Кеше үз тормышына үзе хуҗа. (К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәре буенча)
план-конспект урока (11 класс) по теме
Кеше үз тормышына үзе хуҗа. К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәренә анализ. 11 нче сыйныф.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres.doc | 30.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Ачык дәрес.
11 нче класс.
Тема: “Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә
анализ.
Максат: К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрен анализлау.
Төп геройларның характер сыйфатларын ачыклау.
Һәр кешенең бәхетле тормышка хокуклы икәнлегенә төшендерү.
Җиһазлау: Язучының портреты, китаплары.
Дәрес барышы.
I Дәресне оештыру моменты.
II. Актуальләштерү.
1. Әсәрнең эчтәлеген искә төшерү.
III Яңа күнекмәләр формалаштыру.
1.Әсәр ничек башлана? Вакыйга кайсы авылда бара? Шулай итеп язучы безне нәрсәгә әзерли? Әйе, язучы безне ниндидер вакыйгага әзерли. Әсәр ни өчен “Сүнгән йолдызлар” дип атала? Нәрсә ул йолдыз? Йолдызлар дип язучы кемнәрне атый?
- Әсәрдә кемнәр инде йолдызлар?
- Беренче йолдызны карап үтик. Сәрвәр кем ул?
- Әйе, Сәрвәр – ятимә, чибәр, авторитетлы, уракта аңа җитүче кеше юк, эшчән, тәртипле, гомумән, бу – идеаллаштырылган образ. Аның сөйгәне кем? Дөрес, Исмәгыйль. Ул кем?
- Дөрес, кешелекле, матур егет, шул ук вакытта ул – ихтыярсыз, юаш егет, мескен булып та күренә. Өченче йолдызыбыз кем инде?
- Надир - әсәрдә иң тулы итеп бирелгән, төрле яклап ачылган образ. Игътибар итсәк, драматургның иң яратып иҗат иткән образы да – Надир. К. Тинчуринның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә хәтерләсәгез мин сезгә бу образны иң беренче сәхнәгә куючы да К. Тинчурин үзе икәнен әйтеп үттем. Надир табигать тарафыннан кимсетелгән, ямьсез кыяфәтле.Ул гаҗәеп горур табигатьле. Үзен кызганучыларны дошман күрә. Нәрсә аңа яшәү көче бирә?
- Әйе, мәхәббәте яшәү мәгънәсенә әверелә.Сәрвәне үзенә кияүгә чыгар дип уйлыймы ул? Әйе, ул аны белә. Моның өчен ул берничә тапкыр язмышын, хәтта алланы да каргый. Надир Исмәгыйльгә ачу саклыймы?
- Гомумән, алар бер-берсенең хисләрен хөрмәт итәләр. Надирның яшәве һәм үлеме мәхәббәт көченең зурлыгын раслау булып тора. Акылдан язган Сәрвәр белән үзенә рәхәтлек таба. Бу – Надирның үзен-үзе юатуы, хыялында туган бәхете. Авыл яшьләре Надирны үз араларына кертәләрме? Ни өчен?
- Әйе, Надир бу җәмгыять өчен чит кеше. Татар җәмгыятендә белемнең дәрәҗәсе юк. Әсәрдә “без надан” дигән фикер унлап тапкыр кабатлана. Алар өчен бу гадәти күренеш. Алар моның белән риза.
- Татар әдәбиятында язучылар еш кына мәхәббәт өчпочмагына мөрәҗәгать итәләр. Монда да шулай. Кемнәр арасында инде ул?
- Хәзер тактадагы сүзләрне укып фикер йөртегез. Бу өчпочмакны башка төрле ничек әйтә алабыз? Алар бер-берсеннән башка яши алалармы?
- Геройларның үлеменә нәрсә гаепле дип әйтә алабыз? Төшне искә төшерик әле ул нинди кыяфәттә килеп керә. Бу сугыш кемгә кирәк? Анда кемнәр генә бара? Димәк, ул чорда кешеләрнең надан булуы кемгә кирәк булган инде? Ә сугышка кем бармый? Ни өчен? Кайсы сугыш турында сүз бара? Сираҗи карт бу сугышка нинди бәяләмә бирә?
- Әсәр нинди жанрда язылган инде? Темасы нинди? Идеясе? Надир үлеме алдыннан “Мин үземә-үзем хуҗа!” диюен сез ничек аңлыйсыз? Сәнгатьчә эшләнеше нинди? Драманың әһәмияте нәрсәдә?
IV Дәресне йомгаклау.
1.Белемнәрне бәяләү.
2. Өй эше бирү. Сочинение язарга.
Ничек бәхетле булырга?
Минем Надирга мөнәсәбәтем.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Драма әсәрләрендә эчке конфликт.Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ....
Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ...
Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Презентация...
“Кеше үз тормышына үзе хуҗа” К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәренә анализ.
10 нчы сыйныфта К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәрен анализлауга дәрес эшкәртмәсе....
"Йолдызлар сәгате". Габдулла Тукай иҗаты буенча сыйныфтан тыш чара
Внеклассное мероприятие по жизни и творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая....
Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе
Якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның "Ак маңгайлы бүреләр" повесте буенча "Табигать һәм кеше исемле китап укучылар конференциясе эшкәртмәсе....
Кеше китә - җыры кала (М. Мәһдиев иҗаты буенча дәрес-презентация, 11 сыйныф)
Дәрес-презентация язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерү, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга...