Презентацияләр
презентация к уроку по теме
Презентаөияләр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukayda_tel-stil_charalary.ppt | 1.85 МБ |
avyldashlar_izhaty.pptx | 2.07 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
План Кереш. Г.Тукайның тел концепциясе һәм әдәби телнең халыкчанлыгы өчен көрәше. Г.Тукайның тел осталыгы. Тукайда сатирик тел чаралары. а) сүз уйнату; б) икеләтә мәгънә; в) оксюморон; г) пародия; д) ирония; е) сатирик характеристикалар; ж) алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы; з) метафоралар; и) сатирик чагыштырулар. III . Йомгаклау. Г.Тукайның шигъри осталыгы.
Габдулла Тукайның тел концепциясе һәм әдәби телнең халыкчанлыгы өчен көрәше. Г.Тукай татар телен үстерүгә һәм баетуга гаять зур өлеш кертте. Бурычлар: 1.Г.Тукай иҗатын өйрәнү. 2. Тел осталыгын тикшерү.
Габдулла Тукайның тел осталыгы. Ул хәзерге әдәби телнең нигезен салды. Телнең киң мөмкинлекләреннән файдалана. Г.Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә. Шигырьләрендә диалекталь һәм гади сөйләм сүзләре дә шактый урын ала. Борынгы тел үзенчәлекләрен дә еш очратабыз . Архаик һәм диалекталь гади сөйләм үзенчәлекләре шагыйрь тарафыннан сатирик һәм ироник максатларда да файдаланыла.
Тукайда сатирик тел чаралары. Иҗтимагый тормыш кимчелекләрен фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүзләрдән аеруча киң файдалана.
Сүз уйнату XX йөз башы сатирик публицистикасын-да шактый киң таралган алым булып санала. Тукай сатирасы сүз уйнату алымына бик бай. Бу алым белән ул җөмләдәге аерым сүзләрне үзгәртеп, бөтенләй башка мәгънәдәге сүзләр ясый.
Пародия Татар әдәбиятында пародиянең иң ачык мисалын Г.Тукайның “Яңа Кисекбаш...” поэмасында күрергә мөмкин. Ул дини эчтәлекле “Кисекбаш” китабының сюжетын, стилен саклап, эчтәлеге аңа бөтенләй капма-каршы булган әсәр яза. Халык мәкальләренә нигезләнеп ясалган пародияләрне дә очратырга була.
Ирония Ирония юмористик һәм сатирик әсәрләрдә аеруча киң кулланыла. Аның бер һәм берничә сүз белән бирелеп, куш җәяләр эченә алынган формалары еш очрый.
Сатирик характеристикалар XX йөз башындагы татар публицисти-касы өчен политик характердагы көчле сатирик сурәтләүләр хас. Киңәйтелгән сатирик сурәтләүләрдә капиталистик җәмгыятьнең бозыклыгы, әшәкелеге, андагы тәртипләр, уку-укыту эшләре, хезмәт ияләрен рәхимсез эксплуата-цияләү – барысы да тәнкыйть ителә.
Алынма сүзләрнең сатирик максатларда кулланылуы Тормыш көнкүрешләрен һәм аерым шәхесләрнең характерын яки эшен сурәтләгәндә, Г.Тукай төрле лексик катлау сүзләреннән файдалана. Күп очракларда дини сүзләр белән рус теле сүзләре бергә килеп сатирик эффект барлыкка китерәләр.
Метафора Милләт арысланнары сүз тезмәсе аша, без хезмәт иясе массасының азатлыгы өчен көрәшүче, белемгә өндәүче, капиталистик җәмгыятьнең кимчелекләрен фаш итүче халыкның актив көрәшчеләрен күз алдына китерәбез.
Сатирик чагыштырулар Тукай иҗатында сатирик чагыштырулар-ны да еш күрергә була. Дин башлык-ларын, байларны күз алдына китерү өчен “Качыр белән үрмәкүч” кыйссасын ала. Халык җилкәсендә яшәүче паразит байларны качыр белән чагыштыра.
Тукайның иҗат гомере батырлыктан тора Язучының батырлыгы – ул хакыйкатьне курыкмый әйтү. Тукайның дошманнары күп булуның хикмәте дә шунда бит. Шигъри сөйләмнең образлылыгын көчәйтә торган стилистик алымнардан берсе булган кинаяләп әйтүнең төрлечә үрнәкләре дә шагыйрь иҗатында аз түгел.
Кулланылган әдәбият Әдәбият белеме сүзлеге Г.Тукай.Шигырьләр, поэмалар Г.Тукай. Мәкаләләр, хикәяләр, мәсәлләр Ә.Исхак. Тукайның шигъри осталыгы Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар. Хаков В.Х. Татар стилистикасына кереш
Республикада җиңүчеләр
Уңышларым
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте Төрле чорларларда туган авылдаш шагыйрьләрнең туган якка мөнәсәбәтен билгеләүдә.
Максатым Әхмәт Рәшит һәм Рифат Сәлахның күпкырлы эшчәнлеген билгеләү .
Бурычларым Бурычларым: 1. Авылдашларымның күпкырлы талант иясе булуын күрсәтү. 2. Хәзерге татар поэзиясенә җитди өлеш керткән булуын раслау. 3. Шагыйрь ләр нең туган як матурлыгын сурәтләп язган әсәрләрен барлау
Эзләнү эшем кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Әхмәт Рәшит һәм Рифат Сәлахның туган ягына багышлап язылган шигырьләре өйрәнелде. Йомгакта туган як төшенчәсенең киң булуы, кеше яшәеше белән тыгыз бәйлелеге турында яктыртылды.
Эчке рухи дөньялары искиткеч бай, катлаулы, каршылыклы, моң-хәсрәтле икән! Язмыш миңа мәрхәмәтсез булды, Кара кайгыларга гел чолгап. Юлга чыксам, бер ялгызым чыктым Озатмады беркем кул болгап Бураннарда калып адаштым мин Упкыннарда төпкә абындым Яу кырыннан илгә кайтмый калган Әткәбезне өзлеп сагындым. Ник син болай моңлы бала дисез? Нидән, дисез, күңелең яралы. Тугыз яшьтә миндәй ятим калып Артык кашык булып кара әле.
Әхмәт Рәшит Шигырьләрендә туган ягыбызның танылган кешеләренә, табигатенә дан җырлана.
“Тантана” шигырендә җиребезнең муллыгына игътибар бирелә. Җире дә бит гаять юмарт аның, Яңгыры да булды җитәрлек; Ә сез, якташларым, сынатмагыз – Буа данын гел-гел күтәрик.
Шагыйрь туган авылына багышлап “Чәчкабым” шигырен яза . Чәчкапта үскән кызларның Чәчкәйләре чем-кара; Сагынып кайтсаң ярыңны Сизелми ерак ара.
“Минем шәҗәрәм” поэмасында да туган як образын, аларның кешеләрен шактый күп күрергә була. Әй сибелгән Чәчкап. Әй сибелгән – Җилдә тузган чәчәк шикелле. Чит-ят җирдә яшәп нәсел җебен Саклаулары. Ай-һай, икеле.
Буа районы Яңа Чәчкап авылы егете. Казан дәүләт университетының юридик факул ь те-тында укыган. ”Иделем акчарлагы – 2006” бәйгесенең “Гран-При” иясе. КДУ ның “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе әг ъ засы. “Идел “ ж урналының бүлек мөхәррире.
Туган ягым Туган авылым, Яңа Чәчкап, Гөрләп торасың микән? Чит җирләргә чыгып киткәч, Сагындырасың икән. Бик сагындым, туган авылым, Чәчәкле үзәнеңне. Синең якты урамнарың Күрмичә түзәрменме? Җырларымда яшисең син, Исемең дә чәчә моң. Еракларга китсәм дә мин, Бер кайтырмын,Чәчкабым!
Яңа Чәчкап мәктәбе Без китәбез, сез каласыз инде, Укытучы абый-апалар, Рәхмәт! Башка берни әйтә алмыйм – Күзләремнән яшьләр тамалар.
Рифат Сәлах шигырьләрендә җәмгыятьне табигать белән бәйләргә тырыша.
Әхмәт Рәшитнең юбилей кичәсе
Әхмәт Рәшит тормыш иптәше Мәдинә Маликова белән Сиңа кайттым, балачакка кайттым, Инде язмыш кырыс түгел лә. Тик нигә соң? Нигә бу мизгелдә Мөлдерәмә сагыш күңелдә.
Бу – үткәнне шулай сагынумы?! Бу үткәннән шулай качумы?! – Ансын белмим. Әмма туган мәктәп Өр-яңадан бүген ачылды. Сезгә инде безнең дәвамнарга, Бу истәлекле көндә ни дисе? Сезгә инде “5” кә генә түгел. Хәтта “6” лыга укыйсы. Мәктәбем, син гел күңелләрдә Рәхмәт сүзе җитми әйтергә. Язсын шулай, очар кошлар кебек Тагын-тагын сиңа кайтырга
Кулланылган әдәбият 1. Ахмадуллин Ш.А. Буинск. Страницы истории. –Казан, 2011. 2. Әгъләмов М. Хакыйкатьне эзләп... // Казан утлары. – 1996. – № 3. 3. Әхмәт Рәшит – Wikipedia материаллары. 4. Батулла Р. Сихрилек //Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь. 5. Буа ягым-тау ягым. Татарстан китап нәшрияты, 2000. 6. “Буинский район и город Буинск-территория мира, согласия и созидания” –буклет. 7. Газизова Э. Илһам вакытны сорап килми... // Афәрин. — 2008. — № 12. 8. Галиуллин Т. Тарих мизгелләре... // Казан утлары. – 1997. – № 8. 9. Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь. 10. Зәйдулла Р. Шигырьләргә кереш сүз // Идел. — 2005. — № 10. 11. Зәйдулла Р. Яңгыравык балчык // Идел. — 2008. — № 2. — 36-37 б. 12. Латыйпова А. Законны да шигырь итеп язып була... // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 дек.
Кулланылган әдәбият 13. Мәйдан. – 2003. – № 4. 14. Миңнегулов Х. «Бөтен язмышым – шигыремдә...» // Ватаным Татарстан. – 1996. – 22 март. 15. Рәшит Ә.Ә. Библиографик мәгълүматлар. –Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 2001. 16. Рәшит Ә. Гомерләрнең кызыл юлы // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сент. 17. Рәшит Ә.Ә. Давыллар кайтавазы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. 18. Рәшит Ә.Ә. Киек каз юлы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982 19. Рәшит Ә.Ә. Кояшлы ил – бәхет иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981 20. Рәшит Ә.Ә. Күңел кыңгыраулары: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. 21. Рәшит Ә.Ә. Сәяхәтнамә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978 22. Рәшит Ә.Ә. Таң илчесе: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. 23. Рәшит Ә.Ә. Хатирә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. 24. Рәшит Ә.Ә. Һәркемнең үз хакыйкате: публицистик язмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. 25. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре. Шигырьләр, поэмалар. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "
Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....
Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"
В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....
Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией
Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...
Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"
§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...
Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"
Урок – деловая игра «Работа с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...
Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.
Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях для пров...
Проектная деятельность на уроках литературы. 7 класс. Стихи Н.А.Некрасова .Презентация. презентация
Презентация к уроку"Проектная деятельность на уроках литературы.Стихи Н.А.Некрасова.7класс"...