конспект урока "Икмәкне хөрмәт итик"
план-конспект урока (7 класс) на тему
Обучение детей составлению плана текста,осложнённого творческим заданием и умению изложить письменно содержание текста.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ikmkk-bar_nrsg_bash.docx | 18.33 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Икмәкне хөрмәт итик.
Максат. Укучыларның иҗади бирем белән катлауландырылган текстның
планын төзеп, эчтәлеген язмача сөйләп бирүләренә ирешү.
Җиһазлау. Арыш, бодай башаклары; иген басуы рәсеме; “Икмәк”
альбомы; шигырь язылган таблица һ. б.
Дәрес барышы.
- Оештыру, дәреснең максатын әйтү.
- Таблицадагы шигырьне укырга әзерләнү.
- Шигырьне уку.
Аһ, ипи, икмәк, ипекәй!
Син—күзләрдәге якты;
Син—басу-басу шатлык бит,
Син—олау-олау шатлык.
Аһ, ипи, икмәк, ипекәй!
Син—акыл, яшәү, яшьлек;
Син—көшел-көшел бәхет бит,
Син—телем-телем бәхет.
Яшә җирдә вакытларның
Мәңге дәвамы төсле—
Икмәк лә җирнең алласы
Һәм пәйгамбәре—Кеше!
(Зөлфәт)
- Текстның эчтәлеген бер җөмлә белән әйтеп бирү. Укучыларны
иҗади бирем белән таныштыру: изложение текстын атау җөмлә-
ләр, темага туры килә торган мәкальләр белән тулыландыру.
- 1. Укучыларны изложение тексты белән таныштыру.
Икмәкне хөрмәт итик.
Икмәк—табында. Без аны мактый-мактый ашыйбыз. Шул ук вакытта кайбеләүләр икмәкне әрәм-шәрәм итәләр, каткан икмәк дип, аны ташлыйлар. Ә менә икмәкне әрәм-шәрәм итүнең юньсезлек булуы турында уйлап та карамыйлар. Элекке заманда икмәк белән шаяручыларны халык “юньсез кеше” дигән.
Бер башак өчен игенче җиргә иелә, маңгай тирен түгә. Икмәк муллыгы беркемгә дә аның белән шаярырга хокук бирми. Беркемнең дә икмәктән өстен булганы юк һәм булмаячак та.
Икмәкне хөрмәт итү элекке вакыттан ук буыннан буынга күчкән. Дөреслек һәм хак эшне белдергәндә, кешеләр, икмәкне кулларына алып һәм баш өстенә куеп, ант иткәннәр. Ул традиция элекке заманнарда ук барлыкка килгән. Өлкән һәм кадерле кунакны хәзер дә икмәк һәм тоз белән каршылыйлар. Чөнки һәрвакыт икмәк илгә, халыкка һәм гаиләгә бәхет биргән. Шуңа күрә бабаларыбыз идәнгә төшкән валчыкны иелеп алганнар, икмәкнең кадерен яхшы белгәннәр. Икмәкне әрәм-шәрәм итүчеләргә:”Тир түгеп тапкан хезмәт җимешебезне хөрмәт итмәсәң, сиңа нәфрәт”,--дип әйткәннәр.
Әйе, кем бөтен халык белән тормыш юлын бергә үтә, авыр вакытларда икмәк телемен халык белән бүлә, ул кеше икмәкнең тәмен һәм исен яхшы сизә, аның чын кыйммәтен хөрмәт итә.
- Сүзлек эше.
- Текстны кабат уку. Абзацларга бүлү.(Укучыларга караламада план төзергә 2-3 минут вакыт бирелә.)
- Иҗади эш биремнәрен аңлату:
а) атау җөмләләр куллану мөмкинлеген ачыклау: 2нче абзацның 1нче җөмләсен уку. Сорау: җөмләне укыгач, күз алдына нәрсә килә? Әлеге күренешне сурәтләү өчен нинди атау җөмләләр кулланып була? (Кыр. Басу. Ашлык диңгезе. Башак диңгезе...)
Димәк, 2нче абзацны бу җөмләләрнең берәрсе белән башлап китәргә мөмкин. Кирәк урында башка атау җөмләләр дә файдаланырга ярый.
б) текст эчтәлегенә туры китереп мәкальләр файдалану очрагын күзәтү.
Ашлык диңгезе...Бер башак өчен игенче җиргә иелә, тирен түгә. “Тир тамган җир уңышлы була”,--дигән халык. Әмма икмәк муллыгы беркемгә дә аның белән шаярырга хокук бирми. Чөнки беркемнең дә икмәктән өстен булганы юк һәм булмаячак та...
- Укучыларны төркемнәргә бүлү. Карточкалар таратып, аларның эчтәлеге белән таныштыру.
1нче төркемгә (начар укучы балаларга) план,терәк сүзләр, әзер мәкальләр тәкъдим ителә.
2нче төркемгә план, терәк сүзләр язылган карточкалар бирелә.
3нче төркемдәгеләр план һәм сайлап алу өчен мәкальләр ала.
4нче төркем планны мөстәкыйль төзи, әмма укытучы тәкъдим иткән терәк сүзләр, мәкальләрдән файдалана.
5нче төркем әзер план буенча эшли.
6нчы төркем укытучы әзерләгән мәкальләр арасыннан темага туры килгәннәрен сайлап ала.
7нче төркем карточкадагы терәк сүзләрне кулләна.
Материалны үзләшрерү дәрәҗәсе бик түбән булган укучыга изложение текстын үзенә бер тапкыр укып чыгарга рөхсәт ителә. “Бик яхшы” билгесенә өлгерүче укучылар мөстәкыйль (карточкасыз) эшли.
VII. Изложение текстын караламага язу, хаталарны төзәтеп, контроль эшләр дәфтәренә күчәрү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План - конспект урока в форме презентации в программе Power Point на немецком языке по теме " Немецкая пресса для подростков" и конспект урока в программе Word к УМК И.Л.Бим., Л.В.Садомовой " Шаги 5" для 9 класса.
Презентация конспекта урока на немецком языке в программе Power Point по теме "Немецкая пресса для подростков" и конспект в программе Word показывают некоторые приёмы работы по теме "СМИ" ...
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»
Урок с использованием ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы. В практический модуль входи...
Бергәләп ял итик әле!
Разработка внеклассного мероприятия на татарском языке "Бергәләп ял итик әле!"...
РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ РАЗВИТИЕ РЕЧЕВОГО УМЕНИЯ С ПОМОЩЬЮ МЕТОДА ОПОРНЫХ СИГНАЛОВ-КОНСПЕКТОВ.АНГЛИЙСКИЙ ЯЗЫК.
Говорение на иностранном языке, особенно в монологической форме, представляет большую трудность для учащихся.Обучение с помощыо метода опорных сигналов открывает большие возможности в развитии речи уч...
КОНСПЕКТ интегрированной непосредственно-образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста «Поздняя осень» КОНСПЕКТ интегрированной непосредственно-образовательной деятельности с детьми старшего дошкольного возраста «Поздняя осень
Интегрированное занятие "Поздняя осень". Использовался как открытое занятие в ДОУ со старшее группой....
Конспект урока литературы на тему:"Проблема счастья в поэме Н.А.Некрасова"Кому на Руси жить хорошо",конспект урока литературы на тему:"Жизнь и творчество М.Цветаевой"
конспект урока по литературе .Работа в группах...
Конспект урока Вторая война Рима с Карфагеном 5 класс, Конспект урока кубановедения Появление человека современного облика 5 класс, Конспект урока Королевство франков и христианская церковь в VI— VIII вв. 6 класс, Конспект урока Московское княжество и его
В ходе подготовки к урокам использовались современные информационные технологии. Участники проектной деятельности в ходе подготовки к уроку использовали свободное образовательное пространство сети Инт...