5 класста дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Дәресләр конспекты 

Скачать:


Предварительный просмотр:

5 класс

1 слайд.                      Тема              Фонетика.  Сузык авазлар

Максат: 1.  Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;  

 2. Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:        

                    1. Компьютер,  кулланма  материаллар;

              2. Презентация

Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнләшү.

-Кояшны, көнне, дусларны сәламләү

- Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү)

II.  Алган белемнәрне камилләштерү

Финк – Райт – Раунд  Робин структурасы белән сузык авазлар турында белгәннәрне искә төшерү.(укучыларга бит бирелә,  белгәннәрен фикер алышып, чираттан яза башлыйлар. Эшне 1 нче номердагы укучы яза башлый). Вакыт беткәч, командаларга сүз бирелә. 1 команда нәрсә язмаган, 2 нчесе шуны гына укый. (Җавап 2 нче слайдта чыга)

2 слайд.  

Сузык авазлар тавыштан гына торалар.

Арткы рәт(калын) сузыклар:[ а],[ о],[ у], [ы],[о-],[ы-].

Алгы рәт(нечкә) сузыклар:[ ә], [ө], [ү], [э], [и],[э-].

Сузыкларның күпчелеге калынлыкта – нечкәлектә парлашалар. Рус теленнән кергән алынма сүзләрдәге сузыбрак әйтелә торган [о-],[ ы-],[ э-] авазларының гына калын яки нечкә парлары юк.

Иренләшкән сузыклар: [у], [ү],[ о],[ ө], [о-].  

Иренләшмәгән сузыклар:[ а],[ ә], [ы], [э], [и], [ы-],[ э-].

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? ( сузык аваз хәрефләрен кабатлыйбыз).

  Укучылар, миңа бер хат килде, әмма анда нәрсә әйтергә теләгәнне мин аңлый алмадым ( сузык авазлары төшеп калган текст)

3нче слайд  экранда хат

Текстны укырга сез миңа ярдәм итәрсезме?

Мин ни өчен аңлый алмаганмын икән?

Нәтиҗә Сузык авазлардан башка сүзләр ясап булмый.

4 нче слайдта  тулы текст.

Тиздән язның беренче бәйрәме – 8 март  җитә. Сез дә кадерле әниләрегезне, дәү әниләрегезне, хатын – кыз туганнарыгызны котларга онытмагыз.

Джот тотс ( өстәл саен 16 бит кәгазь куела, һәр укучы 4әрне санап ала). Яз темасына кагылышлы сүзләр язасы. Команда белән эш, язган сүзне командадагы иптәшләрегезгә әйтә барасыз. Бер команда яза калын сузыклар кергән сүзләр, ә икенче команда нечкә сузык авазлар кергән сүзләрне.(Мәсәлән, март,  яфрак  һәм   бөре, бәке сүзләре)

Җавап биргәндә, командалар, игътибар белән тыңлыйбыз. Нечкә әйтелешлегә калын сүзләр кермәгәнме яисә киресенчә.

 Димәк, укучылар, сүзләрдә сузыклар бер – берсенә яраклашалар, буйсыналар. Буйсынмаган сүзләр алынма сүзләр була.

5 нче слайд сингармонизм законы

Сузыкларның, бер – берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала.

Дәреслектән күнегү эшләү.

Микс – фриз – груп  структурасы ярдәмендә

  • Калын сузыклар ничә? (6)
  • Нечкә сузыклар ничә?(6)
  • Алфавитта ничә хәреф аваз белдерми? (2)
  • Сузык авазлар,  телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, ничә төрле булалар?(2)
  • Иреннәр хәрәкәтенә карап ничә төрле булалар?(2)
  • Сез класста ничә бала?
  • Менә һәрвакыт шулай дус, тату яшәргә кирәк дигән фикер белән мин бүгенге дәресебезне йомгаклыйм.

6 слайд. Кояшка сузылган куллар рәсеме, уртада рәхмәт сүзе.

Ярар, укучылар, дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты

Тема. Ия белән хәбәр арасында сызык.

Максат.

1) дидактик: җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү.

2) үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3) тәрбияви: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Дәрес тибы - уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Җиһазлау: диафильм ( « Гади жөмлә синтаксисы»), сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы рәсемнәр, дәреслек (Н.В.Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина. Татар теле, 7 нче сыйныф өчен дәреслек), дидактик карточкалар.

Тактада: Сәл...мәтлек - безнең байлыгыбыз.

                Ул агач йорт янында тора.

Дәрес барышы:

1. Юнәлеш бирү һәм мотивация этабы.

а)  психологик уңай халәт тудыру.

б) белемнәрне актуальләштерү. Матур язу моменты: Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз.

Нинди хәреф язабыз? Ни өчен? Татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнгән язылыш?

Ә ни өчен без сәламәтлекне үзебезнең байлыгыбыз дип атыйбыз?

Бу байлыкны югалтмыйча саклау өчен нишләргә кирәк?

Дөрес, укучылар, һәрьяклап физик чыныгу өчен, спортның төп төрләре белән таныш булырга кирәк . Шул чакта гына җитезлеккә өйрәнегә, көчле, чыдам һәм башка сыйфатларга ия булган кешегә әйләнергә мөмкин. Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнгәндә, сез йөрәгегезне ныгытасыз, сулыш алуны яхшыртасыз һәм бервакытта да суык тиеп авырмассыз.

2.   Уку мәсьәләсен кую.

Үзебез язган җөмләдәге тыныш билгесенә бәйле рәвештә, уку мәсьәләсен формалаштырыгыз. Дөрес, укучылар, без бүген ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын өйрәнербез.

3.   Аерым биремнәр системасы нигезендә уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем. Баягы җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Сәламәтлек - безнең байлыгыбыз.

Ә баш кисәкләр нинди сүз төркеме белән бирелгәннәр?

Игътибар итик әле: җөмләнең иясе дә , хәбәре дә исем белән белдерелгән. Шуның өчен дә алар арасында сызык билгесе куела.

Димәк, нинди кагыйдә чыгара алабыз?

Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

     мәсәлән,   йөзү - спортньхң аеруча файдалы төре. Ә ни өчен файдалы дип әйтәбез ?

- Әйе, йөзгәндә мускуллар, буыннар, ә гъзалар һәм организм системалары бертигез нагрузка ала.

( рәсемнәргә игътибар)

4.  Физкультминутка.

Тактаның эчке ягы ачыла.

2 нче бирем. Тактадагы җөмләнең иясен табыгыз. Ул агач йорт янында тора.

Берничә төрле җавап алына һәм һәр очрак аерым-аерым тикшерелә: 1) Ул_- агач йорт янында тора. 2) Ул агач - йорт янында тора. Димәк, ия белән аергычны бутау ихтималы булганда да, ия белән хәбәр арасына сызык куела.

3нче бирем.(Карточкалар таратыла) Тессттагы җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен куярга .

Ату Чаллы шәһәрендә киң таралган спорт төре. Ату мәктәбенә нигез салучы шәхес Солтан Яруллин. Аның бик күп шәкертләре төрле ярышларда илебез данын якладылар. Алар арасында иң күренеклесе Светлана Демина-Якимова. (Тикшерү парларда үткәрелә).

4 нче бирем. Дәреслектән 78 нче күнегүне эшләү. Кирәкле урыннарга тыныш билгеләре куеп күчереп язарга.

Диафильм кадрыннан 5нче бирем. Иҗади эш: рәсемгә карап, ия белән хәбәр арасында сызык булган ике җөмлә уйлап язарга.

5.  Рефлексия.

Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Ия белән хәбәр арасында кайчан сызык куела? Һәрчак сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

 Нәтиҗәләр . Билгеләр кую.

6.  Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелә.

-  мәҗбүри эш. Кагыйдә өйрәнергә, ия белән хәбәр арасында сызык булган теләсә нинди 5 җөмлә уйлап язарга.

- ярымиҗади эш. Җөмләләр сәламәтлек саклау темасына багышланырга тиеш.

-  иҗади эш. Бүгенге темага караган мисал белән шигъри дүртьюллык язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты