"Алмашлыклар" темасын кабатлау
план-конспект урока на тему

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon almashlyklar_temasyn_kabatlau.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алмашлыклар темасын кабатлау

(4 сыйныфның татар төркеме)

Максат: 1) алмашлыклар темасын гомумиләштереп кабатлау;

               2) аларны сөйләмдә дөрес куллана белү;

               3) әтиләргә карата ихтирам, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Дәрес төре: кабатлау, ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, DVD плеер, телевизор, тест биремнәре.

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.

1) Исәнләшү.

2) Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Актуальләштерү.
  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Үткән теманы искә төшерү.
  1. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
  1. Зат алмашлыкларына кабатлау максаты белән сораулар бирү.
  2. Нокталар урынына зат алмашлыкларын куеп язу.
  3. Тартым алмашлыкларын искә төшерү.
  4. Сүзтезмәләрне үрнәктәгечә куеп эшләү.
  5. Күп нокталар урынына -ныкы, -неке кушымчаларын куеп язу.
  6. Сорауларга җавап бирү.
  7. Физкультминут. “Без әтине яратабыз” җырын башкару.
  8. Өченче – күрсәтү алмашлыкларын искә төшерү.
  9. Сүзтезмәләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү.
  10.  Табышмакларга җавап бирү.
  1. Дәрескә йомгак.
  1. Тест эшләү.
  2. Сорау-җавап рәвешендә.
  3. Билгеләр кую (аңлатылып).
  1. Өй эше бирү.
  1. “Минем әтием” дигән темага миниатюр сочинение язу.

Дәрес барышы.

  • Исәнмесез, балалар. Дәресебезне башлыйбыз. Иң элек сүзне дежур укучыга бирәбез. Наилә, рәхим ит.( Бүген 21 февраль.Шимбә көн. Дәрестә Клюшин Рамил юк. Безгә өй эше аңа, мин, безне, сез, алардан алмашлыклары белән җөмләләр төзеп килергә кушылган иде.)
  • Бик яхшы. Әйдәгез өй эшен тикшереп китик. Сүзне Алсуга бирәбез.
  •  Укытучы апа аңа бишле куйды. Мин әниемне бик яратам. Безне кичә кунакка чакырдылар. Сез бүген сыйныфта нишлисез? Алардан үрнәк алырга мөмкин.
  • Молодец, Алсу, җөмләләрең бик матур килеп чыккан.
  • Укучылар, алдагы дәресләрдә без нинди тема өйрәнгән идек әле?

(алмашлыклар темасын). Бүген без сезнең белән алмашлыкларның төркемчәләрен кабатлап китәбез. Иң элек алмашлыкларның нәрсә икәнен искә төшерик әле. (Алмашлык – ул ...  .) Беренче төргә нинди  алмашлыклар керә? (зат алмашлыклары). Алмашлыкларның ничә затта килүен санап чыгыгыз әле. (мин, без - I зат, син, сез – II зат, ул, алар – III зат). Зат алмашлыклары җөмләдә нинди роль башкаралар? (Җөмләдә исемне алыштырып киләләр).

  • Бик дөрес. Ә хәзер тактага карыйбыз һәм биремне укыйбыз. (Нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куярга).

Баш к.                   мин                 …                 ул___ 

Иялек к.                 …                 сезнең           аның__ 

Юнәлеш к.           миңа               …                  аңа__ 

Төшем к.                ...                 сезне              ...__

Чыгыш к.             миннән             ...                 аннан

Урын-вакыт к.       ...                  сездә            ...___ 

  • Яхшы укучылар, бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер икенче төр алмашлыкларны искә төшереп китәбез. (тартым алмашлыклары).
  • Айгөл, тартым алмашлыкларын санап чык әле. (минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы).
  • Молодец, бик дөрес. Укучылар тактага карыйбыз һәм биремне укыйбыз.

( Сүзтезмәләрне үрнәктәгечә куегыз.)

  • Ягез, кайсыгыз җитезрәк? Кем тактага чыгып биремне эшли?

Минем дәфтәрем – дәфтәр минеке.

Синең чанаң –

     Аның чиләге –

     Безнең тубыбыз –

      Сезнең өегез –

      Аларның бүләкләре -

  • Бу биремне бер хатасыз гына Гөлназ башкарып чыкты. Рәхмәт, Гөлназ.
  • Укучылар, киләсе биремне язмача башкарырга кирәк булачак. (Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп яз.) Иң элек үрнәкне карап үтәбез. Нокталар урынына нинди кушымчалар куярга кирәк? (-ныкы, -неке)

Үрнәк: Апамның язуы минекеннән  матуррак.

 1) Алмазның сеңлесе мин........................ кечкенәрәк.

 2) Булатлар.............          бакча......... без...........................     ераграк.

 3) Казан шәһәре..............       урамнары   Чаллы........................     таррак.

 4) Безнең эт...............      күршеләр......................

   усалрак.

  • Балалар, тактага игътибар белән карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез.

Әниемнең куллары йомшак, ә әтиемнеке?

Радикның билгеләре яхшы, ә Сашаныкы?

Аларның мәктәпләре иске, ә сезнеке?

Минем сеңлемнең уенчыклары күп, ә синең сеңлеңнеке?

Минем чәем кайнар түгел, ә синеке?

Алсуның өй эшләре әзер, ә энесенеке?

  • Әйтегез әле, укучылар, ни өчен безнең әтиләребезнең куллары каты. көчле? (Чөнки алар  авыр эшләр башкара).
  • Әйе, укучылар, аларның эшләре чыннан да бик авыр, әле бит алар тормышта ныклы терәк тә, безне җил-давылдан саклаучылар да. Шуңа күрә  аларны  ихтирам итеп яшәү -  безнең төп бурычыбыз. Әйдәгез әле. азрак ял итеп алабыз. Матур итеп басабыз һәм Фәрит Таишев башкаруында “Без әтине яратабыз” җырын башкарабыз. Бу җыр әтиләргә бүләк булып ирешер дигән теләктә калабыз. (Җыр башкарыла, укучылар төрле хәрәкәтләр ясап, җырны башкаралар).
  • Булдырдыгыз, укучылар, инде өченче төр алмашлыкларны кабатлап китәбез. ( Бу, шул, теге, ул, әнә, менә - күрсәтү алмашлыклары).
  • Алдагы биремне эшләп киткәнче биремгә күз салабыз. (русчага тәрҗемә итегез).

Бу йорт, теге урам, шул тәрәзә,  бу укучылар, теге кыз, шул кешеләр, теге малай, шул китап, бу мәктәп, теге агач, бу күлмәк.

        Үрнәк: бу йорт - этот дом, ...

  • Ә хәзер киресенчә рус теленнән татарчага тәрҗемә итеп карыйк.

Иди сюда, там не играй, здесь холодно, беги отсюда, того не трогайте, отдай этому, здесь невесело, звоним туда, этого боишься, спросите у того, оттуда пишут, этот отсюда, там отдохнем.

  • Бик яхшы. Табышмакларның җавапларын чишеп карыйк.

   Менә бу табышмакны

   Кем белә дә кем белми:

        Күзне йомсаң күренә!

        Күзне ачсаң күренми!

                                                                (Төш күрү)                

        Мылтык түгел – үзе ата,

        Куркытмый ул шартлап та.

        Күбәләк тә, бал корты да

        Аны өзелеп ярата.                        

                                                                    (Чәчәк)      

  •   Дөрес,  булдырдыгыз. Укучылар, искә төшереп үтик әле без бүген нинди теманы кабатлап үттек. (алмашлыклар темасын). Аларның нинди төрләрен беләсез? ( Зат, тартым, күрсәтү алмашлыклары).
  • Әйе. Мин сезгә хәзер тестлар таратам. Малайларга – яшелләрне, кызларга – кызылларны. Сез өч минут эчендә эшне башкарып, үзегезгә бәя куярга тиеш буласыз. Бер хатага – бишле, ике хатага – дүртле, өч хатага – өчле.

I ВАРИАНТ

       1. Бу алмашлыкларның кайсысы  I затка керә?

А) син, сез;

Б) мин, без;

В) ул, алар.

       2. Безгә алмашлыгы кайсы килештә?

А) юнәлеш к.;

Б) баш к.;

Б) төшем к..

     3. Сезнеке алмашлыгы ничек тәрҗемә ителә?

А) наш, наша, наше;

Б) мой, моя, моё;

В) ваш, ваша, ваше.

     4.  Апа сүзенә нинди кушымча ялгана?

А) –ныкы;

Б) – неке.

     5. Әлфия сүзенә нинди кушымча ялгана?

А) – ныкы;

Б) – неке.

    6. Теге алмашлыгы кайсы төргә керә?

А) зат а.;

Б) тартым а.;

В) күрсәтү а..

II ВАРИАНТ

       1. Бу алмашлыкларның кайсысы  II  затка керә?

А) син, сез;

Б) мин, без;

В) ул, алар.

       2. Мин  алмашлыгы кайсы килештә?

А) юнәлеш к.;

Б) баш к.;

Б) төшем к..

     3. Безнеке алмашлыгы ничек тәрҗемә ителә?

А)  наш, наша, наше;

Б) мой, моя, моё;

В) ваш, ваша, ваше.

     4.  Әни сүзенә нинди кушымча ялгана?

А) –ныкы;

Б) – неке.

     5. Марат сүзенә нинди кушымча ялгана?

А) – ныкы;

Б) – неке.

    6. Аларныкы  алмашлыгы кайсы төргә керә?

А) зат а.;

Б) тартым а.;

В) күрсәтү а..

  • Ә хәзер тест җавапларын тикшерәбез. Игътибар белән тактага карагыз.

I ВАРИАНТ             II ВАРИАНТ

1) А                                 1) А

2) А                                 2) Б

3) В                                 3) А

4) А                                 4) Б

5) Б                                 5) А

6) В                                 6) Б

    - Укучылар дәресебез шуның белән ахырына якынлашты. Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән балаларга бишле, дүртле билгеләре куям. Өйгә эш “Минем әтием” темасына миниатюр сочинение язып килергә. Чыгарга мөмкин . Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Иярчен күләм, сәбәп, максат җөмләләр. Кабатлау

9 сыйныф, татар теле, дәрес эшкәртмәсе...

Исем темасын кабатлау-гомумиләштерү.

рус мәктәпләренең татар төркемендә 3нче сыйныфта татар теле дәресенең эшкәртмәсе...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...