Әдәп төбе - матур гадәт.
классный час (6 класс) на тему

Бүгенге көндә балаларда миһербанлылык. өлкәннәрне хөрмәт итә белү кебек күркәм сыйфатлар. кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия.Шуны истә тотып. мин үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмәләр үткәрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dp_tobe_-matur_gadtword_2.docx23.51 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Әдәп төбе – матур гадәт.

                                        (Сыйныф  сәгатендә әңгәмә).

  Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар, кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру, яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, мин үз-үзеңне әдәпле тоту турында әңгәмәләр үткәрәм.

Җиһазлау:магнитофон,  проектор. шырпы кабы, лимонад  шешәсе, этикетка, һәр укучы алдына кую өчен “Исеңдә тот!” дип язылган карточкалар әзерләп куела.

     Әңгәмә телдән  журнал рәвешендә үткәрелә. Слайдта  журнал битләре ясала һәм аларга журнал битләренең исемнәре һәм кагыйдәләре языла.

1 нче бит. “Исәнмесез!” Кешеләр белән һәрвакыт исәнләшеп  йөр! Ничек исәнләшү дә бик әһәмиятле.

2 нче бит. “Этикет, этикетка”. Үзеңдә яхшы гадәтләрне тәрбияләргә кирәк!

3 нче бит. “ Үзара аралашу гасыры”. Кече яшьтән үк кешеләр белән аралашырга өйрәнергә кирәк.

4 нче бит. “ Әдәп төбе-матур гадәт”. (Сораулар һәм биремнәр бите.)

Укытучы: “Журналның  1 нче битен ачабыз”,- ди һәм укучыларга сораулар бирә.

-Укучылар , бу “биттә” нинди сүз язылган, кычкырып укыйк әле.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез, балалар! Кешеләр бер-берсе белән исәнләшкәндә : салют,привет ,сәлам, чао,әссәламегалейкем! сүзләрен кулланалар. Ә борынгы Кытай , Монголия, Мисыр кешеләре “Сез бүген тамак ялгадыгызмы?” дип исәнләшкәннәр. Кешеләр бер-берсен төрле хәрәкәтләр , ишарәләр белән дә сәламләгәннәр ( мәсәлән,элек аксөяк хатын-кызлар тез чүккәннәр, мушкетерлар, гәүдәләрен иеп, зиннәтле эшләпәләрен селкеп торганнар һ.б.). Хәзер исә хәрбиләр бер-берсенә честь биреп узып китәләр, ике ир кеше очрашса, алар кул кысышып исәнләшәләр, ара ераграк булса, кул болгыйлар. Кешеләр бик озак күрешмичә торганнан соң очрашканда бер-берсен кочаклап алалар.

Бер шагыйрь “ Исәнмесез” дигән шигырендә болай дип яза( шигырьне укучы яттан сөйли):Исәнмесез!

Танышлар булмасак  та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек.

Исәнмесез!

Бер-беребезгә  нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты  тормышта?

Укытучы әңгәмәне дәвам итергә:

-Исәнләшкәч, “ бер тамчы шатлык арта икән тормышта”. Димәк , “Исәнмесез!” дигән гади һәм гадәти сүз “Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор, мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә мине хөрмәт итүеңне телим. Мин сиңа исәнлек,тынычлык,шатлык,бәхет телим”, дигән мәгънәне белдерә. Исәнләшергә теләмәү яки минем белән исәнләшкән кешене ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышу һәрчак  һәм һәр халыкта да зур әдәпсезлек һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү итеп саналган. Ничек исәнләшү дә зур әһәмияткә ия. Өлкән кеше, укытучы белән яки малай белән кыз очрашканда һ.б. очракларда иң беренче булып кем исәнләшергә тиеш? Хәзер шул сорауларга җавап биреп карыйк.

Мәктәп коридорында укытучылар сөйләшеп тора. Алар арасыннан Камил  үзенең класс җитәкчесен күреп ала һәм укытучылар яныннан үтеп киткәндә, тыйнак кына “ Исәнмесез, Галия Искәндәровна”,- ди. Әйтегез әле, Камил дөрес исәнләшкәнме? (Укучылар бу очракта мөгаллимнәрнең барысына берьюлы “Исәнмесез!” дип әйтергә кирәклеге турында сөйлиләр.) күргәнегезчә , тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше кече яшьтән үк башкалар белән исәнләшү, аралашу кагыйдәләрен белергә тиеш.

      Хәзер журналыбызның икенче битен ачыйк. Үз-үзеңне әдәпле тоту алымнарын билгели. Кешеләр белән аралашканда тышкы  кыяфәт, бит-йөзнең нинди булуы да зур әһәмияткә ия. Сезнең “этикетка” дигән сүзне дә ишеткәнегез бар. Шырпы тартмасындагы , лимонад шешәсендәге, кибеттән сатып алынган киемдәге һ.б. әйберләрдәге кәгазьләрне  (этикетлар күрсәтелә)этикетка дип атыйлар. Анда әйбернең исеме. үлчәме, кайчан чыгарылуы, аның турындагы башка белешмәләр күрсәтелә.

     Этикетка бик  кирәкле әйбер. Күз алдына китереп карагыз: тәмле лимонад суы шешәсенә  “Серкә” дигән язу ябыштырылган булса, бу эчемлекне безнең беребез дә авыз итеп карарга теләмәс иде, билгеле. Кешенең киеме, йөзе,  үз-үзен тотышы этикетка шикелле. Алар кешенең ниндилеген, характерын сиземләргә ярдәм итәләр. Шапшак, тупас, әдәпсез кешеләр яныннан тизрәк китәсе килә. Ә тәрбияле кешене тирә-юньдәгеләр  ярата һәм хөрмәт итә.

    Шулай итеп, “этикет”һәм “этикетка” сүзләренең тамырлары (француз телендә) бертөрле. Ләкин бу сүзләр арасында аерма бар. Этикетка- әйбернең тышкы күренешенә генә бәя бирә. Ә бит начар товарга да яхшы этикетка тагарга мөмкин. Кешенең әдәплелеге эчке культурага бәйле. Кешенең әдәплелеге эчке культурага да бәйле.Кайчак зәвык белән киенгән кешеләр арасында да әдәпсезләр очрый. Халык андыйлар турында, “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, дип әйтә.

Хәзер журналыбызның 3 нче битен ачыйк.”Үзара аралашу гасыры” дип атала ул. Егерме беренче гасырны атом, космос, кибернетика гасыры диләр. Ә безнең өчен ул “үзара аралашу гасыры” .Без укыйбыз,эшлибез, җәмәгать эшләре башкарабыз. Кинофильм карыйбыз, театрда булабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, кунакка йөрибез...Менә шушы вакытта кешеләрбер-берсе белән якыннанрак танышалар.Сез классташыгыз белән биш-алты сәгать буе бер парта арасында утырасыз. Коридорда, урамда сөйләшәсез. Шулай бер-берегезне якыннанрак беләсез, үзара дуслашасыз,үзара дустанә мөнәсәбәттә буласыз. Кешеләрнең кәефе дә үзара нинди мөнәсәбәттә булуына карап үзгәрә. Димәк, без кешенең өстәл янында үз-үзен тотышына, йөрүенә, утыруына, исәнләшүенә. кешеләргә ничек эндәшүенә битараф түгел. Кайберәүләр:”Үз-үземне ничек тотуым – минем шәхси эшем!”-дип уйларга мөмкин.Әмма без утрауда ялгыз яшәмибез. Безнең тирә-ягыбызда кешеләр. Шуңа күрә кече яшьтән үк кешеләр белән аралашырга өйрәнергә кирәк. Кешеләрнең бер-берсе белән үзара аралашу культурасы меңнәрчә ел дәвамында барлыкка килгән кагыйдәләргә нигезләнгән.

Күренекле педагог В.А.Сухомлинский бу турыда: “Сез кешеләр арасында яшисез. Сезнең һәр гамәлегез, һәр теләгегез кешеләргә тәэсир итә. Шуны онытмагыз: теләк белән мөмкинлек арасында чик бар. Кылган гамәлләрегезне күз алдыннан кичерегез: сез кешеләргә явызлык, күңелсезлек китермисезме? Һәр эшегез тирә-яктагы кешеләргә яхшылык китерерлек булсын”,- дип язган. Бу киңәшне онытмагыз.

Әңгәмә дәвам иттерелә.

-Хәзер журналыбызның 4 нче битен ачабыз..- ди укытучы. – “Ул “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Берничә мисал китереп узыйк.

-Иптәшегезне уйнарга дәшәм дип, сез ул яшәгән йортка  атылып килеп кердегез, ди. Ишекне иптәшегезнең әнисе ача. Сез:” Камил өйдәме?”- дип сорыйсыз.ә бит монда бөтенләй башка сүз әйтелергә тиеш...

-Ә хәзер сезнең чисталыкка нинди мөнәсәбәттә булуыгызны ачыклап китәргә кирәк. Гигиена – этиканың бер юнәлеше ул. Кулларыбызның  чисталыгын тикшерик.Беренче сорауга җавап биреп карыйк.( Талгын музыка уйнатыла).

-Учыгызны аска каратып, кулларыгызны өстәлгә куегыз. Тырнакларыгызга күз салыгыз. Кулыгыз чистамы?Тырнакларыгыз киселгәнме? Кесәгездә кулъяулыгыгыз бармы? Булса, аны да карагыз.Ул чистамы?

Аяк киемнәрегезгә карагыз! Ботинкаларыгыз крем белән чистартылганмы?

Бүген иртә белән муеныгызны, колакларыгызны юдыгызмы? Күлмәгегезнең якасы чистамы?

Шапшаклык – тирә-яктагыларны да, үзеңне дә хөрмәт итмәү дигән сүз. Һәрвакыт чиста йөрегез. Чисталык – сәламәтлек нигезе.

Һәр укучы алдына “Исеңдә тот!” дигән карточка куела. Анда мондый сүзләр язылган:

                                       Исеңдә тот!

1.Исәнмесез! Кешеләр белән һәрвакыт исәнләшеп йөр! Ничек исәнләшү дә бик мөһим.

2.Этикет – үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ул.

3.Үзеңдә яхшы гадәтләрне тәрбиялә.

4.Кешеләр белән аралашырга, дуслашырга өйрән.

5.Классташларыңның. дусларыңның кәефен күтәрә бел.

6.Мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык кешегә шатлык бүләк итә.

Йомгак ясала. Иптәшлек, дуслык турында җыр. Шигырьләрдән төзелгән концерт номерлары күзәтелә.

Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

Карабаш икенче гомуми муниципаль

                                                  белем бирү учреждениесе

                                       

                                   Төзүчесе: 

                                                                              Карабаш икенче урта мәктәбенең                                                                                                                       

                                                                        татар теле һәм әдәбияты

                                                                        укытучысы Хәсәнова Зәлия      

                                                                         Мәхәсим кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

"Исемең матур, кемнәр куйган?"

Внеклассное мероприятие...

И туган тел, и матур тел

“И туган тел, и матур тел”- дигән Г.Тукай һәм шунда  матурлыгын сиздереп “Әткәм-әнкәмнең теле”, - дип өстәгән. Бу сүзләрдә күңел назы, бөтен җаның-тәнең белән ярату, өзелеп әйткән тойгылар ...

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?"

   Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән  аларны ничек саклап к...

Әдәп төбе - матур гадәт

2нче класста татар теленнән ачык дәрес итеп эшләнде. Шулай ук бу дәрескә презентациядә бар. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле

Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...