Модаль һәм бәйләгеч кушымчалар
план-конспект урока на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
modal_hm_bylgech_kushymchalar-9tat.docx | 23.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Модаль һәм бәйләгеч кушымчалар”(9нчы сыйныф)
Максат. Белем бирү максаты :
Сүз ясалышы,сүз төзелеше турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.
Үстерү максаты:
Кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү; балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.
Тәрбия максаты: Туган илгә хөрмәт,мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал); дәреслек:Татар теле:Татар урта гомуми белем бирү мәкт.9нчы с-фы өчен д-лек/М.З.Зәкиев,С.М.Ибраһимов.-Казан:Мәгариф,2008.-159 б.
Дәрес планы
I.Оештыру моменты
1.Укучыларны сәламләү.
2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү,дежур укучы рапортын тыңлау.
3.Уңай психологик халәт формалаштыру һәм дәресне башлау.
II.Өй эшен тикшерү
- Өй эшен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирү:укучылар кәгазьләргә үткән темалар буенча(1вариант-сүз төркемнәре,2 вариант-сүз төзелеше,сүз ясагыч кушымчалар)сораулар язалар,бер-берсенә үзләре язган сорауларны бирәләр,җавап та бирелергә тиеш.(“Куиз-куиз-трейд” структурасы)
- Нәтиҗә ясау.
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
- Сүзлек диктанты язу,сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү.
Яманлыкны,көннәр,күзлек,күзлекләр,матурлыкны,әниемнең,тәрәзәдән,бишенче,
кызчыклар,юлчылар,күңелле,эшләделәр,дускайлар,иреннәрем,өстәлдән,шифалы.
Сүз ясагыч кушымчалы сүзләрне әйтү,калган сүзләрдәге башка төрле кушымчаларның төрләрен ачыклап карау,сүзгә нинди мәгънә үзгәреше керткәнлеген белү.
- Уку мәсьәләсен формалаштыру.
- Кагыйдә формалаштыру һәм нәтиҗә ясау.
Модаль кушымчалар сүзнең мәгънә төсмерләрен үзгәртәләр,ә бәйләгеч кушымчалар (төрләндергеч) сүзнең грамматик төрен үзгәртәләр.
Физкультминутка ясау.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Телдән күнегү эшләү (слайдта шигырь бирелә ).
Шигырьне игътибар белән укыйбыз һәм кара белән белдерелгән сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерәбез.
Татарстан
1.Яшьлекнең таңында мин күпме
Хыялый сарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.
2.Без-дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга– арыслан. Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.
3.Янымда син булган чагында Ялгыз да, ятим дә булмамын!
Мәңгелек көч алам Иделдән, Җаныма коя күк Чулманың.
4.Безгә бит бергәләп кичәсе
Дөньяның давыллы елларын ... Тик бәхет ягына
ИлтсеннәрВатаным юллары (Укучылар телдән җавап бирәләр).
Тәрбияви момент .(Укучылар белән Татарстан, туган ил, туган җир турында сөйләшү, туган илне ярату турында әңгәмә кору, һәм мәхәббәт хисе турында да сөйләшеп алу)
2.Тест эшләү,биремнәрне башкару
VI. Өй эше бирү.
1.47нче күнегү(язмача)
2.Укучыларның дәрестәге эшчәнлегенә бәя бирү.
3.Саубуллашу.
“СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ” темасына тест.
А1.Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән?
1) Кай – та –лар, сү – зем – не;
2) Кит – ә – сез, эш – лә – гән – сең;
3) Ки – лер – ләр, ба – рыр –сыз;
А2.Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләр:
1) Элгеч, эзтабар, җиләс;
2) Сүзчән, кайтыр, уйламаган;
3) Сандугач, карлыган, яфрак.
А3. Ике мәгънәле кисәктән торган сүзләр:
1) Егерме, юлдашка, сөйлә;
2) Өченче, карлыгачка, утырды;
3) Тиңдәшсез, санаган, кызларның.
А4. Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?
1) Кар – лар, сөз – геч – кә, ишет – ә;
2) Са – бын, са – тып, са – ры – рак;
3) Кар – лан – ган, яшь – келт, җитмеш – енче.
А5.Ясагыч кушымчалары булган сүзләр:
1) Кием, белгеч, йонлач;
2) Мәктәптә, яшьрәк, сигезенче;
3) Көткәннәр, балалар, җиңелчә.
А6. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләр:
1) Бишлек, сөенеч, такталы;
2) Бишенче, сөлге, туктадык;
3) Ямьләнгәч, берләштек, хәйләле.
А7. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр:
1) Җиденче, кызчык, укыячак;
2) Бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;
3) Һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.
А8. Бәйләгеч кушымчалары булган сүз төркемнәре:
1) Сыйфат, сан;
2) Исем, фигыль;
3) Рәвеш, бәйлек.
А9. Нигезе дөрес билгеләнгән сүзләр:
1) Кәгазь – ләр – не, уй – ла – ма – ды – гыз;
2) Шәһәрчек, кошкай – лар;
3) Эшчәнлек – тә, тигезлек – не.
А10. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:
1) Урак, урман, урды;
2) Карга, карлы, карсыз;
3) Көйлә, көйле, көйсез.
В1.Сүзләрне таблицага тутырыгыз:
Тамыр
|
Ясагыч кушымча | Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар | |
модальлек кушымчалары | бәйләгеч кушымчалар | ||
күз |
-лек |
-ләр |
-не |
|
|
|
|
Сүзләр: дусларыбызның, килмәгәннәр, аңлагансың, йөрәктә, күңелсезләнгәч, һөнәрчелек, җиденче, үсештә, дуслашкан, тәрбиялерәк, кошчыкларга, әйтмәдегез, биеклектә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.
Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.
Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....
Модаль сүз төркемнәре (тест).
Сүз төпкемнәрен өйрәнгәндә куллану өчен материал....