Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре буенча йомгаклау дәресе. Рамазанова Розалия Гарифулла кызы Биектау районы Коркачык мәктәбе
план-конспект урока на тему
1. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикер йөртү, уйлау сәләтләрен үстерү, камилләштерү эшен дәвам итү .
2. Укучыларда туганлык хисләре, әниләргә хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту. Шәфкатьлелек , миһербанлылык, кешелеклелек орлыкларын чәчү.
3. Хәмернең кешедәге җаваплылык хисләрен югалттыра торган агу икәнлегенә төшендерү.
4. Туган туфракка ,аның өчен үз гомерләрен биргән бабайларыбызга хәрмәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ber_ananyn_bish_uly.docx | 19.32 КБ |
Предварительный просмотр:
Х. Сарьянның “ Бер ананың биш улы” әсәре буенча йомгаклау дәресе.
Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
Биектау районы Коркачык мәктәбе
Максат: 1. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен, фикер йөртү, уйлау сәләтләрен үстерү, камилләштерү эшен дәвам итү .
2. Укучыларда туганлык хисләре, әниләргә хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту. Шәфкатьлелек , миһербанлылык, кешелеклелек орлыкларын чәчү.
3. Хәмернең кешедәге җаваплылык хисләрен югалттыра торган агу икәнлегенә төшендерү.
4. Туган туфракка ,аның өчен үз гомерләрен биргән бабайларыбызга хәрмәт тәрбияләү.
Материал: Х. Сарьян « Бер ананың биш улы” , Р. Вәлиева “Улыма”, “Ана кайгысы шигырьләре.
Җиһаз: 1. Язучының портреты;
2. Видеопроектор;
3. Экран;
4. Слайдлар.
Дәрес барышы
Актуальләштерү.
1 слайд.
Г. Хәйруллина башкаруында “Үз туганыңның кадерен бел” җыры тыңлана (1 куплет)
-Укучылар, әлеге җырдан чыгып сез нәрсә әйтә аласыз?
(Бу җырда туганнар, ягъни бер анадан туган балалар , аларның бер-берсенә булган кадер- хөрмәте чагыла.)
-Әйе, бик дөрес әйттегез. Һәркемгә үз туганы, кан- кардәше якын , кадерле була. Иң авыр минутларда без барыбыз да әнигә яки туганнарга барып сыенабыз.
- Без укыган “Бер ананың биш улы”әсәре белән уртак ягы бармы бу җырның?
( Әйе, ... ).
2 слайд.
Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәре өстендә эш.
-Укучылар. Сезгә бу әсәр ошадымы? Анда язучы нинди мәсьәләләрне күтәрә?
(Бу әсәр безгә бик ошады. Язучы анда берничә төрле мәсьәләгә кагылып үтә. Мәсәлән, туганнарның бер – берсенә мөнәсәбәте, ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр, эчкечелек, гаилә алдындагы җаваплылык, сугыш китергән афәт һ.б.)
-Әсәр ничек башланып китә?
(Маһисәрвәр апа һәм Солтан абый гаиләсендә биш ир бала үсеп килә. Алар бар да үткеннәр, тазалар, акыллылар, бер-берсенә ярдәмчелләр. Тыныч кына, матур гына яшәгәндә әтиләре үлеп китә. Алар ятим кала. Ә аннары сугыш башлана.)
-Бу гаиләдән сугышка кемнәр китә? Алар исән-сау әйләнеп кйтамы?
( Раббани белән Мирза китәләр, икесе дә тагын да ныгып, ир булып кайталар)
-Шулай булгач, сугыш бу гаиләгә фаҗига китермәгән булып чыга?
(Юк, алай түгел. Абыйлары исән-сау кайтса да, Хәвадискә ул үз чирен салып китә)
-Ничек була сон ул? Хәвадис ни сәбәпле авырый башлый?
(Хәвадиснең язмышы турында бер укучы сөйли)
Менә шушы урыннарда язучы аеруча нинди мәсьәләне ачык чагылдырган?
( Туганлык мәсьәләсен)
-Кайсы урыннарда күренә?
(Хәвадисне укырга озату. Кырымга дәваларга озату)
-Кырымнан тазарып кайтамы?
(Юк, чөнки ул анда туган ягын бик сагына, хатларында да шул турыда яза.)
-Язучы аның үлемен ничек сурәтли?
(Бер укучы шул урынны яттан сөйли).
-Әйе, Хәвадиснең гомере шулай иртә өзелә. Моңа сугыш гаепле дибез. Әгәр абыйлары өйдә булса, илләр тыныч булса, алар шул язгы ташуда басуда йөрмәсләр иде.
-Укучылар, сугыш беткәнгә быел 67 ел тула, ләкин аның газаплары әле бүген дә онытылмый. Фронтта булганнарның гына түгел, тылда калган кешеләр күңеленә дә ул тирән хәсрәт салып киткән. Ул турыда Фәридә апа Исмәгыйлева түбәндәгеләрне хәтерендә саклый.
( Бер укучы истәлекне укый.)
-Сугыштан исән-сау кайткан Раббани белән Мирза үз тормышларын ничек дәвам итә?
(1 укучы Раббани, 1 укучы Мирза турында сөйли)
-Мирзаның гомере ничек өзелә?
-Раббани ни өчен эчкечелеккә сабыша?
(Мирзаның үлеменнән соң кайгысын оныту өчен эчкәли, ә соңрак бу чиргә әйләнә)
-Гомере ничек тәмамлана?
(Эчү аркасында фаҗигага юлыга. Димәк, ул эчә башлагач үзенең җаваплылыгын югалткан, шулай ук ихтыяр көче дә булмагандыр, югыйсә, ул үз-үзен җиңә алыр иде.)
-Бик дөрес фикерләр әйттегез . укучылар. Раббани кебекләр безнең бүгенге тормышыбызда да әле еш очрыйлар. Андыйлар үзләрен генә түгел, ә туганнарын, балаларын, газиз әниләрен ачы хәсрәт утына салалар.
3 слайд
-Хәзер безгә Гөлназ Р. Вәлиеваның “Ана кайгысы” дигән шигырен укып китәр.
(Шигырьтурында әңгәмә үткәрелә)
4 слайд
-Сез, укучылар, “Эчкән кеше – беткән кеше” дигән темага сочинение дә язган идегез. Рания безгә үз эшен укып китәр
-Укучылар, ә шушы вакытта Сирин, Әдрән өлкән абыйларына ярдәм кулын суздылармы?
(Әйе, алар аны төрлечә үгетләп карадылар, аннары хастаханәгә озаттылар, ул вакытта да гел янына барып тордылар, ә туктата алмадылар. Димәк, аракыга яшьтән үк якын бармаска кирәк икән)
-Без гел туганнар турында сөйләдек әле. Ә шушы авырлыкларга ана ничек түзде соң? Ул көчлеме?
(Балаларының үлеме Маһисәрвәр апага бик авыр тәэсир итә, әлбәттә. Кайсы гына ана баласын югалтуга битараф кала ала соң? Тик шулай да ана түзә, бирешми, сабырлык күрсәтә. Мирза үлгән көнне Сирингә туй үткәрергә ризалык бирә, Раббани үлгәч, аның чәчләре ап-ак була, тик ул сынмый, сыгылмый. Ул көчле рухлы.)
-Әсәр ахырында Сирин белән ана арасында булган әңгәмәне кем әйтеп бирә ала?
(Җавап)
5 слайд
-Әйе, ана хаклы. Тормыш дәвам итә. Хәзер алдагы слайдка карагыз. Биредә кул һәм биш бармак. Алар төрлесе төрлечә, ләкин кайсын тешләсәң дә авырта, анага да һәр бала: эчкечеме, түбән җанлымы, шәфкать иясеме, бар да кадерле, ул шулар өчен яши, догасыннан ташламый.
6 слайд
Хәзер безгә Гөлфинә Р. Вәлиеваның “Улыма” дигән шигырен укыр.
-Укучылар, тактада язылган сүзләр Маһисәрвәр апага бик ятышлы икән. Ул , чынлап та, бөек ана.
7 слайд
-Х Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрен бүгенге көндә әһәмиятле дип саныйсызмы?
(Минемчә, әсәрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Аны укып чыккан кеше әнисенә, туганнарына хөрмәт хисен, гаиләсе алдындагы бурычын онытмас, хәмердән ераграк булырга тырышыр, дип уйлыйм)
- Кадерле яшь дусларым, бүгенге сөйләшү күңелләрегезгә барып җитеп , әниләрегезгә, туганнарыгызга мәрхәмәтле булып яшәсәгез иде.
Дәрес “Үз туганыңның кадерен бел” җырын тыңлап бетерү белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Африка материгы буенча йомгаклау дәресе 7 класс
Африка материгы буенча йомгаклау дәресе....
Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе
Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...
ТЕМА: Җәннәт әниләрнең аяк астында. (Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча). Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
Ана – дөньяда иң бөек зат. Бала дөньяга килгәнче , ул аны 9 ай йөрәге янында йөртә, тугач, төннәр буе аны бага. Әмма үсә төшкәч, ата – аналар белән балалар арасында бик яңа мәсьәләләр килеп туа. Алар ...
Гасырларны кичкән бу шәхес (Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә) Рамазанова Розалия Гарифулла кызы
Без бүген татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган,якты янучы йолдызларыбызның берсе- әдәбиятыбызның йөзек кашы,олуг әдибебез,фикер иясе, аксакал язучыбыз Го...
Х Сарьянның "Бер ананың биш улы" әсәре
Дәрестә Х.Сарьянның "Бер ананың биш улы" әсәре анализланды.Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен,фикер йөртү сәләтләрен үстерүгә игътибар бирелде.Моңа ирешү өчен, сингапур структураларын куллану отышлы б...
“Ана хакын хакласаң...” (Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе)
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять”повесте буенча йомгаклау дәресе...
“Ана хакын хакласаң...” - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте буенча йомгаклау дәресе...