Үткән заман хикәя фигыль
план-конспект урока (6 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Балтач районы Сосна урта мәктәбенең
1 нче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы
Тема: ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ ҺӘМ АНЫҢ МӘГЪНӘЛӘРЕ
Максат:
1. Укучыларның үткән заман хикәя фигыль турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аның мәгънәләрен өйрәтү.
2. Аны дөрес һәм сөйләмдә урынлы куллана белү.
3. Татар халкының борынгыдан килгән йола, бәйрәмнәрен искә төшерү, аның үткәне белән танышу теләге, горурлык тәрбияләү..
Материал:
Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева “Татар теле” 6 класс;
Җиһазлау: карточкалар, компьютер (слайдлар), проектор, магнитофон, аңлатмалы сүзлек, рәсемнәр (Каз өмәсе, Сабантуй, Нәүрүз сурәтләнгән), Ф.С.Баязитова “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”,
Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.
Дәрес төре: Катнаш.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар. Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн туганда без барыбыз да сау-сәламәт. Әти-әниләребез, туганнарыбыз исән-сау. Без моңа сөенәбез .
Хәерле көн телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы көн телик барчабызга,
Хәерле көн телик үзебезгә.
Менә шундый теләк-омтылышлар белән, эшләребез хәерле булсын дип, дәресебезне башлыйбыз.
II. Актуальләштерү.
1. Укучылар алдагы дәресләрдә алган белемнәребезгә таянып, фигыль төркемчәләре, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль турында белгәннәребезне искә төшерербез. Мин сезгә хәзер тест сораулары бирәм. Сез сорауларны игътибар белән укыгыз һәм аерым кәгазь битләренә дөрес җавапларны языгыз.
Тест сораулары 2 вариантта булыр.
I вариант.
1. Фигыль нинди сүз төркеме?
А) мөстәкыйль;
Б) бәйләгеч;
В) модальлек.
2. Килеп керде фигыленең башлангыч формасын билгеләргә:
А) килеп кер;
Б) килеп;
В) кил, кер.
3. Фигыль сан белән төрләнәме?
А) төрләнми;
Б) төрләнә.
4. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди чаралар ярдәмендә ясала?
А) -ды, -де, -ты, -те;
Б) -ган, -гән, -кан, -кән;
В) -ыр, -ер, -ар, -әр.
5. Хикәя фигыль нинди җөмлә кисәге була?
А) аергыч;
Б) тәмамлык;
В) хәбәр.
6. Хикәя фигыль...
А) заман, барлык-юклык формасы, зат-сан белән төрләнә;
Б) заман, зат-сан белән төрләнми.
7. Фигыльләр ничә төркемчәгә бүленә?
А) 6;
Б) 7;
В) 8.
II вариант.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
А) предметны;
Б) предметның билгесен;
В) зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәл-торышын белдерә.
2. Фигыльнең юклык формасы нинди кушым-чалар белән ясала?
А) -ган, -гән, -кан, -кән;
Б) -ма, -мә;
В) -ар, -әр, -ыр, -ер.
3. Хикәя фигыль нинди мәгънә белдерә?
А) эшкә куша, боера, өнди;
Б) көтелгән эшнең киресен белдерә;
В) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын
хикәяли, хәбәр итә.
4. Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
А) -ды, -де, -ты, -те;
Б) -ган, -гән, -кан, -кән;
Г) -ыр, -ер, -ар, -әр.
5. Хикәя фигыль җөмләдә...
А) төрле җөмлә кисәге;
Б) хәбәр генә булып килә.
6. Хикәя фигыль...
А) боеруны, кушуны белдерә;
Б) эш, хәл, хәрәкәтнең булуын (булмавын) хәбәр итә;
В) эш яки хәлнең булуы өчен кирәкле шартны белдерә.
7. Хикәя фигыль нинди заманнарда килә?
А) хәзерге, үткән, киләчәк.
Б) хәзерге;
В) хәзерге, үткән.
Хәзер эшләрне тактага карап тикшерәбез һәм үзебезгә үзебез билге куябыз.
Проекторда дөрес җаваплар билгеләнгән тест чыга. Проекторда билгеләр чыга.
Хатасыз – “5”
1-2 хата – “4”
3-4 хата – “3”
5-6 хата – “2”
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Тема һәм максатны хәбәр итү.
Укучылар, без бүгенге дәрестә үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен өйрәнербез, үткән заман хикәя фигыльнең төрләрен аеруга күнегүләр эшләрбез.
Мин сезгә өй эше итеп көзге каникулыгыз турында кечкенә генә хикәя язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, хәзер сезне тыңлап китик. (2 укучыдан укыту)
Укучының хикәясе.
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы-ел фасыллары алмашыну. Һәр ел фасылы үзенчә матур. Көз ахырын күпләр яратмаса да, аның да үз матурлыгы бар. Бу вакытта беренче кар ява. Җир өсте ап-ак була.
Менә шул вакытта безнең көзге каникуллар башланды. Ул уңыш бәйрәме белән башланып китте. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе-мул табын. Бу көнне без көзге муллыктан әзерләнгән табын артында сыйландык. Калган көннәрдә ял иттек, уйнадык, әти-әниләргә булыштык.
Каникул вакытында авылда каз өмәләре үткәрелде. Каз өмәсе- көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Без дә каз өмәсе үткәрдек. Өмәгә күрше апалар, туганнарыбыз килде. Алар казларны чип-чиста итеп чистартылар, юдылар. Бу көнне уен-көлке тынып тормады. Эшләп арган булсалар да берәү дә зарланмады. Эш беткәч әнием аларны табынга чакырды. Ә анда ниләр генә юк: бәлеш, аш, коймак, җиләк-җимешләр. Апалар әнигә рәхмәт әйтеп сыйландылар.
Каникулның санаулы көннәре бик тиз үтеп китте. Без яңадан яраткан мәктәбебезгә килдек.
-Рәхмәт, хикәяң бик матур булган. Фигыльләрне тап әле, нинди заманда кулландың?
-Дөрес, күп фигыльләрең үткән заманда.Ә аның нинди төре?
-Билгеле үткән заман төрен.
-Ә менә ни өчен сез билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кулландыгыз, анысын мин яңа теманы аңлаткач белерсез. Игътибар белән тактага карыйк әле.
Үткән заман хикәя фигыль (сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлне белдерә) | |
Билгеле үткән заман хикәя фигыль нишләде? -ды, -де, -ты, -те; 1.Сөйләүче үзе күргән яки аңа бил- геле булган эш яки хәлне белдерә. Мин кабинетыма кердем. 2. Эш-хәлнең үзен күз алдына китерә. Якында снаряд төшеп ярылды. 3. Әкиятләрдә кулланылса, вакыйгалар- ны сөйләүче үзе күреп сөйләгәндәй була. Аучылар ыруы үзенең Азат Мәргәне белән горурландылар, егетләр аның кебек булырга тырыштылар. | Билгесез үткән заман хикәя фигыль нишләгән? -ган, -гән, -кан, -кән; 1. Сөйләүче үзе күрмәгән, сизмәгән, икенче берәүдән ишеткән эш яки хәл турында сөйләгәндә кулланыла. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Алыштырган илен” дисәләр, Син ышанма бәгърем! 2. Эш-хәлнең нәтиҗәсен күз алдына ки- терә. Гөлҗамал әби дә чыгып баскан, нечкә йон күлмәк кигән. 3.Сөйләүче үзе күрмәгән эш-хәл- ләрне белдергәнгә, әкиятләрдә, тарихи вакыйгалар турында сөйләгәндә кулланыла. Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. |
Димәк, язып килгән хикәяләрдә фигыльләрне дөрес куллангансыз, чөнки сез үзегез күргән, белгән вакыйгалар турында язып килдегез.
Дәресебезнең эпиграфы итеп мин “Халык йоласыз булмый” дигән татар халык мәкален алдым.
- Ә нәрсә соң ул йола? Сез ничек уйлыйсыз? Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйк әле.
- Йола ул- Теге яки бу халыкның яшәешенә борыннан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр, гореф-гадәт.
- Ә гореф-гадәт сүзе? Әйдәгез анысын да карыйк.
- Гореф-гадәт-билгеле бер халыкның тарихый үсеш традициясе белән килә торган көнкүрешкә караган гадәтләр.
Ә сез укучылар нинди йолалар беләсез? Дөрес , Каз өмәсе, Сабантуй бәйрәме, Нәүрүз, килен төшерү, Яфрак бәйрәме. Сез менә тактада халкыбызның төрле йолалары тасвирланган рәсемнәрне күрәсез. Бигрәк тә сезгә кайсысы таныш? Көздән кышка кергән чорда халык йолаларның кайсысы үткәрелә? Дөрес каз өмәсе. Сезнең язып килгән хикәяләрегездән дә күренгәнчә көзге каникул ул, каз өмәләре вакыты. Кемнәр каз суйды? Өмәләр булдымы?
-Татар халкы элек-электән күп итеп каз асрарга яраткан. Каз йоныннан тутырылган ястык-түшәкләр, мамыгыннан тутырылган, өстенә ак челтәр ябылып күпертеп куелган йомшак мендәрләр авыл өенә ямь биреп, хуҗаларының уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп торган. Көз көне казлар үсеп җиткәч, көннәр суыткач, авылларда каз өмәләре башланган. Казларның барысын да бер көнне суеп, аларны йолкырга кызларны чакырганнар. Өмәгә чакырмасаң, кызлар үпкәләгәннәр.Күмәкләп җырлый-җырлый, уен-көлке сөйләшеп, казларны йолкып, эчен-башын чистартып бетергәч, каз түшкәләрен парлап-парлап көянтә башына элеп, чишмәгә каз юарга төшеп киткәннәр, каз түшкәләрен салкын суда юганнар. Казларны су буенда юып кайтышка хуҗабикә каз маенда коймак белән чәй әзерләп көтеп торган. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнгән.
-Укучылар игътибар иттегезме, мин фигыльнең нинди заманын кулланып сөйләдем?
-Әйе, билгесез үткән заман хикәя фигыльләр. Ни өчен дип уйлыйсыз?
-Бу вакыйлар элек булган, без аны өлкәннәр сөйләвеннән генә беләбез.
Хәзер мин сезгә авылдашыбыз Лилия Нәкыйпова язган “Туган авылым” шигыреннән бер өзек укып китәсем килә. Бу шигырь безнен Сосна авылы, аның матурлыгы, күренекле кешеләре турында язылган.
Элек булган синең биш мәхәлләң,
Ишетелгән азан биш җирдән.
Үз итеп җыен-бәйрәмнәргә
Күнак-төшем килгән күп җирдән
Тирә-яктан баһадирлар килеп,
Гөрләп үткән Сабантуйлары.
Гармун моңлы аулак өйләр булган,
Каз өмәсе, яшьләр туйлары.
Төпле, олуг аксакаллар булган,
Яшәгән синдә көчле лачыннар.
Илебезгә кара көчләр кергәч,
Башын салган күпме батырлар
(проектордан чыгару)
-Шигырьдә үткән заман фигыльләр очрадымы?
-Әйе, очрады. Булган, ишетелгән, килгән, үткән, яшәгән, салган фигыльләре үткән заман хикәя фигыльләр.
-Фигыльләрнең нинди төре?
- Алар барысы да билгесез үткән заман хикәя фигыльләр.
-Ни өчен автор билгесез үткән заман хикәя фигыльләр кулланган?
-Чөнки ул үзе күрмәгән вакыйгалар турында сөйли.
-Шигырьдәге өзектә нинди йолалар турында сөйләнә?
-Сабантуе, аулак өйләр, каз өмәсе, яшьләр туйлары.
-Әйе, безнең татар халкының бик матур йолалары бар. Бу йолаларны сезгә яшь буынга онытмаска кирәк.
.-Әйдәгез, ял итеп алыйк. Айдар Файзрахманов башкаруында “Аулак өй” җырына физкультминутка ясау.
IY. Ныгыту.
- Дәфтәргә число һәм теманы язу.
- 132 нче күнегү. Җөмләләрне укырга, билгеле һәм билгесез үткән заманнарны табарга. Дәфтәр битен икегә бүлеп, бер якка-билгеле үткән замандагы фигыльләрне, икенче якка билгесез үткән замандагы фигыльләрне күчереп язарга. (тактада 2 укучы эшли)
Билгеле заман хикәя фигыль Билгесез заман хикәя фигыль
Агылдылар булган
Төшмәделәр саткан
Тирәнәйде йөрткәннәр
Ташланды озаткан
Куйды күргән
- Карточкалар белән эш. Текст бирелә, 3 төркемгә эшләр .
1 төркем.(көчле укучылар)-үткән заман хикәя фигыльне 2 төркемгә аерырга, заман ясаучы кушымчалар астына сызарга.
Билгеле билгесез
2 төркем (урта укучылар)-билгеле үткән заман фигыльләрне язарга (нишләде?), заман ясаучы кушымчаларга сызарга.
3 төркем (урта укучылар)-билгесез үткән заман фигыльләрне язарга (нишләгән?), заман ясаучы кушымчаларга сызарга.
Текст.
Татар халкы борынгы заманнардан ук каз асраган. Каз мамыгыннан йомшак мендәр, җылы түшәк, ястык ясаганнар, ләкин аның мамыгын сатмаганнар. Кул арты китүдән курыкканнар. Каз итенән тәмле аш-су әзерләгәннәр. Каз бәлеше, каз коймагы, каклаган каз –берсе берсеннән тәмле ризыклар. Каз өмәләре авылның иң күңелле вакыты. Минем балачагым аулак өйле, каз өмәле авылда үтте. Беренче кар төшкәч, әни иртән иртүк казан астына ягып җибәрде, ә әти пычак кайрады. Бераздан безнең өйгә кызлар җыелды. Менә кызлар каз йолкый башладылар. Мин урамдагы барлык бала-чаганы җыйдым. Безгә каурый сыдырырга бирделәр.
-Тикшереп чыгу
Билгеле заман хикәя фигыль Билгесез заман хикәя фигыль
Үтте асраган
Җибәрде ясаганнар
Кайрады сатмаганнар
Җыелды курыкканнар
Башладылар әзерләгәннәр
Җыйдым
Бирделәр
4. Укучылар, безнең язучыларыбыз үз әсәрләрендә татар халкының йолаларын бик оста чагылдыралар. Сезнең алдыгызда Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәре. Шул әсәрдән өзек уку.
Текст.
Менә көн кичкә авышты. Инеш буйларына үзенә бертөсле йомшак кына зәңгәрсу эңгер иңә башлады.Тыкрыктагы борылмалы сукмактан, кыр казлары шикелле, берсе артыннан берсе тезелеп, чуп-чуар кызлар төркеме чыкты. Иң алда, билгеле, кунак кызы иде. Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. Казларны юып, келәт киштәсенә менгереп элгәннән соң, кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел, зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төштеләр.
Әни өмәче кызларны сыйларга дип, каз итеннән, үпкә-бавырдан мул итеп аш белән бәлеш пешергән. Мин моны өйалдына кергәч, исләреннән үк сиздем. Авызга су тулды, түземлегем төкәнеп, сәкегә барып утырдым.
-- нинди йола турында сүз бара? (Каз өмәсе).
- Үткән заман фигыльләр кулланылганмы, кулланылса нинди төре?
Билгеле заман хикәя фигыль Авышты, башлады, чыкты, төштеләр, Сиздем, тулды,утырдым | Билгесез заман хикәя фигыль Элгәннәр, пешергән, |
5. Узган дәрестә билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүен карадык.. Сезнең парта өсләренә фигыльләр язылган карточкалар куелган. Шул фигыльләрдән:
- билгеле һәм билгесез заман хикәя фигыльләр ясарга,
- барлыкта-юклыкта куярга
- зат-сан белән төрләндерергә
- телдән җөмләләр төзергә.
1 вариант өчен фигыльләр: куй, төш, кит. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр төзергә.
Куй-куйды-куймады.
Берлек сан күплек сан
1 зат куйдым куйдык
2 зат куйдың куйдыгыз
3 зат куйды куйдылар
2 вариант өчен фигыльләр: куй, төш, кит. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр төзергә
Куй-куйган-куймаган
Берлек сан күплек сан
1 зат куйганмын куйганбыз
2 зат куйгансың куйгансыз
3 зат куйган куйганнар
V. Йомгаклау.
1. Нәтиҗә. 2. Билгеләр кую.
- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
-Дәрестә билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләр турында сөйләштек.
- Нинди яңалыклар белдек?
-Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылуларын белдек.
-Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләштек. Аларны онытмаска, сакларга кирәклеген аңладык.
-Сез бүгенге дәрестән канәгать калдыгызмы? Тәэсирләрегез нинди?
2. Өй эше бирү.
1) 72 нче битендәге 133 нче күнегү. Бирелгән текстны күчереп язарга, билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең астына дулкынлы, билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең астына туры сызык сызарга.,
2) татар халкының йолалары турында инша язып килергә.
Кулланылган әдәбият:
- Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова.- -“Мәгариф” нәшрияты-2006.
- Ф.С.Баязитова.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”.-ТКН-1995.
- Ш.Ш.Җәләлиев “Татар халык педагогикасы” -“Мәгариф” нәшрияты-2000.
- “Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре”. Р.З.Биктимерова, Ә.Х.Нуретдинова, З.З.Сафиуллина, Ә.С.Әхмәтҗанова, Э.Х.Низамов, Р.А.Низамов.-“Мәгариф” нәшрияты-2000.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
- Гомәр Бәширов “Туган ягым-яшел бишек” әсәре.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль
морфология буенча дщрескщ материал...
Билгесез үткән заман хикәя фигыль
Плантатарском урока на татарском зыке на тему "Прошедшее неопределенное время в татарском языке" для учеников 3 класса, по учебнику И.Л. Литвинова...
Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация. Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...
Хәзерге заман хикәя фигыль
Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше Спряжение глагола настоящего времени...
Билгесез үткән заман хикәя фигыль
Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше Спряжение глагола...
Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)
Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту; ...
Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"
7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...