Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә!
статья (9 класс) на тему

Давлетшина Гульнара Асхатовна

Сугыш - нинди куркыныч сүз бу. Ул кешелеккә күпме бәхетсезлек, кайгы хәсрәт, югалту китерә. Бу сүзне ишеткәч кенә дә йөрәкләр сулкылдап, сыкрап куя. Сугыш дигән кара кайгы моннан 73 ел илебезне басып алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx14.46 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә!

Сугыш – нинди куркыныч сүз бу. Ул кешелеккә күпме бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, югалту китерә. Бу сүзне ишеткәч кенә дә йөрәкләр сулкылдап, сыкрап куя. Сугыш дигән кара кайгы моннан 73 ел илебезне басып алган.

Тыныч дөньяның астын – өскә китереп, безнең илебезгә Германия гаскәрләре бәреп кергән. Илебезне басып алган беренче көннәрдә үк алар самолётлардан шәһәрләргә, авылларга бомбалар ташлаганнар. Юлларында очраган картларны, балаларны, җиребезнең һәрбер тереклеген яндырып, кырып барганнар.

Минем дәү әнием бик еш: “Сугыш кына булмасын, дөньялар гына тыныч булсын,”- дип кабатлый. Бәләкәй вакытта мин бу сүзләрне аңлап та бетерми идем. Мәктәптә укый башлагач, телевизор экраннары, әдәби әсәрләр аша сугышның бик яман нәрсә икәненә төшендем.

Безнең авылыбыз бик матур. Анда бик яхшы кешеләр яши. 1941 нче елгы сугыш безнең авылны да урап үтмәгән. Авылда булган барлык ир-егетләр сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткәннәр. Авылда карт кешеләр, хатын-кызлар һәм балалар гына калган. Минем дә ике бабамны сугышка алганнар. Дәү әниемнең әнисе, минем карт әбием, дүрт бала белән ялгыз калган. Әби, әтисе сугышка киткәндә, дүрт айлык бала булып калган. Дәү әнием дә, дәү әтием дә әти назын күреп үсмәгәннәр. Ике бабам да сугыштан кире әйләнеп кайтмаган.

Безнең авыл читләренде бик күп чокырлар бар. Дәү әнием сүзләре буенча бу чокырлар окоп булырга тиеш булган.

Мәскәүдән авылга бик күп хатын-кызларны китергәннәр, алар авыл халкы белән бергә, кышкы 50 градус суыкларда ломнар белән бу окопларны казыганнар. Авыл кешеләре безнең җирләргә кадәр килеп җитәр дип куркып көткәннәр, әзер булырга тырышканнар. Бу окопларның озынлыгы биш чакрымга кадәр җитә.

Хатын-кызлар кырларда, фермаларда күп төрле эшләр башкарганнар. Берничә айлык балаларын үзләре белән кырга урак өстенә алып чыга торган булганнар.

Ун-унөч яшьлек балалар әниләре белән бергә эшләгәннәр, ат җиккәннәр, тирес түккәннәр. Кырга чыгып эшли алмаган әбиләр сугыш

кырындагы солдатларга җылы оекбашлар бәйләгәннәр, киемнәр теккәннәр. Йөри алмаган карт бабайлар үзләренең киңәшләре белән булышканнар. Авыл кешеләре, ферма хайваннарына азык алып кайту өчен, егерме биш чакрым  ераклыктагы станциягә җәяү барганнар. Авылда ачлык хөкем сөргән, бик күп кешеләр ачлыктан шешенеп үлгән. Дәү әтиемнең ике абыйсы да ачлыктан гүр иясе булганнар.

           Ризык өчен авыл халкы бөтен нәрсәне кулланган, черек бәрәңге, алабута ашаганнар. Нинди генә авырлыклар булса да, авыл халкы бердәм, тату булган . Алар кайгы-хәсрәт, авырлыкларга бирешмичә җиңү көнен көткәннәр, бар көчләрен, тырышлыкларын куеп аны якынайтырга омтылганнар. Алар өметләрен югалтмыйча, актык көннәренә кадәр үзләренең әтиләре, абыйлары, ирләренең яу кырыннан кайтырларына ышанганнар.

Язның ямьле май ае илебезгә җиңү алып килгән.

Яхшы хәбәрне авыл халкы чәчү чәчкәндә ишеткән. Җиңү көне күз яшьләренә күмелгән. Бу шатлык яшьләре булган. Әмма күп гаиләләр үзләренең туганнарын көтеп ала алмаган.

Минем дүрт яшьлек дәү әнием дә басу капкасыннан күзен алмаган, ә карт әбием үзенең соңгы сулышына кадәр ирен көткән.

Менә нинди югалтулар китергән, кешеләрнең бәхетен урлаган Бөек Ватан сугышы. Бу хәлләрне сөйләгәндә, дәү әниемнең күзләреннән мөлдерәмә яшь тамчылары тәгәри.

“Нинди матур тормышта яшисез бит сез, әти-әниләрегез янәшәгездә, ашарыгыз – тулы нигъмәт, нәрсә генә юк,” – диеп шатланып елый дәү әнием. “Әйе, тормышыбыз яхшы безнең ”. Дөньялар гына тыныч булсын! Сугышлар беркайчан да булмасын! Кайгы – хәсрәт безнең ишекләребезне какмасын иде.

        Киләчәк буыннар да, без дә ата-бабаларыбызның күпме югалтулар бәрабәренә булдырган тынычлык, иминлекне сакларга тиешбез. Аларның батырлыклары турында онытырга хакыбыз юк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәрим Әмири "Безнең авыл"

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" 3нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

рус мәктәпләренең рус төркемендә 3нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе...

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

С. Хәким. Кайда сез, безнең әнкәйләр?

Сибгат Хәким. 7 сыйныф. Әдәбият дәресе эшләнмәсе...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык....

"Жаворонкась паксяв терди..." Иван Алексеевич Калинкин.

Иван Алексеевич Калинкин сась мокшэрзянь литературав 50-це кизотнень и мезень колга афоль сёрмада кяль - валса - вайгялец шарьхкодеви сембонди....