максаты  укучыларны   шәхси

һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга                      

тормыш   көрәшендә егылып тапталмас өчен

                                                         зарур булган куәтне бирмәктер.

                                                   

Галимҗан Ибраһимов

 

Әйе, әдәбият дәресләренең төп максаты -  балаларны эшләргә өйрәтү.Күрәбез, әдип эшләргә өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тота.

   Безнең өчен иң мөһим документка-“Әдәбияттан гомуми белем бирү стандарты”на мөрәҗәгать итик әле. Әлеге документта әдәбият дәресләренең балаларны рухи яктан тәрбияләү, матурлыкны күрергә, дөрес укырга өйрәтү кебек максатлары күрсәтелә.Бу стандарт дәресләрнең эчтәлеген тамырдан үзгәртүне таләп итә: гамәлдәге ятлап сөйләргә өйрәтү принцибын укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерүгә алыштыра. Дәүләт стандартының әдәбият дәресләренә караган төп таләбе мондый: “Тормышта очраган кыенлыкларны җиңү юлларын табарлык мөстәкыйль фикерләргә күнектерү”.

     Әдәбият дәресләрендә бу таләп ни дәрәҗәдә үтәлә  соң?

Безнең мәктәптә татар теле укытучыларының методик берләшмәсе нәтиҗәле эшли. Утырышларның берсе балаларга әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланды.Анда әлеге  юнәлештә башкарылган эшләрнең кайберләре анализланды, укытучылар тәҗрибә уртаклашты, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

  Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше, дигән. Галим Р.Фәхреддин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә девиз итеп алырга мөмкин:”Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”

  Әйе, әхлаксыз баланың рухы да сәламәт булмый. Кешенең күңел сафлыгы, гүзәл холкы барлык байлыктан да өстенрәк, дибез.Шуңа күрә хәзерге чорда бездән укыту-тәрбия эшен оештыруның яңа формаларын эзләү һәм аларны нәтиҗәле файдалану таләп ителә.

 Шушы максаттан чыгып,  укытучыларыбыз  әдәбият дәресләрен укытуда А.Яхин методикасы алымнарын куллана башладылар.Ә аның технологиясенең сере нәрсәдә соң? Ул традицион алым белән укытудан нәрсәсе белән аерыла?

  Җавап эзләүне башлангыч сыйныфларда әдәби уку дәресләрен укытудан башлыйк.

Беренче сыйныфта укучылар әсәр төзелеше белән таныша. Әсәрдә авторның ничек катнашуын өйрәнәләр. Күренмичә катнашкан авторны укучылар әсәрдәге сүзләрнең көтелмәгән яктан хәрәкәткә килүеннән табалар. Балалар автор куллана торган  сәнгать телен өйрәнү өчен, фикер элементлары булган “предмет”, “сыйфат” кебек дәрес саен кирәкле төшенчәләр белән танышалар.

  Икенче сыйныфта укучылар  бәйләнешләрнең төрләре белән таныша, әсәрдә аларны табарга өйрәнә башлыйлар.

  Өченче сыйныфта, үткән ике елдагы белемнәреннән файдаланып, әдипләр тасвирлый торган төп объектларның берсе хис белән таныша һәм аны табарга күнегә. Алар, әсәрне автор үзе бүлгән кебек, өлешләргә бүлә.

  Дүртенче сыйныфта балалар  элек алган белемнәрдән файдаланып, гади төзелешле әсәрләргә анализ ясый башлый, башка сәнгать алымнары белән таныша. Балаларның үзләренә  ышанычы, кызыксынуы , укуга омтылышы арта.

 Уздырылган  дәресләрдә дөрес уку, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, логик фикерләү сәләтен үстерү белән бергә, балаларга”намус”, “вөҗдан” төшенчәләрен аңлату, аларны дөрес сөйләргә өйрәтү максаты куела Баланың тәртибен, үз-үзен тотышын тормышчан мисалларга нигезләнеп аңлату аеруча нәтиҗәле була. Яшьтәшләренең эш-гамәлләренә бәя биргәндә,бала аның урынына үзен куеп карый ала.Күргән-белгән әйберләр турында фикер йөртү дә, уйлаганын әйтеп бирү дә анда кыенлык тудырмый.

  Яхин методикасы безне күп нәрсәгә өйрәтә. Иң йомшак баланы да китапка тарта, әдәби әсәр укырга мәҗбүр итә. Бала үз уңышларын күрә,кызыксына. эзләнә, фикер йөртә.

  Логик эзлекле, иҗади фикерләү күнекмәләрен камилләштерү өстендә укучыларның эшчәнлеген  Ә.Еникинең “Буранда” хикәясе буенча үткәрелгән дәрес  барышын  кыскача гына   ассызыклап  үтәсем килә.

  Максат: а) Язучы иҗатында сурәтләү чараларының сәнгати йөкләмәләрен табу;

                б) “Бәхет” төшенчәсенә язучы мөнәсәбәте: бүгенге көн белән аваздашлыгы, каршылыклы фикерләре нигезендә укучыларда әлеге төшенчәгә карата үз мөнәсәбәтен, үз карашын тудыру.

             в) логик эзлекле , иҗади фикерләү күнекмәләре булдыру, әсәргә салынган төп фикерне ачыклау.

 1. Метафорадан торган сюжет бирелеше: бала елау, юлдагы буран, төн үтеп яктыру;

2. Вакыт төшенчәсе белән бәйле вакыйгалар:

Мостафа дустына керә – бүгенге көн;

Истәлекләр – үткән вакыйгалар;

3. Кабатлаулар:

Бала елый- аналар бала үстергәндә күпме җәфа чигә;шуның белән бергә Мостафаның кичерешләре арта.

Буран – кичерешләр дәрәҗәсен чагылдыра.

Кышкы – әлеге кичерешләрнең дәрәҗәсе.

Төннең көнгә әверелеве – хата уйлардан аерылу.

Төп вакыйга – буран булуга карамастан юлга чыгу, әнисен күреп,гафу үтенергә теләү, әнисенең үлеме.

Әсәрнең эчтәлеге: Мостафаның хисе.

Автор үзенчәлеге: арттыру алымын уңышлы куллану.

Арттыру: бала төне буе елый, күз ачкысыз буран, берничә минут кала әнисе үлеме.

Әсәрнең темасы: кешенең бәхетсезлеге.

Чагыштырулар

- Әмма бала усал!- диде Мостафа һәм үзе, бизгәкле кеше кебек, ашыгып-ашыгып киенә иде.

- Әнә алма кебек кып-кызыл яңаклы бер яшь хатын урам коесыннан    су чыгара. Өй түбәсендә “кар-кар” итеп карга карылдый иде.

- Аның яме киткән. Төсе балавыз кебек саргайган. Күзләре төпкә баткан. Кул һәм аягы салкын,күкрәге бер кабарып, бер төшеп авыр-авыр сулый.

- Аның инде кул-аяклары сизми, кузгалмый, салкын һәм авыр ташлар шикелле түбән тарталар.

 Эпитет:

- Читләрдә бернәрсә дә күренми, тик кар диңгезе  генә кайный.

 - Мостафаның колагы яныннан искән  әллә нинди йомшак, шәфкатьле бер җил агылып, киңәшеп кенә: ”Әйт, Анам!-дип әйт. – Егерме ел инде...ишетәсеңме?” –ди иде.

  Бу сәнгть әсәренең башыннан ахырына кадәр автор белән укучы диалогы ята.Автор үзенең фикерен дә, хисләрен дә әйтеп бирми, аларны укучылар әсәр эчендәге бәйләнешләр аша үз зиһенен эшкә җигеп таба.

“Әсәр уку – укучының автор белән бергә иҗат итүе ул,” –ди А.Яхин.

 Укучылар үзләре нәтиҗә ясыйлар, әсәрнең төп идеясен  формалаштыралар. Әсәргә анализ ясаганда, лирик геройны табу, аның хис-кичерешләрен табу билгеләү  укучыларга кызыклы.Алар уйлыйлар, нәтиҗә ясыйлар, үз фикерләрен әйтәләр, дәлилләргә омтылалар. Авторның табышына юлыгып, аңлап, үзләре канәгатьләнү, сөенү хисләре кичерәләр, ялгыша-ялгыша, ялгышларын төзәтә-төзәтә белем алалар.

   Йомгаклап әйткәндә, А.Яхин методикасы алымнарын  дәресләрендә куллану әдәбиятка кызыксыну тәрбияли, иҗади фикер йөртергә өйрәтә һәм әхлак тәрбиясе дә бирә.  Ә әхлак тәрбиясе бирү- дәвамлы, эзлекле, күп вакыт таләп итә торган эш.

Язмамның башы  методик берләшмә утырышында  әхлак тәрбиясе мәсьәләсенә  карата фикер алышуыбыз  турында иде . Инде утырышының карарын да  язып үтәсе  килә.Татар теле укытучылары  белән фикер алышканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдек: яңа таләпләр  үтәлсен өчен, яңа программа буенча төзелгән дәреслекләр белән эшләргә  кирәк.Укучыларга файдалы белемне фәкать дәреслек эчтәлеге генә бирәчәк дигән  фикердә калдык. Без, укытучылар, һәрвакытта эзләнү юлында.

 Чыгышымның азагын да Г.Ибраһимов сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

             “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм    эзләгәнен  үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”.

Кулланылган әдәбият:

  1. Абдуллин А. Әдәбият дәресләрендә сәнгать әсәрләреннән файдалану. А.Абдуллин.

           Мәгариф журналы. №8.2011.

      2.  Фәхреддин Р.Ф. Җәвамигуль - кәлим шәрехе. - Казан: “Рухият”  нәшрияты,

           2005.- 352 б.

  1. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар  югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003, - 159б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү алымнары

Бүгенге мәктәптә мөһим бурычларның берсе – балаларның сәләтләрен ачу өчен җирлек тудыру, сәләтле укучыларны үстерү.  Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы...

Хаталарны булдырмау юнәлешендә эш алымнары.

Татар телен дәүләт теле буларак өйрә­нүче укучылар белән эшләүче укытучылар алдында балаларны аралашуга өйрәтү бурычы төп максат итеп куелса да, язу — телнең грамматик формасы буларак, аралашуда гаять...

Фантастик әсәрләрне өйрәнү алымнары

Хезмәт тулысы белән урта мәктәп программасында бирелгән фантастик әсәрләр өстендә эшләүнең теоретик нигезләрен бирүгә багышланды. Һәр параграф бер фантастик әсәрнең өйрәнү юнәлешләрен күрсәтүдән гыйба...

Укучыларны бердәм дәүләт тестларына әзерләү алымнары

9 сыйныф укучыларын бердәм дәүләт тестына әзерләгәндә кулланырга була...

Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар

Чыгыш.Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар...