Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе
план-конспект урока на тему
Ачык дәрес планы Сайфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_plany_sayfatnyn_gadi_hm_chagyshtyru_drzhse.doc | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Зеленодольск муниципаль районының “14 нче лицей”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Сыйфатларның
Гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре.
Татар теле дәресе
3нче сыйныф рус төркеме
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ
Лотфуллина Гөлнирә Тәлгать кызы
Яшел Үзән – 2015
Дәреснең максаты: Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту; сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү; туган якның матур табигате белән соклану хисләре тәрбияләү
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү дәресе
Дәреслек: Р.З. Хәйдарова, Г.М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина “ Күңелле татар теле” 3 сыйныф
Җиһазлау: Презентация, карточкалар, таратма материал( тест)
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: Сыйфатларны, аларның дәрәҗәләрен белү. Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү.
Шәхси нәтиҗәләр: Белем алуның кирәклеген аңлау; максат куя белү;
Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтә белү, дәлилли белү, башкаларның фикерен тыңлый белү.
Регулятив УУГ: Үз эшнңне планлаштыра белү, үз эшеңне , бәяли белүтикшерү.
Танып-белү УУГ: Үткәндә өйрәнгәннәрне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү, проблеманы таба белү, тексттан кирәкле информацияне таба белү, анализ ясый, йомгак ясый белү.
Дәрес барышы
I .Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.
- Дәресне оештыру моменты.
- Исәнмесез,укычылар. Барыгызга да хәерле көн. Елмаешып, бер-берегезне сәламләп алыгыз әле. Дәресебездә сезгә уңышлар телим.
II. Төп өлеш.
1 . Уку мәсьәләсен кую.
-Балалар, экранга карагыз әле.
Мин бүгенге дәресебезгә кечкенә генә шигырь иҗат итеп килдем. (слайд 1)
Шәһәремә ямьле язлар килде.
Көннәр җылы, якты кояшы.
Гөрләвекләр ага урамнарда,
Бар дөньяда кошлар тавышы.
( Бер баладан укыту)
- Балалар, игътибар белән карагыз . Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куеп карыйк әле.
- Какой? Нинди?
- Ә бу сорауга кайсы сүз төркеме җавап бирә соң?
- Сыйфат
- Бик дөрес . Сыйфат сүз төркеме - Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.
- Нәрсәне белдерә соң ул?
- Признак предмета. Предметларның билгесен белдерә.
- Яхшы, балалар.
- Сез ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез?
- Сыйфат турында
(слайд 2)
- Тактага карагыз әле. Тактада ике текст язылган.
Мин Яшел Үзәндә яшим. Яшел Үзән зур, бай шәһәр. Шәһәребездә биек йортлар бар.Шәһәребез урамнары киң, якты. Мин шәһәремне яратам.
Мин Казан шәһәрендә яшим. Казан зуррак, баерак шәһәр. Шәһәребездә биегрәк йортлар күп. Шәһәребез урамнары киңрәк, яктырак. Мин шәһәремне яратам.(текстларны балалар укый)
-Сез ничек уйлыйсыз? Бу ике текст бер-берсеннән аерыламы?( Чем отличаются тексты)
- Беренче текст- Яшел Үзән шәһәре турында, ә икенчесе Татарстаныбызның башкаласы -Казан шәһәре турында.
- Сызылган сүзләргә сораулар бирегез әле? ( Задайте вопросы к выделенным словам?)
- Беренче тексттагы сүзләр икенче тексттагы сүзләрдән аерыламы?
- Икенче тексттагы сыйфатларга –рак/-рәк кушымчасы ялганган.
- Беренче текстагы сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр
- Димәк ,беренче тексттагы сүзләргә нинди? Соравы, ә икенче текттагы сүзләргә ниндирәк? соравы куела.
(слайд3)
Нинди? Ниндирәк?
зур - зуррак
бай - баерак
биек - биегрәк
киң - киңрәк
якты - яктырак
(слайд4)
Яңа теманы аңлату.
Кагыйдә.
Чтобы показать, что предмет обладает
каким-нибудь качеством в большей или
меньшей степени, чем другой, говорим так:
Зур – зуррак (больше),
Матур – матуррак (красивее),
Кечкенә - кечкенәрәк (меньше).
Это сравнительная степень прилагательного –
сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.
- Предметларның билгеләрен чагыштырганда сыйфатка - рак/-рәк кушымчасы ялгана, һәм сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе дип атала.
(Бергәләп кабатлыйбыз)
(слайд 5)
Ял итү. Фолоу зе лидер. ( хәрәкәтләрне лидер артыннан кабатлыйбыз)
- Ә хәзер әйдәгез төркемнәрдә эшләп алыйк.Парталарда сигнал карточкалары бар. Әзер төркем яшел, ә биремне эшләп бетермәгән төркем кызыл карточка күтәрә.
Беренче баганада гади сыйфатлар бирелгән , сез аларны чагыштыру дәрәҗәсендә язырга тиеш. ( ике минут вакыт бирелә)
- Тикшерәбез. Һәм төркемнән беренче сан астындагы укучы укый.
Рефлексия
Тест биремнәре.
1. Тәрҗемә итегез - сыйфат:
А) существительное
Ә) прилагательное
Б) глагол
2. Сыйфат нәрсәне белдерә?
А) предметны
Ә) предметның билгесен
3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
А) нишли?
Ә) кем? нәрсә?
Б) нинди? Кайсы?
4. Сыйфатларны тап :
А) малай, куян,сыерчык
Ә) матур, кечкенәрәк, җылырак
Б) эшли, елмая , йөгерә
5. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны тап;
а) матуррак, кызылрак, салкынрак
б) кызыл , кара, кыска
- Хәзер, балалар,уң кул партнерларыгыз белән алышып, тестларыгызны тикшерәсез.(бәя кую тактада күрсәтелә)
(слайд 6) тестның җаваплары
Ныгыту
- Сезнең алдыгызда сүзләр язылган карточкалар бар. Бу карточкаларга сыйфатлар язылган. Сез шул сыйфатлар белән җөмләләр төзергә Һәм бу сорауларга җавап биргән сүзләрне үз ояларына урнаштырыгыз.( Тактада Нинди? Һәм Ниндирәк? сораулары белән сыерчык оялары урнаштырылган)
-Матур, салкын, ямьле, зур.
Тәмлерәк, яктырак, кызылрак, матуррак.
Мәсәлән: Ямьле яз җитте. Алма кызыл, ә җиләк кызылрак.
(Балалар җөмләләр төзеп ояларга урныштыра)
-Укучылар, без сезнең белән сүзләрне ояларга урнаштырдык. Беренче оядагы сүзләр нинди? соравына, ә икенче оядагы сүзләр ниндирәк? соравына җавап бирәләр. Ә ни өчен бу сүзләрне без сыерчык ояларына урнаштырдык?
- Бу сүзләр сыерчык оялары кебек матур, -дисез. Мин килешәм сезнең белән. Сыйфатлар безнең сөйләмебезне матурлыйлар.
-Ә тагын ни өчен мин сезгә бүген сыерчык оялары алып килдем соң?
- Ямьле яз җитте,балалар! Бу матур сүзләребез урынына тиздән безнең канатлы дусларыбыз- җырчы кошларыбыз кайтачак. Без дә аларга сыерчык оялары ясап, аларны агачларга элеп куярга тиеш . Әйдәгез, сездә әти-әниләрегез белән сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны шатландырыгыз.
Боз киткәч, җир кипкәч,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларын күргәннәр.
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Йомгаклау (рефлексия)
- Балалар без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? ( Сыйфатларның гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре турында)
- Нинди эш төрләре башкардык?( карточкалар белән эшләдек, тест биремнәрен башкардык., җөмләләр төздек, ял иттек)
- Сезгә дәрес ошадымы?
Өй эше
- Дәреслектә 39 бит, 2 - 3 күнегүләр.
- “ Яз” темасына рәсем ясарга.
3*.Сыйфатларны кулланып “Ямьле яз ” темасына кечкенә хикәя язырга.
-Дәрес бетте, саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы
Илдар Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы Тема: Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга” Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына ачык дәрес планы...
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы
"Татарстан - минем ватаным" темасына әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...
3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы
"Татарстан - минем ватаным" темасына әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...
Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы
Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...
Ачк дәрес Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре.ppt
Сыйфатның гади hәм чагыштыру дәрәҗәләре...