“Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне”.
классный час на тему

Шарифуллина Айгуль Флюсовна

Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс – баш бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше,туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә, үзең тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olylasan_olyny_-_olylarlar_uzenne.docx19.06 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне”.

Максат:

  1. Өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү.
  2. Мисаллар өстендә дәлилләү.

Җиһаз: биш таҗлы чәчәк рәсеме.

Класс сәгатенең барышы:

           1 нче укытучы: Укучылар! Безнең бүгенге дәресебез бик әһәмиятле темага багышлана. Ул “Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне” дип атала. Әйдәгез журналыбызның берене битен ачыйк. Ул “олылар сүзе- дөреслек сүзе” дип атала.

           2 нче укытучы: Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс – баш бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше,туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә, үзең тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма боларның кадерен белү зарури. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп – назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да мөмкин. Тәүфыйклы булу – кешегә иң кирәкле сыйфат.

           Укучылар!  Кешеләр зарына колак салыгыз, тирә – юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз. Кешеләргә ярдәм кулыгызны сузарга әзер торыгыз. Яхшылык җирдә ятмас. Башкаларга булыша алуыгызга сөенеп яшәргә өйрәнегез.

         Кешеләрне олылау, аларга игътибарлылык күрсәтүгә нинди мисаллар китерер идегез:

  • авырганда иптәшегезнең сумкасын күтәреп кайту;
  • әнигә булышу;
  • кечкенәләрне хөрмәт итү;
  • өлкәннәргә юл бирү.

        1 нче укытучы: Ә хәзер укучылар журналыбызның икенче битен ачабыз. Ул “ Яхшы сүзләр” дип атала. Сезгә өйдә яхшылыкка, олыларны хөрмәтләүгә багышланган мәкаль  - әйтемнәр әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез хәзер шуларны тыңлап үтик:

  • олылык зур эшләр булдыру белән табыла;
  • теләгең саф булса тормышыңда тап булмас;
  • адәмне адәм иткән – әдәп; һ.б

Балалар, әти-әниләр турында нинди шигырьләр беләсез?

     2 нче укытучы: балалар, бүген без “ чын матурлык нәрсәдә?” дигән сорауга да табырга тырышырбыз.

         Чәчәкнең бер генә таҗын алсак та аның бөтен матурлыгы югалачак. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтсак та кеше затын чын матур дип әйтеп булмас иде.

         Кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек - электән үк зур әһәмият  биргәннәр. Әйдәгез әле шушы сыйфатларга карата Мифтахетдин Акмулланың шигырьләрен тыңлап үтик:

 1 укучы: Кеше өчен иң әүвәл - Намус, дигән,

                Намусыңны сатып итмә табыш, дигән,

                Байлык өчен илен- көнен саткан кеше

                Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән.

2 укучы: Икенче иң кыйммәтлесе - Акыл, дигән,

               Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

               Акылсызда намус та юк, иман да юк

               Ялганга ант итеп баран да сатар, дигән.

3 укучы: Өченче иң кыйммәтлесе – Әдәп, дигән,

                Әдәп – көлче мәхәббәткә сәбәп, дигән.

                Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

                Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

4 укучы: Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән,

               Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

               Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

               Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.

5 укучы: Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр, дигән,

               Сабыр кеше зур бәхетләр табар дигән.

               Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

               Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Шулай итеп кешедәге бу сыйфатлар олыларны олы итүнең башлангычы.

1нче  укытучы: журналыбызның 4 нче бите “Шифалы сүзләр” дип атала. Укучылар, әни-әтиләргә, әби-бабайларыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга нинди матур сүзләр әйтер идегез?

  1. алтыным, бергенәм, кадерлем, матурым һ.б.

Тәмле телдән яхшы сүз, яман телдән яман сүз чыга. Хәзер “Яхшы сүз” шигырен тыңлап үтик:

Укучы:

 Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

Кулына сәләт һәм эш бирә.

Яхшы сүз кузгата җырларны

Бизи ул, матурлый дөньяны.

Яхшы сүз тауларны күтәрә,

Давыллар аркылы үткәрә.

Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

Юа ул яраны, борчуны.

Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,

Әйтерсең, эретә ул ташны да.

Яман сүз агудай әшәке,

Хәтта ул корыта чәчәкне.

Ул сине калдыра чырага

Йөзеңә җыерчык чыгара.

Яман сүз еландай сугыша,

Ул салкын бозны да туңдыра.

Яхшыны күрегез, аңлагыз,

Яманга битараф калмагыз!

Балалар, телебезне матурлыйк, бер-беребегә елмаеп эндәшик, шатлык өләшик.

2 нче укытучы: Журналыбызның  4 нче битендә мәсьәләләр.

  1. Бер малай сагыз чәйни- чәйни юлны аркылы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби дә атлый. Ә малай күрми дә. Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?
  2. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: “ Балам күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?-дип эндәшә. Ә бала: “аптыратма инде, шунда гынадыр”-ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый хаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?
  3. Автобуста бер аягын сугышта өздергән сугыш ветераны басып бара. Ә укучы янәшәсендәге бабайны күреп ала да тәрәзәгә борылып утыра. Урын бирергә уйламый да. Шулай эшләргә ярыймы?
  4. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйбере бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара. –Бабай, сезнең бер төргәгегез төшеп калды-ди ул аңа. - Юк, улым, үземдә-ди бабай. Ә малай: “ Бабай синең биш төргәгең бар иде, ә хәзер дүрт  кенә. Бабай аңа каршы болай ди: “Улым син математиканы бик яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”. Ягез әле, укучылар малай нинди кагыйдәне белми?

1 нче укытучы: Журналыбызның 5 нче битен ачабыз. Анысы ...ма, ...мә дип атала. Шушы кушымчаларны кушып кайсы эшләрне эшләргә ярамавын аңлаткан сүзләр әйтәбез:

мактанма, сугышма, бәрмә, ватма, алдама, кеше эйберсен алма, урлама, телләшмә һ.б.

2 нче укытучы: Ә хәзер укучылар журналыбызның соңгы битен ачабыз. Ул “соңгы сүз” дип атала. Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйлим:

“Бер малай әнисе белән генә тора. Әнисе улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, малай үсеп буйга җитә. Армияга барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. – Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? – ди. Әнисе: “ Улым, менә син начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала, һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әнием, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,-ди. Ә әнисе:”Улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,-ди.

Менә сез дә уйга калдыгыз. Иң яхшысы начарлыкны эшләмәү. Яхшылыкка ни җитә!

1 нче укытучы: Менә укучылар, без бүген сезнең белән миһербанлылык, олылырны ихтирам итү, игелеклелек, ярдәмчел булу кебек күп кенә сыйфатларны аңларга тырыштык. Бу дәресебез юкка китмәс, сезгә алга таба үрнәк булыр дип уйлыйбыз. Балалар әти-әниләрегезне яратыгыз, ешрак елмаегыз, өлкәннәрне ихтирам итегез!