БДТ
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Эшне үтәү буенча кулланма
Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.
Беренче өлеш 12 биремне үз эченә ала (А1-А12), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.
Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.
Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.
Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.
Сезгә уңышлар телибез !
1 өлеш (А)
Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «Х» билгесе куегыз.
А1. Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:
- күлмәк, китап, күз, кишер;
- ваза, роза, балык, елга;
- сөлге, көймә, мәче, өрәңге;
- каен, зал, арыслан, кыяр.
А2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен табыгыз:
- алма, куян, песи, эт;
- юкә, чәчәк, сөт, кофе;
- гәүдә, Гүзәл, бәйрәм, малай;
- гөмбә, Зилә, абый, җыр.
А3. Татар телендә генә кулланыла торган тартыклар булган сүзләр рәтен табыгыз:
- Таһир, хат, җимеш, маңгай;
- волейбол, завод, паровоз, витамин;
- җиләк, һәйкәл, һәм, таң;
- Вова, мотоцикл, вагон, щётка.
А4. Кайсы сүздә нечкәлек билгесен белдерүче ь хәрефе бар?
- яшьлек
- дөнья
- көньяк
- Ильяс
А5. Кайсы рәттәге сүзләргә – нар, - нәр күплек кушымчалары ялгана?
- диңгез, кибет, малай;
- үлән, куян, бүре;
- кеше, ябалак, дәфтәр;
- урман, тиен, идән.
А6. Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
- күзле, күз, күзлек;
- эш, эшче, эшне;
- бүл, бүлмә, бүләк;
- кыз, кызык, кызлар.
А7. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз:
- аккош, өчпочмак, пәрәмәч, карабодай;
- унике, кулъяулык, ташбака, ашъяулык;
- күбәләк, чикләвек, тугыз, сандугач;
- стена, веранда, машина, карандаш.
А8. Хаталы сүзе булган җөмләне табыгыз:
- Җәен күлебездә су коендык.
- Мин гаиләмне яратам.
- Минем китапым өстәлдә ята.
- Бүген әниемнең туган көне.
А9. Дәвам итегез: “Сыйфатлар...”.
- предметның санын, исәбен белдерәләр;
- предметның билгесен белдерәләр;
- капма – каршы мәгънәле сүзләр;
- әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр .
А10. Җөмләдә кайсы мөстәкыйль сүз төркемнәренә караган сүзләр бар? Мин кызыклы китап укыдым.
- сыйфат, исем, сан, фигыль;
- алмашлык, сыйфат, исем, сан;
- алмашлык, сыйфат, исем, фигыль;
- исем, сыйфат, фигыль, сан;
А11. Төшеп калган сүзне табыгыз: “... эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерәләр. Алар нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирәләр”.
- фигыльләр;
- исемнәр;
- хәбәрләр;
- сыйфатлар.
А12. Тәртип саннары булмаган рәтне табыгыз:
- унөч, җиде, беренче, өч;
- алтынчы, икенче, йөзенче, җиденче;
- матур, алар, егерме дүртенче, бала;
- биш, дүрт, мең, унбер.
2 өлеш (В)
Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.
(1) Төн җилсез. (2) Агачлар, үләннәр, үсемлекләр тынып калган. (3) Аяк астына чык төшкән. (4) Аның дымы итек аркылы үтеп керә. (5) Ниндидер вак кошлар сайрашып ала. (А. Шамов)
В1. 1 нче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.
В2. 2 нче җөмләдән ясагыч кушымча ялганган сүзне язып алыгыз.
В3. Тексттан алмашлыкларны язып алыгыз.
В4. 3 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз.
В5. 4 нче җөмләдәге нечкә сузыклардан торган исемне төшем килешенә куеп языгыз.
В6. 5 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.
Җаваплар
1 өлеш (А)
А1 | 3 |
А2 | 2 |
А3 | 3 |
А4 | 1 |
А5 | 4 |
А6 | 1 |
А7 | 2 |
А8 | 3 |
А9 | 2 |
А10 | 3 |
А11 | 1 |
А12 | 4 |
2 өлеш (В)
В1 | Көн |
В2 | Үсемлекләр |
В3 | Аның |
В4 | Аяк, чык |
В5 | Итекне |
В6 | Вак |