Язучы да Алиш, батыр да
материал на тему

Рафикова Эльвира Алмарис кызы

Абдулла Алишның 105 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыкаль, сәяхәт-истәлек кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazuchy_da_alish_batyr_da.doc104 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль

районы муниципаль бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4 нче лицее”

Язучы да Алиш, батыр да

(Абдулла Алишның 105 еллык юбилеена багышлаган әдәби-музыкаль,

сәяхәт-истәлек кичәсе)

                                   Төзеде: Рафикова Эльвира Алмарис кызы,

                                        Татарстан Республикасы Азнакай          

                                        муниципаль районы муниципаль бюджет

                                        гомуми белем бирү учреждениесе  

                      “Азнакай шәһәре 4 нче лицее”ның

                                        I категорияле татар теле һәм әдәбияты                          

                                        укытучысы

Азнакай, 2013

Максат: А. Алишның туган көне уңаеннан аның турында күбрәк мәгълүмат бирү; бәйләнешле сөйләм үстерү; А. Алиш әсәрләре аша укучыларда дуслык, татулык, олылау, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Абдулла Алиш китапларыннан, аның турында матбугатта чыккан материал-лардан күргәзмә “Язучы да Алиш, батыр да”. Компьютер, проектор. Слайд өчен фотопортретлар “Язучы да Алиш, батыр да” китабыннан алынды. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001.

Җыр “Бәйрәм бүген”

(8 нче мәктәпнең 7Б класс укучылары башкара)

1 нче слайд (Язучы да Алиш, батыр да- язуы, фотопортреты).

2 нче слайд (Китапның титул бите).

3 нче слайд(Поезд бара).

Китапханәче.                        Үзем турында җыр.

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,

Дөньяның иң рәхәт җиренә.

Әйтер идем: кирәк түгел, дип,

Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,

Ләкин илең ирексез калсын, дип,

Әйтер идем: мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын, дип.

Сатмас егет илен алтын –көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын,

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер ватанын.

А. Алиш

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар!

2 нче алып баручы. Исәнмесез, әдәбият сөюче дусларыбыз! Буген без балалар язучысы, патриот шагыйрь Абдулла Алишның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби- музыкаль, сәяхәт –истәлек кичәсенә җыйналдык.

1 нче станция “Балачакның якты мизгелләре”

1 нче алып баручы. Сезнең игътибарга Абулла Алишның бертуган апасы Закирә Алишевның “Балачакның якты мизгелләре” дип аталган истәлеген тәкъдим итәбез.

 4 нче слайд (Шәҗәрә, 12 бит).

1 нче бала. Безнең әтинең әтисе Нурулла бабай Спас өязе Көек авылына Норлат районына килеп урнашкан. Көек уңдырышлы кара туфраклы җирләргә дә, урман - болынга да бай авыл.

Нурулла бабай гаиләсендә 4 малай, бер кыз үсә. Улларының өчесе - Габделхак, Гая, Зыя мулла булып, берсе - Габделбарие муллалык итмәгән.

Алишев фамилиясен әтиебез Габделбари йөртә башлый.

 5 нче слайд (Әти- әнисе, 11 бит, 1 нче рәсем).

Әтиебез Габделбари Алишев, өйләнгәннән соң, төп йортта яшәп кала, иген чәчү, терлек асрау белән шөгыльләнә.

Әниебез Газизә Әхмәтсафа кызы Шонталы авылында мулла гаиләсендә туган. Шигырь – бәетләр язган.

Бу тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа, ләкин озак яшәми үлә торалар. Мин генә чирләми үскәнмен. Шулай итеп, Алладан сорап алган ир бала 1908 нче елның 15 сентябрендә дөньяга килә. Соңрак тагын ике эне - Габдрахман белән Галимҗан һәм сеңлебез Мәрьям туалар. Малайга Габдуллаҗан дип исем бирәләр.

6 нчы слайд ( Гаилә рәсеме, 25 бит).

Гаптул малайлар белән су буйларында йөрергә ярата, су коенып, балык сөзеп, мәш килә иде. Бик кечкенәдән әкиятләрне, төрле мәзәкләрне яратты. “Кызыл калфак” әкиятен 5-6 яшьләрдә матур итеп сөйли иде. Габдуллаҗан кечкенәдән табигатьне яратты һәм хезмәттә катнаша башлады.

7 нче слайд (Абдулла Алишев туганы, Газиз Алишев белән Спаста уыкаганда, 11 бит, 2 нче рәсем).

Гаптул укуга бик һәвәс булды. Ямбакты авылы мәдрәсәсенә бирделәр. Монда ул халык авыз иҗаты белән мавыгып китте. 1918-1920 нче елларда туганнан туган энебез Газиз белән Бураководагы рус мәктәбендә укып йөрделәр. Спас мәктәбендә Гаптул яхшы укыды.

2 нче алып баручы. Гаяз Алишевның улы Газиз Алишев Гаптул белән мәктәптә укыган елларын менә ничек искә ала.

8 нче слайд (Педтехникум бинасы, 31 бит, 2 нче рәсем).

2 нче бала. Спастагы 7 нче классны Абдулла белән бергә тәмамладык һәм педтехникум-ның 1 курс тыңлаучысы булып саналдык. Алиш пионерлар арасында отряд вожатые иде. 1927 нче елны җидееллык мәктәпне тәмамлады.

Татар халык биюе.

(3 нче балалар бакчасы балалары башкара)

9 нчы слайд( Поезд бара).

Китапханәче.

Безнең хисләр сездә кабатланмас,

Сез ул хисләр белән янмассыз, -

Безнең бөек чорның каршылыклы

Кешеләрен аңлый алмассыз.

Без-үткәннең каты җиңелүе,

Бүгенгенең җиңеп килүе

Көрәшеңдә

Артык ашкынулы

Хисләр уты белән янабыз;

Без яңа җир,

Яңа кеше өчен

Җирдә зур дау алып барабыз...

Һ. Такташ

2 нче станция “Илһам тулы яшьлек еллары”.

10 нчы слайд (Казан җир-төзү техникумында редколлегия членнары. Сулдан: А. Алиш,     Г. Шаһиәхмәтов, М. Вәлиев, Ә. Гыйбадуллин, Б. Мәмәшев. (1929), А. Алиш Минзәләдә. Апасы Закирә һәм җизнәсе Гали Яруллин белән. Әтисенең алдында кызлары Илсөяр. (1930), 49 бит. А. Алиш дуслары Хәмит Гыйльметдинов һәм Сабир Гайнанов белән. Шагыйрь Һ. Такташны күмгән көн. (1931), 59 бит).

1 нче алып баручы. Техникум буенча сабакташ – Газиз Шаһиәхмәтов Абдулла Алиш турында менә нинди истәлек язып калдырган.

3 нче бала. Абдулла Алиш белән беренче танышуым 1927 нче елның август аенда булды. Без икебез дә Казан җир төзү техникумына укырга керергә дип килгән идек.

         Икенче курста комсомолларны җәмәгать эшләренә күбрәк тарта башладылар. Миңа-стена газетасында редакторлык хезмәте, Алишка әдәби ягын алып бару йөкләнде. Монда ул күп кенә санда шигырьләрен дә бастырды. Шуларның берсе “Бөек сынау”. 1931 нче елда хезмәт адресларыбыз тагын үзгәрде: мине Чистайга күчерделәр, ә Алишны Казанда Каз ГРЭС (ТЭЦ-1) төзелешендә десятник (мастер) итеп калдырдылар. Казанга килгән саен, дусларча очраштык. Бу елларда Алиш күп кенә очерклар, мәкаләләр, хикәяләр язды. Белемен дә күтәрә барды. 1936 нчы елдан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кичке бүлегендә укыды.

2 нче алып баручы. Хәмит Гыйльметдинов - Абдулла Алишның якын дусты хатирәлә-

ре, сезнең игътибарга.

4 нче бала. Без Абдулла Алиш белән Казан җир төзү техникумында бергә укып, аннан КазГРЭС төзелешендә бергә эшләп, хәтта ул гаиләле булганчы, бер фатирда яшәдек.

1929 нчы елдан ул үзенең язган әйберләрен “Яшь ленинчы”, “Кызыл яшьләр”

кебек газеталарда, “Авыл яшьләре”, “Атака”, “Яңалиф” журналларында да бастыра башлады.

Җыр “Кояшлы җыр”. Р.Вәлиев шигыре.

М. Шәмсетдинов музыкасы.

11  нче слайд (Поезд бара).

Китапханәче. Менә ул Алиш рәсеме...

Рәсем кысасы һаман киңәя. Кулына оригиналмы, гранкамы тотып, “Пионер каләме” редакциясен ишегеннән ялт итеп килеп чыга да, елмая-елмая, каядыр ашыга. Редакцияга кереп барган яшь язучыны әллә кайдан күреп ала да, күрешеп-нитеп тормастан, аның җилкәсенә кулын сала:

- Бар, керә тор, хәзер киләм, энекәш...

Шәрәф Мөдәррис.

3 нче станция «Син безнең байрак йөртучебез идең!»

12 нче слайд (А. Алиш портреты, 75 бит).

5 нче бала. 1930 нчы елларның башында мин Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли идем. Көннәрнең берендә Абудулла Алиш та       “ Якты күл буе” исемле әсәренең кулъязмасын алып килде. Бу аның беренче зур әсәре иде - темасы эшчеләр. ТЭЦ төзелеше. Повестьны редакцияләп бетереп, машинкада күчерттек, типографиягә бирергә тәмам әзерләдек.

Исемен үзе теләгәнчә, Абдулла дип куйдык.

1 нче алып баручы. Сез күренекле язучы, прозаик, тәрҗемәче Афзал Шамов истәлеген тыңлап үттегез.

2 нче алып баручы. Гариф Галиев - язучы һәм журналист, Абдулла Алишның якын дусты истәлегеннән.

6 нчы бала. Минем үз гомеремдә тормышның бик катлаулы, бик кыен вакытларда нык сыналган дусларымның берсе һәм иң беренчесе Абдулла Алиш булды.

13 нче слайд (30 нчы елларда басылып чыккан китапларның кайберләре, 75 бит, 1 нче рәсем).

Мин аның белән беренче тапкыр 1931 нче елның көзендә Пассаж бинасында, ул елларда “Гажур” дип йөртелгән нәшриятта таныштым.

Шул елларда аның күп кенә китаплары басылган иде.

1 нче алып баручы. Балалар әдәбиятында күп эшләгән язучы һәм драматург Абдулла Әхмәтнең дә Абдулла Алиш турында истәлекләре аз түгел.

7 нче бала. Алиш минем иҗатташ дустым да иде. Без аның белән бергәләп өч пьеса яздык. “Күршеләр”, “Йолдыз” һәм “Йөрәк ялкыны”.

14 нче слайд (Язучылар Г. Әпсәләмов, Г. Гобәй, А. Алиш, һәм Ә. Исхак, 83 бит).

8 нче бала. 1934 нче елда мин “Кызыл Татарстан” газетасының культура бүлегендә эшли идем. Балалар әдәбияты өлкәсендә атив эшләп килгән Абдулла Әхмәт, Ләбиб Гыйльми, Гариф Гобәй, Соббух Рәфыйк һәм башка язучылар белән берлектә, Абдулла Алиш та балалар әдәбиятын үстерү буенча күп көч куйган шәхес.

1935 нче елның көзеннән булса кирәк А. Алиш балалар әдәбияты секциясенең җитәкчесе итеп билгеләнде.

2 нче алып баручы. Закирова Резеда сезне фольклорчы галим һәм язучы Хәмит Ярми истәлекләре белән таныштырып узды. Күренекле балалар язучысы, озак еллар балалар матбугатында бергә эшләгән журналист Әминә Бикчәнтәева хәтерендә язучы менә ничек сакланган.

15  нче слайд (А. Алиш, Ә. Бикчәнтәева, Н. Арсланов, 83 бит, 2 нче рәсем).

9 нчы бала. Миңа аның белән беренче тапкыр 1938 нче елның сентябрь башларында очрашу насыйп булды.  

Алишны беренче күргәч тә ачык йөзле киң күңелле шаян сүзле кеше икәнен аңладым, иптәшләренә тупас эндәшүен ишетмәдем.

1 нче алып баручы. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Хәсән Хәйри дә язучы турында үз фикерен әйтә.

10 нчы бала. Алишның  кечкенәләр өчен хикәяләре дә әкиятләреннән түбән түгел. “Чуар тавык”, “Әбиләргә кунакка”, “Утлы йомырка” кебек кыска, җыйнак кына эшләнгән миниатюр парчаларында балаларны шатландырырлык мәгънә бар.

16 нчы слайд (А. Алиш хатыны Рокыя ханым Тюльпанова белән, 97 бит,  1 нче рәсем).

2 нче алып баручы. Мин әдәбиятчы түгел, аның иҗатына кагыла алмыйм. Ләкин Алиш белән кичергән аз гына гомер эчендә булган кайбер эпизодларны искә алып үтәргә булдым, дип, яза тормыш иптәше Рокыя Тюльпанова.

Гаиләдә, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле иде Алиш. Картларга да, яшьләргә дә, балаларга да ихтирам белән карый, әнисен бик ярата, хөрмәтли иде, дип искә ала.

17 нче слайд (А. Алиш гаиләсе белән. Уртада уллары Айваз (сулда) һәм Алмаз (унда), 153 бит).

Ул балаларны да бик ярата, Алмазым, Айвазым, дип, матур сүзләр әйтеп назлап, иркәли, сөя иде.

1941 нче елның җәендә дә рухланып йөрде. Үзе пединститут тәмамларга әзерләнә. Әмма ил өстенә килгән сугыш афәте барысын да үзгәртте, гаилә бәхетебезне җимерде.

 (Әз генә эчтәлеген сөйләп, әкиятнең азагын карарга тәкъдим итәргә)                                                                               Курчак театры. Абдулла Алишның  “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән өзек күрсәтелә.

18  нче слайд (Поезд бара).

Китапханәче.                                                                                                                                                           Үз баландай сөйдең, кадерләдең,                                                                                                                                                                     Дәрт тә бирдең безгә, акыл да...                                                                                                                                 Деткор булып, мин дә канат ярдым                                                                                                                                         “Яшь ленинчы” белән “Ялкын” да.                                                                                                                            Илебезнең көрәш тарихында                                                                                                                                           Ярылып ята якты эзләрең...                                                                                                                              Менә хатлар-                                                                                                                                                                       Сахралардан безне                                                                                                                                                    Эзләп тапкан күңел күзләрең.

                                                                                                                    М. Хөсәен.

4 нче станция “Дәрт тә бирдең безгә, акыл да”

1 нче алып баручы. Мәхмүт Хөсәен – танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Музей өчен язылган истәлегенә өстәлеп, “Аю-Даг” дигән китабыннан өзек.

11 нче бала. 1939-1920 нчы еллар.                                                                                                                              

         Бервакыт, Татарстаннан читтә яшәгәнгә булса кирәк, безне “Пионер каләме” журналына яздырмадылар (хәзерге “Ялкын” журналы). Бу хакта мин Алиш абыйга хәбәр иттем. Без аңа бөтен классыбыз белән акча җыеп җибәрдек. Ә ул безнең барыбызны журналга яздырды. Шул вакытты шатлыгыбызны белсәгез иде!

19 нчы слайд (Абдулла Алиш Казанның Үзәк журналыннан. (№3, 1934), 123 бит, 1 нче рәсем).

2 нче алып баручы. Рафаил Төхвәтуллин – танылган язучы, прозаик. Хәзер сезнең игътибарга тәкъдим  итәсе истәлек “Җиләкле аланнар” китабыннан алынды.

12 нче бала.  Ә күзләрем гел Алиш абыйда. Әнә ул, янындагы малайлар белән белән гап-гади итеп, елмая-елмая сөйләшеп утыра. Кара калын кашлары чак кына талпынып куя да, ягымлы коңгырт  күзләреннән, ап-ак тешләреннән күңелле якты нурлар сибелә сыман.

20 нче слайд (Абдулла Алиш үзе эшләгән фоторәсем һәм истәлек язуы. Рәсемдә Закирә апасының балалары (1933, Алпар авылы), 141 бит, 3, 4 нче рәсемнәр).

13 нче бала. Авылга кайткач та фотография белән мавыгып йөргәнен хәтерлим. Алиш абый балаларны рәсемгә алырга бик ярата иде. Аерым-аерым да, бергә утырып рәсемгә ала, бер дә иренми туймый.

21 нче слайд (“Техника” журналының тышлык бите. (1933) һәм Абдулла Алиш портреты. (1930),  141 бит, 1, 2 нче рәсемнәр).

Үскәч кенә белдем: фотография белән мавыгып йөрүе үзенә күрә бер практика булган икән. Кайбер фоторәсемнәрен Алиш абый үзе эшләгән “Техника” журналында да бастырган.                              

1941 нче елның 22 нче июне. Шушы көндәге төсе-кыяфәте белән Алиш абый әле дә күз алдымда. Әтине больницага салдылар. Без әни белән, саубуллашып, авылга кайтып киттек.                                                                  

Бу – Алиш абый белән соңгы очрашуыбыз.                                                                                                                            1 нче алып баручы. Бу истәлек Илсөяр Сөнкишевадан иде. Ул Абдулла Алишның туган-нан туган сеңлесе, Закирә апасының кызы. Пенсиядәге укытучы.

                            Җыр “Кәләпүшем, кәләпүш”.

(8 нче мәктәп балалары башкарыунда)

22 нче слайд (Поезд бара).

Китапханәче.                                                                                                                                             Батырлык һәм илгә турылыкны                                                                                                                              Шушы үлем белән белдерик.                                                                                                                                                                             Безнең яшьлек шушы хисләр белән                                                                                                                 Данлы иде, көчле иде бит!!

                                               Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең                                                                                                                              Эзсез сүнә, диеп уйлама!                                                                                                                                                                     Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,                                                                                                                             Шулай үлсәң иде дөньяда!                                                                                                  

                                                                                                                М. Җәлил.

5 нче станция “Туган илем, барлык рухым сиңа,

         Барысы- синең өчен!”

2 нче алып баручы. Абдулла Алиш – 1941 нче елның июль аенда Бөек Ватан сугышына китә һәм шул ук елның 12 октябрендә, Брянск янында чолганышта калып, дошман кулына төшә.                                              

 Газыйм Кадыйров – Абдулла Алиш белән әсирлектә булган кеше.                                                                                  

 Аның хатирәләре.

23 нче слайд (Абдулла Алишның төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, 97 бит, 2 нче рәсем).          

14 нче бала. Миңа әсирлек газапларын күп татырга туры килде.  Михнәтләрнең башы Польша җирендәге Седльце концлагеренда булды.                                                                                                                      

         Эшкә бара алмаган әсирләр, төрле әйберләр ясыйлар һәм базарда саталар иде. Абдул-ла Алиш абыйны мин шундый базарларның берсендә 1942 нче елның җәендә очраттым. Без дуслашып  киттек.                                                                                                                                                                                      

         Ул миңа дәфтәрләренең барысын да биреп торды. “Сагынам илемне”, “Мин ул төшне кабат күрерменме?”, “Акчарлак”, “Иркәм хаты” шигырьләре белән бергә, “Каз бәбкәләре”, “Ябык тавык” дигән хикәяләрен, “Сандугач” исемле нәсерен, “Керпе белән елан” дип аталган әкиятен күчергән идем.

24 нче слайд (Эмиль Мэйзонның сугыштан соң һәм 90 нчы елларда төшкән фоторәсемнә-ре, 186 бит, 1, 2 нче рәсемнәр).

1 нче алып баручы. Эмиль Мэйзон – бельгияле антифашист. Берлин төрмәсендә Абдулла Алиш белән бер камерада утырган.                                                                                                                                                                    15 нче бала. Берлиндагы Тегел төрмәсе. Без Алиш белән рәхимсез төрмә шартларында тоткыннарны ничек мәсхәрәләүләрен күрә идек.

25 нче слайд (Абдулла Алишның Берлин төрмәсендә язган хушлашу хаты, 169 бит).

 Бервакыт Алиш миңа рус телендә язылган хат бирде. Бу 1944 нче елның гыйнвар аенда була. Гаиләсенә адресланган бу хатның эчтәлеген мин белми идем, чөнки русча язылган иде. Төрмәдән котылып, Бельгиягә кайту белән, 1945 нче елның май аенда мин ул хатны Брюссельдәге рус илчелегенә җибәрдем. Ләкин, кире борчуларымны бәян итеп, 1957 нче елда Алишның гаиләсенә, тормыш иптәшенә адреслап, Казанга бер хат яздым һәм соңгы сувенир - кечкенә генә кәгазь пакет салдым. Ул пакетта сигаретлар саклана иде.                                                                                                                             2 нче алып баручы. Тәнкыйтьче һәм язучы Рафаэль Мостафинның 1988 нче елда “Җәлилчеләр” лип исемләнгән китабы  дөнья күрде. Сезнең игътибарга шушы китаптан бер өзек тыңларга тәкъдим итәбез.

26 нчы слайд (Джалиловцы. Казань. Татарское книжное издательство. 1980, портреты).

16 нчы бала. Муса Җәлил белән иңгә - иң  торган, фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган унбер батыр арасында Абдулла Алиш аерым урын биләп тора.  Аны җәлилчеләр “Мусаның уң канаты” дип йөрткәннәр. Алишның тоткынлыктагы героик көрәше һәм тормышы турында хәзер инде шактый бай мәгълүматлар тупланды.                                                                                                              

         Вустрауда Алиш – 1942 нче елның  13  нче декабреннән 1943 нче елның 13 нче гыйн-варена кадәр була.                                                                                                                                                                                                  

         Гыйнвар уртасында Алиш белән Саттарны, лагерьдан чыгарып, Берлинга “Идел-Урал” газетасына күчерәләр. Алишны редакциянең әдәбият культура бүлеге мөди-ре итеп куялар. Алиш немецларга каршы материаллар бастырган.                                                                                                                                                

Алиш Рәүф Вафага шигырь блокнотын бирә, ә ул бер татар кызына. Ләкин блокнот югала.                                          

Г. Шәрипов бер дәфтәр алып чыга, ләкин ул дәфтәр дә югала.                                                                                       1 нче алып баручы. 1944 ел, февраль. Дрезденда Германиянең империя суды тарафыннан Абдулла Алиш үлем җәзасына хөкем ителә.                                                                                                                                          

1944 нче ел, 25 август. Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары тара-фыннан җәзалап үтерелә.                                                                                                                                                                      17 нче бала. Соңгы елларда Алишның тагын бер дәфтәре турында мәгълүмат табылды. Башкортстанның Акбирде авылыннан Мостафа Батталов дигән кеше әсирлектә чакта Германиядәге 4Б лагеренда Алиш шигырьләре булганлыгын язды, ләкин бу дәфтәр Германия җирендә югалып калган.                                                                                                                                                    

Алишның шигырьләре Газыйм Кадыйров язып бирде. Беришесе Тәлгать Гыймранов дәфтәре аша билгеле булды. Тагын кайберләре Карабаш поселогында яшәүче Зәйни Әһлиуллин исемле кеше дәфтәрендә табылды.                                                                                                                                                                                                              

Абдулла Алишның илгә кайткан шигырьләре аның нык ихтыярлы ир, халкы өчен җанын-тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер раслый. Гомере буе ул шундый иде. Шундый булып, халкы-быз күңелендә мәңгегә калды.

Җырлы - биюле композиция “Кызыл ромашка”

(М. Җәлил шигыре.)

27нче  слайд (Поезд бара).

Балам кала димәгән,                                                                                                                                      Үзем үләм димәгән,                                                                                                                                                        

Дошман сүзенә алданып,                                                                                                                                            Туган илен бирмәгән!

                                        Газизә Алишева.

6 нчы станция “Юк, кирәкми, үлмим табыш булып

                    Кайтып керим туган илемә....”

28 нче слайд (Абдулла Алишның әнисе Газизә Алишева һәм аның улына багышланып язган шигырь-бәетләре. (1958), 183 бит).

1 нче алып баручы.                                                                                                                                                                        

                                                  Габдулҗаным бәбкәмне күзем туеп күрмәдем,                                                                                                                  

                                                  Әллә кай җирләргә барып югаласын белмәдем.

И бәбкәем, бәгырькәем, әрнидер бәгырьләрем,                                                                                                                                         Әллә кай җирләрдә шул булды ла каберләрең.

Кабереңнең өсләрендә кызыл гөлләр үссә иде,                                                                                                                     Сине үтергән гитлерчылар каты җәза күрсә иде.

                                                  Газизә Алишева- А. Алишның әнисе.

29, 30 слайдлар (М. Җәлилнең һәм А. Алишның көрәштәше Р. Хисаметдинов 55 нче мәктәп музеенда. (1978), Җ. Тәрҗеманов эзтабар укучылар белән. (1977), 186 бит, 3, 4 нче рәсемнәр. А Алиш исемендәге Пионерлар сараенда юбилей кичәсе.  Р. Мостафин чыгыш ясый.  Алмаз Алишев һәм Рокыя Тюльпанова. (1983), 55 нче мәктәпнең А. Алиш музеенда М.И. Иконников истәлекләр белән уртаклаша. (1986) 187 бит 1, 2, 3 нче рәсемнәр. “Ике улым бар...” Рокыя ханым уллары Алмаз һәм Айваз белән (1956), Алишевлар нәселе дәвам итә. Сулдагы рәсемдә Абдулла, Рокыя һәм Алмаз (1936), уңда - Алмаз, Фаина һәм Тимур Алишевлар. (1990), 193 бит, 1, 2, 3 нче рәсемнәр, Көектәге Алиш музеенда А. Алишның 90 еллык юбилей көне. Илсөяр Сөнкишева һәм Алмаз Алишев (1999), 196 бит, азагында бу китапның сул яктагы титул бите).

2 нче алып баручы.

Язучы да Алиш, батыр да                                                                                                                                                   Яшен булып, яуда яшьнәгән!                                                                                                                                                                        Ил алдында, тик бер тапкыр да,                                                                                                                                                       Мин - батыр, дип гайрәт чәчмәгән.                                                                                                                                             Ия булган тыйнак холыкка,                                                                                                                                                                                                       Ядкарь итеп исемен язмаган.                                                                                                                                                   Ил - анасын  кара коллыкта                                                                                                                                                                    Күңелендә йөрткән, назланган.                                                                                                                              Бик авырын юлның сайлап ул,                                                                                                                                                                                Кыю кичкән үлем даласын.                                                                                                                                                          Яшь буыннар өчен маяк ул:                                                                                                                                                                                                                   Рухландырыр балам баласын!  

                                                                                                                                                           Олы җанлы ирләр сугышта                                                                                                                                       Уйлый илен соңгы сулышта.

                                      Мәхмүт Хөсәен.

Җыр “Балалар тавышы”.     Х. Вахит шигыре,

                                                             Г. Зарипова музыкасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Рәкыйпов. Язучы турында белешмә.

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Язучы да Алиш, батыр да.

Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты турында...

Батыр көрәшче, оста әкиятче А.Алиш иҗаты буенча 2 нче сыйныфта әдәби викторина

Батыр көрәшче, оста әкиятче А.Алиш иҗаты буенча  2 нче сыйныфта әдәби викторина Максат :1)Абдулла Алишның иҗаты һәм тормышы турында кыскача мәгълүмат бирү.  2) А.Алишның иҗаты белә...

Язучы Алмаз Гыймадиев иҗаты буенча презентация

Презентациядә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде. Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар 5 нче сыйныфта Алмаз Гыймадиев язган юмористик хикәяләр белән танышалар....

Абдулла Алиш – көчле рухлы, үлмәс язучы.

5 нче сыйныфның 1нче төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара....