“Моңым белән бәхетлемен”
классный час на тему

“Моңым белән бәхетлемен”

Шагыйрә Рәзинә Мөхияргә багышланган    әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл monym_beln_bhetlemen.docx19.23 КБ

Предварительный просмотр:

“Моңым белән бәхетлемен”

    Шагыйрә Рәзинә Мөхияргә багышланган    әдәби-музыкаль кичә

Талгын гына көй яңгырый. 1 алып баручы чыга.

1 а.б                     Һәр көн иртән:

“Син  исәнме?” – диеп,

Иң беренче дәшәм Галәмгә.

Күзләремне ачып, күккә карыйм,

Ул да мохтаҗ безнең сәламгә

Сәламемә кояш шат елмая,

Нурлар чәчә бөтен җиһанга.

Кинәт канат үскән кебек була.

Куәт бирә гади Инсанга.

Нурлар күчә минем йөзләремә,

Нур таратам яше, картына.

“Исәнме!” дип дәшсәм барчасына

Көчем күзгә  күренеп  арта ла.            (“Исәнләшү”)

  • Исәнмесез, шигърият яратучы дуслар!
  1. а.б. - Нинди матур шигырь! Үзегез яздыгызмы, Лүзия апа?
  1. а.б. - Кызганыч, шигырьләр яза белмим шул, Виолетта. Андый талантым юк.
  2. а.б. – Менә мине бик күптәннән бер сорау борчый. Шигырьләр ничек туа микән?

1 а.б. – Виолетта, моның  турында шагыйрәнең үзеннән сорыйбыз.

Җир-ананың сызлануын

 Үз сызлавы иткәнгә ,

Тормыш йомгагын да җырлап,

Авырсынмый сүткәнгә-

Шигърияткә күпләп килә

Хатын-кыз – нәфис затлар.

  • Каршы алыгыз, бүген бездә кунакта Рәзинә апа Мөхияр.
  1. а.б. (чәчәкләр бүләк итә) – Хәерле көн, Рәзинә апа! Мине борчыган сорауга җавап бирегезче, шигырьләр ничек туа?

Рәзинә Мөхияр (зал белән исәнләшә) “Шигырьләр” шигыре сөйли.

  1. а.б. – Ә шигырьләр кайда туа?

Р.М. – “Шигырь кайда туа?” шигырен сөйли.

(алдан әзерләнгән өстәл артына утыра)

1 а.б. –         Шундый шигъри җанлы, гүзәл затны нинди горурланырлык төбәк биргән безгә?

Р.М. – Мин, үзенең    матур    табигатьле,     куе,   серле          урманнары, җырларда   җырлана  торган  гүзәл Агыйдел,   Сөн    елгалары белән горурланырлык төбәктә -   Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылында  -1956 елның 26 нчы маенда дөньяга килгәнмен. Үземнең әти-әнием, туганнарым турында шигъри юллар белән әйтеп үтәсем килә.

“Балачак сукмаклары” шигыре.

  1. а.б. – Мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамлагач, 1974 елда, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.

1 а.б. – Менә бу фотографияне карыйм да, Рәзинә ханым,  25 елдан соң да очрашкач, бигрәк дус булгансыздыр сез?

“Дуслар кирәк” җыры

1 а.б. – Университетны тәмалаганнан соң Дүртөйле районы Чишмә сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли.

2 а.б.  – Рәзинә апа, сез беренче укучыларыгызны хәтерлисезме? Алар белән очрашасызмы?

“Безнең Чаллы” шигыре

1 а.б. – 1982 нче елда Чаллы шәһәренә гаиләсе, ире Рәиф абый белән күчеп килә. Монда уллары Раил, кызлары туа.

1992 елга кадәр № 21, 31, 42, 46 нчы мәктәпләрдә  татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

“Яшәр әле телем”  шигыре.

1 а.б. – 1992 елдан башлап Чаллы дәүләт педагогия институтында белем бирә башлый һәм хәзерге көнгә кадәр шунда эшли. Гомумән,  Рәзинә апа  Мөхияр шагыйрә, укытучы гына түгел, ул зур галимә дә. Аның татар теле программалары һәм дәреслекләре,берничә монография, укытучылар һәм студентлар өчен укыту кулланмалары, җитмешләп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы. Ул бу хезмәтләре өчен 2002 нче елда “Мәгарифтә казанышлары өчен” билгесе, 2005 нче елда “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале белән бүләкләнә.

2 а.б.  – Рәзинә апа. Бу кадәр фән эше  шигырьләр язарга комаучаламыймы?

Рәзинә М. җавап бирә.

1 а.б.      И, Табигать! Синең гүзәллекне

Язып, сөйләп кенә бетмәслек.

Күңелемә сеңгән хозурлыгың,

Яратуым мәңге үтмәслек.

  • Туган туфракта сабый чакта җибәргән тамырлар гына кешене ватанлы итә.Табигать баласы икәнлегеңне тою нәкъ шул чорда ярала, күңелгә мәңгегә берегеп кала. Рәзинә апа Мөхияр табигать баласы. Ул табигать турындагы һәр шигыре белән Туган төбәгенә һәйкәл торгыза...

2 а.б. – Менә бу фотографияләрне күргәч, юатучы да, көч бирүче дә, илһамландыручы да шул ук табигать икән. Кайда гына булмагансыз сез,  хәтта хаҗга да баргансыз.

Рәзинә М.га сүз бирелә. (кыскача)

2 а. б. – Рәзинә апаның табигать турындагы берничә шигырен тыңлап үтик.

“Чыпчык белән малай”

“Ап-ак кына”

“Ник яумыйсыз, карлар?”

2 а.б – Рәзинә апа, хәзер нинди темага күбрәк язасыз? Мөмкин булса, 1-2 яңа шигырегезне укып үтмәссезме?

Рәзинә М.га сүз бирелә.

1 а.б      “Моң” шигыре   ( яки 1 укучы, Клыпина Дарья, 10 А)

  • “Моңнар ташый язгы ташкыннардай”  дисез, ә бит халык телендә “Моңлы бала бәхетсез була” дигән әйтем бар. Сез моның белән килешәсезме?

Рәзинә М.га сүз бирелә.

“Моңым белән бәхетлемен” шигыре

1а.б. – Хөрмәтле Рәзинә ханым,  укытучылар, укучылар. Вакыт сизелми дә үтте, кичәбез ахырына якынлашты.

2 а.б. – Рәзинә апа, безгә, укучыларга, нинди әйтер теләкләрегез бар”

Рәзинә М.га сүз бирелә.

1 а.б. – Хәзер сүзне мәктәп директоры ... бирәбез.

1а.б. – Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!