Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар
тест на тему
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына аттестация узу өчен тестлар
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
test_t.t._edebiyat.docx | 56.8 КБ |
Предварительный просмотр:
Синтаксис
1. Синтетик кушма җөмләгә хас булмаган үзенчәлекне билгеләгез.
- иярчен җөмләнең чиге бәйләүче чара белән билгенә;
- иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин;
- бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;
- иярчен җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала.
2. Иярчен ия җөмләне билгеләгез.
1) Дөнья өчен эшләсәң, шул – яшәвең кадере.(М)
2) Учагы нинди, ялкыны шундый.(М)
3) Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)
4) Күрә: дөньялар үзгәреп килә.(М)
3. Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.
1) Хәтирә апа Гөлшәһидәгә кунак килгәнне әйтте. (Г.Ә.)
2) Ул мин юкта әнием белән сөйләшкән, минем хәл-әхвәлләрне белә икән. (А.Расих)
3) Малай, үз хәлен үзе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды (Р. Низамиев)
4) Учагы нинди, ялкыны шундый. (М)
4. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс. (М)
1) иярчен хәбәр җөмлә;
2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3) иярчен аергыч җөмлә;
4) иярчен ия җөмлә.
5. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Халкыбыз тик нәрсә чәчсә, без шуны урдык кына... (Ш.Бабич)
1) иярчен тәмамлык җөмлә;
2) иярчен шарт җөмлә;
3) иярчен күләм;
4) иярчен аергыч.
6. Бирелгән җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелу чагылдырылган очракны билгеләгез.
Барысы да (1) мәхәббәтем дә (2) сафлыгым да (3) көчсезлегем дә (4) бары сы да(5) кайнар яшьләр булып (6) чыкты йөрәгемнән. (Ә. Еники)
- 2, 3,4, 5;
- 1, 2, 3, 4;
- 1,4,5;
- 2,3.
7.Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан очракны билгеләгез.
Ул арада бәхет һавасы, инеш белән үләннәрдән һәм җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. (С.Гаффарова)
- ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган вакыт хәле ияртүче сүздән ераклашкан;
- ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган рәвеш хәле ияртүче сүздән ераклашкан;
- синтетик максат җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан;
- синтетик вакыт җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан.
8. Бирелгән гади җөмләнең төрен билгеләгез.
Елга ага – суын алып булмый. (Ә.)
- үтәүчесез җөмлә;
- билгеле үтәүчеле фигыль җөмлә;
- гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә;
- билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә.
9. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ... куела.
1) өтер;
2) ике нокта;
3) сызык;
4) бернинди дә тыныш билгесе куелмый.
10. Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән ... .
1) бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмый;
2) өтер белән аерыла;
3) ике нокта белән аерыла;
4) сызык белән аерыла.
11. Катлаулы кушма җөмлә ... компоненттан тора.
Азмы, күпме вакыт үткәндер, бик каты ишек дөбердәтүгә Садыйк уянып китте, ул арада булмады, түрдә әнисе ут алды, ишек ачылды, тыштан әллә никадәр стражниклар белән бергә үрәтник килеп керде. (Г. Исхакый)
- 4;
- 5;
- 7;
- 6.
12. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.
Жан бомба җимергән зур йортның чарлагына менеп посты. (Ш.Рәкыйпов)
- билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә;
- ике составлы гади җөмлә;
- аналитик иярчен урын җөмлә;
- синтетик иярчен аергыч җөмлә.
13. Гади җөмләне билгеләгез.
1) Әйтер фикере булмаганга, озын-озак сөйли. (Р. Батулла)
2) Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең барлыгын, өстенлеген расларга тырыша: һөнәре, сәнгате белән мактана, көч сынаша, булдыклыгын күрсәтә – җир йөзендә мәртәбәле урын даулый (М.Галиев)
3) Төшүе авыр булырлык югары урынга менергә кызыкма. (Р.Фәхретдинов)
4) Эшләп ашасаң тәмле була. (М.)
14.Җөмләнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү үзлеге ... дип атала.
1) хәбәрлек;
2) ачыклык;
3) модальлек;
4) аныклык.
15. Аерып алынган сүзтезмәләр арасыннан ялгыш очракны билгеләгез.
Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. (Г.Бәширов)
- йомшак кар;
- кар өсте;
- беренче эзләр;
- тармаклы-җәлпәкле эзләр.
Фонетика
- Фонема дип, телдәге ... атыйлар.
- аерым әйтелә алу мөмкинлегенә ия булмаган тел берәмлеген;
- сүзләрне һәм морфемаларны төзи, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеген;
- сүзләрне һәм җөмләләрне төзи, аларны язуда чагылдыра тоган иң кечкенә язу берәмлеген;
- төрле аваз үзгәрешләрен.
- Сузык авазларның дифференциаль билгеләре буенча сүзне табып билгеләгез: 1нче сузык: арткы рәт сузыгы, иренләшкән; 2нче сузык: арткы рәт, урта күтәрелеш, кыска сузык аваз.
- утын;
- үлән;
- урам;
- үрнәк.
- Татар телендә дифтонгларның ... төрләре бар.
- алгы һәм арткы;
- түбән, югары;
- кыска, озын;
- күтәрелмә, төшерелмә.
- [д] авазы:
- кече тел, ярымйомык,яңгырау, борын авазы;
- ирен-теш, саңгырау, шаулы, авыз авазы;
- тел уртасы, өрелмәле, яңгырау, авыз авазы;
- тел алды, йомык, шаулы, яңгырау, авыз авазы.
- Кече тел ассимиляциясе кичергән лексик берәмлекне билгеләгез.
- унбиш;
- болыннар;
- көзсез;
- иртәнге.
- Әнкәй, иҗтимагый, алдынгы, киеренке сүзләрендә ... күзәтелә.
- ассимиляция;
- диссимиляция;
- диэреза;
- аккомодация.
- Аз – әз, акрын – әкрен, әни – ана сүзләре ...
- сингармоник параллельләр;
- фонема вариантлары;
- диалекталь сүзләр;
- авазлар чиратлашуы.
- Редукция күренеше ... күзәтелә.
- басымсыз иҗекләрдә;
- ике сүз арасында;
- сүз эчендә авазларның урыннары алмашкан очракта;
- басым төшкән иҗекләрдә.
- Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә ... күренеше күзәтелә.
- протеза;
- эпитеза;
- эпентеза;
- апокопия.
- Кушымчалар үзләренә басым алмаган очракны чагылдырган рәтне билгеләгез.
- –мый//-ми, - са//-сә, -ча//-чә;
- –ма//-мә, -да//-дә, -ыбыз//-ебез;
- –ма//-мә, -мый//-ми, -мын//-мен;
- –дай//-дәй, -лык//-лек, -чы//-че.
- Байрак – баерак,ак сакал – аксакал, биш бармак – бишбармак сүзләре ... нигезләнеп языла.
- морфологик принципка;
- фонетик принципка;
- тарихи-традицион принципка;
- дифференциацияләнгән язылышка.
Лексикология
- Сүзнең атау вазифасы, әйберләргә, күренешләргә исем бирү закончалыклары лексикологиянең ... тармагында өйрәнелә.
- ономастика;
- антропонимика;
- топонимика;
- ономасиология.
- Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган тармак ... тармагында өйрәнелә.
- ойконимия;
- этимология;
- семасиология;
- лексикография.
- Кызыл кара, ак кер, кара аккош мисаллары тел гыйлемендәге ... күренешен чагылдыралар.
- синекдоха;
- омоформа;
- метонимия;
- катахреза.
- Яңгырашы ягыннан якын, төрле мәгънә белдергән сүзләрне ... дип атыйлар.
- паронимнар;
- омоформалар;
- антонимнар;
- каламбурлар.
- Күпмәгънәле сүзне билгеләгез.
- өстәл;
- урындык;
- дәфтәр;
- борын.
- Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә ... мәгънә дип атала.
- туры;
- конкрет;
- абстракт;
- сигнал.
- Оксюмороннардан гына торган рәтне билгеләгез.
- күпчелек- азчылык, җир – су, азатлык- бәйлелек;
- күндәм, карусыз, тыңлаучан;
- оеды, сүнде, нәвем базарына китте;
- чын ялган, бай хәерче, ирекле әсир.
8.Эвфимизмны чагылдырган рәтне билгеләгез.
1) тазару;
2) юанаю;
3) түгәрәкләнеп китү;
4) ябыгу;
9. Тарихи сүзләрдән торган рәтне билгеләгез.
1) ут, утар, сарут, алабута;
2) углым, тулуг, егълау, багла;
3) айбалта, су башы, ясак, тархан;
4) тоҗым, нәҗәгай, сыкы, чүпләм.
Морфология
- Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
- авыл- даш- лары –бызга;
- авылдаш-лар-ы-быз-га;
- авыл-даш-лар-ыбыз-га;
- авылдаш-лар-ыбыз-га.
- Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып ... санала.
- тотрыклы сүзтезмәләр;
- кушма сүзләр;
- тезмә сүзләр;
- парлы сүзләр.
- Артык җавапны билгеләгез.
Татар телендә исемнәр ... була.
- тамыр;
- ясалма;
- кушма;
- катлаулы.
- Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
- ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
- туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
- күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык;
- исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык.
- ... бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
- саф сыйфатлар;
- нисби сыйфатлар;
- ясалма сыйфатлар;
- асыл сыйфатлар.
- Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
- –лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;
- –лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
- – даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
- – ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.
- Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.
- чама саны;
- бүлем саны;
- җыю саны;
- микъдар саны.
- Җөмләдә ия булып килгәндә ... саны исемләшә.
- тәртип саны;
- микъдар саны;
- җыю саны;
- бүлем саны.
- Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
- теге, әнә, андый, шул;
- һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
- никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
- синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар.
- ... икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.
- теләк фигыль;
- боерык фигыль;
- шарт фигыль;
- кире шарт фигыль.
- Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
- калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч;
- уйлый-уйлый, сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
- караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
- йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган.
- Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан, башлан, киел, карал.
- йөкләтү юнәлеше;
- төшем юнәлеше;
- кайтым юнәлеше;
- уртаклык юнәлеше.
- Татар телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр... мәгънәсен белдерәләр.
- хикәяләү;
- эшнең үткәндә эшләнгән булу;
- үтенү;
- теләк.
- Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
- – лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
- – маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, - мак/-мәк;
- – р,-ар/-әр, - мас/-мәс, -п, -ып/-еп;
- –ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.
- Кисәкчәләр ... сүз төркеме булып торалар.
- төрләндергеч;
- бәйләгеч;
- ярдәмлек;
- модаль.
ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА
1. Әсәрне укыгыз. Лирик геройның язмышын төгәл чагылдырган җөмләне күрсәтегез.
СОҢГЫ СҮЗ
Баллада
Иң беренче зур сугышка керәм бүген.
Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
Идел буйларына якты киңлекләрдә ―зәңгәр күгем,
Зур сугышка керәм бүген.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кйтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Мин кайтырга тиеш туган илгә,
Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
Сабантуйга алган киемнәрем калды чөйдә,―
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш.
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Инде күптән гөрләп ташу акты бездә,
Инде күптән очар кошлар кайтты бездә.
Мин бердәнбер көтеп алган малай идем нәселебездә, ―
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Илгә кайтыр өчен исән килеш,
Без җиңәргә тиеш. М. Әгъләмов. 75 нче ел.
1) җиңү яулап исән-имин кайта
2) беренче бәрелештән соң яраланып кайта
3) беренче бәрелештә үк һәлак була
4) хәбәрсез югала
2. Түбәндә китерелгән фикернең авторын күрсәтегез.
«Вәгазь һәм бер төркем кысынкы низамнар белән генә шәкерткә бер нәрсәне дә төшендерү мөмкин түгел генә дип әйтмим, бәлки ул эшләрне бер төрле нәфрәтлендергеч күрсәтергә генә ярыйдыр. Милли рух кертү, милли рухта тәрбия итү шәкерткә «Менә син милли бул, үз милләтеңне сөй, аңа мәхәббәт ит» дию белән генә була торган бер нәрсә мени ул!»
1) Ризатдин Фәхреддин
2) Фатих Әмирхан
3) Галимҗан Ибраһимов
4) Гаяз Исхакый
3. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырендәге образларны дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) лирик герой, бишек җыры, әкият, дога, туган тел
2) әти-әни, әби-бабай, туган тел, лирик герой, дога
3) лирик герой, әни, әби, дога, туган тел
4) туган тел, лирик герой, әби, әти-әни, әкият
4. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.
Нәрсәгә дә булса бирелә торган бәяне образлы итеп әйтә торган кыска халык авыз иҗаты әсәре .... дип атала
1) мәкаль
2) табышмак
3) әйтем
4) мәсәл
5. Нокталар урынында булырга тиешле жанр атамасын күрсәтегез.
Сөйләп бирүгә нигезләнгән, гади вакыйгаларны, тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кешенең бер сыйфатын сурәтли торган жанр ... дип атала.
1) әкият
2) хикәя
3) риваять
4) мәзәк
6. Кайсы әдип үзен “зәгыйфь ”, “кол” дип атый
1) Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари
2) Габделҗаббар Кандалый
3) Мәүлә Колый
4) Кол Гали
7. XIX гасыр татар әдәбияты мирасы булган әсәрне күрсәтегез
1) “Идегәй”
2) “Җөмҗөмә солтан”
3) “Хисаметдин менла”
4) “Банкрот”
8. “Дусларга бер сүз” шигыре, Кәҗүл читек”хикәясе, “Кораб” шигыре, “ Банкрот” комедиясе, “Галиябану” драмасы кайсы чор татар әдәбияты мирасы, күрсәтегез.
1) Борынгы чор татар әдәбияты
2) Урта гасыр татар әдәбияты
3) XIX гасыр татар әдәбияты
4) XX йөз башы татар әдәбияты
9. Түбәндәге шигырьнең персонажларын төгәл күрсәтегез.
Бәхетлеме син бүген?
–– Хәтерлим:
бөтен дөньяны вәгъдә иткән идем кайчандыр...
Мин сиңа үземне генә бирә алдым – алдадым...
–– Һәм сүзеңдә тора алдың, кадерлем (Ренат Харис)
1) лирик герой һәм берәү
2) кыз белән егет
3) ир белән хатын
4) гомер юлын бергә узган ир белән хатын
10. Бу шигырь нәрсә турында? Җавабын күрсәтегез.
Язгы кәеф.
Беренче тере чебен!
Ничек кул күтәрәсең!.. Равил Фәйзуллин
1) мәрхәмәтлелек турында
2) яз турында
3) язны сагыну турында
4) чебен турында
11. Сюжет элементлары дөрес саналган вариантны күрсәтегез.
1) пролог, тема, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация
2) эпилог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш
3) экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, идея
4) пролог, экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш, эпилог
12. “Әдәбият – Литература “предметының өйрәнү объектын күрсәтегез.
1) әдәби әсәрләр
2) халык авыз иҗаты әсәрләре
3) әсәр
4) күренекле әдипләр иҗат иткән әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләре
13. Әдәби төрләр дөрес саналган вариантны күрсәтегез.
1) Чәчмә, тезмә, драма, юмористик
2)лирика, эпос, лиро-эпик, драма
3) чәчмә, тезмә, драма, халык авыз иҗаты
4) чәчмә , тезмә, юмористик, лиро-эпик
14. Әсәр эчтәлеген өйрәнү ничек була? Җавабын күрсәтегез.
1) сюжет сөйләү
2) персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу
3) әсәрнең сюжетын өйрәнү һәм темасын, анда күтәрелгән проблеманы, автор фикерен, идеясен, мәгънәсен ачыклау
4) сюжет сөйләү , персонажларга бәяләмә бирү һәм авторы белән танышу
15. «Литературное чтение- Әдәби уку» «Литература- Әдәбият» предметын укытуның белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары концепциясендә ассызыкланган бурычларын күрсәтегез.
- йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; халык авыз иҗаты әсәрләрен, әдиплрне һәм аларның әсәрләрен өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү
- әсәрне укый һәм анализ ясый, бәя бирү, үз текстын төзи белү күнекмәсе формалаштыру; әдәбиятны сүз тудырылган образ сәнгате буларак өйрәнү, әдәбиятның “мәңгелек” темасын танып белү; әдәби төрләр һәм жанрларын, әдәбиятның үсеш тарихын үзләштерү, гомумикешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалаштыру.
- йөгерек уку, язма һәм телдән сөйләм күнекмәсен үстерү; әдиплрне һәм аларның әсәрләрен өйрәтү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, әдәби мираска мәхәббәт тәрбияләү;
- әдәби әсәрләргә анализ ясый белү күнекмәсе формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү, рухи –әхлаки тәрбия бирү
16. Әдәби әсәр темалары төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез.
1) милли, тарихи, мәңгелек, персональ
2) мәхәббәт, тынычлык, автобиографик, аталар һәм балалар
3) буыннар , тарихи, бәхет, шәхес
4) мәхәббәт, сугыш , биографик, буыннар.
17. Әдәби әсәр пафосы төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) героик, романтик, трагик, драмматик, сентименталь, сатирик, комик
2) трагик, драмматик, сентименталь, сатирик, комик
3) сентименталь, сатирик, комик, героик, романтик, трагик
4) комик, героик, романтик, трагик, драмматик
18. Әдәби вакыт төрләрен дөрес биргән вариантны күрсәтегез
1) төгәл, билгесез, хыялый, мифологик, үткән, бүген, киләчәк
2) туган нигездә үткән вакыт, серле вакыт, чит җирдә үткән вакыт, шомлы вакыт
3) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, көтелгән вакыт, мәгънәсез вакыт
4) үткән вакыт, хәзерге вакыт, киләчәк вакыт, әкичти вакыт, көтелмәгән вакыт
19. Халык авыз иҗаты төрләре дөрес саналган вариантны күрсәтегез
1) лирик, лиро-эпик, эпик
2) тезмә, юмористик, лиро-эпик
3) лирика, лиро-эпик, мифологик
4) чәчмә, тезмә, драма, эпик
20.Эпик төргә караган жанрларны дөрес билгеләгән вариантны күрсәтегез.
1) хикәя, очерк, хикәят, новелла, әкият, повесть, роман
2) очерк, хикәят, баллада, новелла, әкият, повесть, роман
3 ) хикәят, хикәя, повесть, роман, мәрсия
4 ) очерк, хикәя, касыйдә, новелла, әкият, повесть, роман
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кирәкле материаллар...
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабында катнашучы Музафарова Лилия Илдар кызына бәяләмә
Музафарова Лилия Илдар кызына бәяләмә...
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен тестлар
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен тестлар...
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш....
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар....