Тема: “Җирдә миңа ни кирәк? ‘’ (Шәүкәт Галиев иҗаты буенча.)
план-конспект урока по теме
Ш.Галиев иҗаты белән танышу, тематик анализ ясау. Системага салу, нәтиҗә чыгару, фикерләү сәләтен үстерү, сәнгатьле уку сәләтен үстерү. Табигатькә,туган телгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres_plany.docx | 34.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Ачык дәрес планы
Тема: “Җирдә миңа ни кирәк? ‘’ (Шәүкәт Галиев иҗаты буенча.)
Максат: а) Ш.Галиев иҗаты белән танышу, тематик анализ ясау.
б) Системага салу, нәтиҗә чыгару, фикерләү сәләтен үстерү, сәнгатьле уку сәләтен үстерү.
в) Табигатькә,туган телгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү
Җиһазлау: 1. Әдипнең рәсеме.
2. Китап күргәзмәсе.
3. “Сабантуй” газетасының шагыйрьгә багышланган номеры.
4. Магнитофон язмасы.
5. Бари Рәхмәт рәсеме.
6. Таблицалар: а)” Шәвәли” (табышмак-шигырь) б) “Җирдә миңа ни кирәк?”
7. Тактадагы язма:
Шәүкәт Галиев.
- 1972ел - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
- 1982ел - Халыкара бүләк – Г.Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом.
- 1982ел - Аркадий Гайдар Билгесе белән бүләкләнә.
- 1995ел - “Татарстан Республикасының халык шагыйре.”
Исәнләшү, әсбапларны барлау, кунаклар белән таныштыру.
2. Узган дәрес материалын кабатлау.
С.- Укучылар, узган дәрестә без кайсы шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык?
С.- Искә төшерик әле аның туган җирен, бала чагын,кем тели?
С.- Шагыйрьнең чын фамилиясе нинди?
С.- Хезмәт юлы кайчан, ничек башлана?
С.- Ә иҗат юлы турында кем нәрсә әйтә ала?
С.- Нинди газета - журналларда эшли?
С. - Хәзер ул кайда яши, исәнме?
С. - Ничә китап авторы Ш.Галиев?
С.- Балалар, нәрсә белән шөгыльләнә соң бүгенге көндә шагыйребез?
3. Китап күргәзмәсе белән танышу.
У. - Менә бу күргәзмәгә мин шул дистәләгән китапларның бер өлешен тупладым.
. С.- Ничә китабы башка телләргә тәрҗемә ителгән дидем әле? Җ.(10лап китабы )
С.- Ә ничәсе балалар өчен икән бу китапларның? - Ничек уйлыйсыз?
У.- 45 китапның 25е балалар өчен. Ә калганнары олылар китаплары булып чыга бит. Менә бүген мин сезгә Шәүкәт Галиевнең олылар өчен язып яткан җирдән, ничек итеп балалар язучысы булып китүе тарихын сөйләп үтәм. Моңа бер вакыйга сәбәпче була.
4. Бари Рәхмәттән алган эстафета.
1957ел. Кояшлы,матур май ае. Мәскәү шәһәрендә Татарстан Рреспубликасы декадасы бара. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар тулы залда бер төркем татар әдипләре дә утыра. Алар арасында Шәүкәт Галиев тә бар. Ә трибунада илһамлана-илһамлана күренеке балалар язучысы Бари ага Рәхмәт чыгыш ясый. Балалар поэзиясе,аның беренчесе, киләчәге турында тирән дулкынланып сөйли әдип. Һәм... көтелмәгән хәл. Бари аганың сүзләре ярты юлда өзелә, ялкынланып- дөрләп янган йөрәге мәңгелеккә туктый. Икенче көнне шагыйрьнең үле гәүдәсен туган Татарстанына озаталар.Озатучылар арасында Ш.Галиев тә була. Самолетта кайтканда Бари ага Рәхмәтнең рухы алдында өлкән әдип күтәргән эстафета утын сүндермәскә,шул көннән башлап балалар өчен яза башларга, эшен дәвам итәргә карар кыла. Менә шушы фаҗига,менә шушы 1957елның 26 май көне Ш.Галиевнең иҗат биографиясен тамырдан үзгәртә. Биргән антына тугрылыклы шагыйрь остазы Бари ага турында менә нәрсә дип яза.
5. Магнитофон язмаcын (1) тыңлау.
“Үзем очраткан кешеләрне ике төркемгә бүлеп карар идем мин. Кояшлы кешеләргә һәм болытлы кешеләргә. Кояшлы кешеләрнең күзләреннән елмаю яктысы сибелә, күңелләрендәге чаткыны тергезеп нурлар үрләтеп яшиләр алар. Аларның балачак бәйрәмнәре һәрчак үздәре белән. Тормышка ихлас шатланып һәм гаҗәпләнеп карый беләләр алар. Юлларында очраган салкын йөзләрне шаян сүз, мөлаем елмаю белән эретәләр. Бөтен дөньяның гел яктыра барасын, кояшлы киләчәктә тапкыр сүзле, киң күңелле кешеләр яшәячәген беләләр алар. Бари Рәхмәт әнә шундый кояшлы кеше иде.”
У.-Әйе,шагыйрь өлкән әдипкә, остазына бирелгэн антын “5”ле билгесенә үти.Исегездә ныграк калсын өчен тактага язып куйдым балалар:
6. Тактадагы язманы уку.
У. - Әйе, нәкъ менә балалар өчен язылган китаплары өчен бирелә Ш.Галиевкә бу алган бүләкләр.Ә Мөдәррис Әгъләмнең сүзләре моны тагын бер кат раслый.
“Бүгенге татар балаларының шигъри дөньясын Шәүкәт абыйдан башка Күз алдына китереп булмый. Тукай дибез... Бари Рэхмэт, дибез... Үзеннэн- үзе Шәүкәт абый Галиев,дибез... Бу безнең бәхет. Өзеклек юк.”
7. Шәвәли образын ачу.
С.- Балалар,Ш.Галиев күп еллар буена республикабызның нинди балалар газетасында эшли дидек әле? Җ.(“Сабантуй”)
С.-Ә бу газетада менә инде 35 ел буена бер шук малай яши бирә. Аны Ш.Галиев алып килгән. Ул үзе үсми дә, картаймый да. - Исеме ничек микән ул малайның?
У.-Мин хәзер сезгә бер шигырь күрсәтәм, укып чыкач исемен белә аласыз. “Шәвәли”таблицасын күрсәтәм. Җавап алам.
У.- Ә хәзер магнитофоннан тагын бер язма тыңлагыз әле. Бу сүзләрне газетаның баш мөхәррире язган.
8. Магнитофон язмасы тыңлау (2)
“Безнең газетаның һәр санында диярлек шагыйрьнең яраткан герое Шәвәли пәйда була. Газетаны укучылар Шәвәлине чын тере итеп кабул итәләр, аңа адреслап хатлар язалар. Ул мәңгелек сәяхәттә. Шәвәлине татар халкының тапкыр героена да ошатам, алар бит беркайчан да югалып калмыйлар. Елмайталар, көлдерәләр, тапкырлыкка өйрәтәләр.”
У.- Ә бүген, балалар, Шәвәли үзе безгә кунак булып килгән.
9. Шәвәли чыгышы.
Шәвәли чыга. Түбәтәй кигән, значок таккан.
Ш.- Исәнмесез, дусларым! Минем кем икәнне беләсезме? Хәзер үзем белән таныштырып китәм. ( “Мин Шәвәли шук малай “ шигырен сөйли.)
У.- Шәвәли, без бүген дәрестә Шәүкәт абый шигырьләрен өйрәнәбез. Сине шуңа күрә кунак итеп чакырдык. Син рәхим итеп тыңла,ял ит. (Шәвәли утыра).
У.-Балалар,Шәвәли турында нинди шигырьләр беләсез әле,ягез үзенә сөйләп күрсәтик булмаса.
1. “Шәвәли ярдәме” 2.”Сабан туе батыры” 3.”Өйгә бирелгән эш”
У.- Дәресләктә дә синең турында шигырьләр бар.Укыйк әле, ягез:
1.”Шәвәли сәгате” 2.”Юмартлык” 3.”Атлап чыктым Иделне” (Шәвәли һәм укутычы рәхмәт әйтәләр)
10. Төп өлеш.
С. - Укучылар, Шәүкәт Галиев шигырьләренә нәрсә хас дидек әле узган дәрестә? Җ.(Юмор,сатира)
С.- Ә нәрсә соң ул юмор,сатира? Җ.(дусларча көлү, тәнкыйтьләп көлү)
У.- Әйе, шагыйрь үзенең шигырьләрендә дусларча көлү,тәнкыйтьләп көлү аша әдәплелеккә, игелеккә, тыйнаклыкка, матурлыкны күрә белергә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.
Әдәп төбе- матур гадәт.
С.-Мәктәп яшендәге балаларның төп хезмәте нәрсә? Җ.(Уку)
С.-Ә яхшы уку өчен ни кирәк? Җ.(Тырышлык кирәк)
У. - Ялкаулык чиреннән көлеп язган шигыре,халык телендә бер әйтемгә әверелгән.
1) ”Онытылган өйдә калган”шигырен тыңлыйк әле. ( Рольләргә бүлеп укыйлар: бер кыз, бер малай)
С.-Әләкчеләрдән көлеп язган шигырьне кайсыгыз ятлады әле?
2) ”Түкми-чәчми”
С.-Тагын нинди әдәпсез сыйфатлар бар? Җ.(урлашу,мактану,олыларны хөрмәт итмәү, үз эшеңне кешедән эшләтү)
С.-Ә бу турыда кемнәр шигырь
3 ) ” Бурыч” 5) ”Кадак” 4) ”Ялкау үсә” 6) “Авторучка тапкан малай 7)”Тылсымлы көзге”
Экология, табигатьне саклау.
C.- Балалар, без бу җир йөзендә үзебез генә яшибезме?
У.-Әйе, менә Шәүкәт абый да тирә-юнебездә төрле җәнлекләр, кош-кортлар, агач-үләннәр,чебен-черкиләр, балык-бакалар да яшәвен әйтә. Ул аларны сакларга, рәнҗетмәскә өйрәтә. Ә инде рәнҗетүчеләрне юмор аша түгел, чын-чынлап ачуланып-шелтәләп яза.
1. “Тиенкәй” 2. ”Аю баласы” 3. “Кош аулаучылар” 4. ”Тартма безелди” 5 .”Жәл” (юкә агачы турында шигырь, 70-73 битләр).
Җәйге урманга сәяхәт.
У.-Укучылар,әйдәгез әле җәйге урманга сәяхәткә барып кайтыйк. Юк,сез дөрес ишеттегез. Урамда бүген зәмһәрир суыклары, кар-бураннары, ачы салкын җилләре белән Кыш бабай хуҗа булса да бер минутка күзләрне йомып ямьле, җылы, назлы.кояшлы җәйне күз алдына китерик.
У. -Йомдык күзләрне. Без сезнең белән җәйге урман аланында. Монда тып-тыныч. Машина гүләгәне дә,шәһәр гөрелдесе дә ишетелми. Талгын гына назлы җил фәкать кошлар җырын алып килә. Әнә кәккүк кычкырды берәү, икәү,өчәү... Еракта тукран тукылдап ала. Янында гына чикерткә сызгыра, баш очында бал корты безелди. Ә җиргә карасаң, матурлыкка таң каласың. Нинди генә чәчәкләр, нинди генә үләннәр юк бу сихри аланда. Әнә ромашкалар елмая, куак төбендә кыңгырау чәчәге тирбәлә, сары мәтрүшкәләр оялары белән сары башлык булып утыралар. Ә үлән арасында эре-эре, кып-кызыл каен җиләкләре качканнар. Телеңне йөтарлык итеп кызыктырып утыралар. Бу чәчәкләр, бу үләннәр, бу агачлар берни белән дә чагыштырып булмаслык хуш ис тарата. Иснәп туеп булмый! Рәхәт, җылы, тыныч,җылы кояш иркәли, талгын җил назлый. Нинди гүзәл безнең табигать! Сәяхәтебез тәмам, күзләрне ачтыык, Кыш бабай янына кайтыйк. Шәүкәт Галиев дә бер герое, гади бер малай шушындый сихри урманга барган. “Кайтып киләм урманнан” дип атала ул шигырь.”
Магнитофон язмасын тыңлау.(3)
-Әйе,бу малай чыннан да күңеле тулы матурлык алып кайтып бара.
-Ә менә бу малайга ошаганбызмы соң без үзебез? – Без ничек саклыйбыз табигатьне, рәнҗетмибезме без аны?
Чишмәләребез сафлыгы, карларыбызның аклыгы, сулаган һавабызның чисталыгы борчый шагыйрьне. –Нигә инеш-күл өсләре аллы-гөлле, нигә туган якларга тургайлар кайтмаган? Шушы сорауларга җавап эзли автор. –Бу темага кемнәр өйрәнде шигырьләр?
1. “Шәһәр урамнарында”.
2. “Әйдә саклыйк бергәләшеп”.
3. “Аллы- гөлле су”.
4. “Нефть таптык”.
5. “Тургайлар министрына хат”.
в) Сугыш-тынычлык сагында.
-Балалар, шагыйрь тагын бер нәрсә хакында уйлана. Ул иминлек,тынычлык темасы. Сез бомба шартлаганын, йортлар җимерелгәнен, сабыйлар-аналар күз яшен аллага шөкер итеп алардан гына беләсез. Ә бит әле сугышлар барган илләр, шул сугыш ачысын җилкәләрендә татыган ятимнәр. Гарипләр бар. Күпме күз яше, бәхетсезлек,фаҗига алып килгәнен сугышның Шәүкәт абый үз күзләре белән күргән кеше. ( Сугыш аны әтисез калдырган, балачагын алган, хәтта мәктәптә уку ирегеннән дә мәхрүм иткән)-үзләреннән әйттергә. Бу темага кагылышлы шигырьләре дә җитәрлек шагыйрьнең.
“Тик бомбалар үсмәсеннәр!
Безнең башка төшмшсеннәр”-ди ул “Үсәбез” исемле шигырендә.
1. “Балалар туп уйныйлар”
2. “Балаларны саклау көне” шигыреннән бер өзек.
“ Сугыш уты кабызучы тын алмасын, Сугышларны башлау өчен көн калмасын- Булсын һәр көн тынычлыкны саклау көне, Балаларны сугышлардан яклау көне!”
Тел, гореф-гадәт.
Магнитофон язмасын тыңлау(4)
1. “Үзебездән ни кала соң? Ә бездән соң ни кала?
-Бу шигырьдән кем нәрсә аңлады?
- Нәрсә әйтергә теләгән автор бу шигыре аша?(Туган тел, гореф-гадәт һ.б.)
-Әйе, Шәүкәт абыйга тынычлык бирмәгән тагын бер тема бу балалар. Дәрәсләктән 1. “ Магнитофон онытмый” укып чыгалар. –Сезнең арада мондый хәнифләр бармы? Сез татар сыйныфында укып белем аласыз, әти-әни, әби-бабай дип эндәшәсез. Әмма ана телен белү түгел, аңламаучылар да бик күп бит әле.
1. “ Курчак”
2. “ Туган тел”
3. “Без- Тукай оныклары”
-Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә, шагыйрь Г.Тукайга багышлап берничә шигырь иҗат иткән. Аның шулай ук Кол Галигә, Муса Җәлилгә, Һади Такташка, Хәсән Туфанга, Сибгат Хәкимгә багышлап язган шигырьләре дә бар.
7. Йомгак.
а) – Балалар, дәресебезнең башына әйләнеп кайтыйк әле.- Бари Рәхмәт-остазы турында ничек язган иде әле Ш.Галиев?(Кояшлы кеше дип) – Нинди төркемгә бүлә? – Менә без аның дистәләгән шигырьләре белән таныштык. –Шигырьләре көлеп торамы аның?(Әйе,көлеп, елмаеп, балкып торалар).- Ә хәзер рәсемнәренә карагыгыз.Күпчелек рәсемнәрдә Шәүкәт абый узе дә елмаеп уңай энергия тарала.
-Ә менә үзен шагыйрьнең нинди төркемгә кертер идегез?( Әлбәттә, кояшлы кешеләр рәтенә).
б) 1)- Ошадымы сезгә бу шигырьләр?
2)- Димәк, нәрсәләр турында уйлана, яза шагыйрь сезгә- укучыларына?( Әдәп, тынычлык,телебез, гореф- гадәтләребез, табигатькә мәхәббәт, ата-ана хакы һ.б.)
3)- Димәк, кешегә тулы тормыш белән яшәү шартлары болар. Менә без бер дәрес буена күтәргән, өйрәнгән әйберләрне, йөзләгән шигырьләрдәге проблемаларны шагыйрь бер шигырьгә: 1 “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыренә сыйдырган да бетергән. Мин уул шигырьне зур кәгазьгә яздым. Зәңгәр белән язылган сорауларны мин укырмын, ә кызыл язуларны сез хор белән укып җавап бирерсез яме.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән тел кирәк!
-Балалар, әле бу дәрес белән генә шагыйрьнең өйрәтү иҗаты төгәлләнмәс. Без калган шигырьләрне класстан тыш уку дәресләрендә дә өйрәнербез. Ә Шәүкәт абый Галиевкә- кояшлы кешегә сәламәтлек, кояштай озын гомер телик. Безнең теләкләребезне Казанга кайткач җиткерер, сөйләр.
8. Билгеләр. Дәрес тәмам, рәхмәт. ( Вакыт калса тизәйткечләр, табышмак шигырьләр остасы булуын да әйтеп китәргә мөикин)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа
Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр: 1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...
Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".
Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...
Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор
Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...
Гали Хуҗи иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.
7нче сыйныфта әдәбият дәресе....
Галимҗан Ибраһимның "Алмачуар " әсәре буенча тест
quot;Алмачуар" әсәренең эчтәлеге буенча 7 нче сыйныф укчылары өчен тест....
Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация
Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...