Эссе "Минем һөнәри эшчәнлегем"
материал по теме

Татар теленең меңъеллык тарихы бар. Ул – борынгы һәм һәръяклы үсеш алган телләрнең берсе. Юкка гына дөньяда яшәүче кырыкка якын төрки телләре арасында  БМО карары буенча аралашу теле итеп  татар теле сайланып алынмаган. Без моның белән горурланырга тиешбез.

Тел язмышы – халык язмышы, диләр. Татар теленең меңъеллык тарихы бар. Ул – борынгы һәм һәръяклы үсеш алган телләрнең берсе. Юкка гына дөньяда яшәүче кырыкка якын төрки телләре арасында  БМО карары буенча аралашу теле итеп  татар теле сайланып алынмаган. Без моның белән горурланырга тиешбез.

Тел язмышы – халык язмышы, диләр.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_respublika.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                           

                                                                        “ Гыйлем юлы – бер кадерле  юлдыр,

        ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр,

            шулай булса да, очы – бәхеткә,

        ахры камиллеккә барып туктыйдыр “

        Р.Фәхреддин.

       Бүген дә эш көнем тәмамланды. Өстәл тулы тикшереләсе дәфтәрләр, языласы дәрес планнары һәм күңелнең тынычлыгын алган сорау.

Уйлар, уйлар ... Укучымның соравы һаман башымда әйләнә. “ Нигә безгә татар теле ? “ Укучыларым башында мондый сорау туарга тиеш түгел иде бит. Җәмгыятьтә туган телебезне кулланылышы активлашты, аңа игътибар артты.

       Татар теленең меңъеллык тарихы бар. Ул – борынгы һәм һәръяклы үсеш алган телләрнең берсе. Юкка гына дөньяда яшәүче кырыкка якын төрки телләре арасында  БМО карары буенча аралашу теле итеп  татар теле сайланып алынмаган. Без моның белән горурланырга тиешбез.

Тел язмышы – халык язмышы, диләр.  

        Шуңа күрә, укучым, син татар булуың белән горурланырга тиешсең.  Туган телеңне яхшы белү, шуңа нигезләнеп башка телләрне өйрәнү, телләр аша дөньяви белемгә ия булу элек–электән татар халкын, татар мәгарифен иң көчлеләр исәбенә куйган. Гомумрусия, ә аерым очракларда чит ил базаларындагы конкуренция дә татар сәүдә һәм сәнәгать эшлеклеләреннән телләр белүне таләп иткән. Шуңа күрә яңа ысуллы мәдрәсә программаларында дини предметларга 39 (башлангычларда ), 43 (урта сыйныфларда ), дөньяви фәннәргә 111/131 сәгать бирү каралган. Мәдрәсәләрдә телләр өйрәнүгә аеруча игътибар бирелгән, мисал өчен “Буби” мәдрәсәсендә  урыс теле, төрки тел (ягъни татар теле), әдәбият, гарәп теле, әдәбияты, Көнбатыш Европа телләреннән немец, француз теллщре укытылган. Нәтиҗәдә, үзләре өчен Русия дәүләт уку йортларында белем алу хыял ирешмәстәй күренеш булган татарлар 19 нчы йөзнең азаклары һәм бигрәк тә 20 нче гасыр башларында чит илләрнең урта 1әм югары уку йортларында белем алалар. Журналист И.Рәмиев мәгълүматларына караганда, дистәләгән татар яшьләре Париж, Сорбонна, Женева, Льеж, Лейпциг, Фрайбург, Нью-Йорк, Сан-Франциско, Вальпарисо һәм Токио, шулай ук Төркия, Мисыр, Сүрия университеты яки колледжларында укыганнар. Болар барысы да милли мәгариф системасының, анда телләргә өйрәтү мәсьәләләренең тиешле югарылыкка куелуы нәтиҗәсендә мөмкин була. Милли мәгарифнең тиешле югарылыкта булуы турында Казан уку-укыту округының татар, башкорт, кыргыз мәктәпләре инспекторы В.В.Радлов болай дип яза: “Шәкертләрнең фикри үсеше шактый зур һәм, белемнәренең берьяклылыгына карамастан, алар шәһәрдәге безнең приход мәктәпләре укучылары һәм укучыларына караганда зиһен җәһәтеннән өстенрәк торалар”. (Татарстан Үзәк архивы 92 – ф., 58 – эш,

 15 б.). Татарлар арасында үз телен грамоталы белү гадәти күренеш булган. Бу турыда Казан уку–укыту округы инспекторы Я.Д.Коблов болай дип белдерә: “Русиядә Казан татарларындагы кебек грамота киң таралган бүтән халыкны күрсәтүе кыен. Укый–яза белмәгән татар кешесе бик сирәк очрый торган күренеш булып тора” (Коблов Я.Д. Конфенссиональная школа казанских татар. – Казань, 1916., с. 3-4). Бу фикер белән Казан Духовная академиясе ректоры П.Знаменский күзәтүләре дә тәңгәл килә: “Татарлар арасында укый–яза белү, хатын–кызларны да исәпкә алып, киң таралган күренеш ... үзләренең күп санлы мәктәпләре һәм матбугатлары булу, китапка күнегүе аркасында, хәзерге көндә татар халкы бөтенләе белән диярлек грамоталы. Китапка хөрмәте аркасында, татар кешесе урыс грамотасына да җиңел өйрәнә, армиядә күзәтелгәнчә, татар солдатлары урысларга караганда уку–язуны тизрәк үзләштерәләр. Шунысы кызык, университет типографиясендә татарлар һәрвакыт университет һәм Духовная академиянең фәнни ңурналлары өчен иң яхшы работник саналадыр” (Знаменский П. Казанские татары. – Казань, 1910,с. 24).  

        Татар телендә әби–бабаларыбыздан килгән гореф–гадәтләребез, безнең дөньяга карашыбыз, дөнья фәлсәфәсе тупланган. Менә шул байлыкларны укучыларына ирештерү татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең төп бурычы. Туган телне яратып, милли гореф–гадәтләрне белеп, әдәбият белән кызыксынып үскән бала гомер буе халкына, Ватанына хезмәт итеп, аның үсешенә өлеш кертеп яшәячәк. Ә үз халкын хөрмәт иткән шәхес башка милләт вәкилләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә, аларны ихтирам итеп һәм ихтирамын тоеп яшәячәк. Үзенең тарихын, телен, әдәбиятын, мәдәниятын яхшы белгән укучы халыкара аренада да үзен танытачак, шуның белән бергә милләт үсешен тулыландырачак.

Укучыларым,  димәк,  татар телен үзебезне милләт буларак саклап калу өчен өйрәнергә кирәк. Татар милләте булган, бар һәм булачак ... Ә син шул милләтнең бер баласы.

Әйе, укучым, син дә замана баласы. Син рус теленнән тыш, инглиз яки башка Европа телен дә белергә тиешсең. Ләкин син иң элек үз телеңне – ана телен белергә бурычлы. Әгәр дә син ана телеңне дә, милли мәдәниятеңне дә белмисең икән, башка милләтләр, башка халыклар алдында дәрәҗәң төшәр.

           ” Замана мәктәбендә - замана укытучысы ”. Ул нинди булырга тиеш соң ? Минемчә, югары әхлаклы, зыялы, тормышка  әзерлекле шәхес тәрбияләүче,  иҗади эшләүче мөгаллим ул. Бу тәгъбир мине уйланырга мәҗбүр итте. Минемчә, укытучы нинди генә чорда яшәмәсен, нинди шартларда гына эшләмәсен – аны укытучы итеп торучы сыйфатлар бар: кешеләрне ярату, югары әхлаклылык, зыялылык, тирән белемлелек, намуслылык. Шушы сыйфатларга замана куйган таләпләр йогынтысында туарга тиешле сыйфатлар да өстәлә: яңа технологияләрдән дөрес файдаланып тирән белем алу, укучыларга яңа ысуллар белән шул белемнәрне тапшыру.

Яңа буын дәүләт стандартлары кертелү шартларында, без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзебезнең эшчәнлегебезне дә яңача оештырырга тиешбез. Баксаң, бу стандартларның асылын күп күп еллар элек, бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин әйтеп калдырган :

“ Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга өйрәтү, юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң, кадерлесе, иң зурысыдыр ”.

Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүне мин  максат итеп куйдым, чөнки бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлылык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрергә теләмәү кебек, кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Методик темамны да шуны исәптә тотып билгеләдем: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы”.

Минем фикеремчә, белемле һәм тәрбияле шәхес кенә тормышта үз урынын таба алачак.

     Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Ризаэддин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”

                 Шуңа күрә мин,укучымның күңеленә юлны  гаиләдән эзли башлыйм. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына түгел, аларга каршы тора ала. Гаилә - ул бер түбә астында яшәү, тору гына түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф – гадәтләренә, әхлак нормаларына нигезләнеп корылган, үз кануннары, традицияләре булган бердәм, дус, тату дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге балалар кулында. Тәрбияле бала – ул ата– ананың бәхетле киләчәге.

Кеше шәхси тормышында, гаиләдә үзен җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән граждан итеп хис итәргә тиеш.

Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор. Чөнки кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ менә алар аны шәхес буларак формалаштыра.

Укучы баланың хезмәткә мөнәсәбәтен билгеләүче төп күрсәткеч – аның хезмәтнең әһәмиятен аңлый белүе, башкарган эшенең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоюы, хезмәт сөючәнлеге һәм әлбәттә, башкаларның хезмәтен ихтирам итә белүе.

Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү – шулай ук, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык-пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар булдыру дигән сүз.

                   Мин – укытучы – гражданин. Үз илемнең гражданины буларак мин җәмгыять каршындагы бурычымны үтим. Миңа бик җаваплы эш йөкләнгән. Милләтемнең, халкымның бүгенгесен саклап калу, киләчәген булдыру. Бу өлкәдә минем тырышлык күпме булырга тиеш? Мин шул сорауга җавап эзләүче.

        Укытучы һәр баланы аңлап эш йөртергә тиеш. Бүген ата - улны, ана -кызны белмәгән болгавыр заманда җиңел эшме бу? Гомумән, мөмкинме бу? Мин әнә шул сорауларга җавап табарга, аның юлларын белергә тиеш. Болары да минем бурыч. Заманнан калышмыйча алга бару, һәр адымны алдан уйлап, артымнан килүчеләргә туры юл күрсәтү – минем җаваплылыкта. Һөнәри биеклеккә үрләгән саен үземне тулыландыра гына барам. Нәкъ Такташча:

Менгән саен җирнең матурлыгын,

Яктылыгын күбрәк күралдым, - дия алам.

        Белем алуның чикләре булмаган кебек үк һөнәреңнең остасы булуның да чикләре юк. Ялкауланмаска, алга барырга, фән үсешенә өлешеңне кертүдән курыкмаска өйрәнергә. Үз хезмәтең белән әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерергә, ярдәм итәргә. Илемә хезмәт итү,үз туган телемне укыту – минем гражданлык вазифам.

Борчулы уйларымнан арынып, кайтырга чыктым. Күктә ай калыккан. Аяк астында ак кар шыгырдап куя.

Кеше гомеренең язын, җәен яки көзен билгеләмиләр, мөгаен мөмкин түгелдер. Һәр чорның үз матурлыгы, үз яме. Чыннан да, гомереңне яши белеп яшәсәң, үзеңнән соң якты эз калдыра алсаң гына, синең һәр мизгелең шатлык –куанычка тула. Укытучы өчен исә тормыш мәгънәсе – укучыларының акыллы, белемле, мөстәкыйль, чын кеше итеп тәрбияләү.

Ай яктысында ак кар язылмаган ак дәфтәр бите кебек. Шул дәфтәр битенә укучымның бәхетле язмышларын яза алсам, аларга иман нуры, миһербанлык иңдереп, аларда ана теленә мәхәббәт уята алсам, рухи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыручы яшьләр тәрбияли алсам, мин язмышыма рәхмәтле булыр идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Боҗралы суалчаннарның төзелеше һәм тереклек эшчәнлеге.

Боҗралы суалчаннар классы белән танышу....

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы

2сыйныфта "Туган якны өйрәнү" эшчәнлеге буенча эш программасы. Программада аңлатма язуы,тематик план бирелә....

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Проект эшчәнлеге турында

Проект  эшчәнлегенең төп кагыйдәләре....


 

Комментарии

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Материалыгыз өчен бик зур рәхмәт.

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Сез чын татар теле укытучысы!