Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
методическая разработка на тему
Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту; тырышлык, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Авторлары: Солтанова Г.С, Иблиева Р.И.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mktpt_tukay_kichse_2014_el.doc | 52 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Г. Тукайның туган көненә багышланган кичә.
Зал түрендә Тукай портреты.”Г, Тукай-татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап hәм рәсемнәр күргәзмәсе.
Туган тел көе яңгырый.
1 Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры- “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
-Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп, Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, туган тел бәйрәменә җыелдык.
“Бәйрәм бүген” шигыре.
2нче алып баручы: Ребята! Сегодня мы проводим день рождение великого сына татарского народа Габдуллы Тукая. В теплый весенний день апреля в деревне Кушлавыч родился Габдулла Тукай. Рано лишившись родителей, он скитался по чужим углам, очень рано познал тяготы сиротства. Он учился в медресе, изучал языки. Был старательным учеником, очень любил поэзию. Став взрослым и сам стал писать стихи, сказки. В них он воспевает родной край, природу, родной язык. Он жил недлого, всего 27 лет. За этот короткое время он успел написать много стихов и сказок для детей., которые учат нас добру и справедливости. За это мы его любим и погмним.
(сәхнәгә чәчәкләр тотып, татар халкының милли киемнәрендә 4 бала чыга).
1 бала: Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине Тукай.
2 бала: Тылсымлы шигырләреңне
Укыйбыз кабат-кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.
3 бала: Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй көннәрендә.
4 бала: Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы , нурлы Тукай!
(сәхнәгә күбәләк очып керә. Аның артыннан кәрҗин тоткан кыз күренә hәм күбәләкне куа.)
“Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.
Малай: Уф, явыз карчык, тарагыннаң коры калдың!
Су анасы: Тукта, тукта, качма, качма и карак!
Ник алдың син аны, кая бир, ул бит минем алтын тарак!
(Малай йөгереп чыгып китә,
Су анасы тирә-ягына карана, балалар янына килеп)
-Синме минем таракны урладың? Синме? Кая соң ул? Бир, ул бит минем алтын тарак!
1Алып баручы: Балалар, бу кем? Аның исеме ничек? Нәрсә эзли ул?
(Балалар җавап бирәләр.)
1 Алып баручы: Су анасы, безнең балалар арасында караклар юк. Ул малай чыгып йөгерде бит инде. Син әйдә тынычлан, без сиңа Габдулла Тукайның табышмакларын сөйлибез, ә син безгә җавапларын әйт.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана
Бу кайчак була? (Көз)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил, буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая.
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Йә, әйтеп кара? (Яз)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга.
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була? (Җәй)
Су анасы: Әйе, монда балалар барысы да бик яхшы, караклар юк. Ә мин алтын тарагымны эзлим әле. Сау булыгыз, балалар!
2 Алып баручы: Тукай – поэт, который одинаково дорог всем поколениям. В раннем детстве сладким страхом тревожит тебе душу его “Су анасы”, “Шүрәле”.
“Шүрәле” балеты музыкасына Шүрәле килеп керә.
Шүрәле: О, кешеләр, о, балалар, хәзер кети-мети уйныйм!
1Алып баручы: Тукта әле, ә син кем?
Шүрәле: Кем, кем? Урман иясе мин!
1Алып баручы: Ә исемең ничек? Нинди әкияттән син?
Шүрәле: ниниди исем-мисем, әкият –мәкият? Әйтәм бит, урман иясе мин. Урманда яшим, кети –мети уйныйм. Әйдәгез сезнең белән дә уйныйм.
1Алып баручы: Син кети-метидән башка бернәрсә дә белмисең икән. Ә безнең балалар беләләр. Балалар, бу кем? Нинди әкияттән? Кем язган бу әкиятне? (Балалар җавап бирәләр.) Ишеттеңме, Шүрәле? Балалар синең турында бик тә яхшы беләләр.
Шүрәле: Чынлап та, мине беләләр икән.
-Минем турында нәрсә беләсез, балалар?
1 укучы: Нәкъ кеше кебек үзе
Маңгаенда бер мөгезе.
Ә шулай да шаккатырга
-Былтыр кысты!-дип кычкыра.
Туганнарын чакыра.
Шүрәле: -И-и-и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән үзләре. Ай-яй-яй!!!Әйдәгез инде кети-мети уйныйк?
1Алып баручы: Туктале, Шүрәле, син бүтән уеннар белмисең микән?!
Шүрәле: Беләм, беләм. Йөгертим әле үзегезне! Әйдәгез , кем уйный? Менә сезгә капчыклар.
“Капчыклар белән йөгерү” уены.
Шүрәле: Ай –яй! Бигрәк күңелле булды. Мин моннан соң кешеләр белән гел шушы уенны уйнармын әле. Инде миңа китәргә вакыт җитте. Рәхмәт барыгызга да! Тату гына яшәгез! “4” кә, “5” кә укыгыз! “2” ләр алмагыз! Сау булыгыз!
1 Алып баручы: Без биибез тыпыр-тыпыр
Без биибез тып та тып.
Бии башласак тып та тып
Булмый безне туктатып.
(татар халык биюе башкарыла)
1 Алып баручы: Табышмакның җавабын
Эзләмә әллә кайдан.
Уйласаң әгәр тырышып
Тиз табарсың Тукайдан.
2 Алып баручы: А сейчас, ребята, мы с вами будем отгадывать загадки. Любите загадки? Внимательно послушайте загадки и угадлайте, какому произведению Г.Тукая они близки.
1.Сакаллы килеш туа, Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми аңа. ( Гали белән Кәҗә)
2.Тапканнар алар икәү, бүре башы урманда. ( Кәҗә белән сарык)
3,Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы. (кызыклы шәкерттә- маэмай).
4.”Кычкырадыр,: “Качма-качма! Тукта, тукта и карак!
Ник аласың, ул бит минем алтын тарак. (*Су анасы)
5. Җәен соры, кышын ак.
Аңа шулай яхшырак. ( Бичара куян).
6. “Былтыр кысты, дип акыра.(Шүрәле).
2 Алып баручы: -Молодцы, ребята. Вы оказывается, хорошо знаете стихотворения и сказки.
1 Алып баручы : Нәни Тукайның балачагы Кырлайда уза. Хәзер ул аның хөрмәтенә Тукай-Кырлай дип атала. Габдулланың дуслары күп булган. Алар бергә күп төрле уеннар уйнаганнар. Тукай авылны бик яраткан. , кечкенәдән нечкә күңелле , табигать сөюче бала булган.
1. “Гали белән кәҗә”
2. “Безнен гаилә”
3. “Чыршы”
4. “Ялкау маэмай”
5. “Һәр ялтыраган алтын түгел”
6. “Ялкау маэмай”
7. “Кошларга”
8. “Шаян песи”
9. “Кызыклы шәкерт”
10. “Бичара куян”
11. “Сабыйга”
12. “Туган авыл ”
13. “Кызыклы шәкерт”
2 Алып баручы: С 1917 года произведения Габдуллы Тукая изданы много раз. Он печатается на языках всего мира.
Тукай… Много больших поэтов пришло в татарскую поэзию после Тукая. Однако их имена не затмили имени Тукая. Касаясь развития современной татарской литературы, нельзя не обращаться к Тукаю. А теперь мы предлагаем 2 ученикам поучаствовать в конкурсе: «Лучший знаток». Кто быстрее и правильно ответит, тот и зарабатывает очко.
1.Название деревни , в котором родился Г.Тукай.
2. Голову какого животного нашли коза и баран в сказке Г.Тукая?
3.Красоту какой деревни описывал Г.Тукай в сказке «Шүрәле»?
4.Во времена Г.Тукая как назывались ученики?
5.Как называли мальчика, который кормил козу в стихотворении Тукая?
6.Какую песню на слова Г.Тукая татарский народ поет как гимн?
Ключевое слово: Шүрәле.
7.К какому произведению Г.Тукая подходят эти пословицы?
- Сила ломит все, а ум силу.
-Легко воровать, да тяжело отвечать.
-Добрый попутчик-в пути подручник.
-Играй, играй, а дело не забывай.
8.Сколько языков и каких знал Г.Тукай?
9.С какими газетами и журналами своего времени, он сотрудничал?
10.Как зовут собаку в стихотворении «Кызыклы шәкерт»?
1 алып баручы: Туган телдә сөйләшәбез,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр дибез.
Әкиятләр сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
-Кадерле укучылар! Тукайга багышланган кичәбезне тәмамлыйбыз. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!
“Туган тел” җыры.
Укытучы : Рәхмәт, сезгә балалар! Г.Тукай әсәрләрен , әкиятләрен өйрәнеп, яраткан җырларын җырлап, кодрәт, көч алып яшәгез! Сез- яшь Тукайчылар. Изге туган илебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.
Җыр булырлык сүзләр биргәнМатур телем – туган телем!Рәхмәт сиңа, туган телем,Киңдер сиңа күңелем түре!(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла) Нинди таныш, моңлы көй бу?Тукай җыры “Туга...
"Күңелләрдә син, Тукай" (Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие)
Г.Тукай туган көнне мәктәп күләмендә билгеләп үтү өчен сценарий....
"Халыкара Туган тел көне"нә багышланган әдәби-музыкаль кичә
21нче февральдә мәктәбебездә үткәрелгән кичә -очрашу авылыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, данлыклы кешеләрен, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны сурәтли....
Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"
Открытый урок на тему: "Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль дәрес"Әкият геройлары бездә кунакта»...
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....
Габдулла Тукайның 130 еллыгына, туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы.
Габдулла Тукайның 130 еллыгына ,туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы....
Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019
Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019...