М.Җәлил иҗатына багышланган иҗади музыкаль кичә
классный час (7 класс) на тему

Алямова Гулькей Усмановна

М.Җәлилнең тормыш юлы,аның иҗаты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл М.Җәлил иҗатына багышланган кичә22.9 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

 

Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичә

( рус группасы өчен)

  Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Муса Җәлил портреты. Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән һәм М. Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.

                                                “Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык ”

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без М.Җәлил иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. М. Җәлил турында укытучыларыгыз сөйләгәндер. Шулай да искә төшереп китү зыян итмәс. Сүз алып баручыларга бирелә.

Алып баручы:

  • Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.
  • (М. Джалиль родился 15 февраля 1906 года в Оренбургской области в деревне Мустафа)
  • Мусаның әтисе Мостафа Оренбургка күчә.
  • ( Отец Мусы Мустафа переезжает в Оренбург)
  • Муса авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала.
  • ( В деревенской школе Муса получает начальное образование)

      -   Шәһәргә күчкәч “Хөсәния” мәдрәсәсендә укый.

  • ( В городе учится в медресе «Хусания»)
  • Мусаның әнисе Рәхимә шигырьләр, җырлар яза..

      -   ( Мама Мусы  Рахима пишет стихи, песни) .

      -   Балаларын белемле итәргә тели.

      -  ( Хочет чтобы дети были образованными) .

      -  Шуңа күрә кешеләргә кер юарга да мәҗбүр була.

      - ( Поэтому вынуждена была выполнять черную работу ) .

      - Муса солдаткаларга хатлар язарга булыша.

      - (  Муса женам солдат помогал писать письма ).

      - Үз хатларын шигырь юллары белән матурлый.

      - ( Свои письма украшает стихотворными строками ).

      -  Акрынлап үзе дә шигырь эше белән шөгыльләнә башлый.

      - ( Потихоньку  и сам занимается творческой деятельностью ) .

      - . “Бәхет” исемле беренче шигырен 1919 елда яза.

      - ( Первое стихотворение «Счастье» пишет в 1919году ) .

      - Бу шигырь “Кечкенә Җәлил” псевдонимы астында чыга.

      - ( Это стихотворение издается под псевдонимом «Маленький Джалиль») .

      - Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты “Моабит дәфтәрләре” белән аерылгысыз.

      - ( Творчество военных лет невозможно представить без «Моабитских

          тетрадей») .

      - Бу исемне Җәлил үзе куймаган.

      - ( Это название Джалиль давал не сам) .

      - Моабит төрмәсендә язылуыннан чыгып шигырьләре шул исем белән атала башлый..

      - (Исходя из того, что стихи были написаны в Моабитской тюрьме и дали  такое название

      - М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта була.

      - ( Джалиль в тюрьме был 791 день) .

      - Анда ул 1942 елда эләгә.

      - ( Туда попадает в 1941 году).

      - Төрмәдә күп шигырьләр яза. “Җырларым” (Мои песни), “Кошчык”( Птичка),

      “Дуска”(Другу), “Бүреләр”(Волки), “Кызыл ромашка”(Красная ромашка).

     - ( В тюрьме пишет много стихов) .

    - Җәлилнең төрмәдәге якын дусты -  Абдулла Алиш, ә өйдә аны сагынып көтеп

     торучы тормыш иптәше Әминә.

    - (Близкий друг М. Джалиля в тюрьме Абдулла Алиш, а дома его всегда с

      нетерпением ждала супруга Амина) .

  - Җәлилнең кызы Чулпан.

  - (Дочь Джалиля – Чулпан ).

  - Аңа атап язылган шигырьләре дә бар. Мәсәлән: “Төрмәдә төш”.

  - ( Есть стихи, посвященные ей, например, «Сон в тюрьме»).

  - Җәлил 1944 елның 25 августында  хөкем ителә.

  - ( Джалиль был приговорен 25 августа 1944 года).

  - Шушы көнне гильотинада башын кисәләр.

  - (В этот день на гильотине отрубают голову) .

  -  Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасын карап моны күз алдына

       китереп була.

   - ( Посмотрев картину Харриса Якупова «Перед приговором» можно это представить).

    -  М. Җәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен күп нәрсәләр эшләнде.

   - ( Для того, чтобы увековечить имя Джалиля было сделано много) .

   - М. Җәлил музее бар.

    - ( Есть музей М. Джалиля ).

   - Һәйкәл куелды.

   - (Был поставлен памятник ) .

  - Җәлил исемен урамнар йөртә.

  - ( Улицы носят имя М. Джалиля ) .

  - М. Җәлил исемендәге опера-балет театры бар.

  - ( Есть театр оперы-балета имени М. Джалиля) .

Алып баручы: Хәзер сүз командаларга бирелә. Беренче команда “Сандугач”, девизлары

  “Укырга, тырышырга! Эзләнергә, табарга!” ( кычкырып әйтәләр);

 икенче команда “Ромашка”, девизлары “Берлектә көч!”

  1. М. Җәлилнең тормыш юлы иҗаты буенча белемнәрен тикшерү бәйгесе

“Ромашка” командасы сораулары: - М. Җәлилнең әнисе кем исемле? ( Рәхимә)

                                                            - М. Җәлил ничәнче елда хөкем ителә? ( 1944ел, 25.08)

                                                      - М. Җәлил ничә көн токынлыкта була? ( 791 көн)

“Сандугач” командасы сораулары: - Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним

                                                             астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил).

                                                    -    Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942ел)

                                                          - М. Җәлилнең кызының исеме ничек? ( Чулпан)

Сүз жюригә бирелә.

  1. Рәсем конкурсы.
  2. М. Җәлил шигырьләре буенча конкурс

“Сандугач” – Суык Бабай, Кызыл ромашка

“Ромашка”- “Весенние резервы Гитлера”, Кызыл ромашка

  1. Капитаннар бәйгесе

Бирем: Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган:

а) М. Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?

( 1906 елда 15 февральдә, Оренбург өлкәсе Мостафа авылында)

 б) М. Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?

( М. Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М. Җәлил исемен музейлар йөртә, опера-балет театры)

 в) Әтисенең исеме ничек? ( Мостафа)

 г) “Хөкем алдында” картинасы кем тарафыннан язылган? ( Харис Якупов)

д) М. Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 ел 25.08 гильотинада башын кисәләр)

е) Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Абдулла Алиш)

5. Кроссворд чишү.

                                           МОСТАФА

                              ОРЕНБУРГ

                                АВГУСТ

                                           АЛИШ

                                          ҖЫРЛАРЫМ

                              ӘМИНӘ

                            ФЕВРАЛЬ

                                МОАБИТ

                                      ЧУЛПАН

  1. М. Җәлил туган авыл.
  2. М. Җәлилтуган өлкә.
  3. М. Җәлил кайсы айда хөкем ителә.
  4. М. Җәлилнең якын дусты, көрәштәше.

      5. Бу юллар нинди шигырьдән? “Сез үлсәгез мин дә онытылырмын,

                                                             Яшәсәгез мин дә яшәрмен”.

      6. М. Җәлилнең тормыш иптәше.

      7. М. Җәлил туган ай?

      8. Үзнең үлемсез шигырьләрен ул кайсы төрмәдә иҗат итә?

      9. М. Җәлилнең кызының исеме.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Сүнмәс йолдыз (Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Киек казлар өйгә кайта иде –              Каңгылдашып күккә эленеп калды...       Офыкларга сары сагыш ку...

“Гасырларны тоташтыручы шәхес”Хатыйп абый Миңнегулов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

quot;Гасырларны тоташтыручы шәхес" Хатыйп абый Миннегулов иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичщ...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...