Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ
материал на тему

Гильфанова Гульфинур Асгатовна

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигырь-хикәяләре аша мәгърифәтчелек фикерләрен алга сөрүче, укучыларга татар милләтле шәхесләр турында мәгълүмат бирүче һәм яшь буынга милли тәрбия бирүдә зур көч куючы иҗади шәхес. Ул 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллим-шагыйрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ped_uku_muhlisa_bubyy.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге

3нче урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

                                                                       

                                                                                      Фәнни эшне башкаручы:

                                                                                   югары категорияле

                                                                                   татар теле   һәм әдәбияты

                                                                                   укытучысы Гыйльфанова

                                                                                   Гөлфинур Әсгать кызы.

                                                                                   Яшәү урыны:

                                                                                   Нефтьчеләр урамы,

                                                                                   20Б йорты, 35нче фатир.

                                                                                   Йорт телефоны: 3–56–89,

                                                                                   эш телефоны: 3–13–55,

                                                                                   моб.: 8-917-924-20-57.

                                                                       e-mail: gulfinur@bk.ru

2014 ел

ГӨЛЗАДӘ ӘХТӘМОВА ИҖАТЫНДА МӨХЛИСӘ БУБЫЙ

Гөлзадә Әхтәмова иҗатында мәгърифәтчелек темасы киң чагылдырылган. Бу тема аңа бик якын, чөнки, Гөлзадә апа туган ягының, торган җиренең үткәнен һәм киләчәген яхшы белүче, халкын яратучы, үзенең шигырь-хикәяләре аша мәгърифәтчелек фикерләрен алга сөрүче, укучыларга татар милләтле шәхесләр турында мәгълүмат бирүче һәм яшь буынга милли тәрбия бирүдә зур көч куючы иҗади шәхес. Ул 40 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллим-шагыйрә.

Унҗиде китап авторы булган язучының ирешкән уңышлары да бик зур. 2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. 2011 нче елда, бөек Тукайның 125 еллыгы һәм Гөлзадә апаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, безнең 3нче мәктәп укучылары белән берлектә, “Тукай эзе” китабы басылып чыкты. 2012 нче ел шагыйрә өчен тагын да истәлеклерәк булды. Гөлзадә Әхтәмовага Саҗидә Сөләйманова исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды. Язучы бүген дә иҗат эшен дәвам итә.

Педагог, җәмгыять эшлеклесе, тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Бубыйның язмышын, эшчәнлеген өйрәнеп, Гөлзада Әхтәмова  аңа багышлап 2011 елда поэма яза. Үз кичерешләре аша Мөхлисә Бубыйны безнең күңелләргә тагын да якынайта, үткән гасырның фаҗигале дә, гыйбрәтле дә булган хәлләрен аңларга ярдәм итә. Мәгърифәтчелекнең барлыкка килүен, аның үсеш юлларын күрсәтә, алда булган киртәләр аша үтә алган мөгаллимәләргә мәхәббәт хисе уята. Шагыйрә Гөлзада Әхтәмова үзе дә тумышы белән Әгерҗе районыннан. Вакыйгаларның күбесе турында китаплардан укып кына түгел, ишетеп тә белә. Ул үз якташын, милләттәшен яратып, сагынып, кайгыларын үз йөрәге аша үткәреп, шул ук вакытта горурланып та яза.

Поэма алдыннан кыскача аңлатма бирелә: ”XIX гасыр азагы XX гасыр башларында Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Гобәйдулла белән Габдулла Нигъмәтуллиннар, мәдрәсәдә беренчеләрдән булып, җәдитчә-дөньяви белем биреп укыта башлыйлар. Сеңелләре Мөхлисә (1869-1937) хатын-кызларга белем бирә.”

Поэманың беренче юлларыннан ук ни өчен җәдитчә укытуга күчәргә кирәк булганлыгын аңлыйсың.

                Иж буенда урнашкан Иж-Бубый.

                Җире бик аз иген игәргә,

                Иш янына куштай – сәүдә эше

                Ярдәм итә дөнья көтәргә.

                        Шуңа халкы белә зарурлыгын

                        Уку-язу, хисап, гыйлемнең.

                        Мәдрәсәдә җәдитчә укыту –

                        Иң кулае, ди ул, белемнең.

Ике гасырга якын эшләп килгән мәдрәсәнең эшен киңәйтеп җибәрергә киңәшләшәләр ике бертуган Гобәйдулла белән Габдулла. Алар инде чит илдә укып кайтканнар, французларның алдынгы методикаларын үзләштергәннәр, җәдитчә укытырга күчәр өчен энергияләре ташып тора. Бергәләп татар телендә дәреслекләр төзиләр, шәкертләрне шул китаплардан укыталар. Гобәйдулла Бубыйның физика һәм җәгърәфия (география) буенча төзегән дәреслекләреннән, мәдрәсә ябылгач та, татар мәктәпләрендә озак еллар укыталар. Менә шундый алдынгы фикерле абыйлары була Мөхлисә Бубыйның. Мәдрәсәнең даны еракларга тарала. Бөтен татар төбәгеннән шәкертләр агыла.

                Ә якында кызлар мәдрәсәсе.

                Анда кыз туганнары Мөхлисә

                Мөгаллимлек итә. Яңа буын –

                Хөр фикерле туташлар үсә.

Ләкин менә шушы изге фән учагын җимерергә көчләр табыла, дип, үрсәләнә шагыйрә. Әмма, мәгърифәт төбәге дигән исем

                                        Бу якларда озак сакланган.

                                        Зур шәхесләр аннан үсеп чыгу

                                        Гасыр буе үзен аклаган.

Хатын-кызлардан Зәйнәп Максудова кебек фән эшлеклеләре, Заһирә Байчурина кебек шагыйрәләр укып чыга. Саный китсәң, алар бик күпләр, ди шагыйрә. Алар барсы да Мөхлисә Бубыйны үзләренең остазы дип саныйлар. Бу мәдрәсәдә шул елларда Габдулла Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова да белем алып чыга. Аның Иж-Бубый мәдрәсәсендә бирелгән шәһадәтнамәсе сакланган. ( Экранда)

Поэманың икенче бүлегендә шагыйрә рухи эзләнүләр алып бара. Йөз ел элек төшкән фото-сурәтләрдән үткәннәрнең авазларын ишетәсе килә. Татар халкының кигән киемнәренә соклана:

                Безнең гадәт – үзебезчә киенү,

                Милли кием – бирә милли төс.

                Илен югалтканнар өчен ул бит –

                Аеруча мөһим гүзәл көч.

                        Татарлыкны саклый түбәтәйләр,

                        Татарлыкны саклый калфаклар.

                        Дәрәҗәсен төшермичә генә

                        Буйга япкан бәтис яулыклар.

Шагыйрә Мөхлисә Бубыйның рәсемен күреп тә уйга кала, аның үзе белән сөйләшкәндәй була, калфагындагы чәчәкләрендә кояш нурларының җылылыгын тоя:

                Синең фото-сурәтеңдә күрәм

                Мин мөлаем чибәр йөзеңне.

                Еллар аша кулларыңны кысып,

                Бик аңлыйсым килә үзеңне.

                        Синең калын кара толымнарның

                        Очларында чыңлый чулпылар.

                        Коңгырт-кара күзләреңдә чагыла

                        Ышанычлы, дәртле чаткылар.

                Муенса-медальонның эчләрендә

                Иң кадерле изге догадыр –

                Һәр эшеңдә хәерхаклы булып,

                Сиңа бәхет теләп торадыр.

Патша хөкүмәте мөселман хатын-кызларына белем бирү турында кайгыртмаган. Татар хатын-кызлары өчен мәктәпләрнең иң беренчесе – Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубый тарафыннан ачыла. Аның өчен, билгеле, Мөхлисә абыстайга бик күп каршылыклар аша үтәргә туры килә. Башта әле хатын-кызларның үзләрен үгетләргә кирәк була.        Менә җитә егерменче гасыр...

                          Алга карыйсың, алга, Мөхлисә!

                          Укымышлы халык, дини халык,

                          Мәртәбәле халык ни дисә -

                              Колак сала, аңлый, яңалыкны

                             Кабул итә, дәшә күңелең:

                             “И, хатын-кыз! Татар хатын-кызы,

                             Син белемгә мохтаҗ түгелме?

                Яшәп булмый гел искечә генә,

                Ачыйк бераз җиһан пәрдәсен.

                Җәдитчәгә күчеп, дөньяви фән

                Безнең күңелләрдә дөрләсен.”

Һәм Мөхлисә беркөн үз теләгенә ирешә. Мәдрәсәгә елдан-ел хатын-кызлар күбрәк йөри башлый. Хәтта сан ягыннан ир-егетләрдән дә артып китәләр. Бу Мөхлисәнең зур гыйлемле, алдынгы карашлы, батыр йөрәкле булуыннандыр.

                Күпме күзләр сиңа төбәлгәннәр,

                Син һәркайсы алданда җаваплы.

                Мөгаллимә - нинди мөһим һөнәр!

                Бу эш һәр заманда саваплы.

                        Йөрәгеңдә булган бар сөюне

                        Син саласың бала күңеленә.

                        Назлы караш, иркә сүзләр кушыла

                        Чын күңелдән биргән белемеңә.

                Халкым арасында мөгаллимнәр

                Бик зурлана, хөрмәт ителә.

                Һәрбер чорның була үз таләбе,

                Изгелекләр генә көтелә.

Шулай эшен бик яратып, чын күңелдән тырышып йөргәндә, кара көчләр башта ирләр мәктәбен, аннан хатын-кызлар мәктәбен дә яптыруга ирешәләр. Мөхлисә Бубый Троицки каласына китеп, кызлар мәктәбенең мөдире һәм мөгаллимәсе булып эшкә урнаша. Яушевлар мәктәбе дип йөртелгән бу мәктәпне ачкан чакта Мөхлисә абыстай ялкынлы нотык белән чыгыш ясый:

                “Гыйлем белән зиннәтлик хатын-кызны!” –

                Дип чыктың ялкынлы нотыгыңда. –

                “Нинди зур куәтләр, вазыйфалар

                Бар җирдә аналар кулында!”

                        “Оҗмах – аналар аяк астында”- дип

                        Әйткән безгә пәйгамбәребез.

                        Димәк, җир йөзендә һәрбер бала

                        Аналар тәрбиясендә, дигән сүз.

                Яман сүз сөйләмәс, начарлыктан качар –

                Тәрбия күреп үскән балалар.

                Мәгариф кояшыннан нурлар алып,

                Бәхетле итәр милләтне аналар.

                        Золым дошманнарның тырнагыннан,

                        Сакла, Раббым! – диеп ялварып,

                        Сорагансың: - Газиз милләтемне

                        Яшәт, мескенлектән коткарып!”

Шагыйрә Мөхлисә Бубыйның бу нотыгына югары бәя бирә, йөз ел үтүенә карамастан, әһәмияте арта отыры, ди.

Автор Мөхлисә Бубыйның гаилә тормышы турында да әйтмичә булдыра алмый:

                Күпме эзләнсәм дә, синең хакта

                Һич тапмадым җанга сөенеч.

                Бәхетем булыр дип, өмет иткән кешең

                Алып килгән бары көенеч.

                        Интектергән сине –

                        Яратмаган кешең белән яшәү,

                        Җиде ел гаилә газабы.

                        Ике кызың белән качалгансың,

                        Аерылышу булган азагы.

Мөхлисә Бубый, нинди генә тормыш каршылыклары булуына карамастан, ике кызына да югары белем алырга ярдәм итә, үз канаты астында тәрбияләп үстерә. Бу аның ныклы ихтыяр көче булуын, алдына куйган максатларына ирешә алган чын милләт анасы булуын күрсәтә. Шул заманның алдынгы мәгърифәтчесе, дин белгече, олуг галим Ризаэддин Фәхреддин нәкъ менә Мөхлисә Бубыйны үрнәк итеп куйгандыр:”Милләт аналарын йетиштерегез!”- дигән файдалы киңәшен биргәндер. Гыйлеме зурга Мөхлисә Бубыйны “мулла-абыстай” дип йөртәләр. Шагыйрә шундый якташы булуы белән горурлана:

                И, Мөхлисә!

                Якташым дип, горурланып куям,

                Безгә чит-ят түгел горурлык.

                Син берүзең гыйлемлегең белән

                Әллә ничә иргә торырлык.

                        Син дөньяви фәнне үзләштереп,

                        Гел яңача фикер йөртәсең.

                        Дин юлында исә - син казыя –

                        Гадел, дөрес хөкем итәсең.

1917 елда Мөхлисә Бубыйны Үзәк Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлап куялар. Казыя булып эшләгән егерме ел эчендә Мөхлисә абыстай гаделлек ягында була, газиз халкы өчен җан атып яши, бигрәк тә ятим балалар, хатын-кызлар бәхете өчен аның тарафыннан “күпме яхшы гамәл кылына.”

                Борчый сине хатын-кыз язмышы:

                “Тигез хокук сорый алгарыш.

                Бетсен кимсетелү ир-атлардан,

                Коллык бавын өзсен яңа тормыш!”

Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин Мөхлисә ханымга гомере буе бөек хөрмәт тойгысы саклаган. 1926 елда Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм кунаклар бергә җыелышып төшкән фото-сурәттә без ак калфаклы, ак ефәк яулыклы Мөхлисә Бубыйның Ризаэддин Фәхреддин белән бер рәттә төшкәнен күрәбез. (Экранда)

                Егерме ел Рәсәй мөселманнары

                Синең намусыңа ышана.

                Утыз җиденче елның кара көзе

                Ләкин синең дә җитә башыңа.

                            Синең күңелең газиз милләтеңне

                        Күз нурыдай сөеп яклаган.

                        И якташым, милләттәшем, үзеңә

                        Беркем ярдәм итә алмаган,

                        Көтсәң дә карар – сине аклаган...

                Палач канәгать: гомере өзелүдән

                Алтмыш сигез яшьлек әбинең.

                Явызлыклар чиктән ташып ашкан –

                Аһ, аяныч!

                Сәяси корбан – синең үлемең...

Нигезсез гаепләнеп, кулга алынган Мөхлисә Бубыйның гомере шулай фаҗигале рәвештә өзелә. Ләкин милләт анасына карата булган халык мәхәббәте йөрәкләрдә сүнми.

                Шәхесеңә бәя: синдә булган

                Хатын-кыздагы бар матурлык.

                Җәмгыятьтә исә тоткан урының,

                Хезмәтләрең – саваплы батырлык.

Шундый авыр көрәш елларында, иң беренчеләрдән булып, мөселман хатын-кызлары өчен уку йортлары нигезләгән, мөгаллимлек эшләрен үрнәк булырлык итеп алып барган, халыкны тәрбияләү эшендә зур көч куйган Мөхлисә Бубый  - олы мактауга лаеклы шәхес. Гөлзада Әхтәмова “Мөхлисә Бубый” исемле поэмасында милләт анасын төрле яктан күрсәтеп, аны халыкка тагын да якынайта, аның үлемсезлеген исбатлый:

                Гыйлемең зурга “мулла-абыстай” булып,

                Син яшисең халык күңелендә,

                Үткәннәрнең биек баскычында,

                Мәңге үлемсезлек күгендә!

Шагыйрә Гөлзада Әхтәмова бу юлларда бик хаклы рәвештә әйткән. Без, татар мөгаллимәләре, аның бу сүзләренә ихлас күңелдән кушылабыз. Халкыбызның бөек шәхесе – Мөхлисә Бубый исеме алдында баш иябез.

                        

Файдаланылган әдәбият:

  1. Бертуган БУБЫЙЛАР һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе. – Казан: “Рухият” нәшрияты,1999. – 239 бит.
  2. Әхтәмова Г. Мөхлисә Бубый. Поэма.Мәйдан. - 2014. №2:15 - 21 битләр.
  3. Әхтәмова Г. Мөхлисә Бубый. Поэма. Алабуга  нуры. – 2012. 11 апрель.  
  4. Мәхмүтова А. Иж-Бубьый мәдрәсәсе. Кит.: Әгерҗем – йөрәк җырым.  -  Казан: ”Идел-Пресс” .  2004.-  86 – 93 битләр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе

Гөлзада Әхтәмова белән очрашу кичәсе...

Гөлзада Әхтәмова (презентация)

В презентации дан обзор творчества Г.Ахтамовой...

Тезисы к выступлению на V республиканских педагогических чтениях имени татарского просветителя, педагога и общественного деятеля Мухлисы Буби

21 апреля в МБОУ "Средняя общеобразовательная татарско-русская школа № 71 с углублённым изучением отдельных предметов" Ново-Савиновского района г.Казани прошли V республиканские педагогические чтения ...

Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров

Иж-Бубый мәдрәсәсе. Гасыйм Мансуров<img src="https://qrcode.tec-it.com/API/QRCode?data=%d0%9c%d0%b0%d0%bd%d1%81%d1%83%d1%80%d0%be%d0%b2+%d0%93%d0%b0%d1%81%d1%8b%d0%bc+%d0%93%d0%b0%d1%82%d0%b8%...

Милләтебезнең мәшһүр кызы: Мөхлисә Буби

Үткәндәге ялгышларны кабатламасак иде, узганнардан гыйбрәт алып, халкыбызның нинди асыл затларын югалтканыбызны аңлап, рухыбызның бөтенлеген ныгытсак иде. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Ру...

Гөлзада Әхтәмова

Гөлзада Әхтәмова турында мәкалә...