Сингапур тәҗрибәсе
план-конспект урока (6 класс) по теме

Исмагилова Гульнара Тагировна

Рус төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. 3 нче сыйныф. Җиләк-җимешләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл na_urok.docx42.24 КБ
Microsoft Office document icon sin_-_edeple_bala1.doc35.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы “Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Дәреснең темасы: Без җиләк-җимешләр яратабыз. (3нче сыйныф, әдәби уку, рус төркеме)

                                               Югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                        Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы


Тема: Без җиләк-җимешләр яратабыз.

Максат: 1. Җиләк-җимеш исемнәре белән таныштыру.

2. Үзеңнең яраткан җиләк-җимешең турында сөйли һәм сорап ала белү, парлар белән  эшләү, тестлар эшли белү күнекмәләре формалаштыру,  фикерләү сәләтен үстерү.

3. Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, компьютер,  цифрлы электрон чыганаклар, презентация.

Материаллар: дәреслек «Күңелле татар теле» (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина), кулланма, биремнәр язылган карточкалар.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү, Сингапур методикасының структуралары.

           КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

Хай файв

СТЕ ЗЕ КЛАСС 

таймд пэа шэа

Сингл – раунд- робин

3 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресенең план-конспекты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Оештыру.

Эш ритмына кертү.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар 4әр кеше утыралар.Алларында Мэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

- Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

-  Каршыдагы иптәшегезгә

Хәерле көн теләгез,

-  Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

- Укучылар! Бер-беребезгә  елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

- Яңа көн тынычлык алып килсен! - Яңа көндә яхшы билгеләр генә алыйк!

- Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә эшлик.

- Көннәр кояшлы булсын!

- Барыбызга да шатлыклы көннәр!

- Кәефләребез кояшлы иртә кебек булсын!

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

-Балалар, сезгә  өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

-Татлы ризыкларның исемнәрен ятларга, җөмләләр төзергә.

СТЕ ЗЕ КЛАСС структурасы буенча эш.

 Башта укучылар 2 минут эчендә үзләре ризык исемнәрен язалар. Аннары тыныч кына торып, сыйныф буенча хәрәкәт ясап, башкалардан үзләрендә булмаган ризык исемнәрен җыялар. Иң күп җыйган укучы үзенең исемнәрен  укый.

Фонетик зарядка.

-Экранда бирелгән сүзләрне хор белән дөрес әйтеп укыйбыз.

Гөбәдия, бәлеш, алма, ит, пилмән, чәкчәк, коймак.

Цифрлы электрон чыганаклар куллану. “Электрон белем бирү” порталындагы “Ашамлыклар. Милли ашлар”(“Еда. Нацианальные блюда”) темасын ачам. Лексика бүлегендәге 3 нче күнегүне эшлибез, ягъни тест биремнәренә җавапларны сайлап куябыз. “Проверить” төймәсенә басып, тикшерә дә барабыз.

Үзбәя. (Кем тестны хатасыз башкарган  яки 1  хата җибәргән  “5” куя, кем 2-3 хата ясаган  “4” куя, кем 4-5  хата җибәргән  “3” куя, кем бернәрсә дә эшли алмаган  “2” билгесен куя).

4 нче күнегү. Сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп язарга.

Үзбәя. (Кем сүзләрне хатасыз язган  яки 1  хата җибәргән  “5” куя, кем 2-3 хата ясаган  “4” куя, кем 4-5  хата җибәргән  “3” куя, кем бернәрсә дә эшли алмаган  “2” билгесен куя). 

5 нче күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрне рус теленә тәрҗемә итәргә.

Үзбәя өчен критерий: ( Кем беркая карамыйча барлык сүзләрне дөрес тәрҗемә

итте “5” куя, кем 3-4 сүздә хата ясады “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә кабатлады “3”, кем бер дә кабатламады “2” билгесен куя).

Аудирование, ишетеп-аңлау күнегүләрен эшләү. 26 нчы күнегү (Прослушать диалог)

Үзбәя өчен критерий: ( Кем диалогны аңлады “5” куя, кем кайбер

сүзләрне аңламады“4” куя, кем яртысын аңламады “3”, кем бер дә аңламады

 “2” билгесен куя).

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

СТЕ ЗЕ КЛАСС структурасы буенча сүзләр өстәү.

Укучылар компьютерларда эшлиләр. Үзбәя.

Бергә тәрҗемә итәләр.

 3. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

Дәреслектән 51 нче биттән 7нче күнегүне табабыз һәм телдән эшлибез.

Фикер алышу өчен таймд пэа шэа структурасын кулланабыз. Сорау: Нинди җиләк- җимеш һәм яшелчә исемнәрен беләсез?

Проекторда бирелгән җиләк-җимеш һәм яшелчә исемнәрен (Слайдларда кишер, суган, чөгендер, шалкан, алма, груша, бәрәңге, кәбестә, карбыз, кавын, кабак, карлыган, чия, кыяр, яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре) сүзлекләргә язабыз, тәрҗемә итәбез.

әче-кислый                              ачы-горький                                         

баллы-сладкий                                      

  тәмле-вкусный                                

файдалы- полезный                         

 зарарлы- вредный.

Таймд пэа шэа структурасы буенча җавап әзерлибез, кемнең фамилисендә әзрәк хәреф шул башлый...билгеләдегезме...беренче кешегә 20 секунд вакыт бирелә... вакыт башланды.... сезнең вакыт бетте... 2 нче кешегә 20 секунд вакыт бирелә.... башланды... бетте... бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.

Укытучы берничә кешедән сорый.

Урыннарга утырабыз.

Проектны тормышка ашыру. Реализация построенного проекта

-Укучылар, план буенча, сез үзегез яңа белемне үзләштерәсез. Эш нәтиҗәле килеп чыксын өчен төркемнәрдә эшлисез.

-Төркемнәрдә бу җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне чагыштырып карагыз. Уртак фикергә килеп миңа әйтегез.

1 нче төркем. Бу җиләк-җимешләр файдалы, баллы, түгәрәк. (алма, чия, карлыган).

2 нче төркем. Бу яшелчәләр файдалы, тәмле, түгәрәк. (бәрәңге, шалкан, чөгендер).

-Төркемнәрдә сөйләү. Сез ничек китереп чыгардыгыз? (Без чагыштырып карадык.)

-Яшелчә һәм җиләк-җимешләр нәрсә белән аерыла? (экранга чыгару)

Төсләре, тәмнәре, формалары белән.

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

Укучылар фикер алыша, 1-2 укучы үз фикерен җиткерә

Сүзлек дәфтәрләре белән эшләү.

Укучылар ялгышларын төзәтәләр.

Проекторда сыйфатлар бирелә.

тәмле

баллы

түгәрәк

кызыл

сары

файдалы

кара

ачы

4. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

52 нче биттәге 8 нче күнегүне телдән эшлибез. Кроссворд чишәбез.

Сингл – раунд- робин структурасын кулланып җавапларны тикшерәбез. (Төркемнәрдәге һәр кеше  берәр сүз укый). Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Бу сүзләрнең төсләрен һәм тәмнәрен искә төшерәбез.

Физкультминутка.

Безнең бүген бәйрәм көн.

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

 Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймакларны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Мәсәлән : Кристина, син бәрәңге яратасыңмы?

- Әйе, мин бәрәңге яратам.

- А кто скажет, что не любит?

- Юк, мин бәрәңге яратмыйм.

- Кто спросит нужны ли ей эти фрукты?

- Сиңа .... кирәкме?

- Әйе, миңа ..... кирәк.

- А если ненадо!

- Юк, миңа ..... кирәкми.

- Ирина, как ты предложешь овощи подруге?

Мәсәләнн: Жанна, мә, кыяр аша.

- Рәхмәт, мин кыяр яратам.

- А как можно отказаться?

- Юк, мин кыяр яратмыйм.

”Калын һәм нечкә сүзләр” уены. Яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр исемнәре әйтелә. Калын әйтелешле сүзләргә балалар кул чабалар.

Төркемнәрдәге һәр кеше  берәр сүз укый.

Укучылар күрсәтә баралар.

Укучылар сорауларга җаваплар бирәләр.

Калын һәм нечкә сүзләрне кабатлау.

5. Яңа белемнәрне ныгыту.

Табышмакларның җавапларын табу.

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык. (Кыяр)

Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре җир өстендә. (Кишер)

Үзе − бер бөртек,  эче − мең бөртек,

Башы − җирдә, койрыгы − коймада. (Кабак)

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

 Үзе кып-кызыл,

Күлмәге ямь-яшел. (Карбыз)

 Җир астында җиз бүкән,

− Ул ни икән? (Бәрәңге)

 Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

 Түгәрәк − ай түгел,

 Сары − май түгел,

Койрыгы бар − тычкан түгел. (Шалкан)

 Алсу битле кыз үсте,

 «Тып» итеп агачтан сикереп төште. (Алма)

Ситуатив бирем.

Спроси друга:

-любит ли он фрукты?

- любит ли он фрукты?

-какие овощи растут в их огороде?

-помогает ли он родителям собирать урожай?

Диалогик сөйләм күнекмәләрен устерү.

Укучыларга матур сүзләр язылган карточкалар таратыла.

Алар шул сүзләрне кертеп кечкенә диалог төзиләр

( Бир әле, зинһар; рәхмәт; исән бул; әйт әле).

Слова потеряли свои окончания. Найди их. Спиши предложения, вставляя окончания.

№1

Карбыз кавын....  зуррак.

Алсу әнисе белән бакчада  алма... җыя.

Алма... сок ясадым.

№2.

Сүзләр белән җөмләләр төзе.

Мәликә, ярата, карбыз, кавын.

Помидор, салалар, суган, кыяр, салатка.

Табышмакларның җавапларын табалар.

Җилкә партнёрлары белән эшлиләр

Укучылар дәфтәрләргә язалар.

6. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Өй эше. Җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен ятларга. Бер яшелчә яки җиләк-җимеш рәсемен ясарга һәм аның турында сөйләргә өйрәнергә.

Укучылар өй эшләрен көндәлекләргә  язалар.

7. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

- Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр өйрәндегез?  

-Укучылар, сез бүген дәрестә нинди яңалык алдыгыз? Что нового узнали?

-Без яраткан ризыкны сорый белергә, тәкъдим итә белергә өйрәндек.

-Дустымның нинди ризык яратканын белдем.

- Дәрес ошадымы?

- Хәзер үзегезгә бәя бирәсез.

*Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.

(“5” ле куела).

*Мин аңладым, эталон буенча эшли алам “4”ле куела.

*Мин аңладым, тик сорауларым калды “3” ле куела.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәрес тәмам, чыгарга була.

  • Җиләк-җимеш һәм яшелчә исемнәрен өйрәндек.

Аларның тәмнәрен, төсләрен белдек.

  • Әйе, дәрес ошады.

  • Сау булыгыз.



Предварительный просмотр:

“Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Син – әдәпле бала

                                                                                          Эшне башкарды татар теле

                                                                                         һәм әдәбияты укытучысы

                                                                             Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы

2015

Дәреснең технологик картасы

Тема:

Син – әдәпле бала

Дәреснең  тибы:

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Дәреснең төп

 максатлары:

 “Әдәп  башы – матур гадәт” темасы буенча алган белемнәрне системалаштыру.

Төрле формалар кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә, аралашырга  өйрәтүне дәвам итү.

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру,

диалогик һәм монологик сөйләм үстерү.

Дәреснең бурычлары:

телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре булдыру.

Теманың төп

 кагыйдәләре

Тәрбиясез һәм әдәпсез балаларга ялгышларын аңлату, киңәшләр бирү; әдәпле сөйләм сүзләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 -  шәхси

 -  предмет

 -  метапредмет

      Шәхескә кагылышлы УУГ

осознать практическую значимость материала, ценность совместной деятельности; развитие позитивной учебной мотивации.

      Предмет нәтиҗәсе

төрле әдәпле сөйләм формаларын истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә аларны дөрес куллану

       Метапредмет нәтиҗәсе

төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү,

      Танып-белү УУГ

үзлектән эшләргә омтылу, хаталарын табып, өйрәнеләгән

 материал аша төзәтә белү

       Регулятив УУГ

 дәрескә куелган бурычларны, укытучы һәм классташлар куйган

 билгене кабул итү.

       Коммуникатив УУГ

диалогта, аралашуда  актив катнашу, темага карата сораулар бирә

 һәм иптәшеңнең сөйләмен тыңлый белү.

Дәресне үткәрү урыны

Класс

Дәрес барышында

 үтәлергә тиеш булган

 кагыйдәләр

Игътибарлы булу, тыңлый белү, башкаларның фикерләрен хөрмәт итү.

Укучыларның белемнәрен бәяләү төрләре

Ситуатив биремнәр, сорауларга җавап

Башка фәннәр белән бәйләнеш

Рус теле

Эш төрләре

фронталь,  парларда, төркемнәрдә, үзлектән эшләү

Кулланылган ресурслар:

- әдәбият;

-дидактик материаллар

- презентация.

Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”,

 Тестлар, ситуатив биремнәр.

Дәрес планы:

                                                 Дәрес барышы.

Ориентлашу –мотивлашу этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

 Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.

    Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез. - Көннәр кояшлы булсын! Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.

- Көнебез хәерле булсын!

-Укучылар бер-беребезгә елмаешып алыйк. - Килгән кунакларга карап та елмаеп, исәнләшеп алыйк әле. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Белемнәрен актуальләштерү.

Укытучы.  Әдәплелек, “Яхшы сүз” турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез, ярышып алыйк. Һәр өстәл 1әр мәкаль әйтә бара?

Укытучы.Укучылар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт.

Уку мәсьәләсен кую.

У         Укучылар, сез нинди тылсымлы сүзләр  беләсез?

-  У        Тылсымлы сүзләр әйтү - игътибарлылык билгесе, әдәплелек билгесе.

  Хәзер видео карап үтәрбез. Аңа кадәр берничә сорауга җавап язарга туры килер.

Эй АР ГАЙД ның нәрсә икәнен беләбез. Беренче баганага “+” яки “минуслар” куябыз.Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.

Кадәр         (до)

                   Раслаулар (Утверждения)

Соңрак

(после)

Кеше күргәндә әдәпле булырга

Чыгу юлын табарга була

Әдәпле кеше бөтен җирдә әдәпле булырга тиеш

                   У.  Видео карыйк Аннан малайга характеристика бирербез. (Илфат «Бүтәннәр күрмәсә дә» шигырен сөйли)

    У.  Укучылар, әйтегез әле, бу малай нинди?

   Б. Әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы.

   У.  Бу бала монда булса “Син әдәпле бала” дияр идек. Дәресебезнең темасы “Син – әдәпле бала” дип атала. Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Әдәплелек турында) Бу сүзләрнең мәгънәләрен карап үтик.

Әдәп – вежливость, учтивость, благовоспитанность, приличие. Әдәпле  –  вежливый, учтивый, этичный, с хорошими манерами. Әдәпле булу  –   быть  вежливым,  вести  себя прилично, поступать учтиво, деликатно.

 Әдәпле, чын  тәрбияле  баланың тик торырга  вакыты калмый. Чөнки аның һәр эше алдан планлаштырылган. Ул режим белән яши: иртән тора,  зарядка ясый, юына, пөхтә итеп киенә, мәктәпкә дә соңга калмый. Хәзер сезнең белән җөмләләр төзербез. Һәркайсыгызның өстәлләрендә сүзләр бар. Бу сүзләрне бутыйбыз. 3 әр итеп, 3 рәткә төзәбез. 3 әр сүз кулланып, җөмлә төзибез. Сүзләрне вертикаль, горизонталь яки диагональ рәвештә алабыз. (Сезгә уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә)

ТИК –ТЭК –ТОУ (составляем предложения, используя три слова, расположенных в любом ряду по вертикали, горизонтали и диагонали)

   Тырыш, юмарт, тыйнак, шат күңелле, намуслы, ярдәмчел, гадел, акыллы, тәрбияле

  1. Дәреслек белән  эш. (Слайдтан күрсәтү)

6 нчы күнегү, 29 нчы бит (дәфтәрләргә яздыру) 1 мин 30 сек Хор белән “комачаулый сүзен әйтү.

Беркем дә комачауламый. – Никто не мешает.

Бернәрсә дә комачауламый. – Ничто не мешает.

Беркемгә дә комачауламый. – Никому не мешает.

У. Әйдәгез, укучылар, хәзер бераз биеп, ял итеп алабыз. Сез биергә яратасызмы? “Кәрия-Зәкәрия” көенә биербез. Сүзләрен белсәгез кушылып җырлый да аласыз. (бииләр) 1 мин

7 нче күнегү, 29 нчы бит.ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын кулланып, җилкә партнёрлары белән (по плечу) фикер алышабыз. Сиңа гадәттә кем комачаулый? Нишләргә комачаулый? Начинает тот, у кого волосы светлее. 20 секунд вакыт бирелә.

       Ә син үзең кемгә нишләргә комачаулыйсың? На этот вопрос ответит тот, у кого волосы темнее. 20 секунд вакыт бирелә.

   У. Берәр укучының фикерен дә тыңлап китәрбез.

      Хәзер сезнең белән бер мульфильм карарбыз. Анда нинди геройлар катнаша? Алар әдәплеме икән?

             (мультфильм карау) 2 .10 мин

У. Мультфильмга нинди исем куеп була?  Кайсы геройларны әдәпле дип әйтергә була? Кайсылары әдәпсез? Нинди киңәшләр бирергә була?

ЭЙ АР ГАЙД ка, ягъни таблицалардагы раслауларга (утверждение) җавапларыбызны язабыз. 20 сек

   У.  Кемнең фикерләре үзгәрде?

Хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм. Аларның кайбер сүзләре төшереп калдырылган. Шул сүзләрне табыгыз.

Наил, автобуска утырып, урамны карап бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә. Наил тиз генә урыныннан тора һәм болай ди: “..........................”.

      Әни кеше дә бик әдәпле була . “....................”,- ди малайга.

      Автобус кинәт туктый. Наил, чайкалып китеп, бер өлкән кешенең аягына баса. Ул абзый малайны ачуланырга тели. Наил аңа:

    “..................................”, - ди.

У. Әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишәрбез. Сез аны мөстәкыйль рәвештә эшләрсез. (биремнәрне таратам. Һәр укучыга 1 әр бирем бирелә)

          Сорауга җавап бир җавап бир  

  1. Рәмис иптәшенең ручкасын ялгыш кына төшереп җибәрде. Рәмис тиз генә ручканы урынына алып куйды, иптәшеннән гафу үтендн. Рәмис нинди малай?

            Сорауга җавап бир җавап бир  

  1. Наил куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Утырган өстәле дә чиста. Наил ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай?

             Сорауга җавап бир җавап бир     

  1. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле. Кая гына куйдым икән?”, - дип эндәшә. Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр”, - ди. Ә дәү әнисе уфылдый – уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

                     Сорауга җавап бир җавап бир  

4. Урам буйлап карт кына бер бабай бара. Ул таякка таяна – таяна әкрен генә атлый. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра–сызгыра бара һәм кинәт бабайга бәрелә, бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы итеп әйтә, бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә? ( .....)

 

            Сорауга җавап бир җавап бир  

        5.  Әдип трамвайда утыргычта утырган килеш, тәрәзәгә карап бара. Трамвайга бала күтәргән ана керә. Әдип тиз генә тора да нәрсә ди? ( ........)  Ана сөенә-сөенә рәхмәт әйтеп утыра.

        Шулвакыт трамвай кинәт кузгалып китә.

Әдип басып торучы абыйга бәрелә. Ул абыйга бер сүз әйтә, абый аны ачуланмый. Әдип нинди сүз әйтә? ( ......)

             Сорауга җавап бир җавап бир  

        6.  Әдип трамвайдан төшә һәм Илдарларга туган көн бәйрәменә китә. Ул бәйрәмгә кергәндә нәрсә ди? ( ......). Ул иптәшен туган көне белән котлый һәм бүләген бирә. Илдар нәрсә ди? (......) һәм аларның икесенә дә рәхәт булып китә.

               Сорауга җавап бир җавап бир  

            7. Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда, Маратка бер апа очрады.

   – Вакыт күпме ? – дип сорады малай.

  Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Марат нинди хата ясаган?

Өйгә эш.

1. Әдәпле сүзләрне өйрәнегез.

2. "Минем яхшы гамәлләрем”(План төзергә)

3. "Әдәпле бала” ны сурәтләп хикәя языгыз.

              Укытучы.Укучылар, сез бу кагыйдәләрне истә тотыгыз. Мин аларны бүгенге дәрес истәлеге итеп, һәрберегезгә таратам.

  Сөйләшә белү-осталык ул. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре

                       Исеңдә тот:

  • кеше белән елмаеп исәнләш;
  • кешене сөйләвеннән бүлдермә;
  • сөйләшкәндә кулларыңны болгама;
  • “мин” сүзен еш кабатлама;
  • “гафу итегез” димичә, кеше сүзенә кушылма;
  • сөйләшкәндә тылсымлы сүзләр куллан;
  •  кеше белән сөйләшкәндә, читкә карап торма, аны игътибар белән тыңла;
  • сөйләшәп бетермичә  яки әңгәмәдәшеңнән рөхсәт сорамыйча урыныңнан торма;
  • кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә;
  • аерылышканда ягымлы итеп саубуллаш.

  III.Рефлексия, бәяләү этабы.  1.Әдәпле бала нинди була?

      2.. Сезнең арада әдәпсез балалар булса, нишләр идегез?  

  • иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

У. Кемнәр үзләренә “5” ле куя? Кемнәр “4” ле куя?

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы

Сингапур методы буенча уткэрелгэн дэрес планы шк№10...

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Сузык аваз хәрефләре. Сингапур буенча укыту структурасын кулланып төзелгән.

Дәрес эшкәртмәсе. "Сузык аваз хәрефләре" темасы буенча рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теле дәресе. Сингапурча укыту структураларын кулланып төзелгән...

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

СИНГАПУР ПРОЕКТЫ

СИНГАПУР ПРОЕКТЫ...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес планы

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен...