проект эше
проект на тему
“ Федераль дәүләт стандартын тормышка ашыру процесында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр.” темасы буенча проект эше
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.doc | 64 КБ |
proekt_eshe.pptx | 2.89 МБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Чирмешән муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе”
Проект эше
Тема: “ Федераль дәүләт стандартын тормышка ашыру процесында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр.”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимова Гөлнара Хаҗип кызы
Чирмешән – 2014
Проектның актуальлелеге:
Америка педагогы, социолог Джон Дьюи “Әгәр бүген кичәге төсле укытсак , без балаларыбызның иртәгәсен урлыйбыз” – дигән. Федераль дәүләт стандартын тормышка ашыра башлау белән һәр укытучы алдында балаларга белем генә бирү түгел, ә укучыда белемне күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатлар булдыру мәсьәләсе куелды. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга - шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Мәгълүмати технологияләрне кулланганда укучы турыдан туры белем бирү процессында катнаша. Дәрес җанлы, кызык үтә, уку эшчәнлеген проектларга, нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.
Мәгълүмати технологияләр :
- укучыларның укуга кызыксынуы артуга, мөстәкыйльлеген үстерүгә
- дәрестә эш формаларын төрлеләндерүгә
- тиз арада укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп алырга
- барлык укучыларның да эшчәнлеген контрольдә тотарга
- иллюстратив материалны күбрәк кулланырга
- дәрестә вакытны күбрәк күнекмәләрне ныгытуга калдырырга
- укучыларны эзләнергә мәҗбүр итә
- укучыларның күзаллауларын киңәйтүгә, фикерләү сәләтен камилләштерүгә ярдәм итә.
Проблема:
Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле дәресләрендә куллану өчен “ Минем беренче сүзлегем “ һәм “ Татар теле-2002 “ , “Татар телле Заман ” һ.б дип аталган компакт-дисклар чыкты. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Укытучы үзе әзерләгән интерактив дәресләр күпкә отышлырак. Анда иң мөһим материал гына бирелә. Ә кирәкле дәрәҗәдә мөстәкыйль рәвештә интерактив дәресләр, тест, кроссвордлар ясау өчен укытучы төрле программалар, компьютер белән яхшы эшли белергә тиеш. Шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен күзалдында тотарга кирәк.
Интернет челтәренең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве, мультимедея файлларының сервердан йөкләтү тизлеге кечкенә булуы шулай ук авырлыклар китереп чыгара
Максаты:
- федераль дәүләт стандартын тормышка ашыру процесында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрнең унышлылыгын ачыклау.
Бурычлар:
- тема буенча материал туплау- җыйнау, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп анализлау;
- татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану формаларын өйрәнү, төркемләү;
- укучыларда татар теленә, әдәбиятына кызыксыну уяту.
Көтелгән нәтиҗә:
- укучыларның мәгълүмати технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес булуы;
- укучыларның әйләнә-тирә дөньядагы мәгълүмати агымда ориентлаша алуы ;
- мәгълүмат белән эшләүнең практик төрләренә төшенүе ;
- заманча техник чаралар ярдәмендә мәгълүмат алмашу күнекмәләрен белүе;
- укучыларның танып-белү эшчәнлеге активлашуы;
- татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уянган шәхес
Тормышка ашыру вакыты:
- уку елы.
Ресурс:
Интерактив такта, MS Office (Word, Power Point, Microsoft Publisher, Exel, Notebook) программалары,интернет ресурслар, 7-8 сыйныф укучылары.
Этаплар:
- Тормышка ашыру шартлары.
Татар теле кабинеты заманча техника белән җиһазланган: интернет челтәренә тоташкан ноутбук, проектор, интерактив такта. “ Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр куллану ” методик темасы өстендә эшлим.
- Тормышка ашыру.
Дәрестә яңа материалны аңлату, ныгыту, дәрес барышында белемнәрен тикшерү этапларында интернет ресурслар, презентацияләр, текстлар, тестлар, үзем төзегән интерактив дәресләрне актив кулланам.
- Тормышка ашыруның уңышлылыгы.
- Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
- Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин.
- Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Йомгаклау:
Белем бирү процессында мәгълүмати технологияләр куллану укучыларның белем алу эшчәнлеген активлаштыруда уңышлы чара булып тора. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, укытучы аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертә.
Мәгълүмати технологияләр белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә. Укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә , күзаллауларын киңәйтә. Вакытны рациональ кулланырга ярдәм итә.
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. Дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Укытучы тарафыннан төзелгән презентация, интерактив дәрес отышлырак. Чөнки анда материал җыйнак, билгеле эзлеклелектә бирелә. Барысы да дәрескә куелган максатка ирешү өчен эшли,бернинди артык мәглүмат юк.
Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
- Электронные образовательные ресурсы нового поколения в вопросах и ответах
- Учебный портал по использованию ЭОР в образовательном пространстве
- Ф.Ф.Харисов “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре”, “Мәгариф” нәшрияты,2002
- Е.С.Полат,М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева “Новые педагогические и информацирнные технологии в системе образования”, “Академия”, 2010
- “Мәгариф” журналы
- Интернет материаллары
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
максат федераль дәүләт стандартын тормышка ашыру процесында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләрнең унышлылыгын ачыклау.
Бурычлар тема буенча материал туплау- җыйнау, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшереп анализлау; татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану формаларын өйрәнү, төркемләү; укучыларда татар теленә, әдәбиятына кызыксыну уяту.
Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Проектны тормышка ашыру вакытында мәглүмати технологияләр кулланылган 8 нче сыйныфта укучыларны ң кызыксынуы артты
Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә. Дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Укытучы тарафыннан төзелгән презентация, интерактив дәрес отышлырак. Чөнки анда материал җыйнак, билгеле эзлеклелектә бирелә. Барысы да дәрескә куелган максатка ирешү өчен эшли,бернинди артык мәглүмат юк.
http://nsportal.ru/galimova-gulnara-khazipovna
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Педагогический пасьянс", участие в проекте в составе группы "Интеллект". Тематика проекта - Эффективные педагогические методы и приемы, технологии обучения и воспитания школьников
Проект "Педагогический пасьянс"...
Аннотация к проекту «Деньги решают все?». Руководитель проекта учитель истории Черноморченко М.А. Проект выполнили ученицы 11 класса Тян А., Тян К..
Материалы проекта ставят и пытаются решить проблемы места и роли денег в современном обществе....
Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.
Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...