Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aergych.doc67.5 КБ
Microsoft Office document icon almashlyk.doc79 КБ
Microsoft Office document icon fnis_yarullin.doc287 КБ
Microsoft Office document icon khsn_tufan.doc78.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызының  дәрес планы

  7 нче сыйныф

 Тема: Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе

 Максат:Аергычның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен ачыклау.

             Җөмләнең баш кисәкләрен ныгыту, матур язу күнекмәләре булдыру.

             Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:Магнитофон, карточкалар, кассета, плакат “Дустым портреты”,

                  таблицалар, кроссвордлар, проектор, компьютер, диск “Татар теле 5 класс”

Материаллар:Диктантлар җыентыгы, аңлатмалы сүзлек

Дәреснең тибы: Яңа тема белән танышу дәресе

Дәрес төре: дәрес-әңгәмә

Укыту методы: дәреслек белән эшләү

                                             

                                        Дәрес планы

1.Актуальләштерү

   Дәреснең максаты белән таныштыру

2.Үткәннәрне искә төшерү

  59 нчы күнегү

3.Яңа тема белән таныштыру

   1)Аергыч һәм аның белдерелүе белән танышу (таблица ярдәмендә)

   2)Дәреслек белән эш

   3)Кагыйдә белән танышу                                                                                                       4)62 нче күнегү (телдән)

    5)63 нче күнегү (группалап эшләү)

     6)64 нче күнегү(язмача)

   6)Тизәйткеч әйтү, аергычларны табу

    4.Ял минуты

    5.Үткәннәрне ныгыту

  1)Табышмакларның җавапларын әйтү, сүзтезмәләр төзү. Аергычларның белдерелүен (нинди сүз төркемнәрдә) карточкаларда күрсәтү

  2)Кроссвордлар чишү.

  3)Мөстәкыйльэш. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү (билет-     лап)

  4) Компьютерда белемнәрне тикшерү

6.Йомгаклау

  1)Өй эше бирү . “Дустым портреты” темасына язманы дәвам итү (Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, җөмләләрне тулыландырып язарга)

  2)Китап күргәзмәсе оештыру.

                                 

                                  Дәрес барышы

У.Хәерле көн , укучылар!

    Имин үтсен көнегез!

    Кәефләрегез ничек соң?

Б.Кояшлы иртә кебек

У.Татар телен ,Тукай телен

    Өйрәнергә дип килдек.

У.Бүгенге дәрестә без сезнең белән җөмләләрнең иярчен кисәкләре белән таныша башларбыз. Аергыч һәм аның белдерелүе белән якынрак танышыр-быз. Күнегүләр эшләрбез, кроссвордлар чишәрбез, табышмакларның  җавап-ларын табып, алардан сүзтезмәләр ясарбыз.Аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен карточкаларда күрсәтербез.Белемнәребезне компьютер ярдәмендә тикшереп тә алырбыз.

  Хәзер өй эшләрен дә тикшереп үтик. Өй эше итеп сезгә 59 нчы күнегү бирелгән иде. Проектор ярдәмендә бергәләшеп тикшерәбез.

  Без сезнең белән җөмлә кисәкләрен өйрәнә башладык, әйдәгез искә төшереп үтик әле.

У.Ия диеп җөмләнең кайсы кисәген атыйбыз? Сорауларын искә төшерик.

Б.

У.Ия нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

Б.

У.Ә хәбәр турында нәрсәләр беләсез?

Б.

У. Гади хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?

Б.

У.Кушма хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелә ала?

Б.

У.Кайсы очракта ия белән хәбәр арасына сызык куела?

Б.

У.Хәзер яңа тема белән таныша башларбыз.Дәфтәрләргә числоны язып куйыйк. Икенче юлга теманы язабыз.

У.Җөмләнең иярчен кисәкләрен искә төшерик. Тәмамлык нинди сорауларга җавап булып килә?

Б.

У.Аергыч турында ниләр беләбез?

Б.

У.Хәл нинди сорауларга җавап булып килә?

Б.

У.Яңа тема белән танышыйк.Шушы җөмләгә игътибар итик.(Таблицада алдан язылып куела, аергычлар күрсәтелгән.)

  Өйнең эче Тукай яшәгән заманга туры китереп җиһазландырылган.

У. Шушы җөмләне җөмлә кисәге ягыннан тикшерик.

  Эче-ия, Җиһазландырылган-хәбәр. Нәрсәнең эче?Өйнең-аергыч.Ничек җиһазландырылган?Туры китереп-хәл. Нәрсәгә? Заманга тәмамлык. Нинди заманга?Тукай яшәгән заманга-аергыч.Аергычларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелгәнен ачыклыйк.

  Өйнең-иялек килешендәге исем.Тукай-исем.Яшәгән-сыйфат фигыль.

Бүген тагын бер төшенчәне истә калдырырга тиешбез. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш була.Бу җөмләдә

    Өйнең эче ;өйнең-аергыч, иялек килешендәге исем белән белдерелгән.Ә эче-аерылмыш. Тукай яшәгән - аергыч,исем һәм сыйфат фигыль белән белде-

релгән. Заманга-аерылмыш.

Бу өйне төрле милләт кешеләре кызыксынып карый.

 Кешеләре-ия, карый-хәбәр.Кайсы өйне? Бу өйне? Бу-аергыч, алмашлык белән белдерелгән. Өйне-аерылмыш.Төрле милләт-аергыч. Төрле-сыйфат,

милләт-исем белән белдерелгән. Кешеләре-аерылмыш.

Салмак хәрәкәтле, тыныч табигатьле бу малай укытучыга шунда ук ошады.

      Салмак хәрәкәтле, тыныч табигатьле,бу-аергыч,рәвеш һәм сыйфатлар белән белдерелгән.Бу-алмашлык.Малай-аерылмыш.

Икенче көнне малай яңа дуслар тапты.

Икенче-аергыч, сан белән белдерелгән. Көнне-аерылмыш.Яңа-аергыч, сыйфат белән белдерелгән. Дуслар-аерылмыш.

Без әдәбият дәресендә “Кәҗүл читек” хикәясен укыдык.

  Әдәбият-аергыч,исем белән белдерелгән. Дәресендә-аерылмыш.”Кәҗүл читек”-аергыч, исем белән белдерелгән. Хикәясен-аерылмыш.

Без шагыйрь Әхмәт Рәшит белән очраштык.

 Шагыйрь-аергыч, исем белән белдерелгән.Әхмәт Рәшит-аерылмыш.

У.Мисаллардан күренгәнчә, аергыч нинди сүз төркемнәре белән белдерелә ала?

Б.(кагыйдәне үзләре чыгаралар)

У.Дәреслектә ничек бирелде икән?

Б.(укыйлар)

У.62 нче күнегүне табыгыз.Биреме белән танышыйк.Бу күнегүне телдән эшләрбез(Һәр укучы 1 җөмлә укый һәм аңлата)

У.Сүзлек эше. Бодай көшеле-сугылган

арыш өеме.

  63нече күнегүне дә телдән генә карарбыз. Бирем белән танышыйк. Җөмләдән  аергычларны табабыз һәм нинди сүз төркеме белән белдерел-гәнен аңлатабыз.Бу күнегүне группаларга бүленеп эшләрбез.(киңәшәләр, һәр группадан берәр укучы җавап бирә)

 Беренче җөмләдә аергыч Айсылуның –иялек килешендәге исем белән белдерелгән, чын-сыйфат(укучылар дәвам итә).

У.64 нче күнегүне дәфтәрләргә язмача эшләрбез. Бирем белән танышыйк....

“Хуш исле печән өстендә” өзеге белән танышу.Текстның эчтәлеген сөйләтү.

Дәфтәрләргә аергычларны аерылмышлары белән язу, аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләү.

У.Хәзер  дөреслеген бергәләп кодоскоп аша тикшерербез (үзбәя бирү)

У.Тизәйткеч өйрәнербез .

   Син кара, кара, кара!

   Өстәлдә кара кара.

   Кипкән ул кара кара,

   Бик кирәк яңа кара,

   Буялма тагын, кара.

У. Тексттан аергычларны табыйк.

Б.Кара,яңа.

У.Ял тукталышы .

У.Мин сезгә табышмаклар укыйм. Сез җавапларын әйтерсез. Шул сүздән сүзтезмә төзербез.Әмма бер шарты бар. Бу сүзтезмәдә аергыч булырга тиеш.

Текстта аергычлар булса аларны да әйтәбез, кайсы сүз төркеме белән белдерелгәнен карточкаларда күрсәтәбез. Мәсәлән:

   Ишектән керә-

   Түргә менеп утыра,

   Ул нәрсә?

Б.Суык.

У.Сүзтезмә төзик

  Суык көн.

Уенны дәвам итик.

  Киеме аның-ак тун,

  Бөркәнә яшел шәлен.

  Үзе бөдрә булса да,

   Бөдрә чәче юк аның.

Б.Каен.

У.Табышмакның бирелешендә дә аергычлар бар.

Б.Ак, яшел, бөдрә.

У.Нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?

   Карточкаларда күрсәтегез.

Б.

У.Сүзтезмә төзегез.” Каен” сүзе аергыч булсын.

Б.Каенлы юл.

У. Утсыз да яндыра,

     Корт чаккан эз калдыра,

     Үсә койма буенда,

     Гел чагуда уенда.

Б.Кычыткан.

У.Сүзтезмә төзик.

Б.Кычыткан ашы.

У.Бу текстта нинди аергычлар бар?

Б.

У.Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Б.

У.Бер төс аның бер иҗеге,

    Икенчесе сыек нәрсә;

    Өченчесе ул авылны

    Шул икегә бай дип әйтә.

Б.Аксубай

У.Сүзтезмәләр төзегез.

Б.

У.Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

У.Бер кисәге тамырларда агып йөри,

   Икенчесе җир өстендә чабып йөри.

   Һәм алар үз итсәләр берсе-берсен

   Өзә ала хәтта җирнең тарту көчен.

Б. Канат.

У.Сүзтезмә төзик.

Б.Канатлы дуслар

У.Бу текстта нинди аергычлар бар?

Б.

1

2

3

4

У.Ә хәзер кроссвордлар чишәрбез.

                                    Горизонталь буенча.

  1. Агачтан  яки металлдан ясалган зур савыт (мичкә)

3.Эш коралы(көрәк)

 4.Җиләк-җимеш яки яшелчә үстерә торган урын(бакча)

 Вертикаль  буенча:Бөтеннең дүрттән бер өлеше (чирек)

 У.Сүзтезмәләр төзик

Б.Безнең мичкә

У.Хәзер карточкаларда аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен күрсәтик

Б.

У.Көрәк сүзе белән сүзтезмә төзик

Б.Кечкенә көрәк.

У.Кечкенә нинди сүз төркеме?

Б.

У.Бакча сүзе белән нинди сүзтезмә төзергә була?

Б.Матур бакча...

У.Чирек белән?

Б.Дүртенче чирек.

У.Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Б.

1

2

3

4

У.Икенче кроссворд

                                    Горизонталь буенча

3.Йорт-җир җиһазы(өстәл)

Вертикаль буенча

1.Әйберләрнең янганнан калган тузаны(көл)

2.Ел фасылы (көз)

4.Үсеп утырган агачның өстен кисеп алганнан соң калган өлеше(төп)

У.Хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. Мин сезнең һәрберегезгә карточ-калар таратам.Алар төрле авырлыкта. Һәркем үзе теләгәнен сайлап алсын.(яшел, сары, кызыл төсләрдә). Аңа бер җөмлә язылган. Шушы җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Аергычларның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен ачыкларга.

№1Табигать тирә-якка ямь бирүче сандугачны көтә.

№2Иртә һәм кичен сандугачның моңы дәрт бирә.

№3Иптәшләре Фәритнең беркатлылыгыннан көлделәр.

№4Фәритнең моңа бер дә исе китмәде, чөнки ул иптәшләре алдында гаепсез иде.

№5Май ае-табигатьнең яшәргән, җырлы, ашкынулы вакыты.

№6Коңгырт чәчле, чем-кара күзле бу малай башта беркем белән дә сөйләшмәде.

№7Чуар тавык чеби чыгарырга утырган, ә Фәрит аңа көн саен яңа йомыркалар өсти барган.

№8Юллар һәм сукмаклар алсу, карасу, кызыл яфраклар белән түшәлә.

№9Соры болытлар арасыннан ара-тирә кояш карый.

У.Хәзер һәркем компьютер каршысына утырыр. 5 нче класс татар теле дискасын ачып,”Укытучысыз эш”кә керәбез.Синтаксис бүлеген ачабыз.

“Аергыч”ларга тукталырбыз. Тексттан төшеп калган сүзләр урынына аергыч-

ларна куеп язабыз. Ахырдан компьютер үзе сезне бәяләр. Бары “көндәлекне”

генә ачып карарсыз.(компьютерда эшлиләр)

У.Өй эшләре алыйк.”Дустым портреты” Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, җөмләләрне тулыландырып язарга. Язманы дәвам итәргә.(текст

тактага язылган)

 Минем    .... дустым ...... . Мин аны  ...... бирле беләм. Аның ....., ..... ,....... бу-

луы миңа ошый.

 Бирем:1.Күп нокталар урынына тиешле сүзләр куеп җөмләләрне тулыландырып язарга.

2.Язманы дәвам итәргә. Портретны сурәтләү өчен, нинди аергычлар кулланып була?

3.(теләгән укучыларга) Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

Үрнәк өчен бер мисал тәкъдим итәм.

   Минем иң якын дустым Миләүшә. Мин аны бала чагыннан бирле беләм. Аның тыйнак, ярдәмчел, өлкәннәргә игътибарлы булуы миңа ошый. Миләү-

шәнең күзләре чем-кара, кашлары кара, кыйгач. Кара чәчләре дулкынланып тора. Кечкенә генә борыны, чия төсле иреннәре дә, серле күзләре дә үзенә җәлеп итә. Елмайганда Миләүшәнең энҗе бөртеге төсле тешләре күренә. Бит

уртасы да матур гына батып тора. Миләүшә үзе түгәрәк йөзле, зифа буйлы.

Тавышы да матур, чишмә чылтыравы кебек ягымлы. Ул һәрвакыт пөхтә киенә. Миләүшә кечкенәләрне дә бик ярата. Кечкенә эне –сеңелләренә һәр-вакытта да ярдәм итеп тора. Мин дустым белән горурланам.

      Китап күргәзмәсе:

У.Сезнең алдыгызда төрле язучыларның китаплары. Китап исемнәренә игъ-

тибар иткәнсездер инде. Аларның һәрберсендә аергычлар бар. Мәсәлән :

“Тапшырылмаган хатлар”

У.Аергыч кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?

Б. Сыйфат фигыль белән белдерелгән?

  Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”, Хәсән Сәрьянның “Нокталы өтер”, Азат Вергазовның “Без сезнең балалар”, Рафаэль Төхфәтуллинның

“Кичке бакча”, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, Муса Җәлилнең “Кечкенә дусларга”, Тәүфыйк Әйдинең “Яңа уен”китапларын күрсәтү һәм аергычларны табу, нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтү.

  Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

Тема: Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы һәм әһәмияте.

  Максат:

 1.Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы һәм әһәмияте белән таныш-тыру.

 2. Алмашлыкларның төркемчәләрен ныгыту, укучыларның бу теманы ничек  үзләштерүләренә контроль ясау.

 3. Белемгә омтылыш тәрбияләү.

 Җиһазлау: магнитофон, карточкалар, плакат, таблица, проектор.

 Материаллар:

   

 “6 нчы сыйныфта    татар теле дәресләре” ( Укытучылар өчен методик кулланма)

  Дәреснең тибы: Үткәннәрне кабатлау дәресе.

 Төрләре: дәрес – беседа

 Укыту методы: Дәреслек, китап белән эшләү.

Дәреснең планы

 I.  Актуальләштерү

     Дәреснең максаты белән таныштыру.

 II. Үткәннәрне искә төшерү

 III. Яңа тема белән таныштыру

  1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы белән танышу.
  2. Дәреслек белән эш.

Кагыйдә белән танышу.

 3.   Күнегүләр эшләү.

        1) 300 нче күнегү. ( телдән һәм язмача)

        2) 301 нче күнегү. ( телдән)

        3) Уен “ Я,  кем өлгер” ( алмашлыкларның төркемчәләрен кабатлау)

 4.  Физкультминутка.

 5.  Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе белән таныштыру.

 IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Мөстәкыйль эш. ( карточкалар)
  2. Тест сорауларына җавап бирү.

 V. Йомгаклау.

      Өй эше:  302 нче күнегү

     Билгеләр кую.

                                                         Дәрес барышы

 Укытучы: - Хәерле көн, укучылар!

                     Имин үтсен көнегез!

                     Кәефләрегез ничек соң?

 Балалар: Кояшлы иртә кебек

                Татар телен, алмашлыкларны

                 Кабатларга дип килдек.

 Укытучы: Бүгенге дәрестә без Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы белән танышырбыз, морфологик анализ ясау тәртибен өйрәнербез, алмаш-лыкларның төркемчәләрен кабатларбыз, белемнәребезне тикшерербез.

 Укучылар, хәзер өй эшләрен тикшерербез. Берничә укучының хикәясен тыңларбыз. Өй эше итеп сезгә 299 нчы күнегү бирелгән иде. Юклык һәм тартым алмашлыкларын файдаланып, хикәя төзеп язарга иде. ( 2 укычының хикәясе тыңлана, алмашлыкларның төркемчәләре әйттерелә)

 Кагыйдәне дә искә төшереп үтик әле. Узган дәрестә нинди теманы үткән идек?

 Балалар: Тартым алмашлыклары

 Укытучы: Нинди алмашлыклар тартым алмашлыклары дип атала?

 Балалар: Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыклар  тартым алмашлыклары дип аталалар.

 Укытучы: Алар ничек ясала? ( бер укучыдан сорыйм)

 Балалар: Алар кайбер алмашлыкларга – ныкы, - неке кушымчалары ялганып ясала:

 минеке – безнеке, синеке – сезнеке, аныкы – аларныкы, (зат алмашлыклары-на);

 теге – тегенеке, бу ( моны) –моныкы, шул (шуны) – шуныкы...,

үзем – үземнеке, һәм- мә - һәммәбезнеке, барча – барчасыныкы, ничәнче – ничәнченеке, һичкем – һичкемнеке, беркем – беркемнеке һ. б.

 Укытучы: Хәзер өй эшләре эшләнгән дәфтәрләрегезне җыеп бирегез. Мин аларны тикшереп, билгеләрен журналга куярмын. ( 2 нче номерлы дәфтәр-ләрне таратам)

 Хәзер дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз. ( числоны һәм теманы тактага язам)

 Берничә мисал өстендә эшләрбез. ( плакатта мисаллар язылган)

 Кемнең сүзе хак, шуның йөзе ак.  Бу җөмләдә алмашлыкларның затны күр-сәтүләре ачык беленеп тора.  

 Егетнең  сүзе хак, ( чөнки) егетнең йөзе ак. Нәтиҗә: егетнең аергыч, шуңа күрә кемнең  алмашлыгы да – аергыч.

 Укытучы: Һәр очракта да алмашлыкның кемгә ( затка) яки конкрет пред-метка күрсәтүен тану һәр очракта да җиңел түгел.

 Мәсәлән,

 Гомәр өчен бу атның көтмәгәндә куып җитүе бик урынлы булды. Ул, әтисе белән әнисен тарантас түренә утыртып, үзе, кузгалуга менеп, артка карап утырды. Менә хәзер генә аның алдында туган авылы тоташы белән ачылды.

( Ә. Еники).

 Укытучы: Укучылар, монда нинди алмашлыклар бар7

 Балалар: Бу, ул, үзе, аның.

 Укытучы: Бу  алмашлыгының ат ( атның) сүзенә күрсәтүе күренеп тора. Калганнарыныкын эзләргә кирәк әле. Ул – кем?

 Балалар: Гомәр.

 Укытучы: Үзе - кем?

 Балалар: Гомәр.

 Укытучы: Аның – кемнең?

 Балалар: Гомәрнең. Шушы рәвешчә, теләсә нинди алмашлыкның затка, предметка, эш – хәрәкәт билгесенә танып беленә.

 Димәк, үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар да шул кисәкләр булып килә:

 Бу – аергыч ( кайсы?), ул – ия, үзе – ия, аның – аергыч. Алмашлыклар җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алалар, җөмләләр арасындагы бәйләнеш ролен дә үти:

 Сентябрь җитә. Балалар аны зарыгып көтә.

 Бу мисалда җөмләләр алмашлыклар ярдәмендә бәйләнгән.

 Укытучы: Укучылар, хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышырбыз. 215 нче битне ачыйк әле. ( бер укучы кагыйдәне укый)

 Укытучы: Кагыйдәдә аңлашылмаган сүзләр юкмы?

 Балалар. Юк.

 Укытучы. Хәзер күнегүләр эшләрбез. 300 нче күнегү. Телдән һәм язмача эшләрбез. Бирем белән таныштырам. Мәкальләрне күчереп языгыз һәм алмашлыкларның җөмләдә кайсы кисәкләре булып килүләрен ачыклагыз.

 Беренче мисалны бергәләп карыйк.

 Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр. Монда нинди алмашлыклар бар?

 Балалар.Үзеңә.

 Укытучы. Сорау куеп карагыз әле.

 Балалар. Кемгә?

 Укытучы.Бу сорауга җөмләнең кайсы кисәге җавап бирә?

 Балалар. Тәмамлык.

 Укытучы. Димәк, үзеңә сүзе җөмләдә тәмамлык булып килгән.  Шушы тәртиптә эшлибез. Бер укучы такта янына чыгар, ә калганнарыбыз дәфтәр-ләрдә эшлибез.

  Асыл сөяк зур булмас, кая  барса да хур булмас.

  Кем эшләми, шул  ашамый. Кемнең сүзе хак, шуның йөзе ак. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. Оясында ни булса, очканында шул була. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Кайда татулык, шунда тынычлык.

 

Укытучы: Хәзер алмашлыкларны кабатлау максатыннан, “Я, кем өлгер?” дигән уен уйнап алырбыз. Сез табышмакларның җавапларын табарга һәм очраган алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп күрсәтергә тиеш буласыз.

( Укучыларның һәр кайсында алмашлыкларның төркемчәләре язылган карточкалар бар)

       

Төркемчәләре

  Зат

 Тартым

 Күрсәтү

 Сорау

 Билгеләү

 Билгесезлек

 Юклык

 Табышмакларны укыйм.

  1. Үзе  шушында, үзе  беленми, тынга беленә, күзгә күренми. ( һава)

   (укучылар мөстәкыйль рәвештә күрсәтәләр)

Балалар: Үзе – билгеләү алмашлыгы.

  1. Аның  эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. ( чикләвек)

 Балалар: Аның - зат алмашлыгы.

  1. Иснәми дә печәнне, капмый да ул  саламны,  үзе бара өстерәп, күп төрәнле сабанны.

     ( трактор)

 Балалар: Ул – зат алмашлыгы.

                Үзе – билгеләү алмашлыгы.

  1. Бер анага мең бала, аларның  да күлмәге кара, юсаң да агармый – шунысы бәла.

 Балалар: Аларның – зат алмашлыгы.

                 Шунысы – күрсәтү алмашлыгы.

  1. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил,-

Ни икәнен  мин әйтмим үзең бел!

 Балалар: Ни – сорау алмашлыгы.

               

    Мин – зат алмашлыгы.

  1. Ал да гөл, үзе  оча, аны бел. (җавапны әйтәләр) күбәләк.

  Балалар: Үзе – билгеләү алмашлыгы.

  1. Җәен соры, кышын ак,  аңа шулай яхшырак.

 Балалар: – Куян.

                Аңа – зат алмашлыгы.

  1. Бер йомгакта мең энә, сиңа  тими, син  тимә.

 Балалар: -  Керпе.

              Сиңа, син – зат алмашлыгы.

  1. Дөньяда ике туган янәшә яши, берсен – берсе  беркайчан да күрмиләр.

 Балалар: – Күзләр.

               Беркайчан – юклык алмашлыгы.

10. Үлчәүсез йөртелә, һәркемдә  була.

 Балалар: – Акыл.

               Һәркем – билгеләү алмашлыгы.

11.Һәркемдә  бар. ( исем)

  Балалар: Һәркем – билгеләү алмашлыгы.

12. Бер кыздан: “ Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?” – дип сораганнар икән, кыз, аларга: “ Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр”, дип җавап бирде. Сораучылар: “ Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш була икән?” – дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез.

  Балалар:- Әтисе белән.

 ( Табышмакларның  җавапларын тапкан өчен дә очка бирергә мөмкин. Иң актив  укучыны билгелибез)

 Укытучы. Алмашлыкларны билгелик.

 Ул – зат алмашлыгы.

 нинди – сорау алмашлыгы,

 аларга – зат алмашлыгы,

 аның – зат алмашлыгы,

 минем – зат алмашлыгы,

 бу – күрсәтү алмашлыгы.,

 ничек – сорау алмашлыгы,

 үзләреннән – билгеләү алмашлыгы,

Укытучы: Бик яхшы, инде арыгансыздыр да. Әйдәгез ял минуты үткәреп алыйк.

                  ( талгын гына музыка җибәрәм)

           

            Түгәрәктә.

 Бергәләп басыйк әле,

 Түгәрәк ясыйк әле,

 Менә нинди түгәрәк!

 Бик кечкенә түгәрәк!

 Кулга кулны тотынып,

 Артка таба барабыз.

 Менә нинди түгәрәк.

 Бу бигрәк зур түгәрәк!

 Уңга таба барабыз,

 Тырышабыз барыбыз!

 Ә хәзер сулга китик,

 Йөрүне дәвам итик.

 Бик тырышып биибез,

 Тыпыр – тыпыр тыпырдыйбыз,

 Бер дә карап тормыйбыз.

 Менә шулай ял иттек.

 Вакыт күңелле үтте.

  Укытучы: Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибе белән танышыйк.

 ( Алмашлыкларны тикшерү үрнәге таблицасын тактага эләм.)

 Алмашлыкларны тикшергәндә төркемчәсен, төзелешен, санын, тартым белән төрләнгән, төрләнмәгән булуы әйтелә, җөмләдә нинди кисәк булып килүе билгеләнә.

  Таблицаны дәфтәрләргә күчереп языгыз.

 

Төркемчәсе

Төзелеше

Берлек күплек

Тартым белән

Җөмләдә

Зат алм.

Тартым алм.

Күрсәтү алм.

Сорау алм.

Билгеләү алм.

Билгесезлек алм.

Юклык алм.

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

санда

төрләнгән

төрләнмәгән

ия

хәбәр

хәл

аергыч

тәмамлык

 

 Укытучы: Дәреслектәге анализ ясау тәртибен укыйк. ( бер укучы укый)

 Укытучы: Хәзер мөстәкыйль эш эшләп алырбыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Бу карточкаларны тутырыгыз. ( көчлерәк укучыларга бирелә)

 №1.

 

Зат алмашлык-лары

Билгеләү алмашлык-лары

Сорау алмашлык-лары

Тартым алмашлык-лары

Башка алмашлык төркемчә-ләре

Мин

Син

Ул

----

Бары

Һәммә

Бөтен

----

Кем

Нинди

Кайдан

----

Минеке

Аныкы

Безнеке

-----

 Биремнәр

  1. Таблицаны игътибар белән карагыз һәм тутырып бетерегез. Таблицада кайсы алмашлык төркемчәләре күрсәтелмәгән?
  2. Җөмләдәге алмашлыкларны табыгыз һәм таблица нигезендә алмашлык төркемчәләрен билгеләгез.

  а) Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә.

  б) Курайчыны берничә мәртәбәләр күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым. ( Ә. Е)

  в) Бу, Әйдүк, аның өчен ниндидер онытылган, ләкин кайчандыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды. ( Һ. Т)

 №2.  ( уртача укучыларга бирелә)

Юклык алмашлыклары

һичкем, бернинди...

Билгесезлек алмашлыклары

Ниндидер, әллә нәрсә...

 

 

 Биремнәр:

  1. Таблицаны өйрәнегез, юклык, билгесезлек алмашлыкларының ничек ясалуын һәм  дөрес язылышын аңлатыгыз.
  2. Һәр баганага бишәр алмашлык уйлап языгыз. ( таблицаны тутыр)
  3. Җәяләрне ачып языгыз. Ничек(тер), бер(ничек), әллә (кайда), һич( ничек), кайда(дыр), (әллә) нинди. Астына сызылган алмашлыклар белән җөмләләр төзегез.

  №3.

 Йомшаграк укучыларга бирәм.

 а)- ныкы /- неке кушымчалары ярдәмендә нинди алмашлыклар ясала? Җөмләләр өстендә аңлат.

 б) Алмашлыклар турында ниләр беләсең? ( Төркемчәләре, килеш, тартым белән төрләнеше, җөмлә кисәге)

 в) Алмашлыкларны тап, төрен билгелә. Нинди җөмлә кисәге булып килгән ул?

  1. Минем китабым өстәлдә ята.

  2. Ул шушы өйдә яши.

 г) Алмашлыкларны тап, килешен билгелә.

  1. Аныкын белмәссең, һаман үзенекен сөйли.

  2. Бу китап миндә бар.

  3. Аңа да әйт.

 д) Алмашлыкларны тап, нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр?

  1. Без сине кичәгә чакырабыз.

  2. Мин безнекеләргә барам.

 е) Алмашлыкларны тап, төрен билгелә, нинди җөмлә кисәге булып килгән?  Нинди килештә?

  1. Мин үзләрен күреп сөйләштем.

  2. Сез аларны кайда күрдегез?

 җ) Җөмләдән алмашлыкларны тап, төркемчәсен билгелә.

   Мондый китап миндә бар. Ул бу хәлне әллә кайчан ишеткән иде.

 з) – дыр/ - дер, - тыр/ - тер кисәкчәләре ярдәмендә нинди алмашлыклар ясала?

     Җөмлә өстендә аңлат.

 и) Алмашлыкларны табарга.

  1. Ничек яшисең?

  2. Ул яза.

  3. Ат синеке.

  4. Минем китабым чиста.

  5. Син нәрсә уйлыйсың?

  ( Кайбер укучыларга икешәр карточка да бирергә була)

 

Укытучы: Хәзер мин сезгә тест  сораулары бирәм. Сез шул сорауга иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләгез.

( һәр укучыга тест  сораулары таратып чыгам, тест сорауларын компьютерда да бирергә була, укучылар аерым биттә эшлиләр)

    1.  Алмашлык дип, нинди сүзләрне атыйлар?

  1. Предметны белдергән.
  2. Предметның билгесен белдергән.
  3. Предметның санын, исәбен белдергән.
  4. Сөйләмдә исем, сыйфат, саннарга күрсәткән.

     2.  Болар нинди алмашлыклар?

Мин, алар, үзем, һәммә.

  1)  Зат алмашлыклары.

  2)  Билгеләү алмашлыклары.

  3)  Зат һәм билгеләү алмашлыклары.

  4)  Зат һәм күрсәтү алмашлыклары.

     3.  Бу җөмләдә алмашлык нәрсә белән төрләнгән?

  Агачларның кайберләрен күчереп утыртырга туры килер.

  1. Сан, тартым, килеш.
  2. Зат, сан.
  3. Тартым, килеш
  4. Сан, килеш.

4.  Зат алмашлыгы җөмләнең нинди кисәкләре була ала?

1)  Теләсә кайсы кисәк.

2)  Ия, аергыч, тәмамлык.

3)  Аергыч, тәмамлык, хәл.

4)  Ия, аергыч, тәмамлык, хәбәр.

   5.  Ияртүче сүзе белән килгән ул  алмашлыгы җөмләнең нинди кисәге була?

1)  Аергыч.

2)  Ия.

3)  Ия белән аергыч.

4)  Тәмамлык.

   6.  Нинди сүзләргә кем? соравы куела?

 1)  Җанлы предметны белдергән исемнәргә.

 2)  Җансыз предметны белдергән исемнәргә.

 3)  Кешегә һәм аңа караган исемнәргә.

 4)  Теләсә нинди исемнәргә.

    7.  Болар нинди алмашлыклар? Җөмләдә алар нинди кисәк булалар?

    Аныкы, аларныкы, сезнеке.

  1. Күрсәтү алмашлыклары, аергыч.
  2. Тартым алмашлыклары, хәбәр.
  3. Билгеләү алмашлыклары, аергыч.
  4. Билгесезлек алмашлыклары, хәл.
  1. Төзелеше ягыннан болар нинди алмашлыклар?

   Һәрбер, беркем, һичбер, һичкая.

  1. Парлы алмашлыклар .
  2. Ясалма алмашлыклар.
  3. Тамыр алмашлыклар.
  4. Саф кушма алмашлыклар.
  1. Тезмә алмашлыклар ничек языла?
  1. Сызыкча аша.
  2. Бергә кушылып.
  3. Һәр сүзе аерым.
  4. Сызык аша.

 ( Тест сорауларын һәм җавапларын соңыннан җыеп алам)

Укытучы: Инде дәресебез ахырына якынлашты. Бүген дәрестә нәрсәләр үттек?

Балалар: Алмашлыкларга морфологик анализ.

Укытучы: Җөмләдә кулланылышы турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар: Үзләре күрсәткән сүзләр җөмләнең кайсы кисәкләре булса, алмашлыклар да шул кисәкләр булып килә.

Укытучы: Алмашлыклар җөмләнең кайсы кисәге булып килә алалар?

Балалар: Теләсә кайсы кисәк булып килә алалар.

Укытучы: Хәзер өй эше алыйк. Көндәлекләрегезгә язып куегыз. 302 нче күнегү һәм белемегезне тикшерегез.

Нинди, син, мин, һичкайчан, бу алмашлыклары бар.

Инде билгеләрне көндәлекләргә куйдырсагыз да була. Бүген аеруча Зиганшина Рания актив булды. Аңа “5” ле билгесе куела.

Ә тест җаваплары өчен дә,  мөстәкыйль эш өчен дә билгеләрегезне киләсе дәрескә, тикшергәч әйтермен.

Сау булыгыз укучылар.

   

                     



Предварительный просмотр:

   

             

     Фанис Яруллин

                        (1938-2011)

“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем  мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

          Фәнис Яруллин иҗаты

                                                                                       

                                                                      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                            Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызының

 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан

                                                                                       күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

                                      Тема: Фәнис Яруллин иҗаты

Максат.  Укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; укучыларда язучы иҗатына хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

 

Материаллар: “Балачак әдипләре“ китабы, тестлар, интернет материаллары, папка №7, җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, Фәнис Яруллин турында тапшыру.

Җиһазлау: проектор, Ф.Яруллин турында презентация, Ф.Яруллин портреты, авторның  китаплар күргәзмәсе, плакатлар, мәкальләр

Дәрес темасы: Яңа теманы өйрәнү

 

                                      Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

    У. Хәерле көн , укучылар. Кәефләрегез ничек соң?

    Б. Хәерле иртә кебек.

   У. Сыйныфта бүген кем дежур?

   Б. Сыйныфта мин дежур. Сыйныфта барысы да. Бүген 13 нче декабрь, пәнҗешәмбе көн.

  1. 1. Өй эшләрен тикшерү

У. Сезгә өй эше итеп туган ягыгыз турында сочинение язып килергә, презентация ясарга бирелгән иде (Укучылар сочинениеләрен укыйлар, презентацияләрен яклыйлар.)

    2. Укучылар белән әңгәмә.

У. Сез нинди татар язучыларын беләсез?

        - Шагыйрьләрдән кемнәрне атый аласыз?

        - Драматургларны беләсезме соң?

  3. Мәкальләр уку. Мәгънәләрен тәрҗемә итү

(1нче слайд)

               Кеше булу кыен түгел,

               Кешелекле булу кыен.

               Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

               Кадерләсәң кешене -

               Кадерләрләр үзеңне.

III. Яңа тема белән таныштыру.

  (2нче слайд)

  Шагыйрь Фәнис абый Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Күргәнегезчә, экранда эшәгән еллары язылган.

     (3нче слайд) . Көчлеләр генә уңышка ирешә.

      (4 нче слайд) .   Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 нчы февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган.

      (5 нче слайд) .  Гаиләдә алты бала үсә. Фәнис – бишенчесе. Кечкенә генә йорт бөтенесен сыйдыра.

      (6 нче слайд) .   Туган як табигате бик матур. Шагыйрь үзе болай яза.

           Их, безнең Ык буйлары,

           Таллары да, таллары!

           Сыбызгы ясап берсеннән,

           Ярып сызгырып җибәрсәң,

           Уятырсың таңнарны.

 Рухы нык булсын өчен Туган ягы кирәк шул кешегә.

         (7 нче слайд) .

Фәниснең әтисе Гатаулла, әнисе Гафифә.

      (8 нче слайд) .  

       Фәнис абыйсы белән.

      (9 нче слайд) .  

   Кечкенәдән дуслары күп була малайның. Нинди генә уенннар уйнамыйлар алар!

      (10нче слайд) .  

Фәнискә дүрт яшь чагында әтисе Гатаулла абзыйны фронтка озаталар, күп тә үтми үлем хәбәре килә. Әнисе Гафифә  6 бала белән тол кала. Зурысына да нибары унөч яшь булган берсеннән-берсе кечкенә балаларны аякка бастыра.

  Фәнис җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый.

(11 нче слайд) .   1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла.

(12-13 нче слайд) .   Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга.

  Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

(14 нче слайд) .  Фәнис Яруллин яшәргә көч таба.

 (15 нче слайд) . Бергәләп төшкән фотога күз салыйк.

(16 нчы слайд) . Гомер буе җыйган күкрәк көчен

                            Сынар чакта эшнең зурында,

                            Канатлары сынган бөркет кебек

                            Ятамын мин дуслар урында.

 (17 нче слайд) .   Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

(18 нче слайд) .    Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый кешеләрнең беренчесе -

 аның әнисе һәм хатыны Нурсөя. Алар кайгыларын бүлешәләр, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрәләр

 (19 нчы слайд) .    

Кайларда йөртми кешене,

Язмыш дигәнең кызык:

Чыкмас идең авыр юлга,

Тарта җыясы ризык.

Тарта эчәсе суларың,

Тарта сулыйсы һаваң.

Барасың табышлар эзләп,

Югалтуларга табан.

(20 нче слайд) .   Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә.  1970 нче елда КДУн тәмамлый.

(21 нче слайд) .   Студентлык елларында аның шигъри таланты тагын да  ачыла. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була

(22 нче слайд) .  

1964 нче елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы –“Мин тормышны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

(23 нче слайд) .  

Ф.Яруллин, әкиятләр, пьесалар, повестьлар да яза.

(24 нче слайд) .  

Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте Ф.Яруллинның русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

(25 нче слайд) .   Ф.Яруллин очрашуларга да күп йөри. Туган мәктәбенә дә кайткалый.

Матурлыкны күрү өчен күзләрем бар

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел.

(26 нче слайд) .   Фәнис ага –драматург та.

     Аның бик популяр комедияләреннән берсе “Әнә килә автомобиль” дигән комедиясе. Ул татар сәхнәләрендә 300 ләп тапкыр уйналган.

(27 нче слайд) .   Төп девизы “Кыю булу”

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.  

(28 нче слайд) Тормышта матур мизгелләр дә аз түгел.

(29 нчы слайд)

Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы . «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 нче елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды.

(30 нче слайд)

1995 елда Фәнис Яруллинга Габдулла Тукай премиясе бирелде.

(31 нче слайд)

Дөньяда һичбер җиңү дә

Бирелми җиңел, ансат.

Акны ак дип әйтергә дә

Батырлык кирәк кайчак.

(32 нче слайд)

Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була. Аларга багышлап ул: “Иң гузәл кеше икәнсез” дигән шигырен иҗат итә. Аңа композитор Әхмәт Хәйретдинов көй яза.

IV. Ял минуты (җыр тыңлау)

 (Укучылар төркеме җырны башкара)

(33 нче слайд)

Тормышым авыр арба

Йөгем гел артып бара,

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.

(34 нче слайд)

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге  Фәнис абыйны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Менә монда сез аны тормыш иптәше белән күрәсез. Нурсия апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.

Фәнис абый үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да – Нурсөя,” – ди бу турыда. Шагыйрьнең лирикасында мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Монда,һичшиксез Нурсөя апаның да өлеше зур. Чөнки шагыйрь аңа үзенең иң матур җырларын багышлаган.

(35 нче слайд)

  “Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Шушы сыйфатлар үз шигъри гөлемне үстерергә, үз гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде,” –дип яза.

(36 нчы слайд)

Фәнис Яруллин әкиятләр дә яратып иҗат итә. Ул аның шигырьдән кала иң яраткан жанры.

(37 нче слайд)

  Ә җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл икән ич, кеше дигән олы исемне йөртү – бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә...

(38 нче слайд)

  Миннән кайвакыт “Син бәхетлеме?” – дип сорыйлар. Учларында утлы чәчәкләр үстереп, ул чәчәкләремне күккә йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә, караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туачагына ышанычың бетмәсә, димәк син әле яшәячәксең.

(39 нчы слайд)

    Фәнис Яруллин һәм Нурсөя ханым. Гел бергә булдылар алар. Шагыйрь үзе дә : “Якын дустым – хатыным Нурсөя, шатлыгымны да, әрнүләремне дә аңа сөйлим. Иҗатташ дусларым күп, ләкин бит аларга бөтенесен дә сөйләп булмый, якын дуслар бер генә буладыр”,- ди.

(40 нчы слайд)

Татарстан әдәбиятын үстерүдәге зур уңышлары өчен Фәнис Яруллинга Татарстан Призеденты М.Шәймиевнең 2001 ел. 13 февраль указы белән “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелде.

(41 нчы слайд)

За большие заслуги в развитии татарской литературы Указом Президента М.Шаймиева от 13 февраля 2001 года ему присвоено почетное звание   «Народный поэт Республики Татарстан».

    (42 нчы слайд)

Сөенәмен дусларым күпкә,

Булдыксызның булмый дуслары.

(43 нче слайд)

Гомер буе йөрәк түребездә

Йөртер идек күпме җәрәхәт,

Назлы кулы, җылы тыны белән

Терелтмәсә әгәр мәхәббәт.

Кечкенә фатирга да сыя икән дуслар, якташлар, каләмдәшләр.

(44 нче слайд)

Шигърияткә, туган җиргә гашыйк шагыйрь.

    Исәнмесез, җирдәшләрем,

    Кардәшләрем, иптәшләрем!

    Исәнмесез, урман-сулар,

    Исәнмесез, борма юллар.

    Исәнмесез, офыкларым,

    Исәнмесез, болытларым.

    Бу минутта нишлисез сез

    Сөенәсезме, көенәсезме?

    Сәлам сезгә Ай, йолдыздан,

    Сәлам сезгә Зөһрә кыздан.

(45 нче слайд) Шагыйрь безне көчле булырга чакыра. Ниләр килми, ниләр төшми газиз башларга:

Ава таулар кайчак өскә, ява ташлар да...

“Ах, нишлим?” –дип, мескенләнеп кулың селмәмә,

Ачу итеп төлмә бәгырең, җаның тукмама,

Күңелең тулса, җырла җаным, җырла туктама.

Җыла хәтта, тик яшеңне һичкем күрмәсен,

Кайнар яшең өмет уты белән үрләсен.

Кайгыңны үзен ишәк ит, өстенә атлан,

Эштә юан, эштә куан, эштә канатлан

Дошманың алдында елмай,бермә сереңне,

Кыя бөркетедәй горур үткәр гомерне.

Курыкма ут давыллардан, чуерташлардан...

Дөнья булгач ниләр узмас безнең башлардан?!

(46 нчы слайд)

Гомер тора җәйдән, кыштан, яздан, көздән.

Дөнья тора “Син”нән, “Мин”нән һәм дә “Без”дән

(47 нче слайд)

Ел фасыллары турында да яратып яза шагыйрь.

Үтеп бара әнә Гыйнвар бабай,

Кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап.

Сакалларын җилләр җилфердәтә,

Керфекләрен бәсләр сарган ап-ак.

Як-ягына борылып карамый ул,

Уе бик тә еракларга киткән.

Иңнәренә аның карлар булып

Шыбыр-шыбыр йолдыз ава күптән.

(48 нче слайд)Авыл табигате җәен искиткеч!

(49 нчы слайд)

Көзләр көзгә охшамаган,

Көзләр шундый кояшлы:

Августның кайнар кояшы

Уяткан алмагачны.

Ни булса да сокланырлык

Бу гүзәл күренешкә.

Яз белән көзнең туйлары

Булсын тик сөенечкә.

(50 нче слайд)

Дуслары, әнисе, тормыш иптәше – аның гомер чәчәкләре.

 (51нче слайд)

Күнегә алмыйм әнием юклыгына.

 (52 нче слайд)

 “Миннән: “Әгәр шушындый фаҗигале язмышка юлыкмасаң, язучы булыр идеңме?” – дип сорыйлар. Сәләте юк икән, фаҗига генә кешене язучы да, шагыйрь дә итә алмый.

(53 нче слайд)

Була бик авыр минутлар,

Эчне ут ялмап ала;

Язмыштан качар идем дә,

Бу гүзәл дөнья кала.

(54 нче слайд)

Сабыр, күркәм, тырыш, түзем Нурсөя апага тирән хөрмәтебез.

(55 нче слайд)

Ф.Яруллин  бикләнеп кенә ятмый, төрле чараларга да йөри.

(56 нчы слайд)

Туган якта дуслары янында да еш була.

(57 нче слайд)

Якташлар белән күңел яшәрә.

(58 нче слайд)

Җан яшәрә туган якта.

(59 нчы слайд)

Ф.Яруллинның 70 яшьлек юбилее зурлап билгеләп үтелә. Чакыру билетын карап китик.

(60 нчы слайд)

Тел турында да яза.

       Анам теле – телләр теле,

       Милләтемнең бердәнбере.

      Син булганга без дә исән,

      Син булганга без дә тере.

      Сиңа безнең шатлык сыйган,

     Син кайгы һәм шатлык теле.

(61 нче слайд)

“Дулкыннар” конкурсы Ф.Яруллинга да багышлап үткәрелде.

(62 нче слайд)

В его творческом багаже 46 книг, слова к 50 песням, тринадцать его пьес поставлено на сценах театров имени Галиаскара Камала, Карима Тинчурина, юного зрителя, в периодической печати постоянно публикуются его стихи, рассказы, очерки, статьи в переводах на русский, казахский, украинский, венгерский, болгарский и другие языки.

(63 нче слайд)

Китап күргәзмәсе

(64 нче слайд)

“Урман кызы” китабына хикәяләр, повестьлар кертелгән. Анда мәхәббәт, яшьләр тормышы, кешелек сыйфатлары турында сөйләнә. “Күңел яктысы” китабында шигырьләр урын алган.

(65 нче слайд)

Җыентык I том. Шигырьләр, поэмалар, җырлар

Җыентык I том. “Кыйбласызлар” повесте һәм пьесалар.

 (66 нчы слайд)

В 1 том вошли лучшие повести автора.

   Во 2 том вошли повести "Подарок", "Портрет", "Любовная пропасть", пьесы и эссе.

   В 3 томе рассказы писателя. Герои произведений сами строят свои судьбы, защищают Любовь, свое долгожданное Счастье.

  В 4 томе лирико-философские стихи. В них и боль, и любовь, и огонек надежды...

В 5 том вошли поэмы, баллады, стихи автора.

(67 нче слайд)

2010 нчы елның 28 нче августында Баулы районы Кызылъяр авылында Ф.Яруллинга багышланган музей ачыла.

(68 нче слайд)

Шагыйрьне Төркиядә дә беләләр.

(69 нчы слайд)

Библиография

I. Китаплар.

  1. Мин тормышка гашыйк. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1964. 48 бит. Тиражы 10000 данә.
  2. Май төне. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1966. 62 бит. Тиражы 7000.
  3. Бакчалар бәскә төренә. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 10000.
  4. Минем елмаю. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1968. 54 бит. Тиражы 10000.
  5. Ачсаң күңел тәрәзәләрен. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1967. 63 бит. Тиражы 9000.
  6. Гел ашыгам. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 88 бит. Тиражы 4000.
  7. Алмалар пешкән чакта. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1971. 32 бит. Тиражы 6000.
  8. Җилкәннәр җилдә сынала. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1973. 211 бит. Тиражы 5000.
  9. Аерылмас дустым. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1975. 192 бит. Тиражы 4500.
  10. Яшел утрау хуҗалары. Повесть һәм хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 99 бит. Тиражы 9000.

(70 нче слайд)

  • 11.Сулыш. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 128 бит. Тиражы 5000.
  • 12.Упругие паруса. Повесть. Е. Ембовиц тәрҗемәсе. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1978. 96 бит. Тиражы 100000.
  • 13.Язмышлар язалганда. Повесть. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. 80 бит. Тиражы 15000.
  • 14.Танышлар арасында. Повесть Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1980. 238 бит. Тиражы 9000.
  • 15.Первая борозда. Повесть һәм хикәяләр. Мәскәү. Советская Россия нәшрияты. 1981. 142 бит. Тира..ы 100000.
  • 16.Һәркемнең үз сукмагы. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1982. 188 бит. Тиражы 16000.
  • 17.Табыну. Шигырьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1984. 112 бит. Тиражы 3700.
  • 18.Туган көн бүләге. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985. 184 бит. Тиражы 11000.
  • 19.Җилкәннәр җилдә сынала. Повестьләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1986. 286 бит. Тиражы 12000.
  • 20.Тозлы тамчы. Шигырьләр, җырлар, Балладалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988. 351 бит. Тиражы 5000.
  • 21.Зәңгәр күлдә Ай коена. Әкиятләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990. 272 бит. Тиражы 30000.

(71 нче слайд)

2011 нче елның 9 нчы декабрендә вафат була.

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Фәнис Яруллин турында тапшыру карау

2. Дәреслектәге материалны уку 78-79 нчы бит, авыр сүзләрне дәфтәрләргә язу.

 3.Тест сорауларына җавап язу.

4. Райондашыбыз, җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллованың Фәнис абыйның якты истәлегенә багышлап язылган  “Югалту” шигыреннән өзек укып үтәсем килә.

         Кеше дигән бөек исемне гел

         Йөреттең Син горур күтәреп.

         Яшәмәдең юкны бушка иләп,

         Бер дә юкка гомер үткәреп.

         Шигырь дисәң - өзеп шигырь яздың,

         Әкиятен, хикәя, повестен.

         Милләтемнең алтын баганасы

         Булырга син һәрчак тырыштың.

         53 ел коляскада килеш

         Язган китапларың танылды.

         Син – халкыма, гаярь халкым – сиңа,

         Туган җиргә исмең дан булды.

         Татар Корчагины идең бит син!

         Язганнарың – диңгез, ялкын да!

         Шигырь белән җылыттың син безне,

         Җаннар өшегәндә салкында.

    Ф.Яруллинның тормыш девизы:

         “Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү.”  

.

Фанис Гатауллович Яруллин – человек удивительной судьбы. Его часто сравнивают с писателем Николаем Островским, широко известным своим романом «Как закалялась сталь». Из 73 лет жизни Яруллина более 50 он прикован к постели.

Татар җырлары

Тексты татарских песен

Фәнис Яруллин

 Бар ул син эзләгән кеше

 Вәгъдәләр бирмим

 Иң гүзәл кеше икәнсез

 Каз кычкыра

 Кара миләш

 Мин нишләрмен сине югалтсам

 Сагышларым

 Синең күзләрдә

 Сөбханалла

 Сөялдем сөяннәргә

 Төшемә керәсең

 Чык юлларга

  1. Өй эше Язучының биографиясен сөйләргә, диалог төзү 8 нче күнегү 79 нчы бит

 Дәрескә әзерләнеп катнашкан өчен билгеләр куела.

Фәнис Яруллинның тормыш юлы,  иҗаты буенча тест

1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...

а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.

ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.

 б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.

2. Фәнис Яруллин туган ягы...

а) Баулы районы, Кызылъяр  авылы;

 ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;

 б) Баулы районы,  Исергән авылы;

3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?

 а) 1954 нче елда;

 ә) 1957 нче елда;

 б) 1958 нче елда;

4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?

а) 1970 нче елда.

ә) 1964 нче елда.

б) 1958 нче елда.

5. Автобиографик повесте ничек дип атала?

 а) “ Мин тормышка гашыйк”

 ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”

 б)”Кыйгак кыйгак каз кычкыра”

6. Ф.Яруллинның нинди мактаулы исеме юк

а) Татарстанның халык шагыйре;

 ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 б) Габдулла Тукай  исемендәге премия

 в) Андерсен исемендәге премия

7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?

а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”

 ә) “Җан авазы”

 б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.

8. Фәнис Яруллинның әтисенең исеме?

А) Рәкыйп

Б) Гатаулла

В) Сәләхетдин

9.Фәнис Яруллин нинди гаиләдән?

А) укытучылар гаиләсеннән

Б) игенче-крестьян гаиләсеннән

В) терлекчеләр гаиләсеннән

10.Фәнис Яруллинның әнисенең исеме?

А) Сәгыйдәбану

Б) Бибигафифә

В) Мәгәфрүз

11. Фәнис Яруллин ничә яшьтә әтисез калган?

А) 4 яшьтә

Б) 7 яшьтә

В) 9 ай

12. Фәнис Яруллинның әтисе нәрсәгә мөнәсәбәтле үлә?

А) Бөек Ватан сугышына

Б) Авыру сәбәпле

В) Репрессияләү аркасында

13. Яруллиннар  гаиләсендә ничә бала булган?

А) 6

Б) 7

В) 3

14.Фәнис Яруллинның балачагы кайсы елга буенда үтә?

А) Ык

Б) Дим

В) Чирмешән

15. Фәнис Яруллин авыл мәктәбендә ничә сыйныфлык белем ала?

А) башлангыч сыйныф

Б) җидеьеллык

В) сигезьеллык

16.Фәнис Яруллин алга таба белемен кайда дәвам итә?

А) Баулыда

Б) Уфада

В) Мәскәүдә



Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызының әдәбияттан

дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре

Максат: 1.“Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән таныштыру.

              2. Хәсән Туфан биографиясен ныгыту, сәнгатьле укырга өйрәтү.

              3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү

Материаллар: Дәреслек, Шигырьләр җыентыгы, “Азат хатын “ журналы (№2,1989)

                       “Мин сине ничек яраттым” китабы

Җиһазлау: Хәсән Туфан портреты, китаплар күргәзмәсе, магнитофон, алкалар, экран, проектор, компьютер, аудиоязма, әдипнең һәм аның якыннарының фотосурәтләреннән  төзелгән презентация.

                                                  Дәрес планы

I.Башлам.

     1.Исәнләшү.

     2.Дәрес темасы һәм максатлары белән таныштыру.

II.Өй эшләрен тикшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Хәсән Туфан биографиясен искә төшерү, ныгыту.
  2. Халык җырыннан өзек, шул җыр өстендә эшләү.
  3. “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренең тарихы белән таныштыру.
  4. “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән таныштыру.
  5. Шигырьдән соң туган хисләр белән эш.
  6. Шигырьне эчтән уку.
  7. Шигырьгә анализ.
  8. “Әйткән идең” җырын тыңлау.

 IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

      1.Шигъри образлар өстендә эш.

      2. Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

      3. Тестлар эшләү

V.Йомгаклау.

   Өй эше:   “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен ятларга.

Алымнар: Иҗади, сәнгатьле уку алымы, эчтән уку.

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе

Төрләре: дәрес-лекция, дәрес-әңгәмә

Уку-укыту методы: дәреслек, китап белән эшләү

                                             Дәрес барышы

    Дәрес Хәсән Туфанның “Ромашкалар” җыры белән башлана. (Хәйдәр Бигичев башкаруында магнитофон тасмасында тыңлау)

     Хәерле көн. Укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә без Хәсән Туфанның биографиясен искә төшереп үтәрбез, шагыйрь турында яңа мәгълүматлар алырбыз.  Аның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре белән танышырбыз. Сәнгатьле итеп укып та карарбыз.

      Башта өй эшләрен тикшереп үтик. Сез Хәсән Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Аралагыз мине” шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп килергә тиеш идегез. Тикшереп карыйк. (2 укучы укый)

       Хәзер Хәсән Туфанның биографиясен искә төшереп алыйк. Хәсән Туфан турында нәрсәләр беләсез?

     (Экранда шагыйрьнең тормыш юлын сурәтләгән фотолар чыга бара)

    Укучы: Хәсән Туфан Казан губернасының Кармәт авылында, әнисенең соңгы – унынчы баласы булып, 1900 елның 9 декабрендә дөньяга килә. Аның һәм авылдашларының борынгы бабалары, алпавытлардан качып, урман арасына килеп утырган булганнар. Аларны эзләп тапканнар һәм төрлечә җәзалаганнар. Качкыннар алпавытлардан гына түгел, патша самодержавиесе тарафыннан да кыерсытылганнар. Аларны көчләп чукындырганнар. Өйләнешкәч, никахлашыр өчен чиркәүгә бармасалар, балалары законсыз дип саналган, фамилияләре әнисе исеме белән кушылган. Мәсәлән, Бибисарин, Зәйнәбин.

      Хәсән Туфан фамилиясенең тарихы турында нәрсә әйтә аласыз?

        Укучы: 1905 елгы революциягә кадәр Хәсән Туфан һәм аның туганнарының да фамилиясе әнисе исеме буенча Гөлзизин дип йөртелә. Шагыйрь булып, әсәрләрен бастыра башлагач кына, Хәсән, бабасы Фәхретдиннең кушаматы “Дуфан”ны үзгәртеп “Туфан фамилисе ала.

        Тагын нәрсә өсти аласыз?

         Укучы: Дуфан-Фәхретдин дөньядан киткәндә, аңардан Фәхрулла исемле бер яшьлек бала кала. Үскәч бу бала, Кавказга барып, кардәшләре янына урнаша.  Шунда укырга-язарга, төрле һөнәрләргә өйрәнә. Туганнары аңа яңа исем бирәләр. Әнисе сукырайгач, Фәһри-Таһир Кармәт авылына кире кайта һәм өйләнә.

        Фәхри эшкә бик уңган була: иген игә, рамнар ясый, пыяла куя, сәгатьләр төзәтә. Кайвакыт үзе белән Хәсәнне дә ала. Улының оста куллылыгы әтисеннән килә. Язу таныган, бераз белеме булган Фәхри-Таһир, берничә кеше белән берләшеп, аылларында яшерен мәктәп ача. Алар балаларны укырга, язарга өйрәтә башлыйлар. Бу эшне урядниклар сизенә һәм мәктәпне ябалар. Әмма шау-шу бераз тынгач, ишекккә сакчы куеп, укытуны дәвам итәләр.  

           Әйе, Х.Туфан бу елларны менә ничек искә ала.

                Калай айга, агач тәреләргә

                Иелсә дә башлар, ирексез,

                Киндер җиңнәр белән башны сөртеп,

                Елмаерга тырыша идек без.

            Шагыйрьнең әнисенә булган хисләре ничек сурәтләнгән?

          Укучы: “Дөньяның, табигатьнең матурлыгын күрергә әнием өйрәтте. Үтә дә нечкә күңелле, хискә бай кеше булгандыр. Мине ишегалдына, бәрәңге бакчасына алып чыгып, дөнья күрсәтә иде. Кыр казлары, торналар белән генә түгел, үсемлекләр, җилләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый. Ул мине табигатьтәге барлык нәрсәнең дә җанлы булуына ышандырды”, - дип яза Х.Туфан үзенең әнисе турында.

          Укытучы: Шагыйрь бала чагын, әнисен искә алып, тагын болай ди:

               Әнием хисләре шикелле

               Тылсымлы, шигырьле аяз төн.

               Мин бит бу йолдызлар илендә

               Биш яшьтә чакта ук адаштым.

Ә шагыйрь кайда белем ала соң?

    Укучы: Абыйлары Хәсәнне бик тә укытасылары килә. Аны “Галия” мәдрәсәсенә җибәрәләр. Имтиханнарны “Яхшы” билгеләренә генә тапшырып, Хәсән алты еллык мәдрәсәнең 1 нче классына кабул ителә. Монда ул үзен бөтенләй яңа дөньяга килеп кергән кебек хис итә. Татар, башкорт, төрек егетләре белән дуслаша. 3 нче класста укучы Шәехзадә Бабич аны үзенең яшерен түгәрәгенә тарта. Дүрт кенә кешедән торган бу түгәрәк гыйлем дөньясына чума.

     Кышкы ялга китәр алдыннан Галимҗан Ибраһимов, шәкертләрне җыеп, эш бирә. “Үзегез яраткан темага хикәя язып килегез”, -ди. Хәсән авылларында булган, үзе күреп тетрәнгән бер вакыйга турында яза. Хикәяләрне тикшереп чыккач, Г.Ибраһимов иң югары бәяне Х.Туфан хикәясен бирә һәм болай ди: “Сез язуга сәләтле күренәсез. Үзегезне иҗат эшенә әзерләгез: күп укыгыз, әдәбиятны игътибар белән өйрәнегез”. Олы әдипнең сүзләре егетне канатландырып җибәрә.

      Ә иҗат эшенә кайчан керешеп китә?

      Укучы: Иҗат эшенә ул 1924 елда гына керешеп китә. Аңа кадәр Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Монда ул беренче шигырен “Эшче хәбәрләре”н яза. 1926-27 елларда Х.Туфан танылган шагыйрь булып җитешә. 30 нчы еллар башында аның иҗатында яңа авазлар күренә башлый. Аннан соң шәхес культы көчәеп китә. Ялган ялалар ягып, иң яхшы акыл ияләрен гаепсезгә кулга алынулар башлана.

     Укытучы: Тулырак итеп сөйлик әле.

      Укучы: 1924 нче ел. Казанга алар икәү килеп керәләр. Шагыйрь Х.Туфан һәм булачак артистка – Луиза Салиаскарова. Ул танышлык ничек башлана соң? 1923 нче елның җәендә Хәсән ага Читадан – яшьлеге шунда үткән, әти-әнисе, абыйлары анда яшәгәнлектән “туган ил”гә әверелгән Лысьва шәһәренә кайтып урнаша. 1923-24 нче уку елында балалар укыта. Мәктәптә кичке класс булып, 16 яшендәге эшче кыз Гайникамал, (Луиза апаның мулла кушкан исеме) Хәсән ага классында укый. Бер үк вакытта, Хәсән ага ул кышта шәһәрнең татар китапханәсендә китапханәче булып эшли, - шул китапханә дә аларны якынайта. Бу кечерәк кенә шәһәрдә яшәүче татарлар бер-берсен яхшы белгәннәр. Луизаның апалары -әнисенең туганнары иң чибәр хатыннардан саналган. Бер-берсен яраткан парлар 1934 нче елда гына өйләнешәләр. Шушы елны Хәсән ага СССР язучылар союзының беренче оештыру съездына делегат булып сайланып Мәскәүгә китә. Иҗат активлыгы бигрәк тә өйләнешкән елларыннан башлап арта бара. Шагыйрь хатынының тормыштагы батырлыгына да югары бәя бирә. 13 апрель. 1942 нче елда төрмәдән хатынына язылган бер хатында ул бу хакта: “Хатыңдагы  берничә сүзең минем кайгыны киметә: “Син безнең өчен борчылма, син мине беләсең, мин үлә торган кеше түгел”, дисең. Бу сүзең дөрес, Луиза. Син яшьтән авырлык күреп үскәнсең. Тормыш, ятимлек сине ныгыткан. Шуның өстенә, син – төпле акыллы, син – практик акыллы. Ә мин хискә бирелүчән; миндә практиклык җитешми, - дип яза.

        Укытучы: Хәсән Туфан нинди аянычлы язмышка дучар була соң?

Укучы: Бу афәт Х.Туфанга да кагыла. Халык 16 ел буе шагыйрьнең исәнлеген белми.  Кулга алынгач та, аны атарга хөкем итәләр, ләкин берникадәр төрмәдә утыргач, ату хөкеме  ун ел төрмә һәм биш ел сөрген белән алмаштырыла. Әмма шагыйрь үзендә яшәү дәрте сүндерми. Сөргендә Х.Туфан туган ягын сагына.

       Укытучы: Шагыйрьнең сагышлары шигъри юлларга күчә. Ул шигырьләрнең күбесен язучы дусты Габдрахман Минскийга җибәрә. Шагыйрьнең Себердәге тормышы бары тик 1986 елда гына, үзгәрешләр җиле “исә” башлагач өйрәнелә башлый. Хәсән Туфанның иҗаты күпкырлы. Ягымлы лирика, тирән сагыш, үткен юмор хас аның әсәрләренә.

          Бүгенге дәрестә дә Хәсән Туфанның шигырьләре белән танышуны дәвам иттерәбез.

(Экранда халык җырыннан өзек) Хәзер игътибарны экранга юнәлдерик. Җырдан өзек.

Алларым да ул минем,

Гөлләрем дә ул минем;

    Аллар, гөлләрдән дә гүзәл

Сөйгән ярым ул минем.

        Җыр кемгә атап язылган?

       Укучы: Халык җыры. Мәхәббәт җыры. Җырчы үзенең яраткан кызының матурлыгына соклана, яратуын белдерә.

     Укытучы: Ни өчен егет җыры дип уйларга нигез бар?

     Укучы: Халык җырларында кызлар егетләрен гөлләргә тиңләштермиләр. Егетләр  батырлык, кыюлык, тормышта терәк, сүз – вәгъдәгә тугърылык символы.

      Укытучы: Укучылар, икенче строфаны игътибар белән карыйк әле.

                                                    Алларым да ул иде,

                                                    Гөлләрем дә ул иде,

                                                    Үлем көткән көнемдә дә

                                                    Йөрәгемдә ул иде.

        Укытучы: Бу строфа турында ниләр әйтә аласыз?

        Укучы: Автор сагышлана, аның өмете акланмаган. Ә бары бердәнберен сагына, аның белән юана.

        Җырны тыңлыйк. (магнитофон тасмасында).

        Укытучы: Әйе, бу шигырь юлларында авторның үткәннәргә сагышлануы, өметләренең акланмавына хафалануы салынган. Үзенең дә үлем газаплары кичергәнлеге билгеле, ул да, халык җырларындагы ир егетләр кебек, мәхәббәтенә тугрылыклы.

      Газиз җанын югалтса да, үз мәхәббәтенә тугрылыклы калган. Үлем-михнәт сынауларын кичергән, үз хисләрен әнә шулай халык җырына якын шигырь юлларында җанландыра белгән ир егет шагыйрь Хәсән Туфан (янәшә Луиза Салиаскарованың фоторәсеме куела) Луиза – Х.Туфанның яраткан тормыш иптәше була. Хәсән Туфан кулга алынгач, аның гаиләсен дә әзерләү башлана. Луиза ханым, “халык дошманы хатыны”, дип эштән куыла. Луиза үзе җырчы була. Ләкин эзәрлекләүләр иренә булган мәхәббәтен сүндерә алмый. Ул чәч толымнарын кисеп сата, кан бирә. Үзләренең яшәү шартлары искиткеч авыр булуга карамастан, акчасын иренә җибәрә, посылкалар сала. Әмма алар иренә барып җитми. Хәсән Туфан болар турында бары сөргеннән кайткач кына белә.

        Олы җанлы Луиза С., Туфанның кайтарына бер ел калгач, вафат була. Ул бу кайгыны бик авыр кичерә һәм Габдерахман Минскийга болай дип яза. “Башта улым үлде, аннан Хатыным. Менә Гөлүсә кызым... Мин кайтканчы Гөлүсәнең таянычы булыгыз, юатыгыз, башыннан сыйпагыз.”

          Х.Туфан иҗатының күп өлешен иң якын кешесенә - тормыш иптәше Луиза Салиаскаровага багышлана.

        “Кайсыгызның кулы җылы?” шигыре шундыйлардан берсе. Тыңлап үтик.

       (Дәреслектәге шигырьне яттан укыйм)

Укытучы: Шигырьдәге нинди образ-кичерешләрне табарга мөмкин?

Укучы: Сагыну, сагыш, моң, сөйгәнең өчен утка керергә әзер тору.

 Укытучы: “Ут” үсештә, ул кайнап торган вулкан. Аерма-хис кичерешләрдәге бертөрле өмет, тормыш-яшәешкә ышаныч. Моңа шагыйрь ничек ирешә? Бердән, лирик герой – сугышчы. Бу инде тимер чыбык белән уратылган, этләр өстерәп торган, өстенә мылтык көпшәләре төбәлгән колыма, Себер тоткыны түгел. Шагыйрь үз хисләрен гәүдәләндерә, ә герое – сугышчы. Бу – лирик әсәрләренең үзенчәлеге. Шагыйрьләр шигырьләрендә гел үзләрен генә чагылдырмыйлар, еш кына лирик геой һәм шагыйрь икесе ике зат булып җанландырыла. Шагыйрьнең хис-кичерешләре гомумкешелек кичерешенә әверелеп китә.

Шигырьне бер кат эчтән укыгыз, ә аннан соң шигырьдәге вакыйгага тукталырсыз.

Укытучы: Әйтегез әле, укучылар, шагыйрь сугыш барган вакытнымы, әллә сугыш узган вакыйганы тасвирлыймы?

Б Шигырьдә сугышның иң афәтле көннәре узган кебек күзаллана.

Укытучы: Ут ташкыны астында туган илеңнең һәр карышы өчен җан тырмашу, сугышчан дустыңның ярасын күлмәк җиңен ертып, тиз арада бәйләү, аны үлемнән саклап калу чорлары узган. Ә сугышчан термин калган: күлмәк җиңен ерту, күчерелмә мәгънәдә, поэтик образга әверелгән. Беренче һәм соңгы строфа кабатлана. Ләкин аларны, кабатлана дип, бертөрле телеп, интонация, тон һәм ритмика белән укырга ярамый – сүзләрдәге һәм шигырь юллардагы үзгәреш рөхсәт итми:

                   Дөнья мине

                   Үзгәртте

                    Еламаска өйрәтте.

                                     Бирде дөнья кирәкне,

                                     Еламаска өйрәтте.

   Строфадан-строфага күчә-күчә хис-кичерешләр ярсу дәрәҗәсенә җиткән.

   Шигырь, әйтеп үткәнемчә, Луиза Салиаскаровага багышлана.

                         -Кайт! –дип хатлар килделәр...

                          Юллар озын иделәр...

                           Кайттым

                          -Бу алкалары,

                          -Бусы – кабере ... –диделәр.

       Шагыйрьнең сөекле хатынына багышлап язган шигыре безнең дә яраткан җырыбызга әйләнде. “Әйткән идең” җырын магнитофон тасмасында тыңлагыз.

Укытучы: Бу җырда да Х.Туфан үзенең Луизасыннан киңәш сорап язылган юллар бар. Ул Лулусын сагына.

       Хәзер “Кайсыгызның кулы җылы? Шигырен сәнгатьле итеп укырга тырышып карыйк. Кемнең укуы шагыйрь хисләрен төгәлрәк бирер? (Сәгатьле уку)

    Укытучы: Кайсы шигъри образ йөрәкләрегезне телгәләп алды?

     Укучы: Алкалар, кабер

     Укытучы: Төрмәдән кайтканда хатыныннан ике нәрсә кала. Алкалар һәм кабер. Алар ничек бергә сыеша алды икән? Алкалар затлы, һичкайчан күгәрмәс, асыл ташлары җемелдәп тора. (Уч төбемдә алкалар) Алар бик кадерле, истәлекле булса да – салкын, җансыз. Ә тормыш дәвам итә, янып торган яшь гомерен ачлы-туклы, бозлыкта уздырган кешегә җылылык кирәк, күңел җылылыгы, дуслар җылылыгы, тормыш-көнкүреш җылылыгы.

      Укытучы: Ни өчен шагыйрьгә кулы җылы булган кеше кирәк?

      Укучы: Чөнки шагыйрьнең күңеле китек.

      Укытучы: Нигә аның йөрәген бәйләргә кирәк?

       Укучы:

        Укытучы: Шагыйрьгә ничек ярдәм итеп була?

         Укучы:

         Укытучы: Шагыйрь инде сөйгәнен мәңгегә югалтканы белән килешә алмый. 1963 нче елда язылган “Тукай залы” шигырендә Луиза апа үзенең тормышын ничек тутырып яшәү рәвешен болай искә ала Х.Туфан.

               Мин... ишеккә карап куям, һаман..

               Әйтерсең, Лу, ролен үтәр дә,

               Гримнарын сөртеп, ашыга-ашыга

               Театрдан чыгып китәр дә,

                     Йөгереп-очып, келеп керер кебек,

                     Безнең белән бәйрәм итәргә-

                     Көтәргә мин аны күнеккәнмен...

                     Язмыш, бары,- мәңге көтәргә...

   Луиза ханымны яратмый да мөмкин түгел бит. 1940 нчы елның 18 нче сентябрендә ире кулга алынгач, гаиләнең бер ягы кителә. Әмма бу фаҗиганең яртысы гына әле. Бәла ялгыз йөрмәс, диләр. Театрда, халык арасында, күренекле урында эшләгән Луиза ханымнан  иреннән –“халык дошманы”ннан рәсми рәвештә баш тартуын таләп итәләр. Кулында ике сабый язмышы булган хатын, ана, икеләнүсез, ул тәкъдимне кабул итми һәм эштән куыла.

                   Тәрәзәңә җилләр бәрелгәннәр

                   “Сагынма!” – дип янап киткәннәр...

                   Күнмәгәнсең.... Эштән сөрелгәнсең...

                   Еллар сине донор иткәннәр...., дип сөйли Туфан соңыннан бу хәлләр турында. Луиза Салиаскарованы 1941 нче елның июлендә “Рольләр юк”, дигән сылтау белән театрдан чыгаралар. Эшсез калгач, донор булып (канын сатып) көн күрә. Үз көнен генә алып бармый, тоткын иренә матди ярдәм күрсәтеп тора. Менә Луиза ханымның бер хатыннан өзек укып китәм.

          “Хәсән! Хатыңны алдым. Син безнең өчен кайгырма. Безнең тормыш, хәзергә, ярыйсы. Икебез дә (сеңлесе белән) донор: 800 г икмәк алабыз. Артыгын сатабыз, бер ипи 100 сум тора. Йә, алыштырабыз. Тормышлар бик авыр. Бер атна инде базардан ит эзлим.

(Үземнең дә өй ашы ашамаганга бер 4 ай бар инде). Сиңа аны пешереп илтәсем килә. Пешерер урын да юк. Кызык, Хәсән: керосин да, плитә дә юк. Кайвакыт чәйсез булабыз. Язучыларны сорама да: берсен дә күрәсем килми. Бар да күземә дошман булып күренәләр, яннарыннан тизрәк узып китәм, сине сорамасыннар дип. Алар синең бу хәлне беләләр микән, белмим? Белмәсәләр яхшырак булыр иде...”

         Әйе, бу хатын Туфан дигән горур кешегә лаеклы пар, батыр ирләр белән сындырырлык авыр сынауларны туфаннарча күтәрә алган кеше булган. Инде язган хатлар да бер-берсенә барып җитә алмаган. 1942 нче елдан башлап, хатыны белән хәбәрләшүләр бөтенләйгә өзелә. Ире белән кабат күрешмәслеген күңеле сизенә, өмете өзелә, күрәсең. Әмма ул аның истәлегенә турылыклы булып кала, иргә чыкмый. Күрәсең анда чагылмаслык тирәнлекләрдә, ниндидер өмет чаткысы яшәгәндер, булмас могҗизага ышанган кебек ышану белән, күрешүләрне көткәндер. Туфан да аны шулай дип аңлый кебек. “Ул иде тик иң дустым” (1955) шигырендә

                     Юлларымны күзләде

                    Эзләремне эзләде

                    Өч ел, биш ел, ун, унбиш ел

                    Көтте, түзде; бизмәде,-

                    Гомерләрен өзсәләр дә

                    Өметләрен өзмәде,-

дип яза. Әйе, алар мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана: күрешү таңы атып килгәндә, 1955 нче елда Луиза Салиаскарова вафат була.

             “ И сез, безнең сеңелкәйләр” дип башлана торган шигыренең вариантында ул “Лу ның биографиясе” дип куйган:

              Кайгы килсә илермәде,-

              Халык исмен сатмады:

              Тешне – кысып, яшьне – йотып,

              Илдән әдәп саклады.

   Бу шигырьләр – шагыйрь хатыны батырлыгы, намуслыгы, нәзакәтлелегенә куелган матур шигъри һәйкәл. Ул һәйкәлдән көләч йөзле Луиза апа Салиаскарова киләчәккә кереп бара кебек.

      Ә шагыйрьгә килгәндә “Кайсыгызның кулы җылы?” дип кайткан шагыйрь бит ул!

      Тестлар ярдәмендә белемнәрне тикшерик.

  1. Хәсән Туфан кайчан туган?

а) 1930 нчы елда

ә) 1878 нче елда

б) 1900 нче елда

2. Х.Туфанның туган авылы.

а) Кечкенә Өчиле

ә) Иске Кармәт

б) Ает

3. Хәсән Туфан үзенең беренче шигырьләрен кайда бастыра?

а) “Совет әдәбияты” (Хәзерге “Казан утлары”)

ә) “Парлак” журналында

4.  Хәсән Туфанның олы мәхәббәте

а) Луиза Салиаскарова

б) Әминә

5. Түбәндәге әсәрләрнең кайсылары Хәсән Туфанныкы?

а) “Матурлык”, “Саз чәчәге”, “Рәшә”, “Әйтелмәгән васыять”.

ә) “Урал эзкизлары”, “Бибиевлар”, “Чәчәк сибелә җилдә”, “Иртәләр җитте исә”

б)”Шагыйрь”, “Бер үгет”, “Окоптан хат”

6. Хәсән Туфан –

а) прозаик

ә) драматург

б) шагыйрь

7. Х.Туфанның иҗаты ничә чорга бүлеп өйрәнелә?

а) ике

ә) өч

б) дүрт

8. 1928 нче елда ил буйлап сәяхәт иткәндә күргәннәрен Х.Туфан нинди әсәрләрендә чагылдыра?

а) “Яр буенда”, “Син йөргән юлларга”

ә) “Узып барышлый”

б) “Татарстанда”

9. 1930 нчы елда Х.Туфан үзенең иҗатында кешенең рухи дөньясын ачарга омтыла. Бу яңалык шагыйрьнең кайсы әсәрләрендә чагылыш таба?

а) “Ак каен”, “Яр буенда”, “Син йөргән юлларга”

ә)”Аккордлар”, “Урал эскизлары”, “Башлана башлады”

б)”Ике чор арасында”, “Ант”

10. Шагыйрьнең тоткынлыктагы иҗат чоры кайсы елларга туры килә?

а) 1939-1947 нче еллар

ә) 1940-1956 нчы еллар

б) 1950 – 1955 нче еллар

11. Хәсән Туфанның тоткынлыктагы дәвере күпмегә сузыла?

а) 10 елга

ә) 16 елга

б) 14 елга

12. Үзенең нинди әсәре өчен шагыйрь илгә, халыкка хыянәт итүдә гаепләнә һәм кулга алына?

а) “Ике чор арасында”

ә) “Каеннар сары иде”

б) “Вәссәлам”

г) “Ант”

13. Хәсән Туфанның үлгән елы

а)1958 нче ел

ә) 1981 нче ел

б) 2000 нче ел

     Өй эше. Шигырьне ятларга. Сезнең шигырьне сәнгатьле итеп ятлавыгыз шагыйрь истәлегенә һәм аның җәдисенә безнең аллы-гөлле чәчәкләребез, күңел-кул җылылыгыбыз булып багышлансын. Ә инде шагыйрьнең үзе турында күп сөйләп булыр иде. Иреккә чыгарылгач та Х.Туфан бик зур дәрт белән иҗат итә, яңадан яңа әсәрләр яза. Халык алдында чыгышлар ясый. Аның турында замандашлары: “Х.Туфан киләчәкне 30-40 ел алдан күрә иде”, - диләр. Аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли. Татар халкының талантлы шагыйре Хәсән Туфан иҗаты алдында баш иябез.

      Шагыйрь турында “Талантлы син шагыйрь” тапшыруыннан магнитофон тасмасында өзек тыңлагыз.

        Дәрес “Ромашкалар” җыры белән тәмамлана.