Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – исем төшенчәсенә аңлатма бирү, җөмләдә исемнәрне таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен сюжетлы рәсем белән эшләү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары кулланыла. Әлеге эш төрләре аша исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру. Укучыларның максаты: исем төшенчәсен аңлау. Аларны җөмләдә таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен дөрес яза белү. | III Яңа теманы аңлату 1. – Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр өйрәнәбез? (Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр). - Тагын нинди сүзләр? (Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән язылган сүзләр). 2. (сюжетлы рәсем) Рәсемдәге предметларның исемен язарга кирәк. Иң күп исем табып язган бала отучы була. Бу уен картинаны күрә, андагы предметларны таный белергә өйрәтә һәм исемнәр белән таныштыра. - Укучылар, рәсемне карагыз әле. Әлеге рәсемдә кем? һәм нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез. - Димәк, бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? - Алар нәрсәне атый? - Бу сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп чыгыгыз. 3. – Кагыйдәне искә төшерик әле. Кагыйдә чыгару. 5. Муса Җәлил герой Җиңү көне тарихи вакыйга Акбай маэмай “Көмеш кыңгырау” гәҗит “Су анасы” китап - Димәк, без сезнең белән бүген язган беренче баганадагы сүзләр нинди исемнәр? - Балалар, кем әйтә ала, нәрсә микән ул ялгызлык исем? - Димәк, бер үк төрдән булган предметларны кешене бер– берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? - Ул исемнәр ничек дип атала? - Бер үк төрдән булган предметларның барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз? 6. Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган. Ни өчен? - Нинди исемнәр куштырнаклар эченә языла икән? 7. Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш. - Укучылар, әйдәгез ике төркемгә бүленик әле. Мин һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар бирәм. Ике төркем дә бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне табасыз. Беренче төркем ялгызлык исемнәрне, икенче төркем уртаклык исемнәрне табырга тиеш буласыз. Җаваплар тыңланыла, хаталар төзәтелә. Ял минуты (музыка астында төрле күнегүләр эшләү) |