"Табын янында"темасына ачык дәрес
план-конспект занятия (5 класс) на тему
5нче сыйныфта "Табын янында"темасын үткәндә файдаланырга мөмкин
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tematabyn_yanynda.docx | 28.1 КБ |
Предварительный просмотр:
5 нче сыйныфның рус төркемендә Р.З Хайдарова дәреслеге буенча ачык
дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Табын янында.
Тема : Табын янында.
Максат: 1.”Табын Янында “ тексты өстендә эш.Диалогик ,монологик сөйләм телен үстерү, камилләштерү
2.Укучыларның белем, күнекмәләрен ныгыту,камилләштерү.
3.Саша үрнәгендә тәрбиялелек,әдәплелек,үз-үзеңне тота белү
сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһаз.Компьютер,слайдлар,рәсемнәр.Дәреслек 99- 100 нче битләр.
I. Оештыру өлеше
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Кәефләрегез ничек? Бер-берегезгә карап елмаегыз! Елмаю – яхшы кәеф нигезе.
- Бүген класста кем дежур? Дәрестә кем юк?
- Бүген ничәсе? Хәзер кайсы ел вакыты?.
- Актуальләштерү.
- Без узган дәрестә нинди тема өйрәндек?
-Туган көн.
- Укучылар, без бүген дәрестә “Туган көн ” темасын кабатлыйбыз
- Фонетик зарядка.
1) [К] авазы
2) -Тыңлагыз, калын әйтелешле сүзләргә кул чабыгыз.
Кайта, килә, кычкыра, көчле,кайда, ничек,чыкты, күрде
- Өй эшен тикшерү.
а)рольләргә бүлеп уку
б) сорауларга җавап бирү.
Гүзәл кемнәргә килде?
Ләйсәннең әнисе нәрсә пешергән?
Гүзәлне кая чакырдылар?
Гүзәл әдәпле кызмы?
II. Төп өлеш
- Яңа теманы аңлату
- Укучылар,без бүген туган көн темасын дәвам итәрбез.Без сезнең белән “Табын янында” дигән әсәрне укырбыз.
- Рәсем өстендә эш.
-Укучылар,рәсемгә карагыз әле.Рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?
- Өстәлгә ничек чакыралар?
-Өстәл янында үзенңе ничек тотарга кирәк?
- Өстәл яныннан торгач ни дияргә кирәк?
- Сүзлек эше.
-Укучылар,әсәр белән танышырга җиңелрәк булсын өчен сүзләр белән танышып китик.Сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк.
Аннан соң[аннан соң]- потом
валчыклар[wалчыкълар]- крошки
Башкаларны[башкъаларны] -остальных
аунап ята иде[аунап йата] – валялись
Чапылдатып [чапылдатып]– чавкая
сөйләшә-сөйләшә[сөйләшә-сөйләшә]- разговаривая
Сайлап алды[сайлап алды] – выбрал
хуҗабикә[хуҗабикә] - хозяйка
- Әсәр өстендә эш.
- Әйдәгез,укучылар әсәрне укып чыгыйк.(укытучы укый,укучылардан чылбырлап укыту)
- Геройлар кемнәр?( Саша, мин)
- Бу хәл кайда була?( кунакта)
- Ял итү минуты.
- Сорауларга җавап бирү.
- Укучылар, сез хикәяне игътибар белән тыңладыгыз. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез җавапларын хикәядән табып, укып күрсәтерсез.
- Саша- кем ул?
- Саша салатны, ашны ничек ашады?
- ул итне ничек итеп алды?
- Саша нинди алманы сайлап алды?
- Саша киткәч, өстәл өсте ничек калды?
7. Текстка балалар тагын нинди исем биреп булыр иде?(как еще можно озаглавить текст.можете выбрать названия из 9 го упражнения по стр.100)
8. Укучылар Сашага характеристика бирик инде.(Саша әдәпсез,тәрбиясез,игътибарсыз,комсыз,саран,пычрак малай.Ул үзен генә ярата,үзен кешеләр янында тота белми).
9.Балалар слайдта күрсәтелгән биремнәрне эшлиләр.
Как скажете другу о том,
-что он воспитанный мальчик или девочка.
-что он(она) очень внимательная;
-что он(она) очень терпеливый(ая)
-что вам не нравятся жадные ,грязные,невоспитанные мальчики.
III.Йомгаклау
- Дәрескә йомгак.Әдәплелек турында мәкальләр әйтелә,мәгънәләре ачыкланыла.
Үзе әдәпсез-киеме сәдәпсез.
Адәмне адәм иткән -әдәп.
Комсыз тау кимерсә дә туймас.
Кеше холкын күзәт,үзеңнекен төзәт.
-Балалар ,без бу дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләдек?
-Укучылар , ничек уйлыйсыз,бу дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?
-Ребята,как вы думаете,этот урок был полезным для вас?
- Өй эше бирү.Сашага нинди киңәшләр бирер идегез.(Какие советы вы бы дали Саше?)
- Билгеләр кую
-Укучылар,дәрес тәмам.Сезгә зур рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес. 5 класс. "Табын янында"
5 нче сыйныфның рус төркемендә Хәйдарова Р.З дәреслеге буенча ачык дәрес коспекты. Дәрескә аудиокурс һәм презентация бар....
презентация к уроку татарского языка "Табын янында"
Әлеге презентация 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучылар өчен төзелде ("Минем туган көнем" циклы, “Табын янында”“ хикәясе)....
8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"
"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:} ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;} Чәй эчкән...
8 нче сыйныф укучылары өчен физик кичә "Чәй табыны янында"
"Җылылык күренешләре" дигән теманы йомгаклау кичэсе.Максаты:} ”Җылылык күренешләре” дигән теманы кабатлау һәм ныгыту;} Чәй эчкән...
"Табын янында"
Конспект урока по татарскому языку на тему "Табын янында"...
Инфинитивны “Табын янында” дигән текст өстендә ныгыту.
8 нче рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес эшкәртмәсе...
“Табын янында” (Рус телле балаларга татар теле дәресе. VII сыйныф.
“Табын янында”(Рус телле балаларга татар теле дәресе. 7 сыйныф.)Максат: 1. Белем бир...