Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,19178/ Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
тест (6 класс) на тему
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_testlar.doc | 100 КБ |
Предварительный просмотр:
ПЕДСОВЕТ.ORG
Живое пространство образования
Ресурс опубликован на сайте Педсовет ру. 2010 год.
Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,19178/
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
Тукай районы Мәләкәс гомуми урта
белем бирү мәктәбе
Умнова Лилия Ивановна
Исем
1 Исем нәрсәне белдерә?
- Предметның исәбен
- Предметның билгесен
- Эш яки хәлнең билгесен
- Предмет исемен hәм затын
2 Исем нинди сорауларга җавап бирә.
- Кайда?, кайчан?, Ничек?
- Кем ?, нәрсә? ни?
- Нинди кайсы, кайдагы?
- Нишли, нишләгән, нишләр.
3 Исем нәрсәләр белән төрләнә.
- Зат-сан белән, өч заманда килә
- Берни белән дә төрләнми
- Бары тик килеш белән
- Тартым, килеш, сан белән
4 Кызым, синең эшең бик күп.
- Ия, тәмамлык
- Эндәш сүз, ия
- Ия, аергыч
- Эндәш сүз, аергыч
5 Икесе дә -безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.( бу җөмләдә исемнинди җөмлә кисәге була)
- Ия
- хәбәр
- тәмамлык
- аергыч
6 Ясалышы ягыннан болар нинди исемнәр. Басма, башкала
- ясалма, саф кушма
- сафкушма
- ясалма
- тамыр hәм ясалма
7 Кайсы сүз төркемендә ясалышы ягыннан барлык сүз төрләре дә очрый
- Фигыльдә
- сыйфатта
- рәвештә
- исемдә.
сыйфат
1Сыйфат нәрсәне белдерә?
- Предметның исәбен
- Предметның билгесен
- Эш яки хәлнең билгесен
- Предмет исемен hәм затын
2 Исем нинди сорауларга җавап бирә.
- Кайда?, кайчан?, Ничек?
- Кем ?, нәрсә? ни?
- Нинди, кайсы, кайдагы?
- Нишли, нишләгән, нишләр.
3 Сыйфатларны тап
- Иркенчәк, үткен
- Язучы, киләчәк
- Үткәр ,язган
- Укучы, тырышкан
4 Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар
1 Аксыл сары 2 кара коңгырт
- Саф кушма
- ясалма
- тезмә
- парлы
5 Түбәндәге мисалда калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатлар нинди җөмлә кисәге була.
- И, Куян, куркан Куян. йомшак Куян,
Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан.
- аергычлар
- аергыч, хәбәр
- ия, аергыч
- тәмамлык аергыч
6 Ясалышы ягыннан болар нинди сыйфатлар . Җилбәзәк, җилкуар
- ясалма, сафкушма
- сафкушма
- ясалма
- тамыр hәм ясалма
7 Монда нинди сыйфатлар
Ялгыз-- күмәк, батыр- куркак
- синоним сыйфатлар.
- омоним сыйфатлар.
- антоним сыйфатлар.
8 Синоним парын табыгыз Пөхтә
- ыспай, чиста
- чиста, саф
- көяз, купшы
- чиста, шапшак
9 Сыйфатларның үзләренә генә хас нинди грамматик категориясе бар.
- килеш белән төрләнми
- тартым белән төрләнми
- сыйфатланмышы урынында исем кебек төрләнү.
- сыйфат дәрәҗәсе
10 Артыклык дәрәҗәсен ясаучы нинди кисәкләр сызыкча аша ясала.
- Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булмаган
- Сыйфатның беренче иҗеге белән бернинди уртаклыгы булган
- Чалт, чатнама, тома, шыр, иң
- Ямь, кып, ап, шыр, тома.
САН
1Сан нәрсәне белдерә?
- Предметның исәбен
- Предметның билгесен
- Эш яки хәлнең билгесен
- Предмет исемен hәм затын
2 Бу мисалда саннар җөмләнең нинди кисәге булып килә.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып
- Ия, аергыч
- ике аергыч
- тәмамлык белән хәл
- тәмамлык, аергыч
3 Ясалышы ягыннан болар нинди саннар. Җиде- сигез, илле- алтмыш, бер- ике.
- тамыр
- саф кушма
- парлы
- тезмә
4 Сан төркемчәсе буларак, болар нинди саннар.
унике, егерме сигез, ярты, биш йөз
- төп
- тәртип
- җыю
- күләм- чама
5 Бу саннар нинди орфографик принципка нигезләнеп языла
Унөч, унбиш, уналты
- фонетик
- тарихи- традицион
- график
- морфологик
6 Бу җөмләнең иясен табыгыз
Ак күлмәкле ике укучы килеп керде.
- ике укучы
- укучы
- ак күлмәкле укучы
- күлмәкле ике укучы
Рәвеш
1 Рәвеш нинди сүз төркеме
- Предметның билгесен белдерүче
- Предметның эшен яки хәрәкәтен белдерә
- Предметның исәбен яки санын белдерә
- Эш яки хәлнең , яисә билгенең билгесен белдергән сүз
2 Рәвеш нәрсә белән төрләнә
- зат белән
- берни белән дә төрләнми
- сан белән
- тартым белән
3 Рәвеш күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була
- хәл
- аергыч
- тәмамлык
- хәбәр
4 Хәлдән тыш, рәвеш тагын нинди җөмлә кисәге була
- ия, тәмамлык
- ия, хәбәр
- хәбәр, аергыч
- тәмамлык хәбәр
5 Кайсы сүз төркеме хәл ролендә еш килә яки рәвеш үзе кайсы сү төркеме урынында була ала.
- исем
- фигыль
- сыйфат
- алмашлык
6 Рәвешнең сорауларын күрсәтегез
- кайда, кайчан, ничек, никадәр, күпме
- нишли, нишләгән, нишләп, нишләү
- күпме, ничә, ничәләп, ничәнче
- нинди кайсы
7 Ясалышы ягыннан болар нинди рәвешләр юри, шунлыктан
- вакыт
- охшату- чагыштыру
- саф
- сәбәп- максат
8 Рәвешләрне аерып күрсәтегез
- укый-укый, бериш, шундый
- килә- китә, шактый, җәен, берьюлы
- җәй, берьюлы, килә-китә, шундый
- шундый, шактый, укый- укый, бериш
Фигыль
1 Затланышлы фигыльләрне билгеләгез
- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль,
- Исем фигыль, инфинитив, шарт фигыль,
- Хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль,
- боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль,
2 Болар нинди фигыльләр Тырышса, кайгырса да
- Хикәя фигыль,
- Шарт фигыль,
- Боерык фигыль,
- Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.
3 Фигыльләрне табыгыз . Ул нинди фигыль? Җөмләнең кайсы кисәге була.
hич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына
- Шарт фигыль, хәл
- Хәзерге заман хикәя фигыль, хәбәр
- боерык фигыль, хәбәр
- үткән заман хикәя фигыль, хәбәр.
4 Монда кайсы сүзләр борык фигыльләр.
җырлый, тырышса,укы, төзе, язар,уйнаса, яшәсен, шаярыр, шаярсы, уйнаган, омтылса да.
- укы , төзе, яшәсен, шаярсын
- җырлый, язар, шаярыр, уйнаган
- тырышса, уйнаса, омтылса, да
- уйнаган, уйнаса, җырлый, укы.
5 Монда нинди фигыльләр.
тырышты, эшләгән, күрдек, барганбыз
- Үткән заман хикәя фигыль
- Киләчәк заман хикәя фигыль
- Хәзерге заман хикәя фигыль
- Шарт фигыльләр
6 Бу нинди фигыль Хөрмәт итәчәк.
- Билгесез к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
- Билгеле үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
- Билгеле к.з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
- Билгесез үт .з. хик ф., 3 зат берлектә барлыкта
7 Өзектән фигыльләрне тап
Аh итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк
- Киләчәк, аh итәр
- аh итәр, киләчәк
- аh итәр, котлар, киләчәк
- киләчәк, котлар
8 Затланышлы фигыльләрнең кайсысы өч заманда да була
- шарт фигыль, боерык фигыль
- борык фигыль, хикәя фигыль
- боерык фигыль
- хикәя фигыль
9 Күп нокталар урынына нинди фигыль куяр идегез.
Су буена …… әллә нишлим-
кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрең суын ……,
Куәт иңә бөтен тәнемә
- эчсәм, күрсәм,
- кайтсам, эчсәм
- кайтсам , юнәлсәм
- эчсәм, татысам
Фигыльләрне кабатлау
1 Фигыль нигездә нинди җөмләкисәге була
- Хәбәр
- Теләсә кайсы кисәк
- Хәл hәм аергыч
- Ия белән хәбәр
2 Барлык фигыльләрдә дә була торган билгеләрне әйтегез
- Өч заманда төрләнү
- Зат белән төрләнү
- Сан белән төрләнү
- Барлык hәм юклык
3 Кайсы фигыльләр өч заманда да килә?
- Хикәя hәм сыйфат фигыльләр
- Барлык фигыльләр дә
- Шарт, исем, сыйфат фигыльләр
- Инфинитив, боерык hәм хикәя фигыльләр
4 Кайсы фигыльләр сан белән төрләнми
- Исем фигыльләр
- Хәл фигыль белән инфинитив
- Хәл hәм шарт фигыльләр
- Боерык фигыль белән инфинитив
5 Бу җөмләдә нинди фигыльләр бар?
Без яшәгән авыл борыла- борыла аккан Агыйдел буена урнашкан.
- Өч сыйфат hәм бер хәл фигыль
- Өч хикәя hәм бер хәл фигыль
- Ике хикәя, берәр сыйфат hәм хәл фигыль
- Ике сыйфат, берәр хикәя hәм хәл фигыль
6 Төзелеше ( ясалышы) ягыннан болар нинди фигыльләр
саубуллашу, бүләк итте, җилли
- Тамыр, парлы, кыскартылма
- Кушма, тезмә, ясалма
- Ясалма, кыскартылма, тезмә
- Кушма, парлы, тамыр
7 Болар нинди фигыльләр
Өлгерә-җитешә,йөгергән- чапкан
- Омонимнар
- Антонимнар
- Синонимнар
- Пралы фигыльләр
8 Кайчан сыйфат фигыль җөмләнең теләсә кайсы кисәге була
- Сыйфатланмышы белән килгәндә
- Сыйфатланмышы урынында килгәндә
- Үткән заманда булганда
- Киләчәк заманда булганда
9 Болар нинди фигыльләр
Төйи—бушата, мактый- хурлый
- Омонимнар
- Антонимнар
- Синонимнар
- Пралы фигыльләр
10 Бу фигыльләр кайсы төркемчәгә карый?
- Хәл фигыль
- Шарт фигыль
- Хикәя фигыль
- Инфинитив
11Фигыльнең башлангыч формасы дип нәрсәгә әйтәләр
- Боерык фигыль
- 2 зат хәзерге заман хикәя фигыльнең берлеге
- Фигыльнең тамыр, ясалма, яки тезмә нигезе
- Тамыр яки ясалма боерык фигыльнең 2 зат берлеге
12 Фигыль төркемчәләре ничек ясала
- Исемгә төр ясагыч кушымчалар кушылып
- фигыльнең башлангыч формасына төр ясаучы кушымчалар ялганып
- сыйфатка төр ясагыч кушымчалар кушылып
- Фигыльгә төр ясагыч кушымчалар кушылып
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элективный курс по теме : “РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕН ИШЕТЕП АҢЛАРГА ӨЙРӘТҮ”
Рус телле укучыларны татар теленә өйрәткәндә, иң беренче чиратта, чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү эше тора.Чит сөйләмне тыңларга өйрәнгәннән соң авазларны укучылар тараф...
5—11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен нормалары
Язма эшләрне һәм уку күнекмәләрен бәяләү...
7сыйныфта татар әдәбиятыннан белемнәрне тикшерү тесты.
Укучыларның белемнәрен тикшерү....
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар. http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/link_id,19178/
Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар....
Татар теленнән белемнәрне контрольгә алу материалының әһәмияте
Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль т...
Татар теленнән белемнәрне бәяләү критерийлары
Бу презентациядә укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары бирелә....
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен тикшерү өчен тестлар....