Җөмләнең баш кисәкләре
план-конспект урока (7 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Җөмләнең баш кисәкләрен
гомумиләштереп кабатлау.
( 7 сыйныф )
Тема: Җөмләнең баш кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1) Җөмләнең баш кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
2) Ия белән хәбәрне дөрес билгелөү күнекмәләрен булдыру.
3)Укучыларның тел байлыгын мәкаль һәм әйтемнәр белән баету.
Җиһазлау: Дәреслек, таблица, карточкалар, тестлар.
Дәрес планы:
- Үткәннәрне кабатлау.
- Тест үткәрү.
- Ныгыту күнегүләре үткәрү.
- Дәресне йомгаклау.
- Өй эше бирү.
Дәрес барышы:
Үткәннәрне кабатлау.
- Нинди сүз җөмлә кисәге дип атала?
( Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.)
- Җөмләнең баш ккисәкләренә нәрсәләр керә?
( Ия һәм хәбәр.)
- Нәрсәгә ия дип әйтәбез?
(Баш килештә килеп, кем? нәрсә? ни? сорауларының берсенә җавап бирә торган кисәк ия дип атала.)
- Ия нинди сүз төркеме белән белдерелә ала?
- Б.к. исем белән (Кыш җитте.)
- Зат алмашлыгы белән ( Ул җавап бирде.)
- Сыйфат белән (Көчле берне егар, акыллы меңне егар.)
- Исем фигыль белән (Автобуска утыру озакка бармады.)
- Сыйфат фигыль белән (Кешене туйдыручы – һөнәр.)
- Сан белән (Берәү сыер сава, берәү мөгез тота.)
- Тезмә сүз белән (Бөек Ватан сугышы ил өчен зур сынау булды.)
- Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?
(Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала.)
- Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
(Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә.)
- Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?
(Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә. Шулай ук бар,юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән.
- Исем белән (Син тырыш укучы )
- Фигыль белән (Күптән көткән кыш та җитте.)
- Сыйфат белән (Бүген көн суык.)
- Сан белән (Ике җирдә икең – дүрт.)
- Алмашлык белән
- Рәвеш белән
- Хәбәрлек сүзләр белән (Теле барның иле бар)
- Тезмә сүз белән (Бу үләннең исеме – үги ана яфрагы.)
- Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була?
(Гади һәм кушма хәбәр.)
- Гади хәбәр турында нәрсә әйтә аласыз?
( Гади хәбәр бер генә сүздән тора. (Эзләгән эз табар.)
- Кушма хәбәр турында нәрсә әйтә аласыз?
(Кушма хәбәр барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыклар һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясала. (Яңа нл да якынлашып килә.)
- Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз?
( Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә. (Мин акрын гына урман эченнән атлыйм.) Кайбер очракларда башта хәбәр,аннан соң ия дә килә ала. (Агыйдел ! Бер гамьсез,нинди матур ага ул.)
12) Ия белән хәбәр үзара ничек ярашалар?
- Боерык, хикәя, шарт фигыль белән белдерелгән хәбәр ия белән бер үк затта һәм санда яраша. ( Син тырышып эшлә.)
- Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык,хикәя, шарт фигыль белән белдерелгән хәбәр берлектә дә, күплектә дә килә ала. ( Бакчада алмагач, слива, чияләр үсә. Бакчада алмагач, слива, чияләр үсәләр.)
- Тиңдәш ияләргә караган һәм исем белән белдерелгән хәбәр күплек формасында гына кулланыла. ( Алсу, Гөлгенә, Илшат – җиденче сыйныф укучылары. )
13) Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?
- Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә.( Акыл – дәрья , уй – диңгез.)
- Ия белән хәбәрне бутау ихтималы булганда. ( Теге – агач йорт янында тора. Теге агач – йорт янында тора.)
Тест үткәрү.
Без ия белән хәбәрне кабатлап алдык. Сезнең актив катнашуыгыз, җөмләнең баш кисәкләрен яхшы аңлавыгызны күрсәтә. Ә хәзер без тест белән эшләп алыйк.
( Укучылар тест белән эшлиләр . )
Ныгыту күнегүләре.
Укучылар, ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда мәкальләр язылган. Һәр мәкальнең ия белән хәбәре астына сызарга һәм нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.
- Җәяүле атлыга юл бирер.
- Ил күрү – бурыч.
- Акыллы дошманнан курыкма, тиле дустан курык.
- Дус үләр, дуслык үлмәс.
- Икәү кәрәшсә, берәү егар.
- Күп уйнаган бер елар.
- Куркак тереләй үләр.
- Акыл үзе алтын.
- Вактан эре җыела.
- Ана теле бер булыр.
- Тел – байлык.
Дәресне йомгаклау.
Җөмләнең баш кисәкләрен яхшы үзләштергәнсез. ( Актив катнашып утыручыларга “4” һәм “5” билгеләре кую.)
Өй эше бирү.
Әдәби әсәрдән 9-10 җөмләлек өзек язып алырга һәм баш кисәкләренең астына сызарга, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен билгеләргә.